М.Җәлилгә багышланган “Тамчы шоу” уен-дәресе.
Максат: 1. Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты белән тирәнтен
танышу.
2. Шагыйрьнең һәр чор иҗатына хас булган үзенчәлекләрне ачу.
3. Укучыларга патриотик, гражданлык тәрбиясе бирү.
Алып баручы.
- Исәнмесез, хөрмәтле укытучылар, укучылар!
Бүген 15 февраль- Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты , татар халкының батыр улы, дөнья аренасына чыккан патриотик шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне. Бөек шагыйрьнең тууына 115 ел! Бүгенге кичәбезне М.Җәлилгә багышлыйбыз.
М.Җәлил! Бу исем-гасырлар буена буыннан-буынга, телдән –телгә сөйләнәчәк легендар исем. Аның Моабит дәфтәрләре кешенең рухи батырлыгына һәйкәл, бу шигырьләр киләчәк буыннарны да дулкынландырыр һәм яшь бунда аңа охшарга тырышу хисе тудырыр.
1 укучы.М.Җәлил фашизмның кешелек дөньясына алып килгән фаҗигасен үз күзләре белән күрде, үз тәнендә, үз җанында татыды.
2 укучы.
Үзем күрдем, үз күзләрем белән
Үкреп акты ничек елгалар,
Балалар күк ничек үкси-үкси
Яшен түкте ярсып җир ана.
Үзем күрдем, ничек моңлы кояш
Болыт аша җиргә сузылып,
Үксеп үпте үксез балаларын
Соңгы кабат кысып, суырып.
1 укучы.Бу фаҗигадә шагыйрь рухи җиңеп чыгуына, дошманның тар-мар ителүенә ышана.
Беләм, ләкин яшәү килмәс миңа,
Бар хыялым шунда табылыр.
Бәхет, яшәү илгә бүләк итеп,
Җиңү таңы тиздән кабыныр.
2 укучы Тиздән сүнәр гомерем, йөрәгемдә
Тоеп ялкын көчен.
Үлсәм үләм бөек хаклык өчен
Сөйгән халкым өчен.
Алып баручы. М.Җәлил шундый вәхшәт эчендә җырларын иҗат итеп,бер батырлык күрсәтсә, шул җырларны төрмәнең калын стеналары аша иреккә чыгара алуы белән икенче батырлык эшли. Бу үлемсез җырлар безгә Мусаның авазы булып кына түгел, бәлки фашистлар җәзалаган миллионнарча корбаннарның миллионнарча көрәшчеләрнең васыятьләре булып килеп җитте.(җырларым көе яңгырый)
1 укучы.Туфрак күмәр тәнне, күмә алмас
Ялкынлы җыр тулы йөрәкне.
“ Үлем” диеп әйтеп буламы соң
Җиңеп үлгән мондый үлемне.
2 укучы. Әйе, шагыйрь мәңге үлемсез. Муса Җәлилнең исеме бөтен планетага билгеле. Патриотик шагыйрь исемен мәктәпләр, урамнар, проспектлар,китапханәләр йөртә. Аның исемендә театр, теплоход һәм пароходлар бар.
Алып баручы. - Ә хәзер, укучылар,герой-шагыйрь М.Җ багышланган “Тамчы шоу” уеныбызны башлыйбыз. Уенда 2 команда булып 8 А сыйныф укучылары катнаша.
1 команданың исеме- “ Ромашкалар”, Девиз:Укырга,тырышырга
Эзләнергә!Табарга!
капитаны-.....
2 команданың исеме-“Дуслык”, Девиз: “Берлектә көч!”
Капитаны-.....
(Жюри белән таныштыру)
Уеныбыз 5 турдан торачак.
1 тур. Сүзне командаларга бирәбез.алар үзләре белән таныштырып китсеннәр әле. Уенны “ Ромашкалар “командасы башлый. Уңышлар сезгә.
2 тур. “Муса Җәлил шигырьләрен беләсеңме?” дип атала.мин сезгә шигырьдән өзекләр укыйм ,сез чиратлашып, дөрес җаваплар бирерсез.
Бик уңган безнең бакчачы бабай,
Яше үзенең 90 да бугай. (Бакчачы)
Суык бабай кил безгә
Яңа ел бәйрәменә (Суык бабай)
Юл чатында ялгыз гына.
үсеп утыра бер карт имән(Имән)
Җилләр, җилләр исегез
Болытларны кисегез(Җилләр)
Минем бар маэмаем,
Кара борын акбаем...(Маэмай)
6.Җырларым сез, шытып йөрәгемдә...(Җырларым)
7. Иртәнге таң нурыннан, уянды ромашкалар(“Кызыл ромашка”)
8. Сиңа миннән хәбәр китерсәләр,
Муса инде үлгән дисәләр.
Син ышанма, бәгърем, андый сүзне
Дуслар әйтмәс якын күрсәләр.(Ышанма)
Жюри нәтиҗәләр ясаганда пауза.
Хамидуллина Эльвина “Кол”шигырен сөйли
3 тур. М.Җ. тормышына багышланган сорауларга җаваплар бирү. Сораулар ромашка таҗларына язылган.
1 М. Җәлил кайчан һәм кайда туа?
2.М. Җәлилең беренче шигырен ничә яшьтә яза, ничек дип атала? ( 9,Бәхет)
3. Муса Җәлил кечкенәдән үк нәрсә эшләргә ярата? (китаплар укырга,музыка тыңларга,рәсемнәр ясарга)
4.М,Җәлил кызының исеме ничек?(Чулпан)
М,Җәлил сугышта нинди фронтта катнаша? (Волхов)
Казанда Җәлилгә ничәнче елда һәйкәл куела? (1966)
Җәлилчеләрне кайчан җәзалап үтерәләр? 25.08.1944
М,Җәлилнең сугыштан кайткан шигырьләре җыентыкларының исеме ничек? (Моабит дәфтәрләре)
“Моабит дәфтәре” кайда саклана? (Казанда музей-квартирасында)
М.Җәлилгә үлгәннән соң нинди исем бирелә?(Советлар Союзы герое)
4 тур . Б а т ы р л ы к сүзеннән күп сүз ясарга.
“Кызыл ромашка” шигырен сөйләү.
5 тур. Капитаннар ярышы. җавапларны 1 сүз белән генә әйтергә әйе, юк
1 . Февраль яз ае.
2. Карлыган-җиләк-җимеш?
3. Шаймиев-Россия президенты
4. Җәлил - композитормы?
5.Сез 58 нче мәктәптә укыйсыз?
6. Чулман-ул шәһәрме?
7. Бөек Ватан сугышы 1941 елда бетә
2 командага сораулар
1.Кыяр-ул җиләк
2.Студент мәктәптә укыймы?
3.Рөстәм Миннеханов-Татарстан презеденты
4.Казан-Россиянең башкаласымы?
5.Идел ул елгамы?
6.Бөек Ватан сугышы 1945 елда бетә
7. Шүрәлене Тукай язганмы?
6 тур. Лэпбук ясау. Темалар.1 командага “М.Җәлилнең тормыш юлы.”
2 командага “М.Җәлилнең иҗаты.”
Жюри бәйгегә нәтиҗә ясый.Җиңүче команда билгеләнә. Укытучы кызыклы уен өчен рәхмәт белдерә.