Просмотр содержимого документа
«"Максат хәле" темасы буенча презентация»
- Паркта һичкем юк (Ә.Еники).
- Ул көнне кич гомуми торакта сүз шулар турында гына булды (М.Мәһдиев).
- Ник, Мокамай, соң син тормышыңны чабатаңдай матур үрмәдең?!(Һ.Такташ.)
- Җиде кат үлчә , бер кат кис (мәкаль).
- Бала шатланганга җырлап җибәрде.
- Без, ял итәргә , авылга кайттык.
Максат хәле
Әби чакырткач, авылга кайттык.
Без, ял итәргә, авылга кайттык.
Эш хәлнең, хәрәкәтнең максатын белдереп, җөмләнең фигыльне ачыклап килә торган иярчен кисәге максат хәле (обстоятельство цели) дип атала.
Егет, бал кортларын кыш чыгарыр өчен, подвал ясады.
Максат хәле исем һәм фигыль сүз төркемнәре белән белдерелә. Алар ияртүче сүзгә юнәлеш килеше кушымчасы –га/-гә, -ка/-кә; инфинитив формасы –ырга/-ергә; өчен бәйлеге һәм дип бәйлек сүзе аша иярәләр.
- Бүген килеп төшүчеләр өч-дүрт кенә булганлыктан, безне кабул итү озакка сузылмады(Ә.Еники).
- Киткән урманга утынга , ялгызы бер ат җигеп (Г.Тукай).
- Капка төбендә суыктан таптанып торулар да...булмады түгел, булды (Ә.Еники).
- Орлыкка дип чүпләгәнебез менә монысы була (Г.Бәширов).
Сәбәп һәм максат хәлләрен перфокартада билгеләргә
1.Төлкегә осталыгын, хәйләсен тормышка ашырыр өчен , киңлек, иркенлек кирәк. (Н.Ә.)
2. Үзенә шундый җаваплы эш тапшырганга куанып, Шәхмизаран куыш авызына килә. (Н.Ә.)
3 . Ул с өенеченнән елмаеп куйды.
4 . Ә хатын, халыкны ышандырыр өчен , күз яшьләрен агызды. (Н.Ә.)
5. – Без Хәмит абый белән җиләк ашарга килгән идек, адаштык. (Н.Ә.)
6. Шуннан соң Җанбик урманга җәнлек ауларга юнәлә. (Н.Ә.)
Җөмлә №
Хәл төре
1
Сәбәп хәле
2
Максат хәле
3
4
5
6