2 нче Б сыйныфы (татар төркеме).
Фән: Туган(татар) теле
Вакыт: 6 нчы апрель, 2020 нче ел
Дәрес барышы:
Хәерле көн, укучылар!
Бүген безнең туган(татар) теле дәресе. Без узган чиректә фигыльләрнең заманнарын өйрәндек. Без аларны искә төшерербез, бирем эшләп алырбыз. Фигыль кушымчаларының дөрес ялганышын ныгытырбыз
Безгә бүгенге дәрес өчен компьютер яки ноутбук, әлбәттә дәреслек, эш дәфтәрләре кирәк булачак.
Дәрес барышы:
Укучылар, фигыльнең 3 заманы бар: хәзерге, үткән, киләчәк.
Ребята, глагол имеет 3 времени: настоящее, прошедшее и будущее.
Мин сезгә тест бирәм, ә сез дөрес җавапларны билгеләп, миңа ватсапп аша яки минем почтага җибәрегез.( Для закрепления пройденного материала, я вам даю тест. Найдите правильные ответы , выделите жирным цветом и отправьте мне через ватсапп или по электронной почте Reseda25@mail.ru в течение 10 минут
Тест.
1.Фигыль
А) предметны белдерә;
Ә) предметның эшен белдерә;
Б) предметның санын белдерә.
2. Хәзерге заман фигыльнең кушымчалары
А) –а/ә, ый-и;
Ә)- ачак/әчәк, ячак-ячәк;
Б)- ды/де, ты/те
3. Үткән заманның кушымчалары
А )-ачак/әчәк, ячак-ячәк;
Ә) –а/ә, ый-и;
Б) )-ды/де, ты/те,-ган/гән, кан/кән.
4. Киләчәк заманның кушымчалары
А )-ачак/әчәк, ячак-ячәк;-ар/әр,р
Ә )- ды/де, ты/те,-ган/гән, кан/кән.
Б) –а/ә, ый-и.
5. Яз көне кояш яктырак балкый. җөмләсендә фигыль
А) кояш;
Ә) яктырак;
Б) балкый
Җавапларыгызны тикшереп, билгеләр куячакмын. Рәхмәт!
Укучылар, дәфтәрләрегезне ачыгыз һәм числоны языгыз.
(Ребята, откройте свои тетради и пишите число).
Бирелгән җөмләләрне дәфтәрегезгә күчереп языгыз, фигыльләрнең асларына сызыгыз. Татарча тәрҗемәләрне языгыз. Алдына рус телендәге кайсы җөмләгә туры килә, шуның санын куегыз. Җавапларны миңа 10 минуттан соң җибәрегез.(Ребята, перепишите предложения, подчеркните глаголы с двумя чертами. Далее, перепишите предложения на татарском языке, подчеркните глаголы. Какому предложению на русском языке соответствует татарский вариант? Ставьте перед предложениями те номера, который считаете правильным переводом. Через 10 минут отправьте по ватсаппу или на электронный адрес.
1.Становится тепло.
2.Каждый день светит солнце.
3.Ни единой тучки не появляется на небе.
4.Почву покрывает свежая трава.
Чәчәкләр ничек хуш исле аңкый
Җирне яңа үлән каплый
Күктә бер болыт әсәре дә күренми
Һәр көнне кояш яктырта
Нәтиҗә: Рус телендә дә фигыльләрнең заманнары бар. Рус теленнән татар теленә тәрҗемә иткәндә, фигыльләр шул ук заманда тәрҗемә ителә.Татар телендә фигыльләр җөмлә ахырында килә, ә рус телендә ул хәрәкәтчән.
Вывод.Значит, на русском языке глаголы также имеют времена. Когда переводим с русского на татарский или наоборот, глаголы переводятся в том же времени. Глаголы в татарском языке используются в конце предложений, а в русском языке они подвижны.
Рефлексия. Укучылар, без бүген фигыльләрнең заманнарын искә төшердек, Рус һәм татар телендә аларның урыннарын билгеләдек, тәрҗемә күнекмәләре өстендә эшләдек. Дәрестәге эшләрегез өчен мин билгеләр куям, аларны группага җибәрермен.
Ребята, мы сегодня с вами закрепляли времена глаголов, вспомнили их место в предложениях и как подчеркиваем. Переводили предложения. За ваши работы я буду ставить оценки и напишу в группу.
Спасибо за урок!
Өй эше. Укучылар, аны башкару өчен, сезгә компьютер, әлбәттә Интернет кирәк. Мин сезгә адымлап кая керергә икәнлеген почтага беркетермен.
Ребята, попробуйте через сайт edu.tatar.ru и закрепить пройденный материал. Я вам отправлю пошагово, как войти и выполнить задания.
Киләсе дәрес – 8 нче апрель, сәг. 10:40-11:10
След.урок -8 апреля, с 10:40 до 11:10