ТР Зеленодол муниципаль районы Күгәй башлангыч мәктәп- балалар бакчасы тәрбиячесе А.Р.Сабирзянованың
“МӘКТӘПКӘЧӘ ЯШЬТӘГЕ БАЛАЛАРНЫҢ СӘЛАМӘТЛЕКЛӘРЕН САКЛАУ ҺӘМ НЫГЫТУ” ТЕМАСЫНА ЧЫГЫШ ДОКЛАДЫ
Һәрбер буынның сәламәтлегенә нигез балачакта салына. Федераль дәүләт белем стандартлары нигезендә, без, мәктәпкәчә тәрбия-белем бирү учреждениеләрендә эшләүчеләрнең төп бурычы булып балаларда сәламәт булу ихтыяҗы, санитария-гигиена күнекмәләре тәрбияләү, сәламәт яшәү культурасы формалаштыру тора.
Әйе, баланың күп вакыты бакчада уза. Без балаларны ата - аналардан бакчада алып калганда сау һәм сәламәт килеш кабул итәбез. Ә инде бала үзен икенче төрле тотса: кәефе булмаса, йөткерсә, көйсезләнсә, температурасы югары булса, без аны кабул итәргә тиеш түгел. Терелеп сау-сәламәт килгән очракта баланы табиб биргән справка белән кабул итәргә тиеш икәнлеген тәрбияче беренче чиратта төп кагыйдә итеп кабул итәргә тиештер, диеп уйлыйм мин.
Бакчабызда балалар белән төрле юнәлештә эш алып бару өчен җихазланган группа бүлмәбез бар. Юл хәрәкәте кагыйдәләре почмагында нәниләр юл-транспортта йөрү кагыйдәләрен ныгыта. Сәламәтләндерү чаралары үткәрү, көндәлек режимны төгәл үтәү дә бала сәламәтлегенә уңай тәэсир итә. Безнең коллектив бу мәсьәләгә җитди әһәмият бирә.

Күзәтүләрдән күренгәнчә, гаиләдә режим һәрвакытта да төгәл үтәлми. Мондый күренеш аеруча бәйрәм һәм ял көннәреннән соң күзәтелә. Шушы мәсьәләгә дә без ныклы әһәмият бирәбез һәм әти-әниләр арасында максатчан эш алып бара.
Балаларның сәламәтлекләрен саклау һәм ныгыту максатыннан, Күгәй фельдшерлык пункты һәм Норлат балалар поликлиникасы белән берлектә төрле сәламәтләндерү чаралары оештырабыз, мәсьәлән:
-теш авыруларын кисәтү;
-яссытабанлылыкны булдырмауга һәм гәүдәне дөрес тотуга игътибар бирү;
-физкультура дәресләренә игътибарны көчәйтү;
-башлангыч мәктәп белән берлектә спорт бәйрәмнәре һәм хәрәкәтле уеннар атналыгы үткәрү;
-Медицина хезмәткәре белән берлектә даими рәвештә чыныктыру чаралары үткәрү;
-грипптан саклану чаралары күрү.

Эшебез баланы иртән фильтр аша кабул итү белән башланып китә. Бала төркемгә килгәндә үк иртән мин иң беренче итеп барлык тәрәзәләрне ачып һаваландырам, балалар белән музыкаль залда иртәнге гимнастика уздырыла. Иртәнге гимнастика баланың иртәнге йокысыннан торганнан соң сулыш, кан йөрешен, нерв системасының тонусын нормалләштерә, ашказанындагы һәм организмдагы матдәләр алмашын үзләштертә. Көндәлек гимнастика, икенче төрле әйкәндә, зарядка, баланың физик һәм уйлау-фикерләү сәлатен үстерә, шулай үк ата-анасыннан соң кәефсез калган баланың кәефен күтәрә, шук булган балаларны дициплинага өйрәтә, оялчан баланы активрак булырга ярдәм итә. Иртәнге гимнастика балаларның яшь үзенчәлекләрен истә тотып үткәрелә. Азактан мин һәрвакыт хәрәкәтле уен белән тәмамлыйм. Мисал өчен: “Ап-ак куян утыра”, “Песи һәм тычканнар”, “Аю белән балалар”.
Иртәнге аш шулай үк сәламәтлек өчен кирәк, чөнки балаларга иртән сөттә пешерелгән ботка бик файдалы: анда организым өчен кирәкле витаминнар күп.

Шөгыль вакытында физкультминуткалар һәм хәрәкәтле уеннар да баланың сәламәтлеге өчен мөһим, ник дигәндә, алар бик тиз аралар, тизрәк уйныйсылары килә башлый, талчыгалар. Физкультминутка һәм уеннар кирәкле вакытта уздырылса, балалар армаячак, үзләрен кирәкле дәрәҗәдә тотачаклар.

Саф һавага чыгу һәм физкультура белән шөгылләнү дә балалар өчен бик мөһим. Саф һавада йөрү һәм хәрәкәтле уеннар уйнау баланың сулыш юлларын чистарта, физик яктан активлаштыра, иммунитетын күтәрә.
Урамнан кергәннән соң куллар юыла, ашаган саен авыз чайкатыла, чишенеп йокы бүлмәсенә сандаликлар белән кереп караватлары янында салына. Бу да сәламәтлекне саклау, балаларга карата сакчыл караш. Йокы бүлмәсе балалар йокларга ятканчы һаваландырыла һәм ярты сәгать кала ябыла.
Йокыдан соң балалар белән төрле сәламәтләндерү процедуралары һәм күнегүләр уздырыла: сәламәтлек сукмагыннан йөриләр, һава чыныктыру ваннасы, куллар, аяклар, башлар, күзләр һәм башка органнар өчен күнегүләр уздырыла. Балалар киенергә һаваланган төркемгә чыгалар. Кичке аштан соң авызлар чайкатыла һәм культура-гигиена күнекмәләренә өйрәтү эшен дәвам итәбез.
Көз һәм кыш айларында балаларга сарымсактан медальоннар ясала. Төркемгә суган һәм сарымсак туралып куела. Ата-аналар белән балаларның сәламәтлекләре турында консультацияләр уздырыла.
Сәламәт һәм һәр яктан да үрнәк булырдай шәхес тәрбияләү – барыбызның да мөһим бурычыбыз һәм без моны беркайчан да истән чыгармыйбыз.


