СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Мастер класс «Балалар бакчасында ата-аналар өчен газета чыгару аша балаларга мили тәрбия бирү»

Нажмите, чтобы узнать подробности

Мастер класс максаты:  катнашучыларны балалар бакчасында ата-аналар өчен газета чыгару  аша халык педагогикасы һәм татар мәгърифәтчеләре иҗатын кулланып баларга милли тәрбия бирү юлы белән таныштырып эш оештыру. 

Просмотр содержимого документа
«Мастер класс «Балалар бакчасында ата-аналар өчен газета чыгару аша балаларга мили тәрбия бирү»»

Мастер класс: «Балалар бакчасында ата-аналар өчен газета чыгару аша балаларга мили тәрбия бирү»

Максат: Мастер класста катнашучыларны балалар бакчасында ата-аналар өчен газета чыгару аша халык педагогикасы һәм татар мәгърифәтчеләре иҗатын кулланып баларга милли тәрбия бирү юлы белән таныштырып эш оештыру.

Җиһазлар: һәр өстәлдә газета жанрлары буенча памяткалар, газета төзү өчен такта, газетаның исеме һәм бүлекләр исеме алдан язылган зур бит, һәр группа өчен өстәлләрдә алдан әзерләп куелган күрсәткеч язулар (репортер, корреспондент, фотокорреспондент), фотосүрәтләр, рәсемнәр, карандаш – фломастерлар, клей, кисточка, скотч, кайчы, линейкалар, җыелган шигыръләр һ.б.


Бүгенге көндә балалар бакчасында балаларга белем бирү эшенә яңа таләпләр куелган. Шулай ук, бу ата-аналар белән эш алып баруга да кагыла. Закон “Об образовании” дип исемләнгән законда болай диелә: “родители являются первыми педагогами своих детей”, һәм “в помощь семье действует сеть дошкольных образовательных учреждений”. Балаларга милли тәрбия бирүдә, әлбәттә, ата-аналар белән үзара эш алып бару һәм бер-береңә ышану аша гына зур нәтиҗәләргә ирешергә була.
Ата- аналар белән эш алып баруның күп төрле юллары бар. Бу: ата-аналар җыелышы, төркемле һәм индивидуаль консультацияләр, ата-аналар клубы, тренинглар, КВНлар, түгәрәк өстәлләр, практикумнар, бәйрәмнәр һ.б. Кызыклы һәм нәиҗәле төрләрнең берсе булып, безнең фикер буенча, балалар бакчасында ата –аналар һәм балалар өчен газета чыгару юлы тора. Беренчедән, газета ата-аналарны психологлар әйтүенчә, куркытмый. Газетны алып карарга, яисә укырга, узеңә нинди дә булса яңалык алырга, һәм гаиләдә баланы тәрбияләгәндә төрле киңәшләргә таянырга була. Газета аша ата-аналар бакчадагы нинди зур эш алып баруын күреп, педагогларга карата аларда иһтирамлык хисләре тудыра. Күп кенә очракта ата-аналар бакчада нинди зур эш алып барылуын белми калалар. Күп кенә ата-аналарны, бигрәк тә кечкенә төркемнәрдә, баланың ашауы, яхшы йоклавы, кем белән уйнавы белән генә кызыксыналар. Э тәрбиячеләр исә, балаларны төркемнәрдә берүзләрен генә калдыра алмавы сәбәпле, һәр ата – ана белән консультацияләр һәм аларны борчыган сорауларга җавап биреп бетерә алмый. Газета чыгару юлы –күп вакыт таләп итә һәм зур эш булып тора. Бу эштә ботен коллектив, ата-аналар һәм балалар да катнаша.
Безнең балалар бакчасында ата-аналар һәм балалар өчен “Дюймовочка” дип исемләнгән газета чыгарыла. Бу газетабызның төп максаты ата-аналар ярдәмендә халык педагогикасы һәм татар мәгърифәтчеләре иҗатын кулланып балаларга милли тәрбия бирү. Халкыбызның традицияләре үрнәгендә балаларны тәрбияләүдә тәрбиячеләрнең дә эше зур урын алып тора. Без үз эшчәнлегебездә халык педагогикасына да танып эшлибез. Чөнки, күренеклк галимнәребез, бөек мәгърифәтчеләребез татар дөньясына һәм гомумән, киң җәмәгатьчелеккә күпьяклы эшләре белән мәглүм. Аларның һәр тәрбияви җөмләләре безнең буын кешесе өчен дә зур әһәмияткә ия. Ләкин бу әшләрне күп кенә ата-аналар белми калалар. Ә инде газета аша аларга бу мәгълүматларны җиткерү җиңелрәк булып чыга.

Мастер-класс

Шулай итеп, барыгызны да үземнең иҗади остаханэмә чакырам. Хәзер әйдәгез газетабызга исем сайлыйк.

Бер,ике,өч,дүрт,биш
Барчабыз да җыелган ич
Бар монда күп балалар.
Бу нинди йорт? .. (бу бакча)
Бу бакча бик әйбәт!
Көн дә монда зур үсәбез,
Ә инде үсеп җиткәч,
Бергә мәктәпкә китәрбез.
Газетабызның исемен «Бакча» дип куярбыз.
Газета өсендә эш иң элекк аның темасын сайлаудан тора. Теманы, әлбәттә бакчада уздырылачак төрле чаралардан, бәйрәмнәрдән,яңалыклардан һәм куелган бурычлардан чыгып сайлана. Тема сайланды.

Күз алдыгызга китерегез әле, без сезнең белән хәзер редакицядә һәм яңа “Бакча” газетасын чыгару өсендә эшлибез. Мин сезне шушы остаханәгә узегезнең журналистика өлкәсендә булган талантларыгызны ачыр өчен чакырдым. Шулай итеп мин сезгә газета статъясын төзү өчен, журналистлар тарафыннан кулланыла торган төрле алымнар, чаралар һәм формаларны күрсәтермен.

Эшебезнең нәтиҗәсе булып “Бакча” газетасы чыгу торыр.

Эшне башлар өчен 3 төркемгә бүленәбез: корреспондентлар, репортерлар, фотокорреспондентлар. Сезгә ярдәмлек итеп технологик карталар - памяткалар төзедем.


Беренче төркем – «Балалар бакчасы» фотокорреспондентлары
Бурычлар: – “Балалар бакчасы” темасына багышланган фотоколлаж төзү.
Эш барышы:
- Мәгълүмат, фотосүрәт һәм рәсемнәр белән танышу.
- Балалар бакчасы сүрәте төшерелгән фото сайлау (исеме, зданиясе, территориясе, төркемнәр, балалар, бакчада узган чаралар)
- фотоколлаж төзү «Бакча».
- Фотоколлаж материалын кулланып балалар бакчасы турында сөйләү.
ПАМЯТКА
Фотоколлаж - это произвольная комбинация нескольких различных по тематике или сходных изображений в рамках одной фотографии. Сложность коллажа и количество используемых фотоизображений зависит исключительно от профессиональных возможностей и фантазии коллажиста.

Икенче төркем – репортерлар
«
Бездә күңелле
Репортерлар үзләренең репортажын вакыйга урыныннан әзерлиләр. Күз алдыгызга китерегез әле, сез бүген балар бакчасында төрле чараларда, реңим вакытларында булдыгыз һәм сезгә шулар турында сөйләү момкинлеге килеп чыкты.

Бурычлар: – “Бакчада күңелле!” сүзе белән акротекст төзергә.
Сезннең алдыгызда өстәлдә текст төзү буенча киңәшләр һәм памяткалар бар.

Эш барышы:
«Бакчада күңелле!» сүзтезмәсе белән төрле сзләргә таянып акротекст төзү . «Бакча»сүзен билгеләүче ярдәмчел җөмләләр төзү.
ПАМЯТКА
Термин «репортаж» происходит от французского «reportage» и означает « сообщать».
Репортаж – рассказ очевидца или участника события. Но поскольку событие уже произошло, то от репортера требуется определенное мастерство. Закон репортажа – «эффект присутствия».
Репортаж воссоздает картину происшествия, рассказывает о том, как оно происходило. В репортаже описывается обстановка, в которой происходило событие, с живыми деталями, разговорами, увиденным, услышанным автором на месте происшествия. Репортаж ведется от 1 лица, используются глаголы настоящего времени.
Акростих - это вид стихотворения, в котором первые буквы стихотворных строк образуют слово.
Акротекст отличается от акростиха тем, что у акростиха есть рифма, а у акротекста рифмы нет, он похож на небольшой рассказ.
Опорные слова: дети, радость, могут, играют, делают, весело, тепло, уютно, вместе, дружно, тихо, вкусно, интересно, дом, семья.

Өченче төркем – корреспондентлар
«Интервью с группой»

Күз алдыгызга китерегез әле, сез балалар бакчасында, монда хәзер генә эш көне тәмамланды. Сезнең алдыгызда буш төркемнәр, тәрбиячеләр дә, балалар да өйләренә кайтып киттеләр. Бу төркемнәр сезгә нәсә сөйли? Кемнәрне ала сагыналар?
Бурычлар - Ярдәмчел сүзләр кулланып сорауларга җавап биреп, интервью төзергә.

Эш барышы:
«Интервью» памяткасы белән танышыгыз.
Ярдәмчел сүзләр кулланып сорауларга җавап бирегез.
Интервью өчен сораулар:
- Сезнең дусларыгыз кем?
- Алар төркемдә нәрсә белән шөгылләнәләр?
- Сезнең дусларыгызда ниниди сыйфатлар өстенлек итә?
- Бүген нинди иң гүзәл вакыйга булып узды?
- Сез аларга нәрсә теләр идегез?
Ярдәмчел сүзләр: игелекле, шаушу, күңелле, төшке аш, театр, тату, туганнар, рәсем ясыйлар, әвәлиләр, җырлыйлар, сагыналар, шатланалар.
ПАМЯТКА
Интервью – это запись бесед со знающими и интересными людьми по важным вопросам жизни страны, города, школы, по вопросам науки, техники, искусства, спорта и т.д.
Успех интервью зависит от автора, от его умения вести беседу, расположить собеседника к непринужденному, задушевному разговору.
Чтобы беседа получилась содержательной, интересной, живой, увлекла читателя, корреспондент должен основательно подготовиться к ней. Вопросы должны быть интересными, четкими, конкретными, краткими.
Обычно в начале интервью сообщается тема разговора. Чаще всего интервью строится в форме диалога; корреспондент задаёт вопросы – собеседник отвечает на них.
«Бакча» газетасы бастыру.
Фотокорреспондент ясаган фотоколлажын күрсәтә һәм балар бакчасы, балалар турында сөйли.
Репортер выкыйга урыныннан репортаж белән таныштыра.
Корреспондент «интервью» статьясын укый.

Һәм бергә газетаны җыябыз һәм бастырабыз.

Карагыз эле безнең редакциябез нинди матур, күркәм, кызык газета чыгардык. Барыгыз дщ бергщ бердщм эщлщдегез! Афэрин!

Рефлексия. (Вакыты: 1-2 минут).
Минем уйлавымча, безнең бердәм эшебез сезне дә битараф калдырмады.
- Үзегез өчен нинди яңалык алдыгыз?

- Кайсы эшләрне башкарганда сезнең кыенлыклар килеп чыкты?
- Бу бирелгән эшнең кайсы өлешен сез узеегезнең эшегездә куллана алыр идегез?

Сезгә минем иҗади остаханәмдә эш ошаса газетабызга автограф куегыз!