ТАТАР ТЕЛЕ ДӘРЕСЛӘРЕНДӘ ӘДӘБИ ТЕКСТ БЕЛӘН ЭШЛӘГӘНДӘ КЕЙС ТЕХНОЛОГИЯСЕ КУЛЛАНУ
Укучыларның татар теле белән кызыксынулары кимү – бүгенге тормышның күңелсез чынбарлыгы. Моның, әлбәттә, объектив сәбәпләре дә бар. Аларга мәктәп уку-укыту системасында татар теле предметының статусы төшү, балаларның, гомумән, татар телендә сөйләшүгә ихтыяҗлары түбәнәю керә, ләкин исәпкә алмаган тагын бер сәбәп бар. Ул – татар теле дәресләренең үзләренең кызыксыз үткәрелүләре, ягъни укытучыларның иске методлар ярдәмендә укучыларны кызыксындырырга теләүләре [Җәүһәрова, Батталова, 2011: 6].
Тел дәресләрендә конкрет ситуацияләрне анализларга өйрәтү зур әһәмияткә ия. Шуны искәртү зарур: конкрет ситуацияләрне анализлау технологиясе нәкъ менә бүгенге көн таләпләренә җавап бирә. Бу технология белем бирүдә федераль дәүләт стандартлары үзенчәлекләренә нигезләнә, ягъни укытучының мәктәпкә килү максаты: балаларның ныклы белем алуларын оештыру [Ихсанова, 2015: 37]. Бу алымнар ярдәмендә укучы үз фикерен төгәл белдерергә, ситуацияне чынбарлыктагыча күз алдына китерергә, һәр күренешкә карата шәхси мөнәсәбәтен белдерергә һәм аны яклап дәлилле чыгыш ясарга өйрәнә. Әлеге алымнар арасында безне кызыксындырганы – кейс [Красикова, 2009: 172].
Кейс – алынган белемнәрне яңадан искә төшерергә һәм аларны практикада кулланырга этәрүче конкрет ситуацияне анализлауны күзаллый. Конкрет ситуацияләрне анализлау методы беренче тапкыр ХХ гасыр башында Гарвард университетында барлыкка килә. Гарвардның беренче кейслар җыентыгы 1921 елда дөнья күрә. Мисал өчен схематик рәвештә бирелгән алтынчы сыйныф өчен татар әдәбиятыннан кейсны карап үтик.
Дәреснең темасы: Г.Сабитовның “Чүкеч” текстын өйрәнү, 6 сыйныф ( 26-28 дәресләр).
Кейс. “Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз”.
1. Дәреслек: Мотыйгуллина Ә.Р. Татар әдәбияты: рус телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек (татар телен өйрәнүче укучылар өчен). 6 нчы с-ф. Ике кисәктә. Икенче кисәк/ Ә.Р. Мотыйгуллина, Р.Г.Ханнанова, Э.Х.Гыйззәтуллина. – Казан: “Мәгариф – Вакыт” нәшр., 2014. – Б. 21-24.
2. Сүзлекләр: 1)Русча-татарча сүзлек: 47 000 чамасы сүз/ Ә.М. Ахунҗанов, Р.С. Газизов, Ф.Ә. Ганиев һ.б.; Ф.Ә.Ганиев ред. – Төз. 4-нче басма. – М.: Инсан, 1997. – 720б. 2) Татарча-русча сүзлек: 25 000 сүз / И.Г. Габдул- лин, Ф.Ә. Ганиев, М.Г. Мөхәммәдиев, Р.Г. Юнәлиева; Ф.Ә. Ганиев ред.– 5-нче басма.– Казан: Татар.кит. нәшр., 2009. – 524 б.
4. Әсәргә иллюстрацияләр.
5. Биремле карточка.
Бирем. 1) Әсәрнең төп героен билгеләргә. 2) Төп геройның эш-гамәлләре аша аның төп сыйфатларын ачыкларга.
Уку-укыту кейсларының төп чыганаклары булып җәмгыять тормышы, фән һәм белем бирү, ә методик кейсларның чыганагы булып уку-укыту процессы тора. Төп чыганакларның йогынты ясау дәрәҗәсе буенча түбәндәге кейсларны аерымларга мөмкин: практик кейслар – реаль тормыш ситуацияләрен чагылдыралар; уку-укыту кейслары – төп бурычлары булып белем бирү тора; фәнни-тикшеренү кейслары – тикшеренү эшчәнлеген тормышка ашыруга юнәлтелгәннәр.
Кейс технологиясе теоретик һәм гамәли яктан иң аз эшкәртелгән як булып кала бирә. Дөрес, Р.Б.Камаева, А.Х.Мөхәммәтҗанова тарафыннан төзелгән “Федераль дәүләт белем бирү стандартларын тормышка ашыруда татар теле һәм әдәбияты укытучысына фәнни-методик ярдәм” хезмәтенең бер бүлеге укыту процессында кейс методын куллануга багышлана [Камаева, Мөхәммәтҗанова 2015: 81-86].
Шул рәвешле, кейс технологиясен куллану белем бирү процессын сыйфаты ягыннан яңа дәрәҗәдә тормышка ашырырга мөмкинлек бирә. Әлеге технологияне кулланылышка кертү дәрестәге эштә бертөрлелектән качарга ярдәм итә; мөгаллим тарафыннан тәкъдим ителгән мәгълүматны гына кабул итеп калмыйча, укучыларның үзләренең дә аны булдырудагы активлыклары һәм инициативалары стимуллаша.
Әдәбият
1.Җәүһәрова Ф.Х., Батталова А.Д. Мәктәптә татар әдәбияты дәресләре: әдәбияттан педагогик практика үтүче студентлар өчен уку-укыту кулланмасы. – Казан: Казан университеты, 2011. – Б. 6
2.Ихсанова Э. Кемнәр фикерли белә? // Мәгариф. Татар теле (электрон басма). – 2015. – №1(3). – Б. 37-39.
3.Камаева Р.Б., Мөхәммәтҗанова А.Х. Федераль белем бирү стандартларын тормышка ашыруда татар теле һәм әдәбияты укытучысына фәнни-методик ярдәм. – Казан: ТРМҮИ, 2015. – 110 б.
4.Красикова Е.Н. Кейс-метод в структуре и содержании методической компетенции лингвиста-преподавателя: дис. … канд. пед. наук. – Ставрополь, 2009. – 172 с.
5.Мотыйгуллина Ә.Р. Татар әдәбияты: рус телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек (татар телен өйрәнүче укучылар өчен). 6 нчы с-ф. Ике кисәктә. Икенче кисәк/ Ә.Р. Мотыйгуллина, Р.Г.Ханнанова, Э.Х.Гыйззәтуллина. – Казан: “Мәгариф – Вакыт” нәшр., 2014. – Б. 29-30.