СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Тартым алмашлыгы.

Нажмите, чтобы узнать подробности

Тема : Тартым алмашлыклары

 6сыйныф.

Максат: Тартым алмашлыклары турында төшенчә бирү. Аларны җөмләдән таба белү, сөйләмдә дөрес куллану күнекмәләрен булдыру. Фикерләү, нәтиҗә ясау, мөстәкыйльлекләрен, сөйләм телләрен  үстерү. Укуга,  теләк, белемле, туган җиргә лаеклы кешеләр булып үсү хисләре уяту.

Бурыч: Уку эшчәнлеген хезмәттәшлек принцибына таянып, Рахимовның үстерелешле укыту технологияләренә, компьютер, сәламәтлекне саклау технологияләренә нигезләнеп оештыру. Предметара  - рус теле грамматикасы, татар әдәбияты белән бәйләнеш булдыру.

Җиһазлау: компьютер, интернет ресурслар:  видео-дәрес язмасы “Тартым алмашлыклары”, “Алмашлык”, “Тартым алмашлыклары”модуле, цитаталардан торган презентация, Р. Фәйзуллин портреты, “Бәяләү картасы”

Просмотр содержимого документа
«Тартым алмашлыгы.»





Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районы

«Тат Бүләр урта гомуми белем бирү мәктәбе»

муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе









Тема: Тартым алмашлыклары



















Укытучы: Зиннәтуллина Тәслимә Мияссәр кызы

татар теле һәм әдәбият укытучысы.

Тема : Тартым алмашлыклары

6сыйныф.

Максат: Тартым алмашлыклары турында төшенчә бирү. Аларны җөмләдән таба белү, сөйләмдә дөрес куллану күнекмәләрен булдыру. Фикерләү, нәтиҗә ясау, мөстәкыйльлекләрен, сөйләм телләрен үстерү. Укуга, теләк, белемле, туган җиргә лаеклы кешеләр булып үсү хисләре уяту.

Бурыч: Уку эшчәнлеген хезмәттәшлек принцибына таянып, Рахимовның үстерелешле укыту технологияләренә, компьютер, сәламәтлекне саклау технологияләренә нигезләнеп оештыру. Предметара - рус теле грамматикасы, татар әдәбияты белән бәйләнеш булдыру.

Җиһазлау: компьютер, интернет ресурслар: видео-дәрес язмасы “Тартым алмашлыклары”, “Алмашлык”, “Тартым алмашлыклары”модуле, цитаталардан торган презентация, Р. Фәйзуллин портреты, “Бәяләү картасы”, сүзлекләр.

Дәреслек: Ф.Ф.Юсупов, Ч.М.Харисова, Р.Р.Сәйфетдинов Татар теле: татар телендә гомуми белем бирү мәкт. 6 нчы с-фы өчен д-лек – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2014 ел.

Дәрес тибы: яңа белемнәр ачу.

Дәрес барышы:

  1. Мотивлаштыру-ориентлаштыру.

  1. Уңай психологик халәт тудыру.

  • Дәресне Р. Фәхреддин сүзләре белән башлау: “Гыйлемнән артык - байлык , наданлыктан артык фәкыйрьлек юктыр” (Р.Фәхреддин) (1 нче слайд)

  • Фикер алышу. Нәтиҗә: белем – ул байлык, шуңа күрә безгә тырышып укырга кирәк.

  1. Белемнәрне тигезләү.

  • Без нинди сүз төркемен үтәбез? (Алмашлык)

  • Алмашлык турында без нәрсәләр беләбез? 3-4 җөмлә белән белгәннәрегезне схема рәвешендә күрсәтегез. (Укучылар схема төзиләр. Җаваплар тыңлана.)

  • 2-3 слайдлар аша “Алмашлык” турындагы белемнәр тагын бер кабатлана:

Алмашлык

  • Мөстәкыйль сүз төркеме

  • Исем, сыйфат, сан һәм рәвешне алмаштырып килә

  • Ясалышы ягыннан: тамыр, ясалма, кушма, парлы, тезмә була

  • Җөмләдә теләсә кайсы җөмлә кисәге булып килә ала

  • Мәгънәләре ягыннан төркемчәләре җидәү: зат, тартым, күрсәтү, сорау, билгеләү, билгесезлек, юклык

  1. Уку максатын кую ситуациясе

  • Без кайсы төркемчәдә тукталдык? Шулай итеп, без бүген дәрестә нинди тема үтәбез? (Теманы тактага язып кую)

  • Дәресебезнең максаты нинди?( Максатны укучылардан әйттерү)

  1. Уку максатын чишү.

  1. Дәреслектәге 260 нчы күнегү, 151 бит.

  • Биремне укыгыз. Бу күнегүдә без нишләргә тиеш? (Уку максатын билгеләү)

  • Күнегүдә нинди алмашлыклар кулланылган? Киресенчә куеп укысак, нинди алмашлык килеп чыга? (Берничәсен капма-каршы куеп язу, чагыштыру, нәтиҗә ясау: тартым алмашлыклары ничек ясалган? Дәреслектәге кагыйдәне уку, кабатлау. )

  • Рус телендә притяжательные местоимения ничек бирелгән? (Чагыштыру, нәтиҗә ясау)

  1. Интернет аша “Тартым алмашлыклары” (Дамир Гани) видеоязмасын карау. Сорау кую:

  • Тартым алмашлыклары тагын нинди алмашлыклардан ясала? (Нәтиҗә)

  1. Укучылар үзләре төрле алмашлыклардан 3-4 тартым алмашлыгы ясап язалар. Алар белән җөмләләр төзеп язалар, җөмләдә нинди җөмлә кисәге булып килүен ачыклыйлар. (Нәтиҗә. Үзбәя. )

  2. Парларда эшләү. 3-4 репликадан торган диалог төзеп сөйләшү. (Үзбәя)

  3. Физминут. (Презентация “Күзләр өчен күнегүләр” )

  1. Белемнәрне ныгыту.

  1. Дәреслектәге 261 нче күнегүне үтәү.

  • 1нче өзек авторы Р.Файзуллин турында татар әдәбиятында алган белемнәрне искә төшерү. Шигырь эчтәлеге буенча фикер алышу. (4 слайд)

  • Биремне уку. Уку максатын билгеләү.

  • Күнегүне язып эшләү. Тартым алмашлыкларының нинди җөмлә кисәге булып килүе турында нәтиҗә ясау.

  • Тартым алмашлыклары турында бергәләп терәк схема төзү.( 5 нче слайд.) Үзбәя.

Тартым алмашлыклары

-Предметның кемнеке, кайсы затныкы икәнен белдерә
-Башка төр алмашлыкларга –ныкы, -неке (-еке) кушымчалары ялганып ясала

-Җөмләдә ия, хәбәр, тәмамлык булып килә
- Килеш, сан белән төрләнә

  1. Белемнәрне тикшерү. Тестлар чишү.

1) Алмашлык сүз төркеме нәрсәне белдерә?

а) исемне ачыклый;

б) предметның кемнеке икәнен белдерә;

в) исемне, сыйфатны, сан һәм рәвешне алмаштырып килә.

2) Ясалышы ягыннан алмашлыклар ничә төркемгә бүленә?

а) 6

б) 4

в) 5

3)Теләсә кем, үз, бернинди, барлык, тавышсыз-тынсыз. Ясалышы ягыннан дөрес билгеләнгән рәтне табыгыз.

а) тамыр, кушма, ясалма, парлы, тезмә алмашлыклар;

б) тезмә, тамыр, кушма, ясалма, парлы алмашлыклар;

в) кушма, ясалма, тезмә, парлы, тамыр.

4) Һәрберсе, кайбер, беркая алмашлыкларының төркемчәләрен билгеләгез:

а) билгеләү, юклык, билгесезлек алмашлыклары;

б) билгесезлек , юклык, билгеләү алмашлыклары;

в) билгесезлек, билгеләү, юклык, алмашлыклары.

г) билгеләү, билгесезлек , юклык.

5)Язылышы хаталы булган рәтне табарга:

а) нинди дә булса, ниндидер, болай;

б) андый-мондый, барлык, теләсә кем;

в) һәр вакыт, кайсы дыр, һич кайчан да.

6) Зат алмашлыклары ничәү?

а) 5

б) 6

в) 7

7)Тартым алмашлыклары нәрсәне белдерә?

а) предметның кемнеке, кайсы затныкы икәнен белдерә;

б) затны яки предметны, аларның билгеләрен күрсәтү өчен кулланыла;

в) зат һәм предметларны җыеп яки аерым-аерым билгеләп күрсәтә.

  1. Өй эше бирү(6 нчы слайд):

1) Р.Фәйзуллин шигырьләреннән өзекләр язып алырга, алмашлыкларны табарга, төркемчәләрен күрсәтергә.

2) Алмашлыклар кулланып, “Язгы каникуллар” дигән инша язарга

  1. Рефлекция. Бәяләү.

  1. Бәяләү карталарына үзбәя кую. Дәрескә гомуми билге кую.

Бәяләү картасы

Эш төрләре

Укучының үзбәясе

Укытучы билгесе

Өй эше



Яңа материалны үзләштерү



Җөмләләр төзү



Диалог төзү



Күнегүләрне эшләү



Дәрестәге активлылык



Контроль эш



Гомуми билге





  • Дәрестә нинди уку максатын чиштек? Нәрсәләр белдек?

  • Дәрескә үзегезгә билге куегыз. Ни өчен шундый билге куйдыгыз?

  • Укытучы бәясе. Йомгаклау.

  1. Дәресне Р.Фәхреддин сүзләре белән тәмамлау:

  • Алтыннан да кыйммәтле, оҗмах нигъмәтләреннән дә кадерле булган нәрсә – тәрбияле баладыр...”(Р.Фәхреддин)

  • Әдәпле, тәрбияле, тәүфикълы булыгыз! Рәхмәт, сау булыгыз!