Максат: балаларда урамда һәм юлларда үз-үзләрен тоту культурасын булдыру;
уеннар һәм велосипедта йөрү өчен махсус урыннар булуын аңлауларына ирешү;
тиешле юл билгеләре белән таныштыруны дәвам итү.
Җиһазлау: светофор, юл билгеләре “Велосипедта йөрү тыела”, “Велосипед юлы”, дидактик уен “Мин велосипедчы”, компьютер, слайдлар, ак битләр, карандаш, магнитофон, музыка.
Алып баручы.
Балалар, карагыз әле, без сезнең белән кая килеп чыктык соң?
Балалар.
Без машиналар, җәяүлеләр йөри торган юлга килеп чыктык.
(Шул вакыт елап Белмәмеш керә).
Балалар. Белмәмеш бит бу.
Алып баручы.
Нәрсә булды? Ник елыйсың Белмәмеш?
Белмәмеш.
Нәрсә булды, нәрсә булды. Полиция абый велосипедымны алып калды. Юлда йөри белмисең дигән була. Нәрсәсен беләсең инде аның. Утырасың да чабасың инде.
Кем-кемне белә инде. Узышып бара торгач чүт машина астына кермәдем. Кая карый торганнардыр. Җитмәсә полиция абый: “Әнә Сөләй мәктәбенә бар. Анда балалар юл йөрү кагыйдәләрен яхшы беләләр”, - ди. Белә торгансыздыр инде. Каян белсен инде бу балалар үзләре миннән дә кечкенәләр. Полиция абый өйрәнгәч килерсең диде. Әйткәч килдем инде.
Алып баручы.
Син алай димә, Белмәмеш. Өйрәнергә теләгең булса, без сиңа булышырбыз. Шулаймы, балалар?
Балалар.
Булышабыз, булышабыз.
Белмәмеш.
Ярый алайса, өйрәтеп карагыз.
Алып баручы.
Бик игътибар белән тыңлагыз. Бу шигырь-табышмакта нинди утлар турында сүз бара.
Урам уртасында тора
Өч күзле бер командир.
Үзе усал, үзе кырыс.
Үзе безгә якын дус.
Аның күзләреннән чыга
Кызыл, сары, яшел ут.
Безгә чиратлап чәчә ул –
Төрле күздән төрле ут.
Балалар.
Светофорның утлары турында сүз бара.
Алып баручы.
Ә ул утлар ниләр аңлата искә төшерик әле. Белмәмешкә әйтеп күрсәтик әле.
Балалар:
- Кызыл ут туктап торырга куша.
- Сары ут әзер бул ди,
- Яшел ут кузгалырга куша.
Алып баручы.
Аңладыңмы, Белмәмеш? Светофорның өч уты турында Шәүкәт Галиев “Светофорның өч күзе” шигырен язган. Шул шигырьне тыңлап китик әле. (Бер укучы сөйли).
Алып баручы.
Балалар, Белмәмешкә әйтик әле светофор ни өчен кирәк?
Балалар.
Юлда төрле хәвефсезлекләр булмасын өчен.
Машиналар, җәяүлеләр хәрәкәтен көйләү өчен.
Юлда машиналар күп җыелып тормас өчен.
Алып баручы.
Ә Белмәмешкә велосипедта йөргәндә светофор кирәкме?
Балалар.
Кирәк. Юл чатында светофор булмаса, Белмәмеш машина астына эләгергә мөмкин.
Алып баручы.
Ишеттеңме Белмәмеш?
Белмәмеш.
Ишеттем, ишеттем, кызыл утта туктап торырга.
Сары утта әзерләнеп.
Яшел утта юлны дәвам итәргә.
Алып баручы.
Светофордан башка велосипедта хәвефсез йөрү өчен тагын нәрсәләр кирәк?
Балалар.
Юл билгеләре дә кирәк.
Белмәмеш.
Билге, билге...? Нинди билгеләр инде ул тагын?
Алып баручы.
Велосипедта йөрү өчен махсус юл билгеләре бар. Шулай бит, балалар Әйдә Белмәмешкә аңлатыйк әле ул билгеләрне. (Юл билгеләре күрсәтелә). Нинди билге бу?
Балалар.
“Велосипед юлы”, “Велосипедта йөрү тыела”.
Алып баручы.
Белмәмеш, ә син беләсеңме соң ничә яшьтән велосипедка утырып йөрергә ярый?
Белмәмеш.
Ничә яшь? Велосипедка утырып егылмыйча йөри башлаганнан бирле инде.
Балалар.
Юк шул, Белмәмеш дус! 14 яшьтән.
Алып баручы.
Ә сиңа ничә яшь?
Белмәмеш.
Миңа инде менә болай (бармаклар белән күрсәтә).
Алып баручы.
Белмәмешкә ничә яшь икәнен әйтегез әле балалар.
14 зурракмы 10 мы?
Балалар.
14 зуррак.
Алып баручы.
Яшең дә җитми икән әле.
Белмәмеш.
Ә 14 яшь булмаса велосипедта йөрергә ярамыймы инде?
Балалар.
Ярый, нишләп ярамасын. Ләкин машиналар йөри торган юлга чыгарга ярамый.
Белмәмеш.
Ә кайдан йөрергә соң?
Балалар.
Белмәмеш.
Ә алай икән.
Алып баручы.
“Мин велосипедчы” дигән уен аша велосипедта юл йөрү кагыйдәләре ныгытыйк. Слайдлардагы рәсемнәр буенча нәрсә әйтә аласыз. (Слайдлар карау, сорауларга җавап бирү).
Алып баручы.
Балалар, әйдәгез тагын бер уен уйнап алыйкмы?! Бу уенда җәяүлеләр, машина йөртүчеләр, велосипедта йөрүчеләр монда басыгыз. Светофор төсенә карап хәрәкәт итәбез.
Алып баручы.
Балалар, хәзер бераз ял итеп алыйк. Белмәмешкә юл билгеләрен истә калдыру өчен рәсемнәр ясап бирик, “Велосипедта йөрү тыела” билгесен ясап бүләк итик.
(Музыка астында рәсем ясау).
Белмәмеш.
Ярый балалар, рәхмәт сезгә. Мин бөтенесен дә аңладым, бөтенесен дә белдем. Милиционер абый янына киттем.
Балалар.
Хәерле юл сиңа.
Җыр. “Светофор”.