СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Проблемалы укыту

Категория: Математика

Нажмите, чтобы узнать подробности

Дәресләрдә проблемалы укыту алымнарын куллануның отышлылыгы.

 

Просмотр содержимого документа
«Проблемалы укыту»

Тема: Проблемалы укыту технологиясенең отышлылыгы.

Белем бирү процессының нәтиҗәлелеген күтәрүдә проблемалы укыту технологиясе аерым урын алып тора. Проблемалы укыту укучылардагы акыл көчен , танып –белү активлыгын, мөстәкыйль иҗади фикерләвен , иҗади эшчәнлеген үстерә.

Проблемалы укытуда, исеменнән күренгәнчә, өйрәнүче үзе укыту процессындагы проблемаларны хәл итүдә катнаша, үзе нәтиҗә ясый. Ә мондый белем һәрвакыт ныклы була һәм укучының предмет белән кызыксынуын арттыра.

Проблемалы укыту технологиясен дәреснең төрле этапларында кулланырга мөмкин. Яңа белемнәр алу этабында ул- проблемалы ситуация, әңгәмә, ә ныгыту этабында өлешчә эзләнү эшчәнлеге формасында кулланырга була.


Проблемалы укытуның максаты.


Шәхестә иҗади сыйфатлар формалаштыру — фәнни-теоретик һәм социаль прогрессның шарты һәм таләбе булып тора. Иҗади сәләтлелек нигезенә гомуми акыл сәләте беренче урында тора, чөнки иҗади эшчәнлек өчен тиз генә дөрес юнәлеш сайлау, зирәклек, тапкырлык, мөстәкыйльлек таләп ителә.

Нинди эшчәнлек иҗади дип саналырга мөмкин? Әлбәттә, барыннан да бигрәк, яңа нәтиҗәләр биргәне. Мондый очракта аның теләсә нинди түгел, субъектив яки объектив булса да оригинальлеге һәм иҗадилыгы белән аерылып торуы кирәк. Рационализаторлык һәм уйлап табулар — иҗади эшчәнлек, уйлап табу белән бергә, алар хезмәт процессын оештыруны камилләштерү буенча да эш алып баралар.

Иҗади эшчәнлекнең төп төрләренә характеристика шуны күрсәтә, аны тормышка ашыру өчен кешедә фикерләү үзенчәлеге—уйлап табучанлык, проблеманы күрә белүчәнлек, тиз генә бер юнәлешне сайлап ала белү, максатка ирешү теләге, тапкырлык сәләте, алдан сизә белү (интуиция) кебек шәхес өчен үзенә бер аерым сыйфатлар булырга тиеш.

Бу сыйфатлар һәм сәләтлелек иҗади фикерләүнең үзенчәлекле характеристикасын — кешенең гомуми интельлектуаль сәләтләренең үсеш дәрәҗәсен дә күрсәтеп торалар.

Шулай итеп, төп ике фикерне аерып күрсәтергә кирәк: шәхеснең иҗади сыйфатларын үстерү мәсьәләсе — бу җәмгыять үсешенең закончалыкларыннан килеп чыга торган объектив зарурилык; аны хәл итүдә өйрәнүчеләрнең барысы да катнашырга тиешләр.

Бу мәсьәләне хәл итү укытуны яңача оештыру, аның методикасын камилләштерү юлы белән, өйрәнүченең күп төрле сәләтләрен үстерә торган сорау һәм биремнәр ярдәмендә алып барылырга тиеш.

Проблемалы укыту укучы алдына яңа стандарт булмаган бурычларны яки тормышта кирәк булган әһәмиятле мәсьәләләрне хәл итү бурычын куя. Бу укучыда аз гына вакыт эчендә дөрес юнәлеш ала белү, эзләнү өчен үзеңдә булган белем һәм күнекмәләрне туплый алу, ышанычлы һәм төгәл юл сайлый белү кебек сыйфатларны формалаштыра.


Укучылар эшчәнлегендә танып белү эшчәнлегенең үзенчәлеге.


Традицион укытуда (аңлатмалы-иллюстратив) укытучы укучыларга әзер белемнәрне бирә —ул яңа материалны аңлата, төп юнәлешләрне күрсәтә, аларны мисал һәм мәсьәләләр белән ныгыта һ. б. ш.

Укучылар аңлатканны кабул итәләр, аның турында фикер йөртәләр, хәтергә алалар, ятлыйлар.

Проблемалы укытуда укытучы белемнәрне әзер хәлендә бирми, укучылар алдына бурыч куя, аны кызыксындыра, хәл итү өчен аерым чаралар табу теләге уята. Бу бурычны хәл итү юлларын эзләү барышында ул үзендә яңа белемнәр булдыра. Беренче төр укытуда турыдан-туры кызыксындыру чараларына басым ясала (укытучы кызык итеп сөйли, күрсәтмә әсбаплар белән кызыксындыра —укучыга кызык, бирелеп тыңлый), яки бу материалның киләчәктә кирәклегенә аерым басым ясала (дәрес бик кызык түгел, иллюстратив ма­териаллар юк, ләкин бу фән яки аның бер бүлеге югары уку йортына керү имтиханнарына хәзерлектә бик әһәмиятле, шуңа күрә укы­тучыны тыңларга һәм материалны аңлап калырга кирәк).

Проблемалы укытканда дәрес бирү һәм үзләштерү түбәндәгечә башкарыла:

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

сорау, тәҗрибә һ. б. формаларда уку­чылар алдына проблемалы бурыч куя;


куелган бурычны хәл итү өчен укучыларның фикер йөртүен оештыра;

бурычны хәл итү өчен тәкъдим ителгән вариантның дөреслеген исбатларга куша;

әгәр укучының фараз итүе дөрес булса, алган белемнәр турында нәтиҗә ясарга куша:

фараз итү ялгыш булса, ялгышны та­барга тәкъдим итә; аныклаучы бурычлар куя яки аны конкретлаштыра;

укучыларның бурычны хәл итү турындагы фикерләрен гомумиләштерә, уңышларны мактый яки эзләнү процессын камилләштерү өчен кайбер төгәлсезлекләрен күрсәтә;

яңа белемнәрне ныгыту максатында сораулар бирә;

белемнәрне практикада куллану буенча күнегүләр эшләргә бирә.


бурычны зиһенгә ала, аны хәл итүнең мөмкин булган юлларын эзли, фикерли башлый;

бу бурычны хәл итүнең мөмкин булган вариантларын әйтә;

бурычны хәл итү вариантларыннан берсенең нигезле булуын исбатлый;

яңа алынган белемнәрне гомуми­ләштерә һәм нәтиҗәләр ясый;


бурычны дөрес хәл итү юлын эзли;




тема буенча шактый күләмле гому­миләштерүләрне үзләштерә;





алынган белемнәрне, нәтиҗәләрне кабатлау үзконтроль юлы белән бара;

алынган белемнәрне практикада куллану буенча күнегү һәм биремнәр эшли.

Материалны проблемалы сөйләп аңлату варианты да бар. Аңлату барышында укытучы үзе сораулар куя, сөйләү барышында укучыларга үзенең фикерләрен белдерә, гомумиләштерә һәм нәтиҗәләр ясый, өйрәнгәннәрне куллану мөмкинлекләрен күрсәтә. Монда укучылар бик үк актив булмыйлар, алар укытучының фикерләрен тыңлыйлар, аның белән бергә бурычны хәл итүнең мөмкин булган юлларын эзлиләр, аның сүзләрендә үзләренең фикер һәм нәтиҗәләренә раслау табалар.

Укытуның проблемалы төрендә материалның эчтәлеге махсус рәвештә тудырылган проблемалы ситуацияне хәл итү процессында үзләштерелә. Биредә иң әһәмиятлесе булып укытуның эзләнүле-проблемалы методы тора.

Проблемалы укытуда иң әһәмиятле өлеш — интеллектуаль кызыксындырулар. Укучы үзе кызыксынып, кирәкле белем алу юлларын эзли, мөстәкыйль рәвештә тапкан уңыш аңарда канәгатьләнү хисе тудыра.

Проблемалы укыту методына мисал. Укытучы шундый ситуация тудыра: укучылар проблеманы үзләре күреп ала, формалаштыралар, аны хәл итүнең фараз кылу — алдан уйлап карау юлларын эзлиләр, практикада эшләп карыйлар һәм үзләре чишелешне табалар. Мондый очракта проблемалы укытуның барлык элементлары укучыларда мөстәкыйль тикшеренү эшчәнлегенә, танып-белү активлыгының иң югары дәрәҗәсенә күтәреләләр. Мондый элементларга түбәндәгеләрне кертәләр:

— проблеманы күреп алу (аны "күрү"),

— шартларга анализ, аларга бәя бирү, билгелене билгесездән аеру,

— фараз итү — алдан уйлап карауларны күрсәтү,

— хәл итүнең планын эшләү (бер яки берничә вариантта),

— сайлап алган планны үтәү,

— эш-хәрәкәтләрнең, алынган нәтиҗәнең дөреслеген тикшерү.

Чыннан да тормышта, практикада берәү дә кешеләр алдына әзер проблемалар куймый, аны хәл итү өчен иң әһәмиятле, уйлап сайланган мәгълүматлар да тәкъдим итми.

"Проблеманы күреп алу"га өйрәнү әле формалашып җитмәгән гади ситуацияләрне күреп алудан ук башланырга мөмкин.


Гади мисал китереп үтик. 5 нче сыйныфта санаучылары бер үк булган вакланмаларны чагыштыру темасын өйрәнгәндә укучыларга һәм вакланмаларын чагыштырырга тәкъдим итәм. Төптән уйлаган тырыш укучы дөрес җавап биреп аңлатып та күрсәтергә мөмкин. Ләкин укучыларның күбесе зур дип уйлый. Бу очракта аларга хаталарын үзләренә төзәттерү өчен практик мисал китерү уңай йогынты ясый. “Бертигез зурлыктагы 2 тортның берсен 5 тигез кисәккә икенчесен 10 тигез кисәккә бүлделәр һәм сиңа зуррак 1 кисәк алырга рөхсәт бирделәр. Син кайсыннан сайлыйсың?”. Йомшаграк укучы да бу ситуацияне дөрес хәл итә, “10 га бүленгәненнән,”- дип җавап бирә. Шуннан соң барысы да аңлашылгач укучылар кагыйдәне уйлап әйтәләр.

2 нче мисал: өчпочмакның төрләрен өйрәнү. Укучыларга төрле өчпочмаклар тәкъдим ителә. Укытучы укучылардан бу өчпочмакларны өйрәнүдә ярдәм сорый. Укучылар өчпочмакларны күзәткәндә почмаклары төрле булуын күрәләр, шулай итеп өчпочмакларны төрләргә бүләләр. Зирәк укучылар хәтта почмак белән як арасындагы бәйлелекне күреп ала.

Осталыкка ирешүдә сораулар куя белү әһәмиятле. Моның өчен мәсьәләләрне алдан биреп, аларга сорауларны укучы үзе куярга тиеш. Дөрес формалаштырылган проблеманы конкрет сорау һәм бурыч итеп куйсаң, эзләнү өлкәсе шунда чикләнә, билгеле мәгълүматлар аны хәл итү шартларын аерып алырга ярдәм итә. Тиешле һәм мәҗбүри шартларга куелган уку, танып белү бурычлары­ның үзләренә генә караган кыенлыклары бар. Тормышта белгечләр алдында торган бурычларны хәл итү өчен бөтен шартлар булмый, аларны үзенә булдырырга кирәк, яки, киресенчә, бик күп мәгълүматлар арасыннан иң әһәмиятле булганнарын күреп, сайлап алырга кирәк. Проблемалы ситуация шартларында да шуңа охшаш юнәлеш тоту зарурлыгын психологлар да билгеләп үтә.

Бөтен шартлар анализлау, проблеманы хәл итү өчен тиешле мәгълүматлар сайлау, фараз итүләрне сайлап алырга һәм аны хәл итү планын эшләргә мөмкинлек тудыра. Башлангыч этапта хәл итүнең берничә вариантын күрсәтергә, аларга анализ ясарга, практик рәвештә сынап карарга мөмкинлекләр туа.

Иң әһәмиятлесе: башта ук хәл итүнең вариантларын чикләргә кирәк, аныкланган элемтәләргә таянып һәм хәл итү юлын интуитив рәвештә күреп, бер ышанычлы чишелеш вариантына туктарга кирәк.

Проблемалы укытуның барлык төрләрендә проблеманы хәл итүнең бөтен процесс башыннан ахырына кадәр укытучы тарафыннан эшләнеп куелган була. Укытучының эше бу материал проблемалы ситуация тудыра аламы дигән сорауны хәл итүдән башлана. Аны тудыруга зарурилык бармы? Проблеманың төгәл формулировкасын сайлаудан алып, хәл итүнең дөреслеген тикшерә торган ысулларны да алдан сайлап куярга кирәк.

Аеруча тулы формадагы проблемалы укыту булганда, укытучының эшчәнлеге түбәндәгеләрдән тора:

проблеманы табу һәм проблемалы ситуация тудыру;

проблемалы ситуацияне хәл итүнең аеруча нәтиҗәле ысулла­рын табу;

проблеманы күреп, тоеп алуга җитәкчелек этабы;

проблеманы формалаштыруны ачыклау;

шартларны анализлауда ярдәм итү;

хәл итүнең планын сайлау;

хәл итү процессында консультация бирү;

үзконтроль ысулларын табуда ярдәм итү;

ялгыш җибәрүчеләрнең аерым ялгышларын тикшерү;

проблеманы коллектив тикшерүне оештыру.

Проблемалы укытуның урыны һәм роле

Проблемалы укытуны (проблемалылыкны кертү) нинди методлар куллану үзенчәлегеннән чыгып, укытуның бөтен этапларында кулланырга мөмкин. Яңа белемнәр алу этабында ул проблемалы сөйләү, әңгәмә, лекция; ныгыту этабында — өлешчә эзләнү эшчәнлеге формасында була. Тулысынча тикшеренү эшчәнлеге укытуның бөтен этапларын да үз эченә ала.

Проблемалы укыту башка методлар структурасында кулланганлыктан, аны укытуның махсус методы, укытуның ниндидер яңа системасы итеп карарга кирәкми. Аны укучының танып белү эшчәнлеген оештыру үзенчәлегенә яңача якын килү дип билгеләү дөресрәк булыр.

Әлбәттә, теләсә нинди материал проблемалы ситуация тудыра алмый. Барлык конкрет информацияләр, фактлар, даталар, атамалар, үрнәк буенча чишелә торган мәсьәләләр, алгоритмнар проблемалы бурычлар була алмыйлар.

Проблемалы укытуны төшенчә, кагыйдә, законнар, эзләнүле-сәбәпле һәм башка логик бәйләнешләр кебек гомумиләштергән бе­лемнәрне үзләштерүдә кулланырга була. Ул укучыларны эзләнү бурычлары аша мәсьәләләрне хәл итү һәм белем алуның махсус алым һәм ысулларына өйрәнү кирәк булганда кулланыла.

Әзер информацияләрне күрсәтеп сөйләүгә караганда, белем алуның проблемалы юлы вакытны күп сарыф итү белән бәйләнгән, шуңа күрә проблемалы укытуга күчү турындагы мәсьәләне аерып куярга ярамый.

Проблемалы укытуны бердәнбер һәм өстенлекле укыту формасына әйләндерергә ярамый, ул укытуның башка күптән урнашкан формалары белән бәйләнештә кулланылырга тиеш.

Укытканда һәрвакыт кешенең бөтен тормышында кирәк була тор­ган белемнәрне кабатлап, искә төшереп торырга кирәк. Бары тик чагыштырмача аз күләмдәге белемнәр генә үзең эзләп табу формасында булырга тиеш, чөнки үзлектән эзләнү эшчәнлеге уку вакытының күп өлешен ала. Шулай да, әгәр материал мөмкинлек бирсә, аны куллануга зарурлык булса, әңгәмә һәм сөйләм барышында проблемалылык элементларын күбрәк куллану мөһим һәм кирәкле нәрсә.

Проблемалы укытуның үзенчәлекләрен һәм асылын кыскача ка­рап чыгу шуны күрсәтә: чыннан да аны дөрес оештырганда, ул укучыларның анык көче үсешенә ярдәм итә (каршылыклар уйланырга, кыенсыну ситуациясеннән, проблемалы ситуациядән чыгу юлын эзләргә мәҗбүр итә); мөстәкыйльлеккә өйрәтә (проблеманы мөстәкыйль күреп алу, проблемалы сорауны формалаштыру, проблемалы ситуацияне хәл итүнең планын мөстәкыйль сайлау һ. б.), иҗади фикерләүне үстерә (белемнәрне мөстәкыйль куллана алу, хәл итү ысулларын табу, үзлектән стандарт булмаган хәл итү юлларын эзләү; ул иҗади эшчәнлеккә әзерлекне формалаштыруга, танып белү активлыгын үстерүгә, белемнәрнең аңлылыгына этәрә, формализм барлыкка килүне кисәтә. Проблемалы укыту белемнәрне үзләштерүнең ныклыгына (мөстәкыйль табылган нәтиҗә яхшырак үзләштерелә һәм озак вакытка онытылмый); аналитик фикерләүне үстерүгә (эш шартларына анализ ясала, хәл итү вариантларының мөмкинлеген үстерә); логик фикерләүне арттыруга (сайланган чишелешнең, аргументларның дөреслеген исбатларга өйрәтә); укучылар өчен шактый кыен, ләкин чишәргә мөмкин булган кыенлыкларны хәл итү белән бәйләп, уку эшчәнлеген мавыктыргыч итеп оештырырга, белемнәрне комплекслы файдалануга зур ярдәм итә.

Кызганычка каршы, гамәлдәге дәреслекләрдә проблемалы укытуның санап үтелгән көчле якларын тормышка ашыру максатында бирем һәм мисалларны бик аз бирәләр. Методик әсбапларда да кайсы материалларны проблемалы укыту алымнары белән укытыр­га кирәклеге турында күрсәтмәләр юк дәрәҗәсендә.

Бөек педагог К.Д.Ушинский сүзләре белән тәмамлыйсым килә:

К.Д Ушинский болай дип яза: “Укытуны шундый итеп оештырырга кирәк ки, балалар мөмкин кадәр мөстәкыйль хезмәт куйсыннар, ә укытучы шул мөстәкыйль хезмәткә җитәкчелек итеп, аңа материал биреп торсын.”