1. Дәреснең темасы: « Мин чисталык яратам»
2. Дәреснең максаты:
1. “Шәхси гигиена” темасына караган сүзләрне дөрес әйтергә, язарга һәм сөйләмдә урынлы кулланырга күнектерү.
2. Рус телле балаларны татар телен өйрәнүгә кызыксыну уяту, уен технологиясе, тикшеренү-эзләнү методы аша
укучыларның иҗади сәләтләренең ачылуына этәргеч ясау.
3. Логик фикер йөртүне үстерү; язма һәм сөйләм телен үстерү; диалогик-монологик сөйләмгә чыгу.
4. Шәхси гигиенага игътибарлы булырга өйрәтү
3. Дәреснең төре :
Яңа теманы аңлату дәресе
4. Дәреснең структурасы, төп элементлары, вакыт бүленеше.
1. I. Ориентлашу-мотивлаштыру этабы. (5 – 7 минут)
а) уңай психологик халәт тудыру;
ә) белемнәрне актуальләштерү
б) уку мәсьәләсе (УМ) кую
2. Уку мәсьәләсен адымлап (өлешләп) чишү этабы.(17- 20 минут)
А) проблема куеп, яңа белемгә чыгу
Ә) Ныгыту.
Б) Йомгаклау
3. Рефлексия, бәяләү этабы. (5 минут)
А) Дәрескә гомуми бәя кую.
Ә)Өй эшен бирү.
4. Дәрестә кулланылган материалларның максатка ирешүдәге роле.
- Күнегү биреме фикер йөртү эшчәнлеген күзаллап сайланган.
- Күнегү эчтәлеге дәрес темасын чагылдыра
- Күнегү укучының яшь үзенчәлеген искә алып сайланган.
- Дәрестә кулланылган методлар, алымнар.
- Проект методы
- Комуникатив технологияләр куллану.
- Өлешчә-эзләнү методы
- Дәрестә күргәзмәлелек.
- Индивидуаль эш белән карталар.
- Презентация
- Рәсем белән карталар
- Шәхси гигена предметлары
- Видеоязмалар.
- Балалар белән индивидуаль эш формалары.
- Группада эш
- Парларда эш.
- Индивидуаль эш
- Укучыларның белемнәрен бәяләү.
Укучылар үзләренә, сыйныфташларына бәя бирделәр.
9. Дәрескә йомгак (уңышлы, уңышсыз яклар).