“Без бәхетле!”
Укытучы: Миннибаева И.А., Кузина Ф.Д.
Дата: 13.12.2019 ел.
Максат:
- укучыларны "Нәрсә ул бәхет?" дигән темага уйланырга ярдәм итү;
- балаларның үз фикерләрен ачык, матур итеп башкаларга җиткерә белүләренә ирешү;
- укучыларда рухи-әхлакый сыйфатлар тәрбияләү.
- эстетик хисләрне үстерергә;
- толерантлык тәрбияләргә.
Җиһаз: ноутбук, тактада күк йөзе, кояш, кояш нурлары.
Балалар тезелеп баса.
Фәридә. Хәерле көн, кадерле кунаклар һәм балалар! Безнең бүгенге очрашуыбыз, бәйрәмебез “Без бәхетле!” дип атала.
Индира апа.Нәрсә соң ул бәхет? Кайда соң ул? Ничек аны эзләп табарга? Безнең барчабыз да бәхетле булырга тели, без моңа омтылып яшибез, шуның өчен көрәшәбез. Бәхет турында күренекле кешеләр кызыклы гына фикерләрен әйтәләр, шагыйрьләр шигырьләр язалар, композиторлар аларга көй чыгаралар, җырчылар аларны башкаралар, ә без исә аларны яратып тыңлыйбыз. Бәхет турындагы бүгенге бәйрәмебез беркемне дә битараф калдырмас дип уйлыйм. Чөнки барыбызның да бәхетле буласы килә.
Монтаж.
Адель.
Исәнмесез диеп сүз башлыймын,
Очрашулар шулай башлана.
Исәнмесез диеп сүз башласам,
Бәхетем арта, күңел шатлана.
Альмир.
Саумы, кояш, саумы көн?
Кунакларыбыз, хәерле көн!
Телибез сезгә сәламәтлек,
Бәхет һәм яшәү дәртен.
Альфир.
Яшәгез сез гел муллыкта.
Гел тыныч булсын галәм.
Сөекле кунакларыбызга
Ялкынлы кайнар сәлам. (Бергә әйтелә)
Ранис.
Без – бәхетле, шат балалар,
Безнен уйнар, көләр чак.
Гел күңелле җырлар белән
Узсын безнен балачак.
Әмир.
Шатлыклар күңелебездә,
Ал кояш күгебездә.
Рәхәтләнеп бәйрәм итик-
Бәхетле көнебездә.
Инзир.
Бәхет нәрсә ул?-дисезме,
Ул бит гаҗәп төшенчә.
Җаваплар булыр күп төрле-
Һәркем аңлый үзенчә.
Нурия.
Без бәхетле бу дөньяда,
Әти-әни булганга.
Зур шатлык, зур бәхет бит ул
Алар исән-сау торганда.
Ринат.
Счастье-это в быстрой речке
Плавать и нырять
И с друзьями вместе
По Земле шагать.
Регина.
Счастье- это дом родимый,
Мир, любовь, семья,
Друг неповторимый -
И мамочка моя!
Нурфигать.
Яңгырасын көйләр, шат көлүләр,
Тирә- юньгә бүген таралсын.
Кемнәр болар- бәхетлеләр диеп,
Бөтен кеше безгә карасын.
Фәридә. Балачак- ул үзе бер кабатланмас олы дөнья. Балачак бит ул гаҗәеп киң төшенчә, ә балалар балачакның көзгесе.
Индира апа. Кем генә үзенең сабый чагын, балачагының бәхетле мизгелләрен сагынып искә алмый икән?! Шуңа күрә балаларның бүгенге чыгышлары сезне балачакның якты хатирәләренә алып кайтсын.
№1. Җыр “ Балачак-бәхет иле” (Инзир һәм Әмир)
Балачак- бәхет иле
1. Балачак бездэ генә дип
Уйлый күрмәгез тагын.
Илләрнең дэ, гөлләрнең дә
Була шат бала чагы.
Балачак бәхет иле ул
Кояшлы хыял иле.
Ак гөлләрдә уратылган
Ул чорнын һәр мизгеле.
2. Юлбарысның, жирафларның
Нәкъ нәни чагы була.
Фил малае көннәр буе
Кырда күбәләк куа.
3. Үсмер еллардан истәлек
Күңелдә шатлык кала.
Шуна һәркем бала чагын
Сөенеп искә ала.
Индира апа. Нәрсә соң ул бәхет? Без бүгенге бәйрәмебездә бәхет сүзенең төшенчәсен аңлатырга тырышырбыз. Бүлмәдәге күк йөзенә игътибар итегез эле, нәрсә күрәсез сез анда?
-Күк йөзе.Кояш.
- Кояш нинди?
-Моңсу кояш.
-Ни өчен моңсу микән ?
-Нурлары юк.
-Кояш бәхеттән нурларын җир йөзенә таратсын өчен,безгә аларны эзләп “табып” куярга кирэк булачак. Ә моның өчен безгә бәхетнең нәрсә икәнен аңларга кирәк.
Нурфигать.
Укыйбыз без гөрләп мәктәпләрдә,
Нурлар балкый безнең йөзләрдә,
Без бәхетле һәм иң сөеклеләр
Үзебезнең туган мәктәптә!
№2. “Учат в школе” Танец.
Индира апа. Кеше күңелендә мәңге җуелмас шатлыклар, онытылмас бәхетле мизгелләр нәкъ менә мәктәп елларында салына. Гаҗәеп күңелле, онытылмас еллар, беренче кыңгырау, беренче дәрес, беренче укытучы...
№3. “Песня о школе”. Альмир, Альфир, Ранис.
Музыка Д. Кабалевского, слова В. Викторова
1. Мы в счастливый, светлый день поступили в школу.
Школа рада нам была, класс просторный отвела.
И о классе о своём мы поём, мы поём.
И о классе о своём мы поём, мы поём.
2. Ждут нас новые друзья - буквы, цифры, ноты.
Вот учитель входит в класс, он всему научит нас.
Об учителе своём мы поём, мы поём.
Об учителе своём мы поём, мы поём.
3. Переменки и звонок, и опять уроки.
Интересные дела, ну и песни без числа,
Потому что обо всём мы поём, мы поём.
Потому что обо всём мы поём, мы поём.
Индира апа. Кечкенә балага бәхет өчен янәшәдә әни булу һәм аның турында кайгыртудан да зур бәхет юктыр.
Адель.
Мама — это счастье, мама — теплота,
Мама — нежность, ласка, мама — доброта!
Мама — лучик света, мама — свет очей,
Мама — это сказка ласковых речей!
№4. “Ах какая мама!”. Нурия, Ринат и Регина.
Ах, какая мама!
1.Маму утром разбужу
Здравствуй, мама я скажу!
Припев:
Ах, какая мама,
Загляденье прямо
2.Очень я тебя люблю
Ненаглядную мою
Припев:
3.Ты со мною вместе спой
Ведь сегодня праздник твой
Припев:
Индира апа. Гаилә бәхете- ил бәхете, ди халык. Ә ул бәхетне гаилә бергә тудыра. Гаилә ул- әти, әни, балалар, баш остендэ бер түбә, бер үк фамилияләр, озын, буыннан- буынга өзелмичэ дәвам итүче тирән тамырлы нәсел җебе. Ата – аналар, ата-аналар йорты-һәрберебез өчен бик мөһим.
Нурфигать.
Гаилә булса, ул зур бәхет,
Аны сакларга кирәк.
Авыр чакта бер-береңә
Куллар сузарга кирәк.
Индира апа. Иркәли туган йорт җылысы, учагы,
Әтинең учлары, әнинең кочагы.
№5. Җыр “Әниемнең кочагы”.
Эльвира Хәмәтнурова көеРамил Чурагулов сүзләре.
Мең-мең йолдыз, мең-мең кояш
Әнием кочагында,
Күпме нур һәм җылылык бар
Күңеле учагында.
Куш.: Әниемнең кочагы-
Изгелекләр учагы,
Балам диеп назлап сөеп
Ярат ярат син тагын.
Мең бәла, кайгы — хәсрәтне
Югалта белә әни.
Изге якты теләкләрне
Көнгә мең тапкыр тели.
Әниемнең кочагында
Ап-ак гөлләр үскәннәр.
Ак күңеле билгеләре
Чәчләренә күчкәннәр.
Фәридә.
Елмаеп таңны каршылыйм,
Елмайсам-көнем уңа.
Син бәхетлеме?-диярсез
Җавапны бирәм шуңа.
Бәхетне аны һәр кеше
Үзенчә генә аңлый.
Минем өчен бәхет нәрсә?
Мин аны ничек аңлыйм?...
Бәхет бит ул-аягыңа
Басып тышка чыгалсаң,
Кулларыңны сузып карның
Суыклыгын тоялсаң,
Саф һавалы шушы кышның
Исни алсаң һавасын,
Күктә очкан чыпчыкларның
Күрсәң әгәр баласын.
Адель.
Зур бәхетләр юлдаш булсын сезгә,
Көнегезне шатлык бизәсен.
Сәламәтлек ярты бәхет, диләр,
Шушы бәхет читләп үтмәсен.
Индира апа. Әйдәгез әле, сәламәт булуыбызга сөенеп кунаклар белән бергә хәрәкәтләнеп алыйк. Барыбыз да басабыз.
№6. “Вперёд четыре шага”
Индира апа.
Яннарымда якын дуслар булса,
Җырлап үтә җәе-кышлары.
Зәңгәр күктә күпме йолдыз янса
Шул кадәрле булсын дусларың.
Адель.
Бәхет - күңел һич тә картаймаса,
Озын-озак еллар яшәрлек,
Якын дуслар кирәк, бергәләшеп,
Ярдәмләшеп, тормыш итәрлек.
№7. “Күгәрчен гөрлидер”. Нурия.
Тәрәз ачып җимнәр чәчтем,
Килде ике күгәрчен.
Күрдем дә ике күгәрчен,
Килде сезне күрәсем.
Күгәрчен гөрлидер
Баласын уятырга.
Әле дә ярый дусларым бар
Күңелне юатырга.
Калфагым бар, шәлем юк,
Шәл алмыйча хәлем юк.
Сез дусларым хакы өчен
Җырламыйча хәлем юк.
Алтын булып агаем ла
Көмеш булып тамаем.
Сез дусларым каршысында
Шәмнәр булып янаем.
Тәрәз ачып җимнәр сиптем,
Ашагыз, кошкайларым.
Кайгы-хәсрәтләр күрмичә
Яшәгез, дускайларым.
Фәридә.
Друг не предаст и не подведёт,
Рядом с тобой через годы пройдёт!
Большое счастье иметь друзей –
Без друзей жизнь была бы намного сложней!
8. “Когда мои друзья со мной”. Нурфигать.
Если с другом вышел в путь,
Если с другом вышел в путь,
Веселей дорога!
Без друзей меня чуть-чуть,
Без друзей меня чуть-чуть,
А с друзьями много!
Что мне снег? Что мне зной?
Что мне дождик проливной?
Когда мои друзья со мной?
Что мне снег? Что мне зной?
Что мне дождик проливной?
Когда мои друзья со мной?
Там где трудно одному,
Там где трудно одному,
Справлюсь вместе с вами.
Где чего-то не пойму,
Где чего-то не пойму,
Разберем с друзьями!
На медведя я, друзья,
На медведя я, друзья,
Выйду без испуга.
Если с другом буду я,
Если с другом буду я,
А медведь без друга!
Индира апа.
Дус яшәргә кирәк җир йөзендә,
Дуслар кирәк һәрбер кешегә,
Дуслык булса, яшәү дә күңелле,
Уңай була һәрбер эшең дә.
№9. “Зилем-зиләле”. Инзир.
Җитәкләшеп, тезелешеп
Без урманга барабыз.
Урманда яшел аланда
Җырлап-биеп алабыз.
Эх, Зилем-Зиләле,
Сандугачым кил әле,
Кил әле, дустым , кил әле,
Икәү әйләник әле.
Фәридә.
Туган жирем – Идел буе,
Һәр телнең бар туган иле.
Туган җирем кебек назлы,
Җырдай моңлы татар теле.
Нурфигать.
Без-татарлар! Шушы исем белән
Җирдә яшәү үзе бер бәхет.
Яшибез без бу җирдә,
Бар халыклар белән берләшеп.
№10. Бию. “Бәхеттә-шатлыкта”
Фәридә.
Бу кичәбез гөрләп үтсен,
Истә калсын гомергә.
Бәйрәмнәрсез яшәп булмый
Жирнең якты йөзендә.
Бәйрәмсез бик күңелсез бит
Күңелсездер сезгә дә.
Бәйрәмнәр кирәк безгә дә
Бәйрәмнәр кирәк сезгә дә,
Кирәк һәммәбезгә дә.
Нурфигать бәйрәм сүзен тактага куя. Кояшны елмайта.
Индира апа. Балалар өчен барлык бәйрәмнәр- зур бәхет. Балачакта гына һәрбер бәйрәмне зур ышаныч белән көтәсең, чын күңелдән бәйрәм итәсең. Хәзерге көндә балаларның көтеп алынган бәйрәме- Яңа ел бәйрәме. Балалар гына түгел, зурлар да Яңа елны бәхетләр теләп көтеп ала, шатлана, куана.
№11. Җыр “Яңа ел килә”
Яңа ел бәйрәме килә
Бигрәк күңелле чыршы бәйрәме.
Син дә чык, җырла, уйна әйдәле.
Җиргә Яңа ел бәйрәме килә,
Кешеләргә ул шатлыклар бүлә,
Бәхетләр бүлә.
Чыршы тирәсендә без әйләнәбез,
Чыршы бик матур, әй сөенәбез.
Җиргә Яңа ел бәйрәме килә,
Кешеләргә ул шатлыклар бүлә,
Бәхетләр бүлә.
Чыршы урманда үскән аланда,
Ул бүген бездә безнең арада.
Җиргә Яңа ел бәйрәме килә,
Кешеләргә ул шатлыклар бүлә,
Бәхетләр бүлә.
Шигырь Ранис
Новый год! Новый год!
Суетится весь народ,
Украшает ёлочку,
Праздник уже ждёт.
Все исполнятся желанья,
И подарки все дойдут.
И улыбки будут с нами
В наступающем году.
Бүләк тапшыру.
Фәридә.
-Балалар, игътибар итегез әле, хәзер кояшыбыз турында нәрсә әйтә аласыз?
- Ул бик бәхетле елмая!
Әйдәгез, тагын бер кат карап китик әле, хәзерге көндә сезнең өчен бәхет нәрсә ул? (Укыйбыз)
- Бәхет сүзенең төшенчәсен аңлаттык . Димәк,без куйган максатыбызга ирештек.
Бәхет бит ул бик күп булмый.
Җитә аның булганы.
Җирдә яшәү-үзе бәхет,
Онытмагыз сез шуны!!!
Балалар басалар.
№12. Җыр “Бәхетле булсын һәркем!”
1)Тормыш шатлык-кайгылардан,
Сынаулардан тора гел.
Көннәр төрле булсалар да
Якын безгэ һәр мизгел
Кушымта:
Хәерле тусын иртәләр,
Кояшлы булсы һәр көн.
Кеше бәхет өчен туа,
Бәхетле булсын һәркем.
2)Таң җилләре алып килсен,
Хәбәрлэрнең яхшысын.
Бу доньяда һәркем тапсын,
Серле бәхет ачкычын.
Кушымта.
3)Тормыш юллары тайгак ул,
Бормалы,сикәлтәле.
Аклык, сафлык өчен янып,
Гомерләр үтсен әле.
Кушымта.
Барыбыз бергә: Бәхетле булыгыз!
Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт!
17