А.б. Исәнмесез хөрмәтле укучылар, укытучылар! Бүген без тантаналы бәйрәм кичәсенә җыелдык. Һәрберебезгә якын, икенче әти-әниләребез кебек кадерле, таяныч һәм сердәш булган укытучыларыбыз!Бүген сезнең көн!
Укытучы!
Синдәдер ул йөрәкләрнең иң олысы,
Синдәдер ул йөрәкләрнең иң җылысы,
Һәркөн сиңа ничә сабый карап тора,
Алар сине әниседәй якын күрә.
Еласалар, син аларны юатасың,
Боексалар, син аларны уйнатасың,
Сөйләшәсең күңелләрен аңлап кына,
Орышасың кайчагында җайлап кына.
А.б. Үз улыңдай, үз кызыңдай якын күреп,
Укытасың ничә буын балаларын.
Киткән чакта мәктәп белән саубуллашып.
Елый-елый озатасың син аларны.
Укытучы!
Кирәк чакта җитез дә син, тапкыр да син,
Кирәк чакта сабыр да син, батыр да син,
Бик җаваплы, авыр синең хезмәтең дә,
Тиешенчә күрсәң иде хөрмәтен дә.
Сезнең өчен
А.б. Әйе, без бүген мәктәбебездә армый-талмый хезмәт куючы, безнең күңелләребезгә яхшылык орлыклары сибүче, белем илендә тәүге ачышлар ясатучы, акны-карадан, яхшыны-яманнан аерырга өйрәтүче укытучыларыбызны хөрмәтләргә җыелдык. Сезнең өчен
А.б. Зур өметләр белән киләбез без,
Мәктәбемнең ачык капкасы.
Биек булып үскән миләшләре
Җил-яңгырдан сакласын!
Белем ачкычларын мөгаллимнәр
Тапшыралар безнең кулларга
Еллар узгач, ныклы канат куеп,
Озатырлар ерак юлларга.
Сөйләп түгел, биеп бирәм
Чөнки туган мәктәбемне
Чын күңелемнән өзелеп сөям.
Туган якның ал таңнары сезгә
Бүләк иткән күңеп аклыгын.
Юлдаш итеп сайлагансыз яшьтән
Челтерәп аккан чишмә сафлыгын.
Вөҗдан күзе белән карыйсыз сез
Тормыштагы һәрбер мизгелгә.
Күпме изге гамәл энҗе булып
Гомер юлыгызга сибелә.
А.б. Рух ныклыгына таянасыз,
Нәкъ меңьяшәр имән төсле сез.
Чор сулышын ачык тоемлаучы
Зыялы һәм затлы кеше сез.
Сезгә карап сокланабыз һәрчак
Күңелләрдә туа горурлык.
Рәхмәт сезгә, әле ярый сез бар
Безгә үрнәк булып торырлык.
А.б. Киңәшчем дә син, ярдәмчем дә
Авыр чакта аңлый белүчем
Сине мәңге оныта алмам, ахры,
Иң кадерле кешем – укытучым!
А.б. Очар кошлар күкне сагынгандай
Ашыгасыз көн дә мәктәпкә
Аңлатасыз тормыш, яшәү серен
Өйрәтәсез фәкать әдәпкә.
А.б. Укытучым!
Һәрвакытта сине уйлый-уйлый,
Тормыш сукмагыннан атлармын.
Син күңелемә салган зур хисләрне
Каралтмыйча, һәрчак саклармын.
Укытучым!
Шушы бәйрәмегезгә ямь өстәрлек
Бирик икән Сезгә ни генә
Иң яхшысы – җыр бүләк булсын
Безнең йөрәк типсен җырларда.
Җил дә алмас һәм кырау да тимәс аларга.
Бөтен гомерен балаларга биреп,
Таңнан төнгә янып көюче,
Күктә янган якты кояш сыман
Тирә-юньне нурга күмүче – укытучылар, бу концерт номеры сезгә бәйрәм бүләге.
Һәрбер сүзе, җылы күз карашы,
Сабый күңеленең түренә үтүче,
Авырлыклар килсә, уртаклашып,
Сиздермичә ярдәм итүче – укытучым!
Хөрмәтле укытучылар!
Сезнең хакта күпме еллар
Яхшы сүзләр генә сөйләнгән.
Җырчылар да зур сәхнәдән
Күпме җырлар көйләгән
Монысы да соңгы булмас:
Сезгә бәхет теләп кала
Инә белән кое казучы
Һәр укучы, һәр бер бала.
Шушының белән бүгенге кичәбез тәмам. Укытучыларга авыр һәм мактаулы эшләрендә уңышлар, гаилә бәхете, сәламәтлек, әлбәттә инде, тырыш, акыллы укучылар телибез!