Провела учитель татарского языка и литературы МБОУ «Кочкуровская СОШ» Дубенского района
Узбякова Альфия Кетдюсовна.
Мастер-класс темасы:«Рухият балачакта башлана» ( «Духовность зарождается в детстве»).
Мастер-класс барышы:
Исәнмесез, хөрмәтле коллегалар!. Бүген сезгә «Рухият балачакта башлана» темасына багышланган мастер-классымны тәкъдим итәм. Бу тема хәзерге заманда да һәрвакытта да бик актуаль.
Мәктәптә һәр баланың тормышы шатлык, елмаю, , игелекле дуслар, күңелле уеннар белән тулы булырга тиеш.
Хөрмәтле коллегалар! «Нәрсә соң ул рухи-әхлакый тәрбия?» дигән сорауга җавап биреп карагыз әле ": (җаваплар, 2 җитәрлек).
Балага рухи-әхлакый тәрбия бирүнең төп бурычы аңа ирекле шәхес булып үсәргә, иң кирәкле рухи кыйммәтләрне сайлап ала һәм аларны тормышта максатчан куллана белергә өйрәтү. Бу проблема һәрвакыт актуаль булып калачак, чөнки әхлак, игелек өстенлек алганда гына киләчәк ышанычлы, өметле булачак.
Рәхмәт, коллегалар!
Рухи-әхлакый тәрбияләү иң беренче гаиләдән, балалар бакчасыннан һәм мәктәптән башлана.Балалар бик әкиятләр тыңларга яраталар. Мин уйлыйм һәрбер татар гаиләсендә балалар “Су анасы” әкияте белән таныштыр. Хәзер сез әкияттән өзек мультфильм формасында карарсыз. Аннары сорауларга җавап бирерсез.
Ана кеше үз баласында нәрсә тәрбияли алмаган?
Аның хатасы нинди?
Нәрсәгә бу әкият безне өйрәтә?
Шундый әсәрләрне күргәзмә формасында карагач, укучының күңелендә тирән эз кала. Әсәрне дә яхшырак исендә калдыра.
Бүген мин сезгә әлеге мастер-классым темасы буенча берничә бирем тәкъдим итәргә телим.
Хәзер сезнең белән «Ягымлы сүзләр» уенын уйнап үткәрик.
Уен кагыйдәләре:
Катнашучылар ике әйләнешкә корыла – эчке һәм тышкы, алар бер-берсенә йөзгә йөз басалар. Әйләнешләрдә катнашучылар саны бертигез. Кара-каршы баскан катнашучылар бер-берсенә мин әйткән темага комплиментлар әйтешерләр:
- кыяфәтне хуплау ;
- шәхси сыйфатларны хуплау:
- эшлекле сыйфатларны хуплау,
Аннан соң команда буенча эчке круг әгъзалары сәгать стрелксы буенча адым ясыйлар, партнерлар үзгәрә. Процедура эчке әйләнешнең һәр катнашучысы тышкы боҗра катнашучыларның һәрберсе белән очрашып беткинчә кабатлана.
Шундый уенны укучылар белән дәрестә ял минутында да уйнап була. Чөнки укучыларның яшьтәшләре һәм өлкәннәр белән коммуникатив үзара аралашу нигезен игелекле игътибар ихтыяҗ тәшкил итә. Ә хуплау чарасы булып комплимент тора. Иң мөһиме: балалар комплиментны укытучылары, әти-әниләре, яшьтәшләреннән ишетергә тиешләр.
Коллегалар, үз адресыңа комплиментлар тыңлау күңелле булды бит? Ә нәрсә рәхәтрәк: комплиментны әйтергә яки кабул итәргә? (Җаваплар)
Киләсе биремебез : «Акыллы уйлар» уены.
Уен кагыйдәләре:
Һәр өстәлдә мәкаль –әйтемнәр, бөек кешеләр гыйбәрәләренең өлешләре язылган карточкалар тора .Шуларның барысын да җыеп алырга кирәк. (музыка уйный)
«Үзенең йортында нәрсә күрә, бала шуңа өйрәнә» (Себастьян Брант)
««Кешене кием бизәми, аны игелекле эшләре бизи” (мәкаль)
«Ягымлы сүз песигә дә ятышлы” (мәкаль)
Хөрмтле коллегалар, мәкалҗләрнең нинди мксаты? Ник аларны халык төзә, ә без кулланабыз?
Киләсе биремдә карточкалар белән эшләрбез.
Без сезнең белән мәктәптә эшлибез. Ә эшләгәндә төрле ситуаөияләргә туры киләбез.
«Әгәр бала иптәшен рәнҗетте...»
-түгәрәк - сез алардан файдаландыгыз;
--асларына сызабыз - алардан файдаланмадыгыз, тик сезгә ошады;
--аларны сызыгыз - сез кире кагасыз (отрицаете).
1. игътибар итмәскә.
2. сдача бирергә тәкъдим итәргә.
3. «Без хәзер синең белән шулай ук поступим» - дип янарга
4. Бойкот игълан итәргә.
5. Почмакка бастырырга.
6. Гамәлен балалар коллективында гәепләү.
7. Балага гамәлен озак итеп аңлатырга.
8. Гафу итүне үтенүгә ирешергә .
9. Баланың нинди гамәл кылганлыгын барлык ата-аналарга сөйләү,.
- Рәхмәт, хөрмәтле коллегалар! Минемчә, мондый очраклар һәр көнне сезнең практикасында очрый. Мин ышанам: сез балаларны тәрбияләүдә һәрвакыт дөрес карарлар кабул итәсез.
Хөрмәтле коллегалар, мин сезгә «Рухи-әхлакый яктан тәрбияләү» темасына синквейн төзергә тәкъдим итәм. Минемчә, әлеге методика белән күпләрегез таныш. (синквейн язу кагыйдәләре өстәлдә)
Синквейн - ул бүген билгеләнгән бурычларны чишүгә юнәлдерелгән педагогик алым булып тора.
Карточкада синквейн төзү кагыйдәсе:
Синквейн – 5 юлдан тора:
Исем. (темасы)
Ике сыйфат.
Өч фигыль.
Җөмлә, афоризм яисә мәкаль.
Исем.(Теманың синонисы).
Мисал синквейна:
1. Исем – гаилә
2. Сыйфат (ике) – нык, тату
3. Фигыль (өч) – ярдәм итә, ярата, мәшакатләнә
4. Җөмлә, афоризм яки халык мекале – бөтен гаилә бергә – күңеле урынында.
5. Синоним, яки теманы ничек башкача атарга – Җәмгыять ячейкасы..
Килеп чыкты:
Гаилә.
Нык, тату.
Ярдәм итә, ярата, кайгырта.
Бөтен гаилә бергә, күңел урынында.
Җәмгыять ячейкасы.
«Балалар» темасына синквейн.
Балалар.
Нәни, сөекле.
Уйныйлар, шатландыралар, сөендерәләр.
Балалар – тормыш чәчәкләре.
Бәхет.
Сезнең өстәлләрегездә балалар учлары макетлары тора . Мин сездән учның һәр бармагына «рухи-әхлакый яктан» төшенчәсенә караган исемнәр язуыгызны соралам. (яхшылык, оят, дуслык, сабырлык, әхлак, рәхмәт, тәрбия, мәдәният, хөрмәт, патриотизм, гаилә һ. б.)
Нәтиҗә:
Мастер-классымны Сухомлинский сүзләре белән тәмамлыйсым килә: «Әгәр баланы игелеккә өйрәтәләр, нәтиҗәдә игелек булыр, явызлыкка өйрәтәләр икән – явызлык булыр, чөнки бала әзер кеше булып тумый, анардан кеше ясарга кирәк”
Нәкъ менә баланың кем булып үсүе безгә, педагогларга бәйле . Балалар – безнең чагылыш икәнне онытмаска кирәк. Беренче булып, без үзебез рухи-әхлакый культуралы булырга тиешбез.