СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

М?кт?пк?ч? яшьт?ге балаларга милли т?рбия бир?.

Нажмите, чтобы узнать подробности

ТР ЗЕЛЕНОДОЛ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ К?Г?Й БАШЛАНГЫЧ М?КТ?П БАЛАЛАР БАКЧАСЫ МУНИЦИПАЛЬ БЮДЖЕТ БЕЛЕМ БИР? УЧРЕЖДЕНИЕСЕ

1 КВ КАТЕГОРИЯЛЕ Т?РБИЯЧЕ А.Р.САБИРЗЯНОВА

 

 

“Уйныйк ?ле, ?ырлыйк ?ле!»

Уртанчы ??м зурлар т?ркеменд? ?тк?релг?н музыкаль кич?не?  проекты

Просмотр содержимого документа
«М?кт?пк?ч? яшьт?ге балаларга милли т?рбия бир?.»

ТР ЗЕЛЕНОДОЛ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ КҮГӘЙ БАШЛАНГЫЧ МӘКТӘП БАЛАЛАР БАКЧАСЫ МУНИЦИПАЛЬ БЮДЖЕТ БЕЛЕМ БИРҮ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ

1 КВ КАТЕГОРИЯЛЕ ТӘРБИЯЧЕ А.Р.САБИРЗЯНОВА





Уйныйк әле, җырлыйк әле!»

Уртанчы һәм зурлар төркемендә үткәрелгән музыкаль кичәнең  проекты



 

МАКСАТ:

 1. Балаларны халык уеннары, аларның үзенчәлекләре, кагыйдәләре  белән якыннан таныштыру.

2. Балаларның әти-әниләр, тәрбиячеләр белән үзара аралашуына юнәлдерелгән һәм  иҗади мөмкинлекләрен ача торган шартлар тудыру.

  Бурычлар:

–       балаларны проблемалы ситуациягә кую, нинди җырлы-биюле уеннар белүләрен ачыклау;

–       балаларның комуникативлык сәләтен, иҗади активлыкны,  сөйләм культурасын үстерү, коллектив эшендә катнашу теләген уяту;

–       туган илгә, милли йолаларыбызга,халык уеннарына карата кызыксыну һәм мәхәббәт хисләре тәрбияләү. 

Проектның актуальлеге:

Проект балаларга төп белем бирү программалары белән беррәттән патриотик тәрбия бирү мәсьәләләрен чишүгә юнәлдерелгән. Проектның эчтәлеге ата-аналарга милли йолалар, халык традицияләре турында мәгълүмат бирү , аларны укыту процессына җәлеп итү һәм балаларны халык культурасы традицияләрендә тәрбияләүдә региональ  программаларны куллану исәбенә киңәйтелгән.

 Проектның  төре:

Ижади проект (балалар татар халык уеннары турында белемнәрен киңәйтәләр)

 

                 

  Проектның тематикасы һәм эчтәлеге:

Иҗади проект (музыкаль кичә) Балалар әти-әниләргә, башка төркем балаларына бәйрәм кичәсе күрсәтәләр.

Проектның дәвамлылыгы:

Дәвамлы проект (1 ай)

                                             

Катнашучылар:

Балалар бакчасы хезмәткәрләре, балалар, ата-аналар.

Көтелгән нәтиҗәләр:

v  Балаларның татар халык йолалары, бәйрәмнәре турында белемнәре киңәйде;

v  Ата-аналар, балалар, тәрбиячеләр арасында мөнәсәбәтләр якынайды;

v  Балаларда туган як, аның табигатенә, халкына, милли бәйрәмнәренә, уеннарына карата хөрмәт  һәм мәхәббәт хисләре уянды.

v  Ата-аналарда алга таба тәрбиячеләр белән хезмәттәшлек итү теләге көчәйде.

 

                       Проектны тормышка ашыру юллары

               Башлангыч этап

 Ата-аналар белән эш:

1.“Сез туган як йолаларын  беләсезме?” дип исемләнгән анкета үткәрү.

2. Ата-аналар белән түгәрәк өстәл үткәрү  (татар халык йолаларын, бәйрәмнәрен искә төшерү, фотолар карау.)

 

Балалар белән эш:

1. Балалар белән музейга  бару, андагы экспонатларны карау, татар халык киемнәрен ( чигүле алъяпкыч, калфак, камзул, читек, билбау), бизәнү әйберләрен карау.

2. Татар орнаментлары белән таныштыру, алдан әзерләнгән шаблоннар буенча “Әбиемнең алъяпкычы” дип исемләнгән рәсем конкурсы уздыру.

 

Тәрбиячеләр белән эш:

1.Тәрбиячеләргә төркемнәрдәге татар теле почмакларында татар халык уеннары картотекасын тулыландыру, бу турыда балалар белән әңгәмә уздыруны йөкләү.

2. Ата-аналар почмагына темага кагылышлы консультацияләр, күрсәтмә материаллар әзерләү.

 

 Эшчәнлекне оештыру.

 Ата-аналар белән эш:

1. “Балаларның рухи үсешендә  халык уеннарының роле” дигән темага әңгәмә уздыру.

2. Оештыру эшенә җәлеп итү.

3. Ата-аналарны бакчада эшләп килүче музейга чакыру, андагы экспонатлар: кулдан чигеп эшләнгән кулъяулык, мендәр тышлары, милли кием һәм бизәнү әйберләре белән таныштыру, татар халык ашлары, бәйрәмнәре, уеннары турында сөйләү.

 

Балалар белән эш:

1. Балаларга татар халык уеннары  сурәтләнгән рәсемнәр, картиналар, “Сабантуй”журналындагы материалларны күрсәтү.

2. Балалар белән уку елы дәвамында  өйрәнгән “Чума үрдәк, чума каз”, “Утыр, утыр, Мәликә”, “Күрсәт әле үскәнем” кебек уеннарының текстларын  искә төшерү, уйнап карау.

 

Тәрбиячеләр, белгечләр белән эш:

1. Сценарий белән таныштыру, музыка җитәкчесе белән репертуарга һәм сценарий эчтәлегенә төзәтмәләр кертү.

2. Тәрбияче, муз. җитәкчесе  киңәше буенча рольләрне билгеләү.

 

Проектны тормышка ашыру

 Балалар белән эш:

1. “Дөрес әйт”, “Табышмак әйтәм, табыгыз! “Танып бел”, кебек дидактик уеннар, “Күрсәт әле, үскәнем”, “Чума үрдәк, чума каз”, “Җиләк җыю”,“Казлар”кебек җырлы-биюле уеннар өйрәнү  һәм уйнау.

2. “Әйлән – бәйлән” күңел ачу кичәсенең сценариясе белән таныштыру.

3. Кайбер балаларга өстәмә роль бирү. “Әйлән бәйлән”, “Кояшлы ил-безнең ил”, “Авыл такмаклары” җырларын өйрәнү, парлы бию өйрәнү.

4. Геройларның сүзләрен сөйләтеп карау. Репетиция ясау. Презентациягә әзерләнү.

 

Ата-аналар белән эш:

1. Ата- аналарның һәм балаларның мөстәкыйль эшчәнлеге буларак персонажларныңсүзләрен ятлау .

2. Аерым балаларның ата-аналары белән сөйләшү, текстны дөрес ятлау турында киңәшләр бирү.

3. Кичә өчен кирәк булган атрибутлар һәм персонажларның костюмнарын әзерләүдә катнаштыру.

                     



Тәрбиячеләр, белгечләр белән эш:

1. Репетициядә катнашу, аерым күренешләрне кабатлату.

2. Декорация ясауда , костюмнар әзерләүдә катнашу.

3. Оештыру моментларында катнашу.

 

Проект өчен әзерләнгән җырлы-биюле уеннар.

 

                                “Күрсәт әле, үскәнем” уены.

Уен балаларның хәзерге заман хикәя фигыльләрнең 3 зат күплеген куллану күнекмәләрен ныгыту,   кыргый һәм йорт хайваннарына хас билгеләрне күрсәтергә өйрәтү максатыннан чыгып оештырыла.

                                    “Чума үрдәк, чума каз”уены.

 Балалар бер-берсенә карап (ике саф булып) тезелешеп басалар. Бер бала так кала, ул балаларга карап баса. Балалар бала исемен әйтеп җырлыйлар. Җыр бетүгә, так калган бала саф арасыннан үтә, үзенә пар таба, артка барып басалар. Ялгыз калган бала алга чыгып баса, уен дәвам итә.

                                 “Кәрия-Зәкәрия” уены уйнала.

 



             Яулык бирәм

 Уйнаучылар көй астында — зур түгәрәктә, ә уенны алып баручы түгәрәк уртасында бию хәрәкәтләре ясап йөри. Көй туктауга, уенны алып баручы бер бала янына килә дә «Яулыгымны ал, кесәңә сал»,— ди. Балалар: «Бер, ике, өч, дүрт, биш, тотарга тырыш»,— диюгә, бала уенны алып баручыны тотарга һәм яулыкны аннан алырга тырыша.

Җырлар, такмаклар җырлана. 

                                               Әйлән-бәйлән

Ф. Әбүбәкеров Музыкасы, Р.Миңнуллин сүзләре.