СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Мөхәммәт Мәһдиевнең “Торналар төшкән җирдә” повестендә татар халкының йолалары һәм гореф-гадәтләренең бирелеше

Нажмите, чтобы узнать подробности

Просмотр содержимого документа
«Мөхәммәт Мәһдиевнең “Торналар төшкән җирдә” повестендә татар халкының йолалары һәм гореф-гадәтләренең бирелеше»

 Татарстан Республикасы Яр Чаллы шәһәре  МАГББУ “21 урта гомуми белем бирү мәктәбе”   Мөхәммәт Мәһдиевнең “Торналар төшкән җирдә” повестендә татар халкының йолалары һәм гореф-гадәтләренең бирелеше    Габбасова Гөлнар Үзбәк кызы I квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Татарстан Республикасы Яр Чаллы шәһәре МАГББУ “21 урта гомуми белем бирү мәктәбе”

Мөхәммәт Мәһдиевнең “Торналар төшкән җирдә” повестендә татар халкының йолалары һәм гореф-гадәтләренең бирелеше

 

Габбасова Гөлнар Үзбәк кызы

I квалификацион категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Кереш Теманың актуальлеге . М.Мәһдиевнең тормыш юлы, иҗаты 6, 7,8 нче сыйныфларда өйрәнелә, шуңа күрә өстәмә мәгълүмат бирү укучылар өчен бик кызыклы. Татар халкының онытылып барган гореф-гадәтләрен, йолаларын хәзерге заман укучыларына җиткерү бүгенге көндә бик актуаль. Максат: М.Мәһдиевнең тормыш юлын, иҗат үзенчәлекләрен өйрәнү, иҗатында татар халкының йолалары һәм гореф-гадәтләренең бирелешен ачыклау, язучының туган төбәгенә хас йола һәм гореф-гадәтләрне күрсәтү, нәтиҗәләр чыгару.

Кереш

  • Теманың актуальлеге . М.Мәһдиевнең тормыш юлы, иҗаты 6, 7,8 нче сыйныфларда өйрәнелә, шуңа күрә өстәмә мәгълүмат бирү укучылар өчен бик кызыклы. Татар халкының онытылып барган гореф-гадәтләрен, йолаларын хәзерге заман укучыларына җиткерү бүгенге көндә бик актуаль.
  • Максат: М.Мәһдиевнең тормыш юлын, иҗат үзенчәлекләрен өйрәнү, иҗатында татар халкының йолалары һәм гореф-гадәтләренең бирелешен ачыклау, язучының туган төбәгенә хас йола һәм гореф-гадәтләрне күрсәтү, нәтиҗәләр чыгару.
 Бурычлар:  Мөхәммәт Мәһдиевнең тормышы һәм иҗат юлы турында мәгълүмат туплау;  Нәсел шәҗәрәсен өйрәнеп, кызыклы фактларны барлау; “ Торналар төшкән җирдә” повестендә татар халкының йола һәм гореф-гадәтләрен өйрәнү;  Җиденче сыйныф укучылары белән шушы темага кагылышлы анкета уздыру, презентацияләр ясау;  Фаразлау – М.Мәһдиев- татар әдәбиятын үзенчәлекле иҗат мирасы белән баеткан, авыл халкының тормышын һәм аның гореф-гадәтләрен үзенең әсәрләрендә мавыктыргыч итеп сурәтләгән әдипләрнең берсе.
  • Бурычлар:

Мөхәммәт Мәһдиевнең тормышы һәм иҗат юлы турында мәгълүмат туплау;

Нәсел шәҗәрәсен өйрәнеп, кызыклы фактларны барлау;

“ Торналар төшкән җирдә” повестендә татар халкының йола һәм гореф-гадәтләрен өйрәнү;

Җиденче сыйныф укучылары белән шушы темага кагылышлы анкета уздыру, презентацияләр ясау;

  • Фаразлау – М.Мәһдиев- татар әдәбиятын үзенчәлекле иҗат мирасы белән баеткан, авыл халкының тормышын һәм аның гореф-гадәтләрен үзенең әсәрләрендә мавыктыргыч итеп сурәтләгән әдипләрнең берсе.
Эшнең төзелеше Эчтәлек Кереш өлеше Төп өлеш Йомгаклау Кулланылган әдәбият исемлеге Кушымта  Хезмәтнең әһәмияте  Әдәбият дәресләрендә, сыйныф сәгатьләре  үткәргәндә, проектлар һәм фәнни эшләр башкарганда,  семинарларда чыгыш ясаганда, гореф-гадәтләрне  өйрәнгәндә кулланырга мөмкин.

Эшнең төзелеше

  • Эчтәлек
  • Кереш өлеше
  • Төп өлеш
  • Йомгаклау
  • Кулланылган әдәбият исемлеге
  • Кушымта

Хезмәтнең әһәмияте

Әдәбият дәресләрендә, сыйныф сәгатьләре

үткәргәндә, проектлар һәм фәнни эшләр башкарганда,

семинарларда чыгыш ясаганда, гореф-гадәтләрне

өйрәнгәндә кулланырга мөмкин.

Мөхәммәт Мәһдиев (1930-1995)  Мөхәммәт Мәһдиев 1930 елның 1нче декабрендә Татарстанның Арча районы Гөберчәк авылы мулласы Сөнгатулла Мәһдиев гаиләсендә дөньяга килгән. Мөхәммәт Мәһдиев 1995 нче елда вафат була, туган авылы Гөберчәк зиратына җирләнә. Аның туган авылы Гөберчәктә музей-йорты булдырылган.

Мөхәммәт Мәһдиев (1930-1995)

Мөхәммәт Мәһдиев 1930 елның 1нче декабрендә Татарстанның Арча районы Гөберчәк авылы мулласы Сөнгатулла Мәһдиев гаиләсендә дөньяга килгән.

Мөхәммәт Мәһдиев 1995 нче елда вафат була, туган авылы Гөберчәк зиратына җирләнә. Аның туган авылы Гөберчәктә музей-йорты булдырылган.

 Әтисе Сөнгатулла Мәһдиев. 1918 нче елга кадәр мулла, 1930 нчы елга кадәр авыл мөгаллиме булып эшли. Ул репрессия дулкынына эләгә һәм 1933 нче елның 30 нчы гыйнварында кулга алына. 1937 нче елның 19 нчы декабрендә мөлкәтен конфискацияләп, үлем җәзасына хөкем ителә.  1938 нче елның 5 нче гыйнварында “халык дошманы” дип гаепләнеп атып үтерелә. М.Мәһдиев  8 яшендә әтисеннән ятим кала.

Әтисе Сөнгатулла Мәһдиев. 1918 нче елга кадәр мулла, 1930 нчы елга кадәр авыл мөгаллиме булып эшли. Ул репрессия дулкынына эләгә һәм 1933 нче елның 30 нчы гыйнварында кулга алына. 1937 нче елның 19 нчы декабрендә мөлкәтен конфискацияләп, үлем җәзасына хөкем ителә.

1938 нче елның 5 нче гыйнварында “халык дошманы” дип гаепләнеп атып үтерелә. М.Мәһдиев

8 яшендә әтисеннән ятим кала.

 Әнисе Түбән Симет авылыннан Бибирабига Мөхәммәтсафа кызы Яхиннар нәселеннән булуы билгеле. Ул Композитор Р.Яхин, татар мәгърифәтчесе Таип Яхин, язучы Г. Галиева- Яхина белән туганнар булып чыга. Гөберчәк авылында Рабига апа гомере буе абыстайлык итә. Аларның тугыз балалары була, шуларның дүртесе генә үсә.

Әнисе Түбән Симет авылыннан Бибирабига Мөхәммәтсафа кызы Яхиннар нәселеннән булуы билгеле. Ул Композитор Р.Яхин, татар мәгърифәтчесе Таип Яхин, язучы Г. Галиева- Яхина белән туганнар булып чыга. Гөберчәк авылында Рабига апа гомере буе абыстайлык итә. Аларның тугыз балалары була, шуларның дүртесе генә үсә.

Мактаулы исемнәре  М. Мәһдиев 1983 елның гыйнварыннан РСФСРның атказанган культура хезмәткәре дигән мактаулы исем йөрткән «Кеше китә – җыры кала», «Торналар төшкән җирдә» һәм «Бәхилләшү» повестьлары өчен ул 1990 елда Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була 1993 елда исә халыкчан әдәби иҗаты өчен аңа «Татарстан Республикасының халык язучысы» дигән мактаулы исем бирелә

Мактаулы исемнәре

  • М. Мәһдиев 1983 елның гыйнварыннан РСФСРның атказанган культура хезмәткәре дигән мактаулы исем йөрткән
  • «Кеше китә – җыры кала», «Торналар төшкән җирдә» һәм «Бәхилләшү» повестьлары өчен ул 1990 елда Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була
  • 1993 елда исә халыкчан әдәби иҗаты өчен аңа «Татарстан Республикасының халык язучысы» дигән мактаулы исем бирелә
Мөхәммәт Мәһдиевнең китаплары

Мөхәммәт Мәһдиевнең китаплары

“ Торналар төшкән җирдә” әсәрендә гореф-гадәтләр һәм йолалар М.Мәһдиев Сабантуй вакытында уздырылган уеннар турында язмый. Ул авылын шулкадәр сагынып кайта, аның өчен авылдашлары, күршеләре белән очрашу, гармун тартып, авыл урамнарын әйләнү, әби- апаларның тәмле ризыклар әзерләве кадерле.

“ Торналар төшкән җирдә” әсәрендә гореф-гадәтләр һәм йолалар

М.Мәһдиев Сабантуй вакытында уздырылган уеннар турында язмый. Ул авылын шулкадәр сагынып кайта, аның өчен авылдашлары, күршеләре белән очрашу, гармун тартып, авыл урамнарын әйләнү, әби- апаларның тәмле ризыклар әзерләве кадерле.

Түгәрәк уеннарының да татар халкы тормышында әһәмияте зур булган. Монда яшьләр очрашкан, авыр хезмәттән соң күңел ачкан, танышкан, яңа гаиләләр төзелгән. Автор түгәрәк уеннары турында язганда бик күп такмак-җырлар китерә. Бу җырлар шушы төбәккә генә хас. Алар белән танышкач, шушы чор кешеләренең тормышы, яшәеше, алар кичергән төрле вакыйгалар күз алдына килеп баса.

Түгәрәк уеннарының да татар халкы тормышында әһәмияте зур булган. Монда яшьләр очрашкан, авыр хезмәттән соң күңел ачкан, танышкан, яңа гаиләләр төзелгән. Автор түгәрәк уеннары турында язганда бик күп такмак-җырлар китерә. Бу җырлар шушы төбәккә генә хас. Алар белән танышкач, шушы чор кешеләренең тормышы, яшәеше, алар кичергән төрле вакыйгалар күз алдына килеп баса.

 Армиягә озату йоласы . Егетләр атка утырып урам әйләнәләр. Уртада гармунчы утырган. Армиягә китүче егетнең кызыннан бүләк кулъяулык гармунга эленә. “Китәсе егет капка төбендә кеше күргән саен арбадан сикереп төшеп күрешергә бара. Күп кеше аның кесәсенә акча сала... Кайвакытта егетнең капчыгына ашау әйберсе салалар. Китәсе булгач китәрбез Урман эчләре белән. Бәйләсәләр дә тормабыз Ефәк очлары белән. Ал кисәргә, гөл кисәргә Үтмәс кайчыларыбыз. Киләсе ел бу вакытта Булмас кайсыларыбыз.

Армиягә озату йоласы . Егетләр атка утырып урам әйләнәләр. Уртада гармунчы утырган. Армиягә китүче егетнең кызыннан бүләк кулъяулык гармунга эленә. “Китәсе егет капка төбендә кеше күргән саен арбадан сикереп төшеп күрешергә бара. Күп кеше аның кесәсенә акча сала... Кайвакытта егетнең капчыгына ашау әйберсе салалар.

Китәсе булгач китәрбез

Урман эчләре белән.

Бәйләсәләр дә тормабыз

Ефәк очлары белән.

Ал кисәргә, гөл кисәргә

Үтмәс кайчыларыбыз.

Киләсе ел бу вакытта

Булмас кайсыларыбыз.

Аулак өйләр – “тормыш-көнитештәге “күп мәсьәләләрне хәл итү урыны”: “Монда кызлар бер-берсеннән хезмәткә өйрәнәләр (шәл үрнәкләре, чигү, бәйләү һ.б.), монда егет сайлыйлар, танышалар, аңлашалар, җыр-көй өйрәнәләр, уеннар уйныйлар. Шәл бәйләдем, шәл бәйләдем, Шәлем түгәрәк түгел. Очып барып кайтыр идем, Җаным күбәләк түгел.

Аулак өйләр – “тормыш-көнитештәге “күп мәсьәләләрне хәл итү урыны”: “Монда кызлар бер-берсеннән хезмәткә өйрәнәләр (шәл үрнәкләре, чигү, бәйләү һ.б.), монда егет сайлыйлар, танышалар, аңлашалар, җыр-көй өйрәнәләр, уеннар уйныйлар.

Шәл бәйләдем, шәл бәйләдем,

Шәлем түгәрәк түгел.

Очып барып кайтыр идем,

Җаным күбәләк түгел.

Практик өлеш Анкета сораулары: 1. Мөхәммәт Мәһдиев кем ул? 2. Аның нинди әсәрләрен укыганың бар? 3. Сабантуй нинди бәйрәм ул? 4. Аулак өй турында ишеткәнең бармы? 5. Кичке уеннар турында нәрсә беләсең?

Практик өлеш

Анкета сораулары:

1. Мөхәммәт Мәһдиев кем ул?

2. Аның нинди әсәрләрен укыганың бар?

3. Сабантуй нинди бәйрәм ул?

4. Аулак өй турында ишеткәнең бармы?

5. Кичке уеннар турында нәрсә беләсең?

 Аулак өйләр, кичке уеннар темасы буенча укучылар презентацияләр ясадылар, сыйныфташлары алдында сөйләделәр.  Башлангыч сыйныф укучылары Сабантуй темасы буенча хикәяләр яздылар. Рәсемнәр ясадылар.

Аулак өйләр, кичке уеннар темасы буенча укучылар презентацияләр ясадылар, сыйныфташлары алдында сөйләделәр.

Башлангыч сыйныф укучылары Сабантуй темасы буенча хикәяләр яздылар. Рәсемнәр ясадылар.

Йомгаклау М.Мәһдиевнең тормыш юлына өстәмәләр кертелде. Татар халкының гореф-гадәтләре, йолалары шушы җирлеккә генә хас үзенчәлекләр белән күрсәтелүе ачыкланды. Сабантуй, аулак өйләр, кичке уеннар, егетләрне армиягә озату кебек йолаларда шушы төбәктә генә җырлана торган җыр-такмакларның күп булуы билгеле булды. Әсәр туган төбәген, анда яшәүче авылдашларын, туган як табигатен сагыну хисе белән сугарылуы күренде. Гореф-гадәтләрне, йолаларны саклап калырга, алдагы буын кешеләренә җиткерергә кирәклеге ассызыклануы ачыкланды.

Йомгаклау

  • М.Мәһдиевнең тормыш юлына өстәмәләр кертелде.
  • Татар халкының гореф-гадәтләре, йолалары шушы җирлеккә генә хас үзенчәлекләр белән күрсәтелүе ачыкланды.
  • Сабантуй, аулак өйләр, кичке уеннар, егетләрне армиягә озату кебек йолаларда шушы төбәктә генә җырлана торган җыр-такмакларның күп булуы билгеле булды.
  • Әсәр туган төбәген, анда яшәүче авылдашларын, туган як табигатен сагыну хисе белән сугарылуы күренде.
  • Гореф-гадәтләрне, йолаларны саклап калырга, алдагы буын кешеләренә җиткерергә кирәклеге ассызыклануы ачыкланды.
Кулланылган әдәбият һәм чыганаклар 1.Нәҗипова.Ә.Н., Исхакова Л.Ш. Татар әдәбияты. 7 нче сыйныф.- Казан: Татар.кит.нәшр., 2015. 2.Заһидуллина Д.Ф. ХХ гасыр татар әдәбияты тарихы: дәреслек / Д.Ф. Заһидуллина, Н.М.Юсупова. – Казан: Казан университеты, 2011. – Т.2: ХХ йөзнең икенче яртысында татар әдәбияты. – 198 б. 3. Мәһдиев М. Торналар төшкән җирдә / Мәһдиев М. Сайланма әсәрләр. 3 томда. I том: Повестьлар. – Казан: Татар.кит.нәшр., 1994. – Б.135-356. 4. Нуруллин Р.Г. Яхиннар.-Казан: “Ихлас” нәшрияты, 2016. 5. Татарский Энциклопедический Словарь.-Казань:Институт Татарской Энциклопедии АН РТ,1999.

Кулланылган әдәбият һәм чыганаклар

1.Нәҗипова.Ә.Н., Исхакова Л.Ш. Татар әдәбияты. 7 нче сыйныф.- Казан: Татар.кит.нәшр., 2015.

2.Заһидуллина Д.Ф. ХХ гасыр татар әдәбияты тарихы: дәреслек / Д.Ф. Заһидуллина, Н.М.Юсупова. – Казан: Казан университеты, 2011. – Т.2: ХХ йөзнең икенче яртысында татар әдәбияты. – 198 б.

3. Мәһдиев М. Торналар төшкән җирдә / Мәһдиев М. Сайланма әсәрләр. 3 томда. I том: Повестьлар. – Казан: Татар.кит.нәшр., 1994. – Б.135-356.

4. Нуруллин Р.Г. Яхиннар.-Казан: “Ихлас” нәшрияты, 2016.

5. Татарский Энциклопедический Словарь.-Казань:Институт Татарской Энциклопедии АН РТ,1999.