СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Рәшит Бәшәр белән очрашу кичәсенә сценария

Нажмите, чтобы узнать подробности

Язучы белән очрашу өчен укытучыларга ярдәмгә

Просмотр содержимого документа
«Рәшит Бәшәр белән очрашу кичәсенә сценария»

Сценарий

- Исәнмесез, хөрмәтле кунаклар, укытучылар, кадерле укучылар. Бүген безнең мәктәбебездә зур бәйрәм - безнең Яр Чаллы шәhәрендә яшәп иҗат итүче, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы, барыбызга да таныш булган Рәшит абый Бәшәр бездә кунакта.


- Җилдәй җитез узып киткән гомер,

  Күпме юллар сизми узылган.

  Якты хатирәләр юл буена

  Гүя маяклар күк сузылган.

Чәчләрдәге көмеш картлык түгел,

  Шаулап узган тормыш билгесе,

  Тырыш хезмәт, күпме түгелгән тир,

  Ирешелгәннәрнең көзгесе.


- Ә хәзер Рәшит абыйның биографиясенә тукталып китик. Ул 1949 нчы елның 7 октяберендә Кукмара районы Янил авылында дөньяга килә. Казан дәүләт университетын тәмамлый. Лениногорск районы Куакбаш авылы мәктәбендә балалар укыта, шәһәр профтехучилищесында директор урынбасары, заводта мастер булып эшли.


- 1975 елда беренче китабы чыга.

1979 елда Чаллыга күченеп килә. КАМАЗда диспетчер, оператор була.

1987-89 елларда Мәскәүдә Югары әдәби курсларда укый. ”Таң йолдызы” газетасында әдәби хезмәткәр, “КАМАЗ” газета-китап нәшриятында редактор, “Аргамак” журналында җаваплы секретарь хезмәтләрен башкара.

Шул төзелеш рухына кереп киткән, шагыйрь җаны бу вакыйгаларга битараф кала алмый. Шунлыктан аның 1986 «Ак әкият» исемле җыентыгы дөнья күрә.


- 4 шигырь китап авторы буларак, аны 1985 елда Татарстан һәм СССР язучылары оешмасына кабул итәләр. Рәшит абыйБәшәр 1985 елдан СССР һәм ТР Язучылар берлеге әгъзасы, Абдулла Алиш исемендәге премия лауреаты,  Эдуард Касыймов, Саҗидә Сөләйманова исемендәге бүләкләр иясе, Татарстан Республикасы Мәдәниятминистрлыгының “Мәдәнияттәге казанышлары өчен” билгесе, “Казанның 1000 еллыгы истәлегенә” медале  белән бүләкләнде (2005).

    Рәшит Бәшәр- унике китап авторы.Соңгы еллардачыккан китаплары: “Җәй кызы” (2008), “Йолдызлы тай” (2008).

.........


 - Балачак! Серле, могҗизалы дөнья! Бу дөнья үзенә теләсә кемне кабул итми. Җанында игелек, шәфкать  тулып торган, сабыйларның үзләредәй ихлас-саф күңелле  кеше генә балачак илендә гомере буе үз кеше булып яши. Шундый сирәк бәхетлеләрнең берсе – сабыйлар күңеленә шигъри сүз булып үтеп керүче Рәшит абый Бәшәр. Аны тыңлыйлар, беләләр, яраталар.

- Шул тылсымлы, могҗизалы шигърият дөньясына без сезнең белән юлт отабыз.


- Рәшит абый, мили җанлы кеше, чөнки ул үзтелен, гореф-гадәтләрне саклап калу өчен бик күп көч бирә. Ул үзенең максаты итеп:балаларның кечкенәдән анна телен, гореф-гадәтләрне белеп үсүен куя.

- Рәшит абый, безнең укучыларыбыз да үз телләрен, диннәрен яратып, горурланып, хөрмәт итеп яшиләр.


- Рәшит абый, сезнең турында, иҗатыгыз турында каләмдәшләрегез күп кенә җылы сүзләр яза. Безнең укучыларыбызда ишетсеннәр әле.

- Менә нинди тылсымга ия икән Рәшит абый сезнең иҗат җимешләрегез. Әгәрдә мондый күренешне китаптан укып түгел, биредә күрсәң тагын да күңеллерәк булыр иде.


- Кунагыбыз гади шагыйрь генә түгел шул! Рәшит абый СССР һәм Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы, Абдулла Алиш исемендәге премия лауреаты,  Эдуард Касыймов, Саҗидә Сөләйманова исемендәге бүләкләр иясе.



- Рәшит абый , укучыларыбызның да сезгә әзерләгән сораулары да бардыр?

   

СОРАУЛАР.

  1. Әгәр язучы булмасагыз, сез кем булыр идегез? Ни өчен.?

  2. Сезнең гаиләдә сезнең иҗат юлыгызны дәвам итүче бармы?

  3. Сезнең яраткан язучыларыгыз бармы? Кем? Ни өчен?

  4. Иң беренче һәм иң соңгы иҗат иткн шигырегез ничек атала?

  5. Без мәктәптә татар, рус, инглиз телләрен өйрәнәбез. Ә сез нинди телләр беләсез?

  6. Сез мәктәптә ничек укыдыгыз?

  7. Нинди спорт төре яратасыз?

  8. Үзегез яраткан шигырегезне яттан сөйләгез эле?

  9. 2021 ел -Туган тел елы. Укучылпрда туган телгә мәхәббәт хисен тәрбияләр өчен, үз милләтебезне, туган телне саклап калу өчен укытучыларга мәктәпләрдә нинди чаралар үткәрергә киңәшләр бирер идегез?



- Җавапларыгыз өчен зур рәхмәт, Рәшит абый. Очрашуны сезнең «Бәхет» шигыре белән тәмамлау


- Рәшит абый! Бүген безнең мәктәпкә килгәнегез өчен зур рәхмәт.Сездән тагын да яңадан – яңа шигырьләр һәм Сезне үзебезнең мәктәбебездә кунакта тагын көтеп калабыз.