СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

"Минем гаиләм- минем горурлыгым"

Нажмите, чтобы узнать подробности

Разработка мероприятии о прекрасных семьях.

Просмотр содержимого документа
«"Минем гаиләм- минем горурлыгым"»

Тукта әле, гомер, үтмә заяга..

«Хәерле көн» җыры

1 а.б. Исәнмесез! Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар!

Хәерле көн теләп пәрдә ачыйк

Хәерле эш телик һәркемгә.

Кылган гамәлебез изгелектән тора,

Изге эшләр кылыйк бүген дә.

Елга дулкынлана, киң кырларда

Күкрәп иген үскән чакларда,

Хезмәтләре белән дан казанган

Кешеләр күп безнең якларда.

2 а.б. Мактамаслык түгел безнең яклар,

Урманнарын, тугай-кырларын,

Кулларында утлар уйнатучы,

Батыр ирләр, уңган кызларын.

Зыялылары бар, башны иеп

Хөрмәт белән искә алырлык,

Исемнәре илебез тарихына,

Алтын хәреф белән язарлык.

1.А.Б. Һәр төбәкнең бик матур кешеләре бар. Төскә-биткә генә түгел, күркәм эшләре, тоткан кыйблалары белән киләчәк буыннарга үзләреннән тирән эз калдырган шәхесләр яши. Алар мактанып йөрмиләр, тыныч кына яши бирәләр.

2.А.Б. Һәркемгә сыенырлык учак, тыныч почмак булуы кирәк. Менә шул помак гаилә була. Гаилә ул – иң олы таянычыбыз. Ни генә булмасын кеше шул гаилә кочагында ял итә, рухи көч һәм дәрман җыя, күңелен бушатып җан-җәрәхәтләрен дәвалый ала.

  1. А.Б. Гаилә – тормышыбызның нигезе. Җәмгыятьнең ныклыгы гаиләдән тора. Әти-әни аның тоткасы булса, балалар – гаиләнең нигезе. Әгәр тотка купмасын, көзге ватылмасын дисәң, бер-береңне саклап, рәнҗетми, хөрмәт белән яшәргә кирәк.

Әти-әни җыр

  1. А.Б. Без бүген табигатҗтән килгән сәләтләрен буыннан-буынга түкми-чәчми саклап килгән талантлы гаиләләрне кунакка чакырдык. Алар:

Сөләймановлар, Минеязовлар, Таиповлар гаиләләре.

Сөләйманов ГАИЛӘСЕ

Гасырлардан гасырларга килә

Халыкыбзның гореф-гадәте.

Чал тарихлы олуг мирасыбыз -

Бизәү төре - чигү сәнгате

Чәк-чәк

Татар җыры, татар биюләре

Дәртләндерә безнең күңелне.

Җырлап – биеп яшик әле, дуслар,

Бушка уздырмыйк ла гомерне.



Алия Шәмдәлләрдә утлар яна



  1. А.Б. Борынгыдан килә: татар хатын-кызының кулыннан һичбер вакыт эш төшмәгән. Җеп эрләгән, шәл бәйләгән ул, ашъяулык, сөлге чиккән, тула баскан, келәм, палас тукыган.

Бу сүзләр Минеязовлар гаиләсе бик тә туры килә. Наталья апа кызлары Әдилә һәм Айзилә белән чигү чиксәләр, Илфак абый белән төпчек кызлары Исламиянең кулларында - гармун.

  1. А.Б. Гармун моңы! Ул гасырлар буе халыкыбызның рухи бердәмлеген ныгыткан, иң авыр чакларда да күңелләрне күтәргән, шатландырган, юаткан.

1.А.Б. Яшәүләре яшәүмени соң ул,

Кулларыңда тирбәлмәсә гармун.

Күңелеңдә дөнья биемәсә,

Йолдыз булып балкымаса бер моң!

2.А.Б. Татар моңы...

Татар җыры...

Йөрәгеңә үтеп керер дә,

Нурландырыр керсез күңелеңне,

Усаллыкның калмас кере дә.

Тыңла әле бер син татар көен,

Тыңа әле, күңлең ачылсын.

Күңлеңдәге булган сагыш, моңнар

Татар җыры белән басылсын.

Гармунда уйныйлар

  1. А.Б. Бу дөньяда һәркем лаек ихтирамга,

Раслый алса, яшәүнең олылыгын.

Матурлыкка, гаделлеккә хезмәт итсә,

Намусы пакъ, тормышы нык булыр аның.

  1. А.Б. Бүгенге көннең иң авырткан җире – киләчәк өчен тәрбияле, мәрхәмәтле, эш сөючән балалар үстерү. Хөрмәтле Илфак абый, Наталья апа! Сезнең гаилә татулыгының, кызларыгызга эшкә мәхәббәт уятуның сере нәрсәдә?

Номер.

“Игенче җыры”

1.А.Б. “Без барыбыз да авылдан чыккан”, - диләр. Авыл җире бөек һәм бер үк вакытта гади кешеләргә бай. Авыл кешесенең тормышы җиңел түгел, әмма яшәешенең матурлыгы, яме бар. Авыл үзенең ягымлы һәм шәфкатҗле күренешләре, табигате белән җаннарда олылык һәм мәрхәмәт уятса, аның җор күңелле кешеләре туган телнең нәфислеген һәм олылыгын тоярга өйрәтә. Авыл кешеләренең эчке дөнҗялары - матур, бай, саф.

2.А.Б. Ләкин шунысы борчый: авылга, җиргә мөнәсәбәт кире якка үзгәрә, аның киләчәге бетүгә бара. Авыл ,Туган җир,иген кырлары, фермалар, урманнар, болыннар кемгә кала соң? Алар турында иртәгесе көнне кем кайгыртыр?

Фатыйх абый гомер буе яшелчә бакчасы бригадиры булып эшләгән. Авыл халкын яшелчәләр үстерергә өйрәткән.

Өлфәт Таипов - районыбызда продукция җитештерүдә һәм аны эшкәртүдә аеруча нәтиҗәле эшләүчеләрнең берсе. Бу эшмәкәрнең 177 гектар мәйданлы чәчүлек җире бар, аның күпчелек өлешендә иң яхшы сортлы бодай һәм арпа үстерә, ә калган мәйданда – бәрәңге, кәбестә, аш чөгендере һәм кишер. Җитештерелгән продукцияне туклану комбинатлары сатып ала. Өлфәт Таипов 2015 нче елда еллык эш нәтиҗәләренә карап, икътисадның төрле тармакларында аеруча югары күрсәткечләргә ирешкән 100 эшмәкәрне сайлый торган “Ел эшмәкәре. Алтын йөзлек” республика күләмендәге конкурста катнашып җиңү яулаган.

Күп балалы гаиләдә һәр балага эш бүленеп бирелгән була. Алар эш сөючән, тырыш, һәр эшкә җаваплы караучы, тәртипле булып үсәләр. Гаиләдә хезмәт белән тәрбияләнгән балалар тормышта да үз эшләрен, үзюлларын табып матур гомер итәрләр

Төп нигездә төпчек уллары Өлфәт хатыны Гөлнур белән яши. Алар уллары Искәндәр гаиләсе белән яшиләр. Өлфәт –арендатор, улы Искәндәр һәм килене назилә белән бергә эшлиләр. Бу гаилә авылдашларына бик ярдәмчел. Шәһәр халкын бәрәңге, кәбестә, кишер белән тәэмин итәләр. Улларының дүрт баласын: Илназ, Алия,Дилия, Зилияне үстерешәләр.


1.а.б. Бар әле, өмет бар...

2.а.б. Бар нәрсәдән кадерлерәк безгә

Туфраккае, хәтта тузаны.

Һәрчак шулай күкрәк түрендәге

Кесәбездә йөртәбез аны.

1.а.б. Шушы туфрактан бит яралдык без,

Беребез дә күктән төшмәдек.

Маңгай тиребез белән ашлап аны,

Гомер буе янып эшлибез,-ди, үзләренең тормышларын җир белән бәйләгән, Таиповлар гаиләсе.

Китап мастер -класс

2.а.б. Хөрмәтле кунаклырыбызның эш сөючән, туган җиренә тугрылыклы, әхлаклы, рухи яктан камил булуларын күрдек.

Гаилә кайчан бәхетле?

Гаилә бәхетле шул вакыт:

Ир, хатын, әби, бабай, балалар – барысы бергә

Яшәсәләр җан атып, яратып.

1.а.б. Хөрмәтле кунакларыбыз!

Сезгә булган безнең хөрмәтебез

Урын алсын йөрәк түрендә!

Шатлык һәм куаныч, зур бәхетләр

Юлдаш булсын сезгә гомергә!

2.а.б. Гомерн юлларыгыз озын булсын,

Тигез тормыш аны бизәсен!

Яшәү дәвере якты көннәр бирсен,

Авырлыклар мәңге килмәсен.


Җыр: