СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Внеклассное мероприятие по теме " Международный день родного языка"

Категория: Прочее

Нажмите, чтобы узнать подробности

Туган тел көненә багышланган кичә эшкәртмәсе.

Просмотр содержимого документа
«Внеклассное мероприятие по теме " Международный день родного языка"»

Кичәнең барышы.

1 нче а.б. Без-татарлар, туган телебез- татар теле

И минем җандай кадерлем,

И җылы, тере телем!

Кайгылар теле түгел син,

Шатлыгым теле бүген.

***

Тик синең ярдәм белән мин,

Тик синең сүзләр белән

Уйларын йөрәккәемнең

Дөньяга әйтә беләм.

2 нче а.б. Туган тел төшенчәсенә зур мәгънә салынган. Ул- Ватан, туган җир, ата-ана сүзләре белән белән бер үк дәрәҗәдә торучы бөек, изге һәм кадерле сүз. Ул телне шуңа күрә туган тел дип атыйлар да.



2 нче а.б. Бөек әдип Тукай телне ярата белеп яраткан. Телне ул тышкы ямь бирү чарасы, матур сүзләр җыелмасы итеп кенә карамаган, аны иң элек аралашу, “туган тел”, “әткәм-әнкәмнең теле” дип атаган.

Без татарлар

Без– татарлар!

Татар исемен без

Горур йөртә торган бер халык.

Без– татарлар!

Шулай диеп белә

Безне бөтен дөнья илләре.

Без– татарлар!

Батыр халык дигән

Зур даныбыз әле сүнмәде.

Без– татарлар!

Шушы исем белән

Җирдә яшәү үзе бер бәхет.

Без– татарлар!

Яшибез без җирдә

Бар халыклар белән гөрләшеп.

***

Без– татарлар:

Болгар татарлары,

Себер татарлары,

Нугай татарлары,

Типтәр татарлары,

Нократ татарлары,

Керәшен татарлары...

Тагын бик күп, бик күп татарлар.

Төрле-төрле исем йөртсәк тә без,

Төрле-төрле җирдә яшәсәк тә.

Тик бер генә туган телебез,

Тик бер генә туган илебез.



1 нче а. б. Туган тел. Һәркем өчен дә газиз сүз бу. Чөнки иң кадерле, бернәрсә белән дә алыштырылмый торган “әни”, “әти”, “әби”, “бабай” сүзләрен башлап туган телдә әйтәбез. Туган-үскән ил-җирнең якынлыгын, Ватанның газизлеген без әүвәл туган тел ярдәмендә тойганбыз. Милләтебезнең сәнгать ияләренең матур-матур шигырьләрекн ятлап әле дә куанабыз.

Ассалар да, киссәләр дә,

Үлмәдең син, калдың тере,

Чукындырылган чагында да

Чукынмадың татар теле.

***

Яндың да син, туңдың да син,

Нишләтмәде язмыш сине,

Дөньяда күп нәрсә күрдең,

Әй, мөкатдәс Тукай теле.

***

Төрмәләргә дә яптылар

Җәлил белән белән бергә сине.

Төрмәдәләрдә дә килмешәк

Булмадың син, татар теле!

***

Зинданнарны ярып чыктың,

Ялкынланып чыкты кире,

Хәтта фашист тегермәне

Тарта алмады анда сине,

Әй, син, батыр татар теле!

***

Кабатланмас үткәннәрнең–

Гасырларның яман чире.

Кабатлар сине гасырлар,

Татар теле, дуслык теле.

1 нче укучы.

Үз телемдә шигырь укыйм,

Үз телемдә сөйли алам.

Туган җирем, туган илем,

Мин бит синнән илһам алам.

2 нче укучы.

Әткәм-әнкәм туып үскән,

Әби-бабай гомер кичкән.

Туган илем– татар җире,

Синнән матур ил бар микән?

4 нче укучы.

Үз телемдә шигыйрь укыйм,

Үз телемдә сөйли алам.

Туган җирем– Татарстан,

Мин дә синең газиз балаң.

5 нче укучы.

Һәркемгә дә иң газиз тел– ана теле,

Анда гына сабый чакның раушан гөле–

Кышкы кичтә әбиләрнең әкиятләре,

Әниләрнең бәллүр җыры, бәллүр көе.

6 нчы укучы.

Ана телем, сине өзелеп яратканга,

Очам дисәк, безгә булдың канатлар да;

Дошман белән көрәшкәндә– үткен кылыч,

Балдай таталы– дуслар белән сайрашканда.

7 нче укучы.

Күңелләрдән күңелләргә юл саласың,

Сусаганда эссе чүлдә су табасың;

Алышларда арысланга тиңдәш итеп,

Тоткынлыкта тимер булып таш ярасың.

8 нче укучы.

Җырларның да иң яктысы синдә генә.

Уйларың да иң яктысы синдә генә.

Туган илнең, туган телнең матурлыгы

Якты илһам бирми икән кемгә генә!



1нче а.б. Телне кем боза соң? Шул турыда уйланып карыйк әле. Вил Казыйханованың “И родной тел” дигән шигыре.

И родной тел, и красивый,

Мамам, папамның теле.

Мог я узнать күп нәрсәне

Син родной тел аркылы

***

Бу языкта коляскада

Мамам сказка көйләгән.

А затем төннәр буена

Бабуля рассказ сөйләгән.

***

А потом ни сәбәптәндер,

Өйрәткәннәр рус язык.

Якобы тик шушы телдә

Алам духовный азык.

***

Почему же нас детсадта

Сиңа өйрәтмәделәр?

В школе, когда обучали,

Синдә сөйләтмәделәр.

***

Говорят, син Мамай теле,

Кирәк түгелсең нигде.

Без тебя и хлеблар үсә,

Нефть табыла везде.

***

Вузга поступать иткәндә

Говорят, син кирәкми.

Дальше-больше жить иткәндә

Нужен ли ты, вряд ли.

***

И родной тел, и матур тел,

Папам, мамамның теле.

Только я их обвиняю

Өйрәтмәгәнгә сине.

***

И родной тел, аңлаталар,

Можно жить и быть синсез.

Мама, папа и бабуля

Оставили меня телсез.

2 нче а.б. Соңгы вакытта милли телләргә, шул исәптән татар теленә дә игътибар арту, аңа йөз белән борылу-бик күпләрне куандырырлык вакыйга. Татар теленең дәүләт теле булуына да ирештек. (“Озак дәшми торганнан соң...” Ш. Маннапов шигыре)

Ниһаять, чыдам төкәнде,

Ачарга булдык телне!

Бу ни гаҗәп,

Без күбебез

Дәшмичә йөри-йөри,

Анабыз өйрәткән телне

Онытканбыз түгелме?

Онытканбыз түгел соң

Халкыбыз гадәтләрен:

Ана сөте белән кергән

Монең мәрхәмәтләрен?

Упкынга терәлгәч кенә

Сискәнеп уяндык без.

Ярый әле соң булса да,

Уянып, уйландык без...

Туган тел искә төшерде

Шәҗәрәбезнең анык:

Без бит хәтта үлгәндә дә,

Газраилне күргәндә дә

Дәшми калмаган халык!

1нче а.б. Туган тел акыл үсешенең нигезе һәм белем хәзинәсе ул. Туган телне үзләштергәндә бала сүзләренә генә түгел, ә хисапсыз күп төшенчәләрне, күп фикерләрне, тойгыларны, телнең логикасын, филологиясен дә үзләштерә. Менә шундый ул халык педагогы- бөек туган тел!

1нче укучы. Дөньяда иң-иң матур ил-

Ул минем туган илем.

Дөньяда иң-иң матур ил-

Ул минем туган илем.

***

“Балам”,-диеп туган телдә

Эндәшә миңа әткәм

“Әнкәем”,-дип әниемә

Мин туган телдә дәшәм.

2нче укучы. Туган телемдә сөйләшеп

Яшим мин туган илдә.

“Туган ил” дигән сүзне дә

Әйтәм мин туган телдә.

***

Иң изге хисләреммне мин

Туган телдә аңлатам.

Шуңа күрә туган телне

Хөрмәтлим мин, яратам

3нче укучы. Халкым теле- халык теле,

Аннан башка минем илем юк;

Илен сөймәс кенә телен сөймәс,

Иле юкның гына теле юк.

4нче укучы. Мин сөйлим анам телендә,

Яшим атам җирендә.

Бу бәхет миңа бирелгән

Туган йорт бишегендә.

***

Тәүге кабат аяк басып

Сукмактан киттем йөреп.

Әйттем анам теле белән:

-Мин җирдә кеше!- диеп.

5нче укучы. Туган тел- иң татлы тел,

Туган тел- иң тәмле тел.

Тәмле дип, телең йотма–

Туган телне онытма!

***

Халкым бер тумыш көндә дә

Тукаен онытмады.

Без– “Туган тел” дән туганнар.

Без– Тукай оныклары.

6нчы укучы. Күзләремне ачты минем,

Иркәләде үз телем.

Үз телем яктыртты юлны,

Үз телем бирде белем.

***

Үз телеңне сөймәгәндә

Ярты ул алган белем.

Канатсыз кошкай буласың,

Белмәсәң ана телен.

***

7нчы укучы. Әткәң- әнкәң телен белсәң,

Адашмассың кайда да...

Туган телемдә эндәшәм

Кояшкай да, айга да.

***

Туган телемдә аңлашам

Үткән, бүгенем белән.

...Әлифбамны дога итеп

Укыймым күңелемнән.

***

Игелекле булып үсим

Газиз туган телемә,

Туган тел бер генә була-

Әнкәй кебек бер генә.

8нчы укучы. Асыл сүзләреңне, туган телем,

Биреп торчы миңа азга гына,

Бөтенләйгә түгел- вакытлыча,

Тик җитәрлек гомер азагыма.



Синнән алган һәрбер сүземне мин

Күз карасы төсле саклар идем,

Ул сүзләрнең затлыларын сайлап,

Дога итеп кенә ятлар идем.

2 нче а.б. Дәүләте булган халыкның гына киләчәге бар. Татарны яклаучы дәүләт Татарстан булырга тиеш. Төп максат- Татарстан чәчәк атсын, ныгысын, мөстәкыйль булсын. Шундый дәүләт барлыкка килсә генә дөньяның теләсә кайсы ягында яшәүче татарларга җиңеллек булыр. Безгә төп йортыбызның хуҗалары булырга, үзебез эшләп тапкан байлыклардан үзебез файдалырга, бер йордыкка тупланып яшәргә кирәк.

Аяз булсын күгебез,

Якты кояш көлсен гел.

Туган илем, туган җирем,

Тыныч, имин булсын гел.



1нче а.б. Безнең бурыч- халкыбызда милли аң, милли горурлык уяту, телебезне саклап калу. Тел өчен көрәш- милләт өчен көрәш ул.

Үз телеңне сөймәгәндә,

Ярты ул алган белем

Канатсыз коштай буласың,

Белмәсәң ана телен.

***

Әни кебек газиз күреп

“Туган тел” дип җан атып

Яшик әле дөньясында

Татар телен яратып.

***

И телем синдә нәфислек

Чишмәсе кибәрмени?

Гасырлар сиңа тимәде,

Дәверләр тиярмени?

2 нче а.б.

Бергәләп җырлыйк “Туган тел” җырын,

Кечкенә чакта җырлаган кебек,

Сөенеп җырлыйк, туган тел җырын,

Онытканнарның бәгырен телик!

(“Туган тел” җыры башкарыла. Г.Тукай сүзләре, халык көе)