СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Мероприятие на татарском языке "Көзге бал"

Категория: Всем учителям

Нажмите, чтобы узнать подробности

“Көзге бал” - татар телендә уздырылучы көзге бәйрәм, анда балалар көзнең мул уңышын, табигатьнең матурлыгын җырлар, биюләр һәм уеннар аша чагылдыра. Бу көзнең байлыгына соклану һәм күңелле вакыт үткәрү өчен бик яхшы мөмкинлек.

Просмотр содержимого документа
«Мероприятие на татарском языке "Көзге бал"»

















Көзге бал”















Күңелләргә якты нур өләшеп,
Шатлык өстәп һәрбер йөрәккә,
Үз муллыгы белән көзләр килә,
Йомгак ясап җәйге хезмәткә.

- Хәерле көн, кадерле дуслар, хөрмәтле укытучылар, әти-әниләр һәм килгән кунаклар!

- Без бүген көз бәйрәменә – Уңыш бәйрәменә җыелдык.

- Көз. Кемдер аның килүенә чын күңелдән шатлана, ә кемдер көенә. Чөнки көз ул моңсу, көз ул сагышлы.

- Ләкин ничек кенә булмасын, һәр ел фасылының да үз матурлыгы бар.

- Кыш үзенең әче бураннары, яз - тезелешеп кайткан кыр казлары белән матур.

- Җәйнең йөзен аллы-гөлле чәчәкләр бизи.

- Ә көз?

- Алтын көз! Исеме дә әнә нинди матур яңгырый. Болай әйткән вакытта без табигатьтәге буяу-бизәкләрне генә күздә тотмыйбыз. Көзнең алтынлыгы, аның муллыгы һәм күркәмлеге көзге муллык белән билгеләнә.Борын заманнарда бер авыл агаеннан

- Синеңчә яз яхшыракмы, әллә көзме?- дип сораганнар.

Ул, һич тә аптырамыйча:

- Күз өчен яз яхшы, авыз өчен көз яхшы,- дип җавап биргән.

Менә шундый авыз өчен яхшы булган  табигатьнең иң асыл фасылында без “Көзге бал” бәйрәме үткәрәбез.

Җәй буена сезнең ничек эшләгәнегезне, хезмәтне яратуыгызны белеп торам. Бүгенге бәйрәм – сезнең тырышлыгыгыз, уңганлыгыгыз нәтиҗәсе ул

1 алып баручы:      Хуш киләсең, әйдә, алтын көзем,
                                   Көтеп алдык кыш, яз, җәй аша
                                   Безнең язмыш, килер язмышларга
                                   Шундый көзләр аша тоташа.

- Э хэзер без бәйрәмне башлап жибэрэбез!

- Яшелчәләр чыгышына жюри членнары бәя бирәчәк. Әйдәгез, алар белән дә танышыйк. (Жюри членнары белән танышу.)

  

  • Карамуллина Айгуль Хатиповна.

  • Миннеханова Зимфира Нурлыгаяновна

  • Габдуллина Зиля Галимьяновна

Бишенче класс выступает.(кабаклар)

(Музыка уйный.Внучка керә.)

- Әби мин ял итәргә кайттым авылга.

- Бик тә вакытлы кайттын әле. Син кызым бакчада ял итәрсен кабакларны җыеп кертерсен, бар әле җыя тор.
- Һмм, ә кабак нәрсә ул???

- Бакчага чык , күрерсен балам кабакнын нәрсә икәнен.

Түгәрәк, сары шар кебек. (Дөбер шатыр тавыш килә)

- Чү нәрсә булды.

(Кыз кәбестә күтәреп керә.)

- Иии балам, син кабакнын нәрсә икәнен дэ белмисен , лябаса, күр әле безнен мәктәп кабакларын.

Алтынчы класс выступает.(кэбестэлэр)

(Кулында кәбестә күтәреп керә.)

- Бэй алайса бу нәрсә, бу да түгәрәк бит.

- Түгәрәккә түгәрәк сары түгел яшел бит , кәбестэ була – сезненчә капустка.

- ӘӘӘӘ әби мин дальтоник бит. Светофорныда аермим сары төскә ут кебек чыгып китәм .

- Менә хәзер анын нинди файдалы булуын карап китик;





Унынчы-унберенче класс выступает.(физалислар)

- Әйдә кызым , тамак ялгап чыгыйк. Помидордан салат ясыйк.

- Хәзер әбием.(Кулында физалис алып керә)

- Мин бит помидор салаты дидем , ә син нәрсә күтәреп керден.

- Бу бит физалис помидорнын бер төре.

- Физалис физалис дигән буласын , мин аны физалия физалия дип йөртәм , анардан варенье кайнатам мин , салат ясаганнарын белмәгән идем.

- Ясыйлар шул! Бик куп нәрсәне белмисен әле әби шул.



7 класс выступает.(кишерлэр)

- Уф, арыдым , көне буе бакчада йөреп кулларым,битләрем ярылып бетте , маска ясарга кирэк, берэр төрле крем юкмы?

- Нинди крем ди сина тагын ,ана кишер согы сөрт ,чип чиста була битләрен.

- Кишернен нинди файдасы булсын ,крем кирәк мина.

- Нинди файдасы барын балалардан сорыик.

Музыкаль номер.( 9 класс)



Сигезенче класс выступает.(бэренгелэр)

- Кич тә җитте ,эш тә бетте,бәрәңге тәгәрәтеп ашыйк әле.-

- Нинди бәрәге инде һаман .бер баз бәрәңге алдык ,столовайда кендә бәрәңге иртәндә бәрәге кичтә бәрәнге. Озакламый үзебездә бәрәңге кебек түгәрәк булабыз.

- Бәрәнге ул балам икенче икмәк, анардан әлланичә төрле ризык әзерләп була ә калганын сина сигезенче класс бәрәнгеләре анлатыр!)
- Әәә, менә авыл бакчасында нинди витаминнар качып ята икән.

- Рәхмәт мин бик күп маглүмәтләр җыйдым бүген.

- Әйе кызым мин дә күп файдалы яңалыклар белдем , шулай ел саен авылга кайтып миңа ярдәм итеп кит .



-Соңгы конкурсыбыз үтте. Инде бәйрәмгә нәтиҗәләр ясыйк. Җиңүчеләрне билгелик.Моның өчен сүзне  хөрмәтле жюрига бирик.


(Жюри членнары командаларны котлыйлар)


- Менә саубуллашыр чак та җитте. Кадерле дуслар,сезгә бүгенге бәйрәмдә катнашуыгыз өчен зур рәхмәт.

- Уенны нинди тәртиптә алып барабыз? Мин сезгә табышмакларны әйтәм сез кул күтәреп җавап бирергә тиешсез,әгәрдә инде кул күтәрмичә урыннан кычкырып утырсагыз җавап кабул ителми!

- Беренче тур:Табышмаклар багышланган табигать күренешләре, ел фасылларына! Ихтибарлы булыгыз,башта табышмакны тыңлап бетерәбез!


* Өй башына утырган,
Җир йөзен нуры белән тутырган.(Кояш)


* Өй өстеңдә ярты күмәч.(Ай)


* Кич булганда күренер,
Таң булдымы − күмелер.(Йолдыз)


* Ишектән керер, түргә менеп утырыр.(Суык)


*Ипи түгел, су түгел,
Авыр түгел, аз түгел,
Ансыз яшәү мөмкин түгел.(Һава)


* Сыр-сыр сыры бар,
Алты төрле нуры бар,
Җиде кат күккә юлы бар.(Салават күпере)


* Котыра да үкерә,
Бөтен җирне тутыра.(Буран)

* Көзен туа, язын үлә.(Боз)


*Ак ашъяулык таптык,
Җир өстенә яптык.(Кар)


*Сорыйлар, көтәләр, килсәм бар да качалар.(Яңгыр)


* Тәнсез тора, телсез сөйләшә,
Һичкем аны күрми, һәркем аны ишетә.(Кайтаваз)


* Ала-сыер ятып кала,
Ак сыер торып китә.(Яз)


* Эсселәгән саен,
Кат-кат тун кия.(Кәбестә)


* Үзе кып-кызыл,
Күлмәге ям-яшел.(Карбыз)


* Чәчәге агачында,
Алмасы тамырында.(Бәрәңге)


* Түгәрәк кенә кызыл йорт,
Эче тулы корт.(Помидор)


* Түгәрәк − ай түгел,
Сары − май түгел,
Койрыгы бар − тычкан түгел.(Шалкан)


* Гәүдәсе бар − җаны юк,
Үзе эшләпә кигән − башы юк.(Гөмбә)


* Озын – озын егетләр, башларында бүрекләр. (кукуруз)

* Ук, башы алтын чук. (бодай)

* Диңгез түгел, дулкынлана. (иген кыры)

* Кат-кат тунлы, карыш буйлы (кәбестә)

* Чәчәге агачында, алмасы тамырында (бәрәңге)

* Туп түгел түгәрәк, күсе түгел койрыклы (Чөгендер)

* Җир астында картыгыз, сакалыннан тартыгыз.(шалкан)

* Үскәндә яфрагын ашыйлар, үсеп җиткәч тамырын ашыйлар .(суган)

* Тышы таш, эче боз. Тәрәзә - ишек куймаган, эчен кемдер буяган.(Карбыз)

* Алсу битле кыз үсте, “тып” итеп сикереп төште.(алма)


*Катлы –катлы яфраклы, яшел төстә, түтәлдә үсә (Кәбестә) 


*Йодрык-йодрык булып үсә, 
Алма кебек кызарып пешә. 
Үзе бик матур, 
Аны кем әйтер? (Помидор) 

*Озынча, түтәлдә үсә, яшел төстә, эчендә бик күп орлыклары бар (Кыяр) 

*Ул җир астына төшкән, 
Кып-кызыл булып пешкән. 
Ашка тәм һәм төс бирер, 
Аны кем белер? (Чөгендер) 

*Түгәрәк ул, ай түгел, 
Сары, тик кояш тугел. 
Тәмле, тик алма түгел, 
Койрыклы, тычкан түгел. (Шалкан) 

*Җир астында алтын казык. (Кишер) 

*Келәте бар, малы юк, 
Баласының саны юк. (Кабак)


*Ачыдыр теле,

Кыллыдыр төбе. (Суган)


*Гәүдәсе бар, җаны юк,

Үзе эшләпә кигән, башы юк. (Гөмбә)


*Түгәрәк кенә кызыл йорт,

Эче тулы корт. (Помидор)


*Чәчәге агачында,

Алмасы тамырында. (Бәрәңге)


*Үзе кызыл, үзе буялмаган. (Чөгендер)


*Җир астында картыгыз,

*Сакалыннан тартыгыз. (Шалкан)


*Эсселәгән саен кат-кат тун кия. (Кәбестә)