Г.Тукай әкиятләрен сәхнәдә уйныйбыз: Кәҗә белән Сарык әкияте
Катнашалар: әби, бабай, Кәҗә, Сарык, Өлкән Бүре, Яшь Бүре, Бала Бүре.
Вакыйга кыш көне бара.
1 нче күренеш.
Бик кәефсез генә әби белән бабай керә. Әби елый, бабай йөренә.
Бабай (әби янына килеп):
Кара монда, хатын!
Үзең яхшы беләсең бит печән хакын.
Китсен бездән Кәҗә белән Сарык,
Ашап ята бушка гына алар азык.
Әби (еламсырап):
Бабай:
Әби:
Кит, карт җүләр, карт җүләр! Хәрәкәттә – бәрәкәт. Шул Кәҗә белән Сарык кына йөртә мине. Алар булмаса, тик ятып, аяксыз калам мин.
Әкрен генә, башларын салындырып, Кәҗә белән Сарык керә.
Кәҗә (әби янына килеп):
Сарык:
Әби (нишләргә дә белмичә, әле берсен, әле икенчесен килеп торгызмакчы була. Икесенең уртасына утыра, бабайга пышылдап) :
Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл – Кырлай диләр;
Җырлаганда көй өчен “тавыклары җырлай” диләр.
Гәрчә анда тугъмасам да, мин бераз торган идем,
Җирне әз-мәз тырмалап чәчкән идем, урган идем.
Ул авылның, - һич онытмыйм, - һәр ягы урман иде,
Ул болын, яшел үләннәр хәтфәдән юрган иде.
Кәҗә (елап җибәрә):
Сарык:
Бабай:
Әби:
Я, я, еламагыз. Хәзер бабагыз яраткан көегезне куеп җибәрер, кәефегез күтәрелеп, сикергәләп тә алырсыз әле (бабайга “ым” кага).
Көй ишетелә. Кәҗә әкрен-әкрен генә күтәрелә, бии башлый. Сарык та кушылмакчы була, хәлсезләнеп, читкә китеп ята. Кәҗә дәртләнебрәк бии, бераздан, хәлсезләнеп, әби янына килеп тезләнә.
Әби:
Карткаем, ярар, ярар! Кәҗә белән Сарыкны болай ач тотып булмас. Чыгарып җибәрик булмаса (сарык белән кәҗәне кочаклап). Барыгыз сез Кырлай урманына. Бик хозур анда! Рәт-рәт тора гаскәр кеби чыршы, нарат! Төпләренә кар салмагандыр... Ылыс, күркә җыеп ашарсыз.
Бабай:
Юк түгел аю, бүре, төлке-җиһан корткыч та бар.
Әби:
Төрле албасты, убырлар, шүрәлеләр бар диләр.
Әби Кәҗәгә төенчек бирә. Бабай Сарыкка капчык тоттыра. Елашып саубуллашалар.
2 нче күренеш
Буран сызгыра... Җил улый. Кәҗә белән Сарык керә. Юлда бүре башы ята.
Сарык (бүре башын күреп, Кәҗә артына кача):
Кәҗә:
Сарык:
Анысы шулай (уйланып). Ә әби укый торган китапта Кисекбаш тәгәри дә, сөйләшә дә, елый да...
Кәҗә (баш янына әкрен генә килә, курка-курка гына баш тирәли йөри, шатлыгыннан кычкырып җибәрә):
Сарык абзый, син көчлерәк
Син тот башны, син сал капчыкка.
Сарык:
Сал башны капчыкка тизрәк.
Кәҗә:
Сарык:
Кәҗә:
И Сарык абзый, ничек йоклыйсың?! Ашыйсы килә. Бу башны да ашап булмый, нигә без ит ашамыйбыз икән? (тирә-ягына карана) Сарык абзый, кара, кара, урман буенда ут күренә түгелме соң?! Барыйк шунда, учак янында җылыныйк, ашарга берәр нәрсә табылмасмы?
Сарык (бик риза булмыйча) :
Әйдә, иптәш, ярар, барсак барыйк инде. Ут янында булсак, Бүреләр дә килмәс (капчыкны өстерәп алып чыгып китәләр).
3 нче күренеш
Учак каршына ике Бүре утырган, берсе казан тирәсендә кайнаша. Кәҗә белән Сарык керә. Бүреләрне күргәч, курыкканнарын сиздермәскә тырышалар.
Кәҗә:
Сарык:
Бүреләр, куанышып, Сарык белән Кәҗәне әйләндереп алалар
Өлкән Бүре:
Яшь бүре (Сарыкны әйләнеп чыгып) :
Бала Бүре (Кәҗәнең мөгезенә килеп тотына):
Өлкән бүре:
Кәҗә:
Ул ит берлән һәркайсыбыз булырбыз тук!
Ни карыйсыз? Тиз бул әле, тиз бул, Сарык!
Капчыктагы Бүре башын китер алып!
Сарык тиз генә капчыктагы Бүре башын алып килә. Моны күреп, Өлкән Бүре читкә тайпыла.
Кәҗә:
Капчыктагы Бүре башы бит уники!
Ах, уңмаган, җүләр Сарык, надан Сарык,
Моннан зуррак Бүре башын китер табып!
Сарык капчыктан “икенче” башны Өлкән Бүре каршына китереп куя
Өлкән Бүре (курка калып):
Яшь Бүре:
Бала Бүре:
Кәҗә (шатланып):
Менә, Сарык абзый, тапкырлык белән хәйлә Бүреләрне дә өркетә икән. Болай булгач, бу Бүре башын үзебездән калдырмыйк инде.
Сарык:
Кәҗә:
Сарык (читтә яткан капчыкны ачып):
Кәҗә (исе китеп):
Сарык:
И Сакалбай, мин аларны сагынып та өлгергән идем инде. Әйдә, сөендерик үзләрен, таң атканчы кайтып та җитәрбез. Хәзер, нигәдер, караңгысы да, урманы да куркыныч түгел. Кайтыйк, ботканы да бергәләп, өйдә ашарбыз.
Кәҗә: