Просмотр содержимого документа
«Минем бәләкәй туган илем»
Минем бәләкәй туган илем
Безнең Бакай авылы кырыннан матурлыгы җырларда җырланган Чәрмәсән елгасы ага. Бала чактан ук елга буенда үстем.Таңнан торып кояш чыкканчы ук без әтием белән балыкка барабыз.Кояш чыкканда елга өсте бигрәк матур.Әрәмәлектә сандугачлар берсен-берсе уздырып аның матурлыгын мактап сайрыйлар.Чәрмәсән елгасы балыкка бай.Кармакны салып табигать хозурлыгына сокланып доньяны онытып утырасы да утырасы килә.Шушы иртәнге Чәрмәсән буенда әти миңа авылыбыз турында бик күп истәлекләр сөйли.Минем әти,әниемдә,нәнәй,картәтәем дә,хәтта ерак әби,бабайларымда шушы Чәрмәсән буенда үскәннәр икән.Авыр вакытларда,шатлык-куанычларын да елга белән бүлешкәннәр. Чылтыр-чылтыр килеп ага безнең елгабыз. Ул миңа тарих сөйли кебек.Бәләкәй чагымда мин Чәрмәсән буйлап Иделгә,аннан Волгага,аннан диңгезгә барырга хыяллана идем.Әтием Чәрмәсән елгасы турында бик күп истәлекләр сөйләде.Элек ул тирән Һәм киң булган.Бөтен авыл тормышы шушы елга буенда кайнаган.Әле дә Чәрмәсән буенда су керәбез,балык тотабыз,үрдәкләрне,казларны төшерәбез,суын ташып бакчага яшелчәләргә,җиләк-җимешләргә сибәбез. Чәрмәсән елгасын данлап күп җырлар, шигырьләр язганнар.Шуларның берсе безнең якташыбыз Наил абый Зарипов. Ул бик җитди, катлаулы эшләр башкарыуна карамастан нечкә хисле, шигъри күңелле кеше.Аның шигырьләре арасында су кереп, балык тотып,комында кызынып үскән Чәрмәсән елгасы турында да бар:
Ефәк тасма кебек боргаланып
Салмак кына ага Чәрмәсән.
Дулкыннары җырлап йөгерешә,
Текә ярлар белән сөйләшә.
Ярсып аккан язгы кар суларын
Кочагына ала Чәрмәсән.
Сөю тулы йөрәк ярсуларын
Суларында баса Чәрмәсән.
Чәрмәсәннең яшел тугайлары.
Ямьле тургай моңлы иртәсе.
Чәрмәсәннең салкын суларында,
Шаулы яшьлек агып китмәче.