Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районы
муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
“Кызылъяр урта гомуми белем мәктәбе”
Әдәби-музыкаль кичә
Соңгы кыңгырау 2019
Төзеде: Миннегареева Лилия Әүһәди
кызы, 11 сыйныф җитәкчесе.
2019 г
З.Минһаҗеваның “Мәктәп еллары” җыры яңгырый. Укучылар залда бер-берсе белән сөйләшеп тора.
Гимн РФ
Гимн РТ
11а.б. Сәлам, күрше! Хәлләр ничек?
9а.б. Сәлам! Аллага шөкер өле! “Соңгы кыңгырау”ны икәү алып барабызмы әллә?
11а.б. Шулай булып чыга инде. Бүген Альбина Альбертовна мәктәп белән идарә итүне безгә тапшырды.
9а.б. Кыңгырауны да үзебез шалтыратабызмыни? Дәресләрне дә үзебез башлыйбызмы?
11а.б. Әйе, нәкъ шулай. (Залга карап әйтә) Бүген мин — директор.
9а.б. Ә мин — завуч. (Бер-берсенә карап көлешәләр)
11а.б. 5 ел ничек тату яшәдек ә, күршеләр булдык. Бездән күреп, сезнекеләр дә кайчак тәртип бозарга өйрәнә башлады.
9а.б. Ул бездәге кызыклы хәлләр тарихка сыймый. Тәнәфес саен гел бергә идек инде.
11а.б. Әйдә, башлап җибәрик, көтәләр бит (кыңгырау шалтырата)
9а.б. Бүген игътибар үзәгендә 9 сыйныф егетләре һәм кызлары 5 кә 3 (9 кл сәхнәгә чыгып баса).
11а.б. 11 сыйныф егетләре һәм кызлары 2 гә 2 – 4 бөртек, (сәхнәгә чыгалар) Икесе бергә. Карагыз һәм сокланыгыз! (кул чабалар)
9а.б. Эчтәлекле, файдалы, кызыклы кирәкле, мавыктыргыч,
11а.б. “Соңгы кыңгырау” бәйрәме бу! (кул чабалар) (Кыңгырау шалтырата)
9а.б. Бүген апа: “Соңгы дәрес,” -диде Яңгырады соңгы кыңгырау.
11а.б.Әй, кыңгырау, күрсәт туры юлны Зур юлларга чакырып яңгыра! (Кыңгырауны яңадан чыңлата!)
Ишетәсезме, соңгы кыңгырау чыңын? Ул безне 11 ел буена озата килде. Беренче Белем көне дә безнең хәтерләрдә нык саклана әле.
9а.б. Балачакның иң кадерле, якты һөм мөкатдәс бәйрәме -тәүге кат мәктәп бусагасын атлап кергән көндер.
Баш очыннан ак болытлар ага,
Ак болытлар-безнең балачак.
Балачакка кире кайтып булмый,
Алар шулай ап-ак калачак.
Ак болытлар-безнең балачак.
11а.б. Әйдәгез, аяз күкле, якты кояшлы, гамсез-уйсыз балачакка яңадан әйләнеп кайтыйк әле. Сүзне мәктәп дип аталган “Балачак иле” патшасына- хөрмәтле директорыбызга бирик. Тәүге кат шушы урында басып торганда, ул безне белем иленә чакырган иде. Ә хәзер балаларына олы юлга фатихасын бирсен. Рәхим итегез!
Альбина Альбертовнаның чыгышы.
1 алып баручы.Сүз ____________________________________________ бирелә
2 алып баручы. Сүз ____________________________________________ бирелә
1 алып баручы. Сүз ____________________________________________ бирелә
Кайчан гына бу көн еракта
Килеп җитмәс кебек тоелды.
Күңелемә мәктәп балачактан
Китмәс өчен кереп уелды.
Бүгенгедәй күз алдымда тора
Очар коштай йөргән чакларым.
Сумка тотып сабак укырга дип
Борма сукмак буйлап атлавым
Эх, балачак!
Мәктәбемә илтер юллар буйлап
Бала булып килә узасым.
Еллар үткәч, килә: “Исәнме! – дип
Балачакка кулым сузасым.
Эх, балачак үткән сукмаклардан
Яланаяк йөгереп үтәргә.
Бар дөньяны онытып, сабый булып,
Күбәләкләр куып китәргә.
Тапмам микән, әгәр ул юлларны
Әкиятләрдән эзләп карасам,
Алар бармас микән үткәнемә,
Йомгакларым сүтеп карасам?
Зәңгәр күктә кояш елмайгандай,
Чакырдың син белем иленә
Һәм беренче сүздән хәрефтән үк
Кереп калдың минем күңелемә.
Онытмамын сине беркайчан да,
Изге йортым минем мәктәбем
Биргән белемең һөм тәрбияң өчен
Сиңа мең-мең рәхмәт әйтәмен.
“Классташым” җыры җырлана.
11а.б. Беренче укытучымның назлы тавышын ишеткәч, ягымлы йөзен күргәч, барлык курку хисләрем юкка чыкты. Укытучыбыз безнең сабый күңелебезгә ачкыч таба белде, гадел һәм искиткеч сыбыр булды. Ул безнең өчен янып яшәде, намуслы, кешеләргә карата шәфкатьле, мәрхәмәтле булырга өйрәтте. Һәрберебездә белем алуга аңлы караш, үз көчебезгә ышаныч уята алды.
9а.б. Хәрефләрдән сүз ясарга,
Апа, сез өйрәттегез.
Минем нәни кулларымны
Сез эшкә өйрәттегез.
Ялгыш, хата, бозуларны
Язганда кисәттегез.
Күпме сабырлык сыйгандыр
Сезнең күркәм йөрәккә.
Барлык эшләрегез өчен
Сез бик лаек хөрмәткә.
Бергә. Рәхмәт сезгә, беренче укытучыларыбыз!
11а.б. Котлау өчен сүз беренче укытучы Зөлфия Җәмилевнага бирелә.
9а.б. Котлау өчен сүз беренче укытучы Зульфия Васимовнага бирелә.
11нче сыйныфларның беренче укытучылары сөйли.
9нчы сыйныфларның беренче укытучылары сөйли.
Белем сукмакларыннан атлап бара торгач, кире кайтмас 9 көз, кыш, яз һәм җәй айлары үтеп, күңелебездә онытылмас хатирә булып уелып калды.
Килер көнем нурлы булсын өчен,
Күпме төннәреңне яндырдың.
Аң – зиһенем уяу булсын диеп,
Азмы йокыларың калдырдың.
Укытучым минем, гомер юлдашым.
Кыңгыраулы көзләр кергән саен
Урап ала сине бала – чага
Һәр көз саен дөньяң яңара!
Көзләр җиткәч каеннарның шәле төсле
Укытучым, сизелмичә чәчең агара.
Зур тырышлык куеп мәктәп өчен
Ару – талу белми эшлисез.
Укытучы дигән зур исемгә
Бик лаеклы кеше сез.
Рәхмәт сүзебезне әйтер өчен
Күп эзләдек матур сүзләрне.
Алыгыз сез бүген кабул итеп,
Чын йөрәктән шушы гөлләрне.
Чәчәкләр тарату (Музыка)
Хөрмәтле укытучыларыбыз! Сезгә барчагызга чын күңелдән олы рәхмәтебезне белдерәсебез килә! Сезнең сабырлыгыгыз, тырышлыгыгыз, безнең җилбәзәк башларыбызга нинди юл белән булса да белем тупларга омтылуыгыз, безнең өчен хәсрәтләнеп яшәвегез өчен Сезгә мең рәхмәт!
Җылы караш, назлы сүзләреңнән
Тойдым синең йөрәк җылыңны.
Укытучым, иң кадерле кешем,
Бүләк итеп ал син җырымны
Җыр: “Хуш мәктәбем”
11а.б. Без бүген мәктәп еллары белән саубуллашабыз, күрше..
9а.б. Әйе, мәктәп еллары белән безнең балачагыбыз да артта кала бит.
11а.б. Безгә тормыш дөресләре биргән укытучыларыбыз — сыйныфыбыз әниләрен чакырыйк.
9а.б. Дөрес, дөрес, алар безне беренче укытучыларыбыздан кабул итеп алдылар. Бүгенге көндә без нәрсәгә булса да ирешкәнбез икән, димәк, аларның тырыш хезмәте нәтиҗәсе.
11а.б. Безнең тормышыбыз, тәртибебез һәм укуыбыз өчен янып-көеп йөрүче, һәр адымыбызны күзәтеп, ялгышлардан саклаучы сыйныф җитәкчебез!
9а.б. Мәктәп елларында Сез безгә терәк, кирәк чакта язгы җилдәй йомшак, ө кайчагында кырыс та идегез. Сез безгә җил-яңгыр тидермичә, үз балагыздай якын күреп, ярдәм кулын суздыгыз. Безнең киңәшчебез һөм сердәшебез булдыгыз. Сезнең акыллы киңәшләрегезне, үгет –нәсихәтләрегезне беркайчан да исебездән чыгармабыз. Рәхмәт Сезгә, барысы өчен дә.
11а.б. Сүз сыйныф җитәкчесе ........ бирелә
Мәктәптәге балаларның гына түгел, укытучыларның да җитәкчесе, остазлары булган мәктәбебез директоры Альбина Альбертовна, Завучлар- Гүлүзә Хамитовна, Гүзәл Асхатовна! Лаборанткабыз Венера апа белән Айгөл апага! Безгә тәмле итеп ашлар пешергән ____________ һәм ___________ апа; безнең мәктәбебезнең чисталыгын саклаучы Глүзә, Гөлнара, Рита апалар. Мәктәбебезне гел матур итеп, бизәп торучы Лилия апа; Безгә яңадан яңа китаплар алып кайтучы Роза апа, мәктәбебезне төне буе саклаучы Әнис абый, Винер абыйга, безне кыш буе җылылык белән тәэмин итүче Зәйтүн абый, __________ абый, __________ абый...
Рәхмәт Сезгә, рәхмәт чын күңелдән
Безне дустыгыздай күргән өчен.
Безнең теләк белән янып яшәп,
Йөрәкләргә шатлык биргән өчен.
Һәрвакытта безнең күңелләрдә
Олы җанлы булып калырсыз.
Онытмагыз безне, киләчәктә
Күп тапкырлар искә алырсыз.
11а.б. Кадерле дуслар! Безне тәбрикләргә килгән нәниләргә игътибар итегез әле. Моннан күп еллар элек без дә шундыйлар идек. Без дә шулай чыгарылыш сыйныф укучыларын озаттык. Шушы урында, кулыбызга чәчәк бәйләмнәре тоткан килеш, инде күп мәртәбәләр кабатлаган котлау сүзләрен эчтән генә кабатлап басып тордык. Әйдәгез, нәни дусларыбызны тыңлыйк әле.
9а.б. Сүз 1 сыйныф укучыларына бирелә.
(1 сыйныф укучылары)
Безнең бүгенге бәйрәм көнендә 1 нче сыйныф укучыларына да әйтер сүзебез бар. Мәктәбебезнең эстафетасын без алар кулына тапшырабыз.
Эзлән, энем, эзең калсын җирдә,
Кечкенәме, зурмы-барыбер.
Тар булса да, яңа сукмак яса,
Аны зурайтучы табылыр.
Укыгыз сез гөрләп мәктәпләрдә,
Нур балкысын сезнең йөзләрдә,
Сез бәхетле һәм иң сөеклеләр
Безнең бөек Татар илендә!
14. Кадерле әти - әниләребез!
Һәрдаим сезнең җылылыкны тоеп яшибез без. Армый – талмый тәрбияләвегез, бәла – казалардан саклап үстерүегез, тырышлылыгыз өчен сезнең алдыгызда баш иябез. Тормыш дулкыннары кая гына илтсә дә, һәрвакыт күңел түрендә булырсыз, йөзегезгә кызыллык китермәбез, ышаныгыз безгә.
Җирдә кояш нуры балкыгандай,
Сез балкыйсыз безнең күңелә.
Тормышыбыз Сезнең белән матур,
Рәхмәтебез Сезгә мәңгегә!
Җыр _______________________________________
9а.б. Хөрмәтле әти – әниләребез! Сүз сезгә!
15. Узып китте 11 елыбыз.
Ямансу да бүген, читен дә.
Шатлыгыбыз безнең әллә ничек
Ватылган да төсле, бөтен дә.
Бию – Вальс
Бүгенгесе, менә бүгенгесе
Нигә китми һаман күңелдән?
Нигә чыңлый бүген болай озак,
Ник ул чәчәкләргә күмелгән?
Соңгы звонок яңгырый — сихри аваз —
Ул гаҗәеп моңсу, сагышлы.
Шундый көн бу, олы бәйрәм үзе —
Үзгәртә дә куя язмышны.
Көмеш тавыш тынмый,
Йөрәкләрдә чыңлый,
Соң мәртәбә чыңлый кыңгырау!
Якты юллар теләп,
Матурлыкка өндәп,
Саубуллаша көмеш кыңгырау.
Кыңгырау шалтырый
Җыр. “Замыкая круг (переделанная)”
11а.б. Сау бул, мәктәбем,
Мин онытмам сине!
9а.б. Сау булыгыз, сөекле укытучыларыбыз! Без онытмабыз сезне!
11а.б. Бу — иң матур мәктәп!
9а.б. Бу — иң якты мәктәп!
11а.б. Бу — иң кадерле мәктәп! Кыңгырау чыңлый.
9а.б. Көмеш тәңкә чыңлавыдай, Нәфис тавышың.
Хәтерләтә таудан төшкән Чишмә агышын.
11а.б. Соңгы звонок, соңгы звонок Чакыра алга!
Соңгы звонок, соңгы звонок Озата юлга!
11а.б. Сау булыгыз! (Кул изи)
Без китәбез инде ерак юлга!
9а.б. Сау булыгыз. Хәерле юл сезгә
(Кул изи)
Кыңгырау шалтырый
Гимн РФ
Гимн РТ
Музыка