СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Мастер-класс на тему "Умение слышать и слушать"

Категория: Всем учителям

Нажмите, чтобы узнать подробности

Мастер-класс на тему "Умение слышать и слушать" на татарском языке.

Просмотр содержимого документа
«Мастер-класс на тему "Умение слышать и слушать"»

1 слайд. Хәерле көн хөрмәтле жюри, коллегалар! Мин- Сәфәр урта гомуми белем бирү мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Закирова Ландыш Җәүдәт кызы. Сезнең белән дә танышып китәр идем. Моның өчен беренче кеше үз исемен атый, икенчегез башта үзенең исемен һәм күршесенекен әйтә, танышу шулай дәвам итә. Рәхим итегез! (танышу) Рәхмәт!

Ә хәзер әйдәгез әле бер кулны күтәрегез һәм минем сорауларга җавап бирегез. Әгәр сорауга әйе дип җавап бирәсез икән, бармакларны чәнти бармактан башлап берәмләп бөклибез. Юк икән, бармак бөкләнми кала.

-Татартанның башкаласы-Казан.

-Вахит Имамов Байсар авылыннан.

-Явыз Иван Казанны 1552 елда яулап ала.

-Татарстанның беренче президенты- Минтимер Шәймиев

-Беренче бөтендөнья сугышы 1812 елда була.

Молодцы! Безнең кәефләр ничек? Бик шәп! Шушы кәефебезне мастер-класс дәвамында саклыйк. Уңышлар!


Мин 3 кешене бирегә чакырыр идем. Сезнең алда 3 шәм. Сезнең бурыч- кул астында булган әйберләр белән шәмне кабызу.

-Шәмне кабызганда авырлыклар булдымы? (җаваплар)

-Сездә нинди ассоциацияләр туды? (балалар)

Без шәмнәрне укучылар белән чагыштырып карый алабыз. Бер бала үзенең дәрескә нигә килгәнен аңлый. Аның белән эшләве авыр түгел. Икенче укучыга нидер аңлату өчен бераз тырышлык куярга кирәк. Ә инде өченче укучыны кызыксындыру өчен байтак кына көч түгәргә кирәк. Ләкин ничек кенә булмасын, ахыргы нәтиҗә- шәмнәребез кабынды!

2 слайд. Игътибар экранга. Мультфильм “Большой ух”. Әйтегез әле, без бүген нәрсә турында сөйләшербез икән? Дөрес. Молодцы! Мастер класс ишетү һәм тыңлау турында булыр.

3 слайд. Тыңлый һәм ишетә белү осталыгы.

Тыңлау һәм ишетү арасында аерма бармы? Сез ничек уйлыйсыз?


4 слайд. Сүзлекләренең берсендә «Тыңлау» «тавыш ишетү» яки «аңа игътибар итү»дигәнне аңлата. Тыңлау-ишетүгә караганда киңрәк мәгънә белдерә. Асылда, "ишетү" - димәк, тавышны физик яктан кабул итү дигән сүз. Кеше тою органнарының һәм нерв системасының автомат реакциясе нәтиҗәсендә ишетә. Тыңлау - шулай ук югары акыл процессларын үз эченә алган ихтыяри гамәл. Тыңларга, теләк кирәк.

Күзләрегезне йомыгыз әле. Күз алдыгызга китерегез. Сезнең каршыда стена. Күзләрегезне ачыгыз. Һәрберегез әйтеп чыгыгыз әле, нинди стена күз алдына китердегез? Молодцы. Рәхмәт.

Мин бер генә сүз әйттем, ә сез төрлегез төрле стена күз алдына китердегез. Шуңа күрә дә үз фикерегезне төгәл, ачык итеп әйтергә кирәк.


Ә хәзер, әйдәгез, парларда эшләп алыйк. Бер-берегезгә укытучы булып килгән көнегез турында сөйләгез. Әңгәмәдәшегезнең ишарәләренә, мимика, интонациясенә игътибар итегез. Сөйләү өчен һәр кешегә 30 секунд бирелә. 30 секунд үткәч, мин “вакыт” дип сигнал бирермен. Шуннан соң сөйләмне икенче кеше дәвам итә. Башладык. Рәхмәт.

Бер парны бирегә чакырам. Сез үзегезнең парыгыз сөйләгәнне аның интонациясе, ишарәләре һәм мимикасы белән безгә җиткерергә тиеш буласыз. Парыгыз иеменнән сөйләгез. Рәхим итегез!

-Сезгә кеше исеменнән сөйләү авыр булдымы? Бик зур рәхмәт. Сезнең арада шундый ныклы бәйләнеш булуга мин бик шатмын.

Төрле эмоцияләр язылган карточкаларны сайлап алыгыз әле. Бер-берегезгә күрсәтмәгез.”Тыңлыйм” сүзен төрле эмоция белән әйтергә кирәк була. Калганнар нинди эмоция белән әйтелгәнен белергә тиеш.

Димәк, сүзләрнең нинди эмоция белән әйтелүе дә зур әһәмияткә ия.

Коллегалар, сезнең кечкенә чагында “ватык телефон”лы уйнаганыгыз булгандыр инде, шулаймы? Хәзер “ватык булмаган телефон” уенын уйнап алыйк әле. Информацияне дөрес кабул итү һәм мөмкин булган кадәр тулырак итеп җиткерү максат итеп куела. Моның өчен 3 кеше кирәк була. Мин беренче кешегә текстны укыйм. Ул икенче кешегә шул текстны сөйләп бирә. Икенче кеше өченчесенә сөйли. Нәтиҗә нинди булыр? Мин текстны укыганда ике кеше ишек артында тора.

Текст. Борын-борын заманда бер урман булган. Бу урман бик куе, бик караңгы булган. Бер көнне зур урманда бер куян туган. Озын колаклы, йомшак йонлы, тиз аяклы шәп куян булган. Аны әтисе дә, әнисе дә, әбисе дә бик яраткан. Тәмле ашатканнар, сыйпап йоклатканнар. Әниләре җир сөргәннәр, кишер үстергәннәр, куянга чык сулары эчергәннәр. Авырмасын дип, Куянны бер эшкә дә дәшмәгәннәр. Малай уйнап кына, саф һавалар сулап кына, эш тәмен белмичә генә үскән.

Нинди нәтиҗә ясыйбыз?

Мастер класстан нинди нәтиҗә чыгарырбыз? (җаваплар)

  • Тыңлау нәтиҗәле булсын өчен тәкъдимнәр:

  • Дәшмичә тыңла, сөйләшеп әңгәмәдәшеңне тыңлап булмый бит.

    • Әңгәмәдәшеңә аның сөйләгәнен кызыксынып тыңлаганыңны күрсәт. Аның белән сөйләшкәндә укыма, музыка тыңлама.

  • Игътибарыңны башкага җәлеп итүче гамәлләр башкарма.

    • Сабыр бул, әңгәмәдәшеңнең сүзен тыңлап бетер.

    • Сөйләшүченең хәленә кер, мәсьәләгә аның күзлегеннән карарга тырыш.

    • Хаталы фикергә ярсма. Тәнкыйтьләмә.

Сезгә мультфильмның ахырын тәкъдим итәм.

Хөрмәтле коллегалар, мастер классымның ахырында сезгә сәламәтлек, иҗади уңышлар, укучыларыгызның сезне, сезнең укучыларыгызны ишетүләрен һәм тыңлауларын теләп калам. Игтибарыгыз өчен зур рәхмәт.