Габдулла Тукайның туган көненә багышланган әдәби- музыкаль сценарий
“Тукай яши безнең йөрәкләрдә”
Алып баручы - Ирина.
Апрель булып, җиргә Тукай килә,
Мәңгелек яз җиргә китерә.
Шул язларны йөрәкләргә салып,
Киләчәккә безгә илтергә!
Саумысыз, хөрмәтле әдәбиять сөюче дуслар, апа – абыйлар, Тукай оныклары! Сезне Коргат дөем белем бирү мәктәбе укучылары ихлас сәләмли. Бүгенге күркәм бәйрәмгә без сезнең игътибарыгызга “Тукай яши безнең йөрәкләрдә” дип исемләнгән әдәби – музыкаль күчтәнәч алып килдек.
Шакирова Энже.Мөдәррис ӘГЪЛӘМОВ “Тукай көне”.
Илдә кояш, Җирдә кояш, Йөздә кояш, күздә кояш. Көндәгечә көлә кояш, Әмма бүген үзгә кояш. Бүген аның каршысына Канатланып чыккан бөре... Аваз сала томшыклары: Тукай көне! Тукай көне! Килә язлар, китә язлар, Һәр ел саен үзгәрелә... Үзгәрелә... Һәр ел саен Тукай гына Япь-яшь хәлдә килә безгә. Киңлекләрдә язгы аваз — Чыр-чу килә кошлар иле, Чеңләп тора аһәңнәре: Тукай көне! Тукай көне! Илдә кояш, Җирдә кояш, Тукай көне канат җәйгән. Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген, Тукай көне — Безнең бәйрәм! |
Габдулла Тукай сүзләренә язылган “Бәйрәм бүген” җыры башкарыла.
Алып баручы - Ирина.
Синең шигырьләрең укыганда,
Күз алдыма килә үткәнең.
Кышкы бураннарда тышка чыгып,
Кералмыйча туңып беткәнең.
Аямаган язмыш бер дә сине,
Йөрткән сине төрле җирләрдә,
Кулдан-кулга күчкән үксез бала
Артык булган һәрбер өйдә дә.
Алып баручы - Ринат.
Нәни Тукай. Мин әнкәмнең җеназасын күтәреп алып киткәннәрен сизгәч, яланаяк, яланбаш хәлемдә, капка астыннан, үкереп җылый- җылый, йөгереп чыгып: «Әнкәйне кайтарыгыз, әнкәйне бирегез!» - дип, шактый гына җир мәет күтәрүчеләрдән калмый барганымны хәтерлим.
Үги әбинең алты күгәрчене эчендә мин бер чәүкә булганга, мине җыласам - юатучы, иркәләним дисәм - сөюче, ашыйсым-эчәсем килсә - кызганучы бер дә булмаган, мине эткәннәр дә төрткәннәр.
Алып баручы – Ирина.
Якты йолдыз булып атылган ул,
Зәгыйфь чәчәк булып сулмаган.
Туры Тукай, моңлы Тукай булган
Бөек булган, боек булмаган.
Бөек Тукаебызның иң кырыс кешене дә елмайта алырлык шигырьләре бар. Шуларның берсен “Егет илә кыз” шигырен сезгә тәгъдим итәбез.
“Егет илә кыз” шигыре. Ринат һәм Ирина.
Алып баручы - Ирина.
Театр көлдерәдер, уйнатадыр,
Тагы үткән гомерне уйлатадыр.
Күрерсең анда үз хәлең, көләрсең
Көләрлек булса, булмаса — еларсың.
Алып баручы – Ринат.
Бар Кырлайга данын чәчте Былтыр –
“Шүрәле”не кылып мәсхәрә.
Курку салып йөри бүреләргә
“Кәҗә белән Сарык” сәхнәдә.
Энже
Үсә-үсә әкияттәге
Батырдай олы булдың.
Җаннан-җанга күчә-күчә
Халыкның моңы булдың син,
Халыкның улы булдың.
Ләйлә
Заман таный аны:
Кәләпүштән
Килә иде Кырлай юлыннан...
Сизмәгәндер үзе дә Зур Апушка
Әверелгәнен авыл улыннан.
Илнара
Буын арты буын алмашыныр,
Гасыр арты узар гасырлар.
Шигъриятнең һәйкәленә шулай
Язлар һаман гөлләр ташырлар.
Илюся
Язлар киләмени ташкыннарсыз,
Язлар буламыни тургайсыз,
Мөлдерәмә безнең лирикабыз,
Яшәгән юк безнең Тукайсыз.
Элвина
Син күрмәгән яңа буын килде,
Котлап бүген туган көнеңне:
Киләчәккә барган улларыңнан
Ишетәсең «Туган тел»еңне.
Ирина
Тукайларның, Такташларның теле –
Минем телем, минем туган тел.
Горурланам анам теле белән,
Син дә дустым аның кадерен бел.
«Туган тел» көе яңгырый. Күмәк жыр.