СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Разработка урока в третьем классе по татарскому языку "Падежи"

Категория: Прочее

Нажмите, чтобы узнать подробности

Шәхес үстерү гамәле:

  • аңлы рәвештә рефлексив үзбәя формалашу.

Регулятив гамәл:

  • үз гамәлләреңне һәм аның нәтиҗәләрен, үзгәрешләр һәм аерымлыклар табу максатыннан, бирелгән үрнәк белән чагыштыру;

Танып-белү гамәлләре:

  • белемнәрне структуралау;
  • рефлексия;
  • куелган проблеманы формалаштыру, иҗади һәм эзләнүле характердагы проблемаларны хәл иткәндә, эшчәнлек алгоритмнарын мөстәкыйль төзү.

Просмотр содержимого документа
«Разработка урока в третьем классе по татарскому языку "Падежи"»

Исемнәрнең килеш белән төрләнеше.

(Татар теле. III сыйныф)

Энҗе Фәйзелгаянова, Салават шәһәренең 19 урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.


Шәхес үстерү гамәле:

  • аңлы рәвештә рефлексив үзбәя формалашу.

Регулятив гамәл:

  • үз гамәлләреңне һәм аның нәтиҗәләрен, үзгәрешләр һәм аерымлыклар табу максатыннан, бирелгән үрнәк белән чагыштыру;

Танып-белү гамәлләре:

  • белемнәрне структуралау;

  • рефлексия;

  • куелган проблеманы формалаштыру, иҗади һәм эзләнүле характердагы проблемаларны хәл иткәндә, эшчәнлек алгоритмнарын мөстәкыйль төзү.

Коммуникатив гамәлләр:

  • мәгълүмат эзләү һәм туплауда инициатива күрсәтү; дискуссиядә катнашу, сораштыру, сораулар формалаштыру; җитмәгән мәгълүматны башкалардан сорашып белү;

  • партнёр гамәлләре белән идарә итү;

Дәреснең тибы: дәрестә үтелгән теманы ныгыту.

Дәрес кулланмалары: интерактив такта, проектор, ноутбук, карточкалар.

Дәрес барышы.

  1. Ориентлашу-мотивлаштыру этабы (2 мин.).

1 нче слайд (тема).

Исәнләшү (“Сәлам дустым” уены).

Сәлам дустым, хәлләр ничек?

Кайда булдың? Мин сагындым,

Син килдең, мин бик шат!

  1. Белемнәрне актуальләштерү (4 мин.)

Диалогик сөйләм.

- Хәлләрегезне сорашасыз, һәм бер-берегезгә өй эшен укып чыгасыз. Игътибар белән тыңлагыз.

(Бер-берсенә өй эшен укып чыгалар, бер-берсен тикшерү!)

- Без сезнең белән исем сүз төркемен өйрәнә башладык, исемнең килешләр белән төрләнүен үтәбез. Бүген дәрестә бу эшне дәвам итәчәкбез. Сез дәрестә эшләргә әзерме? Алайса эшне башлыйбыз. Барыгыз да бергәләшеп эшләсәгез, бик яхшы билгеләр алырсыз дип ышанып калам.

  1. Уку мәсьәләсен адымлап чишү этабы (6 мин.)

- Исемә төшерегез әле, без нинди тема үтәбез. (Килешләр.)

- Беренче эшне мин сезгә уенда тәкъдим итәм.

- Хәзер 30 с эчендә сез исем, һәм исемнең килешләр белән төрләнеше буенча берешәр сорау уйлыйсыз. (Таймер – 30 с)

- Һәрбер партада чиста битләр ята, сез аларга үзегезнең сорауны язып куясыз. Бу эшкә тагын 30 с вакыт бирелә. (Таймер – 30 с)

- Сорауларыгызны алып, урыннарыгыздан басасыз һәм якын тирәдән парны табасыз. Ничек табабыз? Дөрес, кул күтәреп, үзебезгә пар табабыз. Аннары карточкалардагы сорауны партнерга бирәсез. Беренче булып сорауны “чәче озынрак” укучы бирә.

- Уенның этапларын кабатлап чыгыгыз, әле?

Уенның кагыйдәләре

  • Җавап дөрес булса – мактыйсыз

  • Җавапны бирергә авырсынса – ярдәм итәсез

  • Җавап дөрес булмаса – үзегез әйтәсез.

  • Тагын сорыйсыз, рәхмәтне белдерәсез. Рольләр белән алмашасыз.

  • Карточкалар белән алмашасыз

  • Яңа пар эзлисез.

- Игътибар итегез, тактада уенның этаплары күрсәтелгән. Парларда эшләргә бер минут вакыт бирелә. Башладык! (4 мин.)

(4 пар үткәч, укучылар үз урыннарына утыралар.)

- 2 нче номерлы укучы бер битне дүрткә бүлә, почмагын бөкләп куя, аннары фломастер белән билгели. Билгеләгәннән соң, дүрт якка: төп билгеләре / өстәмә билгеләре /мисаллар / килеш белән төрләнми торган сүзләр яза. Төшенчә – килешләр. (Таймер – 3 мин.)

Текст белән эш.

Һәр партага текст бирелә, ул шулай ук интерактив тактада күрсәтелә. Бирелгән тексттан исемнәрне табып, аларның килешләрен билгеләргә кирәк. (4 мин.)

Укучылар укыйлар, күчереп язган сүзләрен тактадагы слайд ярдәмендә тикшерәләр (3 минут)

Текст.

Алабуга шәһәре Татарстанның төньяк-көнчыгышында урнашкан. Ул бик борынгы шәһәрләрдән санала. Алабуга чиксез калын урманнар, моңлы чишмәләр, балыкка бай күлләр һәм зур Чулман елгасы белән күпләрне үзенә җәлеп иткән.

Өй эше 139 нчы күнегү.

  1. Рефлексия, бәяләү этабы (3 мин.).

- Укучылар, әйтегез әле, дәрестә эшләргә җиңел булдымы, нинди авырлыклар белән очраштыгыз һәи иң мөһим сорау: бүген нинди билгеләр аласыз?