СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Шарт фигыльнең зат-сан белән төрләнеше

Категория: Прочее

Нажмите, чтобы узнать подробности

Рус телендә белем алучы 6нчы сыйныф укучылары өчен татар теленнән дәрес эшкәртмәсе

Просмотр содержимого документа
«Шарт фигыльнең зат-сан белән төрләнеше»

Чистай муниципаль бюджет гомуми

белем бирү учреждениесе

“4нче номерлы гомуми урта белем бирү мәктәбе”нең

I квалификацион категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Сабитова Нәфисә Мингали кызы



Тема: Шарт фигыльнең зат-сан белән төрләнеше

(Рус телендә белем алучы 6нчы сыйныф укучылары өчен татар теленнән дәрес эшкәртмәсе)



Белем бирү максаты: “Илдус белән вирус” шигырендәге төп геройның характер сыйфатларын билгели белергә өйрәтү. Шарт фигыльнең мәгънәсен һәм җөмләдә кулланылышын аңлауларына, тексттан шарт фигыльне таба белүләренә ирешү.

Үстерү максаты: шарт фигыльне сөйләмдә дөрес куллану, фикерләү сәләтен, бәйләнешле сөйләм телен, мөстәкыйльлекне, сорауларга дөрес җавап бирә белү күнекмәләрен үстерү;

Тәрбияви максат: сәламәтлек, аны саклау, спортның сәламәтлеккә файдасы турында мәгълүмат бирү; укучыларның тыңлап аңлау, аңлап сөйләү күнекмәләрен, фикерләү сәләтен камилләштерү; сәламәт яшәү рәвешенә омтылыш уяту, үз сәламәтлегеңә җавплы караш, спортка уңай караш тәрбияләү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

Шәхси: үзеңә һәм башкаларга карата хөрмәт хисе тәрбияләү, парларда һәм төркемнәрдә эшләгәндә башкаларны тыңлый белү, иптәшләреңнең фикере белән исәпләшә белү.

Предмет: дәреслек белән эшли белү, укучыларның психологик халәтләрен исәпкә алып аралашырга өйрәтү.

Метапредмет: бәйләнешле сөйләм телен үстерү.

Дәреснең тибы: Д/М сөйләм үстерү.

Укучылар белән эш формалары: коллективта, парларда һәм төркемнәрдә эш.

Җиһазлау: дәреслек, эш дәфтәрләре, компьютер, проектор, презентация, дәреслек, таратма материал, смайликлар.

Укыту методы: өлешчә эзләнү.

Дәреслек: Татар теле: Рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек (Татар телен өйрәнүче укучылар өчен) 6нчы сыйныф Р.З. Хәйдәрова, З.Р. Нәҗипова.- Казан: “Татармультфильм” нәшрияты, 2014 ел.

Дәрес барышы:

I. Оештыру моменты.

1. Исәнләшү. Уңай психологик халәт тудыру. Дежур белән әңгәмә.

− Хәерле көн, балалар! Кәефләрегез ничек? Минеке кояш кебек. Сезнеке дә яхшымы? (күрсәтәләр).

Дуслар елмаеп караса,

Дөнья яктырып китә.

Я, кайсыгыз дусларына

Елмаю бүләк итә?

  • Бер-берегезгә елмаеп карап, дәресне башлап җибәрербез. Дәрестә барыгызның да актив катнашуын телим. Уңышлар сезгә!

  • Бүген сыныфта кем дежур?

- Сыйныфта кем юк? Бүген ничәнче число? Атнаның нинди көне?

2) Укучылар арасында һава торышы турында әнгәмә оештырыла.

II. Актуальләштерү.

1. Өй эшен тикшерү. Олимпия уеннары турында сөйләү.

- Бу ярышлар нәрсә өчен кирәк? Төрле ярыш төрләре бар дисез, димәк, спортчылар нишли? (йөзә, йөгерә, сикерә, шуа...).

- Аталган сүзләрне нинди бер сүз төркеме белән әйтәбез? (Фигыль).

-Укучылар, нинди сүз төркеме фигыль дип атала? (Эшне, хәлне, хәрәкәтне белдереп, нишли? нишләр? нишләячәк? кебек сорауларга җавап биргән мөстәкыйль сүз төркеме фигыль дип атала).

- Фигыльләр нәрсә белән төрләнә? (Зат-сан, заман белән төрләнә).

2. Уку мәсьәләсен кую. Дәреснең темасын һәм максатын ачыклау.

- Ә фигыльнең тагын нинди төре була? Шуны ачыклар өчен шакмаклардагы нечкә сузык аваз хәрефләрен сызып чыгыгыз.


е

ш

ү

а

и

р

ө

ә

т


(Терәк схемага “Шарт” сүзе беркетелә.)

  • Нинди сүз килеп чыкты? (Шарт)

  • Димәк, дәреснең темасы нинди булыр? Дәрестә нәрсә эшләрбез? (Шарт фигыль. Шарт фигыльне искә төшерербез, җөмләләр төзербез).

  • Әйе, бүгенге дәрестә без сезнең белән тагын бер затланышлы фигыль төркемчәсе – шарт фигыльне кабатларбыз. Аның мәгънәсе, ясалышы, төрләнеше турында сөйләшербез.

III. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү.

1. - Тактадагы мәкальгә игътибар итик.

Спортны яратсаң – авырмассың, сәламәт булырсың.

  • Мәкаль нәрсә турында кисәтә? (Укучыларның фикерләрен тыңлау).

Әлеге мәкальдән фигыльләрне табыгыз (яратсаң, авырмассың, булырсың).

  • Бу фигыльләр арасында шарт фигыль бармы? (Әйе, яратсаң).

  • Зат-санын әйтеп карыйк әле (яратсаң – 2 зат, берлек сан).

  • Кайсы сүзне ачыклап килә? ( яратсаң – авырмассың).

  • Әйдәгез, бу сүзне төрләндереп карыйк (яратсам, яратсаң, яратса, яратсак, яратсагыз, яратсалар). Юклыкта (яратмасам, яратмасаң, яратмаса, яратмасак, яратмасагыз, яратмасалар).

  • Нәтиҗә ясыйк. Димәк, шарт фигыль икенче бер фигыльдән аңлашылган эшнең яки хәлнең үтәлү-үтәлмәвенә шарт булган эш-хәлне белдерә. Нишләсә? соравына җавап бирә, зат-сан белән төрләнә. Барлыкта һәм юклыкта килә.

  • Бирелгән модель буенча шарт фигыльгә характеристика биреп карыйк.

Шарт фигыль

(нишләсә? нишләмәсә?)



Юклыкта



Барлыкта





-маса, -мәсә

-са,сә



Мин Без

Син Сез

Ул Алар





Мин Без

Син Сез

Ул Алар








2. Дәфтәрдә эш. Бирелгән фигыльләрне (чыкса, бирсә) зат-сан белән барлыкта-юклыкта төрләндерү (берничә укучы тактада эшли).

3. Физкультминутка.

Язганда туры утырам,

Тигез тора иңсәләр.

Баш иелми – баш бармаклар

Күз читенә тисәләр.

Ручканы мин дөрес тотам,

Дәфтәрне – авыш итеп.

Яза башлыйм хәрефләрне

Чиста һәм матур итеп.

4. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

1) Парларда эш. Карточкаларда бирелгән җөмләләрне дәвам итү (бер укучы җөмләнең башын укый, икенчесе – дәвам итә):

Аяк туңса, тамак ... .

Саф һавага чыкмасаң, ... .

Гел компьютер каршында утырсаң, ... .

Спорт белән дус булсаң, ... .

Күп йокласаң, ... .

5. Дәреслектә бирелгән Йолдызның “Илдус һәм вирус” шигыре өстендә эш (131нче бит).

1) Сүзлек эше. Яңа сүзләр белән таныштыру, дөрес әйтергә өйрәтү.

Экранда сүзләр:

Авыру – болезнь

Чирли – болеет

Сыя – умещается

Кабат – заново, снова

Барыбер – всё равно

Чыныкмаган – незакалённый

Сүзләрне сүзлекләргә язу, сүзтезмәләр, җөмләләр төзү.

2) Шигырьне сәнгатьле уку, тәрҗемә итү. Фикер алышу. Тексттан шарт фигыльләрне сайлап алу, зат-санын билгеләү. (Укучыларның җавапларын тыңлау).

3) Сорауларга җавап бирү:

- Илдус нәрсә белән дус?

- Ул ни өчен еш авырый?

- Илдус ни өчен урамга чыкмый?

- Илдус нинди малай?

4) Төркемнәрдә эш. Беренче төркем: Илдуска киңәшләр бирү:

Илдус, урамга чык, уйна! Телевизор каршында озак утырма! һ.б.

Икенче төркем: Шарт фигыльләрне кулланып, җөмләләр төзү:

Илдус, телевизор каршында озак утырсаң, башың авыртыр.

Урамга чыксам, кабаттан суык тия.

Спорт белән шөгыльләнсәң, авырамассың.

6. Экранда бирелгән мәкальләр һәм әйтемнәрне аңлату, шарт фигыльләрне билгеләү:

*Сәламәт булырга теләсәң, яхшы тукланырга кирәк.

*Баш сау булса, башка бүрек табылыр.

*Таза булсаң, таш та ярып була.

*Баш сау булмаса, мал күзгә күренми.

*Спортны яратсаң – авырмассың, сәламәт булырсың.

- Димәк, сәламәт булу өчен нишләргә кирәк? (Укучыларның җаваплары).

- Әйе, укучылар, сәламәт булу өчен спорт белән шөгыльләнергә, дөрес тукланырга, витаминнарга бай ризыклар ашарга кирәк.

7. Индивидуаль эш. Ситуатив күнегүләр.

Как скажете о том, что:

Если я буду заниматься спортом, я буду здоровым.

Если будешь на улице кушать мороженое, то заболеешь.

Если будешь правильно питаться, то не заболеешь.

8. Укучылар белән сәламәт булу өчен ниләр эшләргә? дигән сорауга җавапларны гомумиләштереп, кагыйдәләр чыгару. 
1) Су белән дус бул! 
2) Дөрес туклан! Яшелчә, җиләк-җимешләрне юып аша! 
3) Күбрәк хәрәкәтлән! Спортны ярат! 
4) Иртән физарядка ясарга онытма! 
5) Чынык! 
6) Күңелең саф, чиста булсын! 

IV. Дәресне йомгаклау. Рефлексия.

1. Дәрескә гомуми бәя.

2. Өй эше: көчле укучылар өчен – шарт фигыльләрне кулланып, сәламәтлек турында кечкенә хикәя төзергә; башка укучылар өчен - шарт фигыльләрне кулланып, җөмләләр төзергә.

3. Үзбәя. – Сезгә дәрес ошадымы? Дәрестә барысы да аңлашылдымы? Әгәр барысы да аңлашылса, тактага елмая торган смайликны элегез. Әгәр аңлашылмаса – күңелсез смайликны.

Укучылар сайлаган смайликларын тактага эләләр.

  • Барыгызга да бик зур рәхмәт, дәрес тәмам, сау булыгыз!