СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Минем эш тәҗрибәм

Нажмите, чтобы узнать подробности

Мин нинди максатларны үз алдыма куеп эәлим. Минем нинди уңышларым бар. Нинди эш алымнарына тукталам. Язма шул турыда

Просмотр содержимого документа
«Минем эш тәҗрибәм»

Татар теле һәм әдәбияты укытуның сыйфатын укучыларда гомумукыту компетенцияләрен формалаштыру аша үстерү”.

Методик семинар чыгышы.

Тәҗрибә уртаклашу

Шакирова Диләрә Габделгазиз кызы,

Казан шәһәре Авиатөзелеш районы

“112 нче гомуми урта белем бирү мәктәбе”



Укытучы һәм тәрбияче булып туарга кирәк; алар белән тумыштан бирелгән сәләт идарә итә.”

Лев Толстой

Хезмәтем- каты, җимешем- татлы”

Сез дөньяда иң белемле кеше,

Сезнең дәрес- тормыш ачкычы

Иксез- чиксез фәннәр киңлегендә

Маяк бит Сез, әйдәп баручы.


Безнең өчен Сез- иң ягымлы кеше,

Йомшак сүзле, изге күңелле

Белем орлыкларын җайлап кына,

Өләшүче дә ул- Сез түгелме!?


Кайгыртучан да Сез, ә без һаман,

Мәшәкатьләр табып торабыз.

Мәктәптә Сез- икенче әни безгә,

Әни булгач, тыныч дөньябыз.


Укытучы ,синең исемең алдында түбәнчелек белән баш иям...”Н.А.Некрасовның бу сүзләрен һәркайсыбыз мәктәп елларыннан ук хәтерли. Кеше тормышында укытучының роле һәм урыны бәяләп бетергесез.

Мин, Шакирова Диләрә Габделгазиз кызы,Авиатөзелеш районының 112 нче мәктәбендә укучы балаларга ана телебезнең матурлыгын ,нәфислеген төшендерәм ,шуннан үземне чиксез бәхетле итеп хис итәм. Аларның уңышларына сөенәм, кайгылары көендерә.Шулай ук 6 ”А” сыйныфының сыйныф җитәкчесе дә булып торам.

Чыгышымны мин шигырь юллары белән башладым һәм бу юкка гына түгел. Чөнки әлеге шигырь юлларында әйтелгәнчә, укучылар каршында белемле, тәртипле, таләпчән, ягымлы, кайгыртучан, белем чишмәсенең маягы һәм икенче әни булыр өчен үз өстеңдә күп эшләргә, куйган максатларыңа төрле кызыклы юллар белән ирешергә, методик темаңны тормышка ашыруда төрле метод- алымнарны кулланырга, гомумән көчеңне 100% кулланып эшләргә кирәк.

Телебез –безнең тарихыбыз да,киләчәгебез дә ,безнең бурыч –туган телебезне күз карасыдай саклау,киләчәк буынга тапшыру .

Гыйлем бирүче галим бул йә гыйлем өйрәнүче бул, йә аларның сүзенә колак салучы бул, йә гыйлемгә һәм гыйлем әһеленә мәхәббәтле бул”,- дип язылган ислам тәгълиматында.

Нәкъ тә менә туган телебездә гыйлем бирү миңа зур бурычлар йөкли. Менә шушы бурычларны тормышка ашыру өчен, гыйлем бирүче буларак миңа күп төрле алым, ысулларга тукталырга туры килә дә инде. Бөек шәхесебез Риза Фәхретдин әйткәнчә, “Һәрбер кеше үз кулыннан килгәнчә эш эшләргә, байлык вә һөнәр һәм дә сәнгать өлкәләрендә милләтнең күтәрелүенә ярдәм кылырга тиеш”. Ә халкының үткәнен, тарихын, сәнгатен өйрәнгән, хезмәт сөйгән, матурлыкны күрә белгән, үзара дус һәм тату мөнәсәбәттә тәрбияләнгән балаларның киләчәге дә өметле. Әгәр бала үз халкына ихтирамлы булса, эш- гамәле белән милләт үсешенә үз өлешен кертә алса, гомумән, балалар күңелендә милләт өчен янып- көеп яшәү теләге, ихтыяҗы туса, димәк, минем бурычым үтәлгән була. Дәресләрдә без укучыларым белән татар халкының гореф- гадәтләренә, милли бизәкләренә, түгәрәк уеннарына, халык авыз иҗатына, милли ризыклары турында сөйләшүләргә еш тукталабыз.

Башка укытучылар кебек үк миндә дә бик күп сораулар туа. Мин ничек эшлим? Минем укучыларым ничек укый? Бүгенге буынга халкымның мәңгелек мирасын тапшыра аламмы? Ничек укытырга? Укытуны ничек һәм нәрсә ярдәмендә оештырырга? Нәтиҗәне ничек бәяләргә? Мәктәп укучысының белем алуында мин нинди уңышларга ирештем?Бүгенге көн татар теле дәресе нинди булырга тиеш соң?Мәгариф системасы үзгәрешләр кичергән чорда бу сорау һәр татар теле укытучысы өчен актуаль булып тора,чөнки укучылар үз фикерләрен җиткерергә кыенсыналар. Һәм башка бик күп бетмәс- төкәнмәс сораулар, сораулар... Һәм минем каршымда балалар.

Мин аларга үсәргә, яхшы якка үзгәрергә, белем һәм тәрбия, бүгенге заман таләпләренә яраклашкан шәхес булдырырга тиешмен. Балалар белән эшләгәндә иң мөһиме аларның ышанычын аклаудыр, мөгаен. Мин укучыларым өчен укытучы апа түгел, мин – киңәшче , ярдәмче. Аларга менү юлларын күрсәтмим, мин аларга юнәлеш барлыгын әйтәм генә. Ә уңышка ирешү, иң беренче чиратта , максат куюдан башлана. Әгәр максатны мин әйтәм икән, бу минем –максат, минем юлым, алар үз юллары өчен максатны үзләре билгеләргә тиеш. Замана таләбе буенча, теләсәң, теләмәсәң дә, фәнгә, телгә мәхәббәт уяту өчен яңа методик алымнар эзләргә туры килә. Минем омтылышым һәм педагогик фәлсәфәм-һәр укучыга иҗади мөмкинлекләрен табарга ярдәм итү, көченә ышандыру, үзен шәхес итеп тойдыру. Татар теле һәм әдәбияты укытуның сыйфатын укучыларда гомумукыту компетенцияләрен формалаштыру аша үстерү. Конкурентлыкка ярашкан, үз- үзен оештыруга сәләтле,төрле яклап үскән шәхес тәрбияләүне максат итеп куям. Шушы омтылышларда эшләү түбәндәге нәтиҗәләргә китерә:


татар теле һәм әдәбияты белән даими кызыксыну;

укучыларның компетентлылыгы;

эзләнү эшчәнлеге;

укучыларның портфолиясен тулыландыру;

укытучының иҗади лабораториясен үстерү;

башка предметлар белән бәйләнеш булдыру.

Тормыш агышының һәр көнендә кеше нәрсә дә булса үзләштерә, укый, белемен күтәрә. Белем алудан да гади һәм шул ук вакытта катлаулы процесс бар микән бу дөньяда? Без- мөгәллимнәр, күбәләктәй беркатлы балаларыбызга кул суза беләбезме?

Һәр баланың үзенең эчке дөньясы, халәте… Ә ул дөньяны җимерергә ярамый. Дәрес уңышлы узсын өчен мин сыйныфта уңай психологик халәт тудыруны беренче максат итеп куйдым. Чөнки белем алу өчен иң кирәкле шарт – укучы- укучы, укучы һәм укытучы арасында ышанычлы атмосфера, үзара ихтирам дип уйлыйм.

Һәр бала үзенчә сәләтле, шуңа күрә укучыларны бер- берсе белән чагыштырмыйча эш итәм. Дәресләрне һәр укучыга кечкенә генә булса да уңышка, үсешкә ирешерлек мөмкинлек бирү зарурлыгын истә тотып планлаштырам. Укучыга индивидуаль якын килү, укыту процессын аның сәләтен истә тотып оештыру, баланың үз- үзенә ышанычын арттыра, фән белән кызыксынуын, белемгә омтылышын көчәйтә.

Күп белүгә караганда да , аз белдереп, эзләнү орлыгын салу һәм эзләнгәнен табарга юллар күрсәтү- мөгаллим бирә торган хезмәтләрнең иң кадерлесе, иң зурысыдыр”,- дип әйтә күренекле язучыбыз Галимҗан Ибраһимов.

Бүгенге көндә замана баласын укыту- тәрбия эшен компьютер технологияләреннән башка оештырып булмый. Беренче юлдашым- ул мәгълүмати- коммуникацион технологияләр. Компьютер технологияләре буенча дәресләр үткәргәндә укытучы консультацияләр бирүче, координацияләүче васифасын башкара. Бу- заманча электрон дәреслекләрдән, виртуаль лабораторияләр, интернеттан файдалану нәтиҗәсе. Укытучының бурычы- уку материалының эчтәлегенә, балаларның яшь һәм психологик үзенчәлекләренә туры китереп, шулай ук укучыларның компьютер белән ни дәрәҗәдә эш итә белүләренә карап, әлеге чараларны сайлап ала белү. Хәзерге заман мәктәбендә мәгълүмати- коммуникатив технологияләр куллану белән бара торган дәресләрдә эш оештыру уку мотивациясенә, бердәм дәүләт имтиханы рәвешендә йомгаклау аттестациясен тапшыруга, олимпиадаларга һәм конкурсларга әзерләнүгә бәйле проблемаларны чишәргә булыша, укучыларга проектлар төзү һәм иҗади эшләр башкару, төрле бәйгеләрдә катнашу юнәлешләрендә ярдәм итә. Дәресләргә кагылышлы презентацияләрнең күбесен укучылар үз көчләре белән әзерлиләр.

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә информацион технологияләрне куллануның өстенлекле яклары бик күп:

-материал югары күрсәтмәле дәрәҗәдә булуы белән отышлы;

-укучының шәхси сыйфатын ачыкларга мөмкинлек бар;

-контроль һәм үзконтроль дәрәҗәсе югары ( материалны кабат укып, хатаны шунда ук төзәтергә, проблема чишүнең берничә вариантын файдаланып карарга мөмкин);

-укытуны интенсивлаштыру өчен тестларны нәтиҗәле кулланырга мөмкин. Укучыларның теманы үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү, белемнәрен бәяләү, ялгышларын ачыклау, аларны анализлау һәм төзәтү юлларын билгеләү өчен дә тестлар уңайлы.

-Белем һәм күнекмәләрне ныгыту күнегүләрен күпләп эшләргә була.

Интернет, компьютер технологияләре яңа буын укытучылары өчен зур мөмкинчелекләр тудырды. Мин үзем дә даими рәвештә интернет челтәрендә тәҗрибәләрем белән уртаклашам. Укытучылар өчен эшләп килә торган Завуч Инфо интернет битләрендә үземнең дәрес эшкәртмәләремне урнаштырам. Заманча информацион технологияләрне эффектлы методик материалларны актив кулланган өчен Учитель цифрового века Гомумроссия проекты җитәкчеләре тарафыннан диплом белән бүләкләндем


Дәрес- укытучының гомуми культурасын һәм дә педагогик культурасын чагылдыручы көзге ул. Дәрес- укытучының интеллектуаль байлыгын, аның эрудициясен, карашының киңлеген билгеләүче бер үлчәү”,- дип яза В. А. Сухомлинский.

Укыту, дәрес бирү- ул сәнгать. Һәр дәрес үзе кечкенә генә спектакльне хәтерләтә. Укытучы- бу дәресне төзүче, режиссер, алып та баручы, артист. Мин дә үземнең эшчәнлегемдә дәресләрнең төрле типларын кулланам.

Минем укучыларым дәресләрдә мәкальләр белән бирелгән эшләрне бик теләп башкаралар. “Мин башлыйм, син дәвам ит”, “Мәкальнең ахырын тап”, “Шигъри мәкальләр” уеннары зирәклек, җитезлек тә сорый. “Әкият геройларын таны”, “Бу кайсы әкияттән?” “уен- табышмак” , “ уен- сәяхәт”, “ватык телефон”, “хәрефләрдән сүзләр төзү”, ”Чылбыр”, “Алма җыю” уеннары төрле дәрес элементлары итеп кертелә. Бу эш төрләре укыту процессының максатына, урынына, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә карап, төрле вакытта, төрле очракта кулланыла.

Тел дәресләрендә исә теманы аңлатканда проблемалы ситуацияләр тудырам,һәр укучым шушы проблеманы чишүдә катнаша. Проблемалы эзләнү технологияләрен кулланганда укучыларда : –проблеманы әйтеп бирә белү күнекмәләре формалаша; -иҗади сәләтләре, күзаллау үсә; -максатчанлык һәм оешканлык тәрбияләнә:

Дәресләремдә гадәти булмаган алымнарны кулланып эшләргә тырышам. Шул алымнарның берсе -бу проект эше. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә проектлар методын куллану – укучыларның иҗади сәләтен устерүгә этәргеч булып тора. Укучыларда яңа проектлар эшләү теләге туа һәм фәнгә карата кызыксыну уяна.

Шулай ук сюжетлы рәсемнәрне, картиналарны да еш кулланам. Чөнки рәсем, картина баланың хисенә тәэсир итә, сөйләмдә образлы сүзләр кулланырга, төшенчәләрне ачыкларга булыша..Сюжетлы рәсемнәр сурәтләнгән вакыйгаларның тәртибен хәтерләп калырга, аларны эзлекле итеп сөйли белергә өйрәтә. Сөйләм телен үстерүдә һәм дөрес итеп язарга өйрәтүдә укучы белән шәхси эш алып бару да нык булыша. Бу максатта мин дәресләрдә карточкалар кулланам. Аларга сорауны укучыларның белем дәрәҗәләрен искә алып язам. Зачет, контроль һәм белемнәрне системалаштыру дәресләрен оештыру формаларына аеруча игътибар бирәм. Киләсе дәрестә уен уйнаячагыбыз, әмма тема буенча берничә сорауга җавап бирергә кирәклеге турында хәбәр итәм.

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә кроссвордлар, ребуслар чишү, тестлар эшләү укучыларның яраткан эше. Аларны үзем дә тәкъдим итәм, үзләре дә өйдә төзеп алып киләләр. Бу алымны куллану укучыларның логик фикерләү сәләтен үстерә, мөстәкыйльлеккә өйрәтә. Тестлар аз вакыт эчендә укучыларның белеменә дөрес бәя бирергә мөмкинлек ача. Дәресләрдә алган хис- кичерешләрен укучылар кулларына каләм алып теркиләр. Үзләренең иҗат җимешләре белән мәктәп укучы- укытучылары белән дә, Республика халкы белән дә уртаклашалар.

Мәктәбебездә “112 Яңалык” дигән газета чыгып килә. Әлеге газетаның төп корреспондентлары минем укучыларым. Һәрбер номерда аларның язмалары бирелә. Шулай ук әлеге газета битләрендә минем үземнең дә мәкаләләрем басыла.


С. Хәкимнең туган көне уңаеннан үткәрелгән искә алу кичәсеннән тупланган хәтирәләре белән укучым Зарипов Илназ Ялкын журналын укучы малайлар һәм кызлар белән дә уртаклашты.

Үземнең эш тәҗрибәләрем белән Республикабызның укытучылары белән мин дә уртаклашып торам. Шундый тәҗрибәләремнең берсе 2012 нче елда декабрь аенда “Ачык дәрес” газетасында басылды.

Төрле конкурсларда үзем дә, укучыларым да бик теләп катнашалар. Дәресләрне ничек укытуыбыз, эш тәҗрибәбез белән даими рәвештә башка укытучыларны да таныштыру максатыннан район, шәһәр, республика, федерация күләмендә семинарлар, конференцияләр оештырабыз. Әлеге семинарларның һәрберсендә диярлек мин катнашам, тәҗрибәләрем белән уртаклашып, үземә дә бай мәгълүмат туплыйм. Татар егете һәм татар кызы конкурслары минем катнашудан тыш узмый. Егет- кызларыбызны әлеге бәйгегә әзерләгәндә мин инде үземнең шигъри илхамымны эшкә җигәм. Мин язган шигырьләр ярдәмендә алар мәктәбебезнең данын яклыйлар.

Тагын бер үзенчәлек – ул безнең мәктәбебездә урнашкан С. Хәким музее. Үзе исән- сау чакта күренекле шәхесләргә багышланган музей оештырып ачу- сирәк күренеш. Татар халык шагыйре Сибгат Хәким- шундый бәхеткә ия булган шәхес. Мәктәбебездә музей 1981 нче елда татар теле укытучысы Рәкыйпова Мөршидә Шакирзяновна җитәкчелегендә оештырыла. Бүгенгесе көндә ул татар теле һәм әдәбияты укытучысы Насибуллина Гөлйөзем Хадиулловна җитәкчелегендә эшләп килә.

Биредә экскурсияләр, сыйныф сәгатьләре, тематик кичәләр һәм Сибгат Хәким дәресләре даими үткәрелә; язучылар, шагыйрьләр, сәнгать һәм фән эшлеклеләре еш чакырыла. Алар монда шагыйрьнең тормыш юлы һәм күпкырлы иҗаты белән танышалар, уй- хисләрен, теләкләрен “Истәлекләр китабы”на теркәп калдыралар. Әлеге кичәләрнең оештыручысы һәм алып баручысы да булып торам. Сибгат Хәким иҗатын узганда дәресләребезне музейда үткәрәбез. Музей эшчәнлегендә укучыларым актив катнашалар. Алар экскурсоводлар да, алар Сибгат Хәким иҗатын, тормышын өйрәнеп эзләнүләр алып баралар, проектлар яклыйлар. Район күләмендә үткәрелгән экскурсоводлар конкурсында катнашып, укучым Зарипов Илназ өченче урынны яулады.Ул менә нәкъ Сибгат Хәким иҗаты буенча эзләнүләр алып барды.

“Укучыларның татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә коммуникатив компетентлылыгы” дигән темага үткәрелгән семинарда мин үзем 6 нчы сыйныф укучылары белән С. Хәкимнең тормыш юлы, иҗаты буенча проектлар яклау дәресе күрсәттем.

Чыгышымның башында әйтеп үткәнемчә мин бит әле сыйныф җитәкчесе дә. Минем балаларым үзләренең белем дәрәҗәләре белән дә, башка уңышлары белән дә сөендереп торалар. Бүгенге конкурста катнашканда да мин аларның җылысын, ярдәмен тоям. Һәм үзем дә сыйныф җитәкчесе буларак конкурсларда, семинарларда катнашып торам.

Замана кыенлыкларына да карамастан, киләчәккә өмет белән яшим һәм эшлим, укыту- тәрбиянең югары нәтиҗәлелегенә ирешү, зыялы, кешелекле балалар тәрбияләү өчен әзерләнәм.

Укучыларның туган телләрен яратуларын, гореф- гадәтләребезне хөрмәт итүләрен белү- күрү- үзе бер шатлык. Ә бу эштә үзеңнең керткән өлешеңне күрү- икеләтә сөенеч. Ә инде синең хезмәтеңне җитәкчеләр дә күрсә бу әйтеп бетергесез зур куаныч. Бу өлкәдә минем кечкенә генә уңышым да бар. Мәктәбебез оешуның 60 еллыгы уңаеннан яшь буынга белем бирүдә күпкырлы намуслы хезмәтем өчен район мәгариф бүлеге тарафыннан грамота белән бүләкләндем.

Мондый җиңүләр соңгысы булмас дип өметләнәм.

Килгән чакта башка авырлык,

Җитми калса көч я сабырлык.

Сиздермичә ярдәм иткәнсез

Сез иң күркәм кеше икәнсез!

Сез иң галим кеше икәнсез!

Сез иң гүзәл кеше икәнсез!


Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт! Исән- имин булыгыз!