СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Материал по читательской грамотности для учителей татарского языка и литературы

Категория: Литература

Нажмите, чтобы узнать подробности

Просмотр содержимого документа
«Материал по читательской грамотности для учителей татарского языка и литературы»

























ТАТАР ТЕЛЕ ҺӘМ ӘДӘБИЯТЫ ДӘРЕСЛӘРЕНДӘ УКУЧЫЛАРНЫҢ УКУ ГРАМОТАЛЫЛЫГЫН ҮСТЕРҮ




ГАЛИӘХМӘТОВА РЕЗЕДӘ ИЛГИЗ КЫЗЫ

Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе "Татарстан Республикасы

Биектау муниципаль районы Биектау беренче урта гомумбелем

мәктәбе»нең 1 нче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы



Текстның исеме: Гадел Кутуй . “Рәссам” хикәясе.

Форматы (тоташ/тоташ булмаган/кушма/катнаш): тоташ

Сыйныф: 7 нче сыйныф, татар телен туган тел буларак өйрәнүчеләр өчен

Уку күнекмәләре:

- текст материалыннан мәгълүматны табу һәм аны аерып алу;

  • тексттагы мәгълүматны интеграцияләү һәм интерпретацияләү;

  • текстның формасын, эчтәлеген аңлау һәм бәяләү;

- тексттагы мәгълүматны тормышта куллану






















Текстны укы һәм биремнәрне эшлә


Рәссам


Юлбасарлар кулына эләккән шәһәрдә кеше бик аз калды. Халык кичә үк, дошман ыргыткан бомбалардан өйләргә ут капкач ук, ашыгыч рәвештә шәһәрдән чыгып китте. Даны дөньяга таралган рәссам Макс Латис та китәргә хәзерләнгән иде. Аңа махсус автомобиль бирелде. Хатыны һәм баласы, кул астына эләккән төенчекләрне алып, машинага кереп утырдылар. Ләкин рәссам үзенең иң кыйммәтле картиналарыннан берсен күтәреп өйдән чыкканда, каршыдагы йорт өстенә бер-бер артлы берничә бомба төште һәм көчле янгын күтәрелде. Шәһәр өстендә дошман самолетлары ешайды. Рәссамга ашыгырга кирәк иде. Ул «каһәрләр!» дип, күккә карады һәм китәргә кирәклекне онытты. Аның йодрыклары үзләреннән-үзләре йомарландылар, күзләрендә яшендәй ут очкыннары күренделәр. Бу минутта ул, хатынының: «Әйдә инде, утыр!»— дип кабат-кабат әйтеп торуын да, баласының: «Әткәй, киттек!»— диюен дә ишетмәде. Күзләре яңадан ялкын эчендә калган йортка төштеләр. Шушындый минутта, бүтәннәргә ярдәм күрсәтергә кирәк чакта, шәһәрдән ашыгыч чыгып китүне ул җинаятькә санады һәм калырга булды.

Латис кулындагы картинаны машинага куйды, хатынын, баласын үпте һәм янган йортка ишарә ясап:

— Безнең йортны да, безнең картиналарны да әнә шундый язмыш көтә. Беразын коткара алмаммы… Мин сезне куып җитәрмен. Сез ашыгыгыз! — диде.

Латис ханым иренең әкәмәтрәк табигатьле кеше булуын һәм ялгыз калганда аның ярдәмгә мохтаҗлыгын яхшы белә иде. Ул бит, исенә төшерүче булмаса, ашарга-эчәргә кирәклекне дә оныта, әнә хәзергедәй үзе дә сизмичә, бер аягына галош, икенче аягына ботинка киеп йөри. Ләкин Латис ханым иренең иҗатка, сәнгатькә бирелгән булуын да бик яхшы белә. Аның ире иң куркынычлы минутта да сәнгатьне ташлаячак түгел иде. Шулай да хатын аңа:

— Әйдә инде, Макс, бергә китик,— дип ялварып карады.

— Ярый, ярый. Мин озакламам, хушыгыз,—диде рәссам, һәм моннан бер генә минут элек бизгәк тоткандай калтыранган кеше хәзер ни өчендер елмаеп куйды. Ләкин елмаю шул ук минутта югалды да. Рәссам тагын бер тапкыр: — Хушыгыз! — диде.

Машина кузгалып китте һәм озакламыйча күздән югалды.

Макс Латис янган йорт янына барып, аны сүндерешүгә катнашты. Өенә кайтып керүгә, тәрәзәдән бик озак урамга карап торды. Өйдә аңардан башка бер кеше дә юк иде, ләкин ул, кемнәргәдер мөрәҗәгать иткән сыман:

— Әнә карагыз, нәрсә калды. Кил, кызым, кара — бала табу йорты иде бу. Син дә шул йортта тудың. Гөнаһсыз бала күкрәгеннән атылып чыккан иң беренче яшәү авазыннан да кыйммәтлерәк аваз дөньяда юк, кызым. Әгәр дә мин композитор булсам, шул авазны кушып симфония язар идем. Ә фашистлар шушындый изге йортларны бомбага тоталар. Әнә тагын, тагын яна башлады.

Рәссам, «күрәсеңме, ничек яна» дип, артына әйләнеп карады. Янында кеше юклыкны аңлагач: «Ә… әйе, киттеләр… Ә мин ник калдым соң?»— диде һәм: «Әйе, хәтерләдем!» — дип, үзалдына сөйләнә-еөйләнә, буяулар алып, рәсем ясарга кереште.

Аның хезмәте өчен иң кыйммәтле вакыт — иртәнге һәм көндезге сәгатьләр иде. Ләкин бу турыда ул бөтенләй уйламады, чөнки дөрләп янган йортлардан төшкән яктылык аңа җитәрлек иде.

Ул төн буе һәм икенче көннең төшлегенә кадәр эшләде. Рәсем ясалып беткәнче, арыганлык аның уена да кермәде, ә иң соңгы буяу салынуга ул үзен көчсез хис итте, хәтта басып торырлык та хәле калмады. Куе чәй булсын иде хәзер аңа! Макс, гадәтенчә, хатынын чакырды, аның озак җавап бирмичә торуына гаҗәпләнде. Бары тик кичәге вакыйгаларны хәтерләгәч кенә, чәйне үзенә әзерләргә кирәклекне аңлады. Ләкин чәй эчеп тормады, урамга чыгып китте.

Төнлә белән шәһәргә фашистлар керделәр. Өзлексез талаулар башланды. Ату, кычкырып елау тавышлары ишетелде. Рәссам, тәрәзә янында торып, тавыш килгән якка карады. Кул фонарьлары яктысында карачкыл шәүләләр — фашистлар күренде. Әлеге бала табу йорты да күзгә чагылды, йорт янган, кара күмергә әйләнгән, ләкин ни гаҗәп: шул кара күмерләр уртасында — багана һәм баганада йортның вывескасы калган.

Макс Латис яңа картина янына килде һәм аны, иң кадерле әйбер итеп, кая яшерергә белмичә, озак вакыт аптырап йөрде. Ахыр чиктә, рәсемне ул, иске бер материя белән каплап, ишегалдына чыгарып куйды; күренмәсен өчен аны такталар һәм буш тартмалар белән каплады.

Таңда аның өенә бер офицер килеп керде.

— Кем монда хуҗа? — диде ул офицер.

— Рәссам Латис.

— Ишеткәнем бар, кая соң ул үзе? Качтымы әллә?

— Юк, качмады, семьясын озата китте,— диде Макс, гомерендә беренче тапкыр ялганлады.

— Ә син аның картиналарын сакларга калдыңмы?— Офицер, биргән соравына җавап көтмичә, түргә узды һәм стеналарга эленгән, идәндә сөялеп яткан картиналарны карарга кереште. Чит кеше өендә үзен хуҗаларча тоткан бу көтелмәгән офицерга Макс чирканып карады һәм аңа каршы бернәрсә дә эшли алмавына үзен тиргәде. Офицерның билендә хәнҗәр бар иде. Ул шул хәнҗәрен алып:

— Монсы кирәкми!

— Монсы начар!

— Монсы рюссиш! — дип, берничә картинаны буйдан-буйга кисеп чыкты һәм катып калган Латиска әмер бирде: — Калганнарын сакла. Бераздан генерал үзе кереп карар!

Офицер чыгып китте, ә Макс, «Күрдеңме, рәссам, кыргый бандит безне нишләтте!» дигәндәй, аңа күз текәгән яралы картиналарга карап калды. Туралган рәсемнәр телгә килгәндәй тоелдылар. Ул алар янына килде, «Әткәй… әнкәй… кызым… сөеклем!..» дип, рәсемнәрдә ясалган кешеләрнең йөзләреннән сыйпады. Ә рәсемнәрдәге яраланган кешеләр: «Безнең йөрәкләребез сызлый»,— дип кычкыралар, «Кач, рәссам, кач, сине дә алар чәнчеп үтерерләр»,— дип әйтәләр кебек.

Макс яраланган картиналарны нәүрәпкә чыгарды. Аннары әллә кайдан күп-күп итеп керосин табып керде, керосинны идәнгә, стеналарга һәм офицер сакларга кушкан картиналарга сибеп чыкты. Калтыранган кулларына шырпы алды, «Тукта, мин нишлим? Акылдан яздыммы әллә?» дип, нәрсә эшләвенә хисап бирергә теләде. Ләкин озак уйлап торырга вакыт юк, ашыгырга кирәк иде… Ул шырпы кабызды һәм өйгә ут төртте…

Икенче көннең таңында күзәтче партизаннар урман авызында ярым үлек хәлдә бер гәүдә таптылар. Беренче күрүдә аны кем дияргә дә белмәделәр. Бер аягында ботинка, икенчесендә ботинка түгел, оек та юк. Бу кеше ерак һәм куркынычлы юл узган булырга кирәк. Аның ялан аягы бик нык яраланган, чиләнеп беткән, өстенә кигән күлмәге дә әллә ничә урыннан ертылган. Башында яхшы эшләпә, бер кулында — шырпы, икенче кулында — күкрәгенә кысылган хәлдә картина, искиткеч картина. Аны күрүгә күзәтчеләр хәйран калдылар: ике катлы җыйнак йорт ут эчендә, үрелә-үрелә җәелгән ялкын уртасында: «Укыгыз, күрегез!»—дигәндәй, кычкырып торган сүзләр — «Бала табу йорты». Алтын хәрефләр белән язылган бу сүзләр йөрәккә үк барып керәләр. Алар ялкыннан да көчлеләр. Юк, алай түгел, ялкын үзе «бала» сүзеннән курыккан, оялган сыман читкә үрелә. Югарыда — шул дәһшәтнең хуҗасы — кара свастикалы бомбардировщик очып йөри. Түбәндә ишелеп төшкән стеналар һәм алар астына кысылган ак күлмәкле хатын. Аның кулында яңа туган бала. Шәфкатьле ана, янгыннан һәм җәрәхәтләнүдән саклар өчен, баланы алга сузган. Бала илереп елый. Күлмәгенә ут капкан, гәүдәсе кысылган ана әрнеп-әрнеп нәрсәдер кычкыра. Картина астында өч сүз — ана кычкырган сүзләр булырга кирәк:

— Гитлерга мең нәләт!

Күзәтчеләр картинадан күзләрен ала алмыйча бик озак карап тордылар. Ярым үлек хәлдә яткан юл кешесен алар штабка алып киттеләр. Гаҗәп кешене анда бик тиз таныдылар. Өч-дүрт партизан берьюлы:

— Латис, атаклы Макс Латис бу! — дип кычкырдылар һәм аңа ашыгыч ярдәм күрсәтергә керештеләр.

Рәссам аякка тиз басты. Отрядта врач белән шәфкать туташлары да бар иде — алар аның яраларын дәваладылар.

Латисның отрядта калырга теләве партизаннарда горурлык тудырды. Үткен күзле рәссам атарга өйрәнде һәм озакламый яхшы пулеметчы булып шөһрәт казанды. Төннәрнең берсендә ул отряд белән бергә шәһәргә налет ясады. Көтелмәгән бу һөҗүмнән дошман бик нык киселде. Урамнар немец солдатларының җыеп бетергесез санда үле гәүдәләре белән капланды. Хурланган кызлар, җәзаланган балалар, кабергә тереләй күмелгән картлар өчен үч алуга Латис шат иде.

Бөек иҗат һичкайчан югалмый. «Гитлерга мең нәләт» картинасы турында газета-журналларда мәкаләләр чыкты. Картина Мәскәүгә җиткәч, аны карар өчен меңнәрчә халык күргәзмәгә агылды.

Рәссамның, партизаннар белән бер сафта торып, дошманга каршы көрәш алып баруы бөтен дөньяга таралды. Аның исеменә газеталарда котлау телеграммалары басылды, радио аша сәлам хатлары укылды. Соңгы хатта түбәндәге сүзләр бар иде:

«Сөеклебез Макс!

Синең исән-сау булуың һәм сугыш кырында батырларча көрәш алып баруың безне чиксез дәрәҗәдә шатландырды. Без Н. шәһәрендә урнаштык. Өйдән алып чыккан картиналарыңны хөкүмәткә тапшырдык. Халык аларны бик ярата. «Гитлерга мең нәләт» исемле картинаңны безнең дә, мондагы халыкның да бик күрәсе килә. Изге эшеңдә уңышлык телибез. Көннәрең бәхетле узсыннар. Сәламебез сиңа бетмәс көч бирсен. Дошман җиңелер һәм без яңадан туган калабызга кайтырбыз.

Үбеп: хатының һәм балаң».


Гадел Кутуй







Биремнәр


  1. Картиналарда кемнәр һәм нәрсәләр сурәтләнгән? Картиналар әсәрнең исемен һәм эчтәлеген ачыкларга ярдәм итәме?




  1. Кем ул Макс Латис?

  2. Әсәрдә кайсы чор сурәтләнгән? Кайсы сүзләр аша белергә мөмкин?

  3. Макс Латис ни өчен шәһәрдән чыгып китми? Тексттан шул турыдагы җөмләләрне табып яз.

  4. Макс Латис нинди янган йортны сүндерешүдә катнаша?

а) китапханә урнашкан йортны;

ә) рәсем сәнгате йортын;

б) үзләре яшәгән йортны;

в) бала тудыру йортын.



  1. Макс Латисның бөек сәнгать әһелләренә хас “әкәмәтлеге”н автор кайсы абзацта күрсәтә? Ничек уйлыйсыз, бу сыйфатламада хатынның Макс Латиска карата нинди хисләре чагылыш таба?

  2. Хикәядә бирелгән вакыйгалар Макс Латисның моңарчы күренмәгән нинди сыйфатларын ачып бирә?

  3. Ни өчен картина “Бала тудыру йорты” дип түгел, ә “ Гитлерга мең нәләт!” дип атала?

  4. Ничек уйлыйсыз, картинаны кайсы музейга куйган булганнар икән?

  5. Ни өчен бала тудыру йортының бомбага тотылуы күренекле рәссамда әйтеп бетергесез эмоцияләр һәм фашистларга карата нәфрәт хисе уята? Әсәр сездә нинди хисләр уятты? Шул турыда фикерегезне кыскача языгыз.




Җаваплар һәм бәяләү критерийлары

1.

Дөрес җавап

Уку күнекмәләре

Бәяләү критерийлары

1.Беренче картинада рәссам йорт рәсеме ясый.

2.Икенче рәсемдә бала тудыру йорты сурәтләнгән, ак халатлы табиблар кулында яңа туган бала сурәтләнгән.

3.Өченче рәсемдә фашистлар бомбага тотып җимерелгән йорт һәм үле бала күтәргән Ана сурәтләнгән.

4.Картиналар текст эчтәлегенә туры киләләр.

Текст материалыннан мәгълүматны табу һәм аерып алу

Һәр дөрес җавап 1әр балл белән бәяләнә .

Өлешчә җаваплар 1 әр балл белән бәяләнә.

Җавап бөтенләй булмаса, 0 балл куела.

Барлыгы 4 балл.


2.

Дөрес җавап

Уку күнекмәләре

Бәяләү критерийлары

Даны дөньяга таралган рәссам.

Текст материалыннан мәгълүматны табу һәм аерып алу

Дөрес җавапка 1балл куела.

Җавап дөрес булмаса, 0 балл куела.

3.

Дөрес җавап

Уку күнекмәләре

Бәяләү критерийлары

Әсәрдә Бөек Ватан сугышы чоры сурәтләнгән.

Моны түбәндәге сүзләр аша белергә мөмкин: дошман самолетлары, бомба, фашистлар, хәнҗәр, офицер, партизаннар отряды, немец солдатлары, пулеметчы, Гитлер.

Текст материалыннан мәгълүматны табу һәм аерып алу

Сорауның ике өлешенә дә җавап бирелсә, 2 балл куела.

Бер өлешенә генә җавап бирелсә, 1 балл куела.

Җавап булмаса,0 балл куела.

4.

Дөрес җавап

Уку күнекмәләре

Бәяләү критерийлары

1.Шушындый минутта, бүтәннәргә ярдәм күрсәтергә кирәк чакта шәһәрдән ашыгыч чыгып китүне ул җинаятькә санады һәм калырга булды.

2. 2. — Безнең йортны да, безнең картиналарны да әнә шундый язмыш көтә. Беразын коткара алмаммы…

Текст материалыннан мәгълүматны табу һәм аерып алу

Сорауның ике өлешенә дә җавап бирелсә, 2 балл куела.

Бер өлешенә генә җавап бирелсә, 1 балл куела.

Җавап дөрес булмаса, 0 балл куела .

5.

Дөрес җавап

Уку күнекмәләре

Бәяләү критерийлары

В – бала тудыру йортын

Текст материалыннан мәгълүматны табу һәм аерып алу

Дөрес җавапка 1балл куела.

Җавап дөрес булмаса, 0 балл куела.


6.

Дөрес җавап

Уку күнекмәләре

Бәяләү критерийлары

1.3 нче абзацта.

2.Латис ханым болай дип сыйфатлый:»….. әкәмәтрәк табигатьле кеше һәм ялгыз калганда ярдәмгә мохтаҗ. Ул бит, исенә төшерүче булмаса, ашарга-эчәргә кирәклекне дә оныта, үзе дә сизмичә, бер аягына галош, икенче аягына ботинка киеп йөри.”

3. Ләкин Латис ханым иренең иҗатка, сәнгатькә бирелгән булуын да бик яхшы белә. Аның ире иң куркынычлы минутта да сәнгатьне ташлаячак түгел иде.

Латис ханым ирен ихтирам итә, ярата, аның өчен борчыла, горурлана .

Тексттагы мәгълүматны интеграцияләү һәм интерпретацияләү

Һәр дөрес җавап 1 балл белән бәяләнә.

Җавап өлешчә булганда, дөрес җаваплар гына бәяләнә.

Җаваплар дөрес булмаса, 0 балл куела.

Барлыгы 3 балл.


7.

Дөрес җавап

Уку күнекмәләре

Бәяләү критерийлары

1.Авыр чакта дөрес карар кабул итә алуы;

2.Дошман кулына бирмәс өчен, иң кадерле картиналарын да юк итә алуы;

3.Партизаннар отрядына кушылып, зур батырлыклар эшләве.

Тексттагы мәгълүматны интеграцияләү һәм интерпретацияләү

Һәр дөрес җавап 1 балл белән бәяләнә.

Җавап өлешчә булганда, дөрес җаваплар гына бәяләнә.

Җаваплар дөрес булмаса, 0 балл куела .

Барлыгы 3 балл.

8.

Дөрес җавап

Уку күнекмәләре

Бәяләү критерийлары

1.Рәссам картина астына 3 сүз язган. Бу сүзләр җимерекләр астында калган ананың соңгы сүзләре, күрәсең. Анда: “Гитлерга мең нәләт!”- дип язылган.

2.Минемчә, бу сүзләр фашистларга барлык халык тарафыннан әйтелгән иң ачы нәфрәт сүзләре, шуңа күрә картинасын ана сүзләре белән атаган дип уйлыйм.

Тексттагы мәгълүматны интеграцияләү һәм интерпретацияләү

Һәр дөрес җавап 1 балл белән бәяләнә.

Җавап өлешчә булганда, дөрес җаваплар гына бәяләнә.

Җаваплар дөрес булмаса, 0 балл куела .

Барлыгы 2 балл.

9.

Дөрес җавап

Уку күнекмәләре

Бәяләү критерийлары

Картина Мәскәүгә китерелә, шулай булгач, Сынлы сәнгать музеенда дип уйлыйм. Чөнки, бу музей сугыш елларында да эшли, ә атаклы Третьяков галереясе экспонатлары эвакуацияләнә.

Текстның эчтәлеген аңлау һәм бәяләү. Тексттагы материалны тормышта куллану.

Дөрес җавапка 3 балл куела, әгәр җавап өлешчә икән,2 яки 1 балл, бөтенләй җавап булмаганда 0 балл куела .

10.

Дөрес җавап

Уку күнекмәләре

Бәяләү критерийлары

Бала тудыру йорты – ул иң изге урын. Монда кеше дөньяга аваз сала. Ул яшәргә, матур эшләр башкарырга дип туа. Яңа кеше –киләчәкне төзүче. Фашистлар исә шул киләчәк буынны юк итә. Монда Латисның да балалары тугандыр, бәлки рәссам көн саен бу йорттан чыккан бәхетле аналарны күрә торган булгандыр. Шушы изге йортка бомба ташлаган фашистларга карата аның йөрәгендә нәфрәт уяна.

Әсәрне укыгач, минем дә күңелемдә фашизмга карата бары тик нәфрәт хисләре, Макс Латисның таланты һәм батырлыгы белән горурлану хисләре уятты.

Текстның эчтәлеген аңлау һәм бәяләү. Тексттагы материалны тормышта куллану.

Җавапларның һәр өлеше 2 шәр балл белән бәяләнә.

Өлешчә җавап 2 балл белән, җавап дөрес булмаганда 0 балл белән бәяләнә.

Барлыгы 4 балл.



Барлыгы – 25 балл


9