СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

"Мы живем в городе" открытый урок в 3 классе по родному языку

Нажмите, чтобы узнать подробности

Просмотр содержимого документа
«"Мы живем в городе" открытый урок в 3 классе по родному языку»

Сыйныф: 3

Төркем: рус төркеме

Дәреслек: Р.З.Хайдарова .Уку

Тема: Без шәһәрдә яшибез. Максат:

1.«Безнең шәһәр» темасын өйрәтүне дәвам итү. Кайда? кая? кайдан? сорауларын кабатлау, ныгыту.

2.Диалогик һәм монологик сөйләмне үстерү.

3.Туган шәһәребезнең матурлыгын күрә белү, аның белән горурлану хисе тәрбияләү.



Җиһазлау: мультимедия проекторы, презентация, дәреслек.

Дәрес барышы.

I.Оештыру моменты.

а)  Уңай психологик халәт тудыру.

-Исәнмесез,укучылар!

-Исәнмесез-саумысыз.

-Хәерле иртә,балалар!

-Имин үтсен көнегез.

-Кәефләрегез ничек соң?

-Иртәнге кояш кебек,татар телен ,Тукай телен өйрәнергә дип килдек.


б) Дежур укучы белән әңгәмә.

-Дәресебезне башлыйбыз.

-Бүген сыйныфта кем дежур?

-Сыйныфта мин дежур.Бүген ...нчы февраль, пәнҗешәмбе көн.

Дәрестә ... юк.

II. Белемнәрне актуальләштерү.

1.Аудирование күнегүләре.

1 нче слайд

- Прослушайте и укажите слова, в которых есть звук (и).


Шәһәр, яши, киң, озын ,биек, аз, чөнки, чиста, күп,

трамвай, автобус, йорт, кибет.


2. Алдагы дәрестә өйрәнгән сүзләрне кабатлау. Тест эшләү.

-Без үткән дәрестә сүзләр өйрәндек.Әйдәгез, аларны тест ярдәмендә искә төшерик.

2 нче слайд Тестлар белән эш. (бер-береңне тикшерү)

3нче слайд Дөрес вариант

4нче слайд Текст буенча рәсем (Дима)

3)Текст өстендә кабатлау күнегүләре.

-Укучылар, үткән дәрестә без кем турында текст укыдык?

(Дима турында)


а) аудио текст тыңлау.

-Әйдәгез әле текстны тыңлыйк, Дима нәрсәләр сөйли?


  • Ә кем текстны рус телендә сөйләргә тели?

б) ( 1-2 укучыдан сөйләтү)

5нче слайд

в)Сорауларга җавап бирү..

-Ә хәзер, укучылар, сорауларга җавап бирегез.


-Дима кайда яши? (Дима шәһәрдә яши)

-Шәһәрдә ничә катлы йортлар бар? (Шәһәрдә 5,9,12,16 катлы йортлар бар)

-Шәһәрдә нинди транспортлар йөри?

(Шәһәрдә автобуслар,троллейбуслар,трамвайлар,таксилар йөри)

-Дима мәктәпкә нәрсә белән йөри? (Дима мәктәпкә автобус белән йөри)

III.Өй эшен тикшерү.

-Яхшы, балалар, молодцы! Әйдәгез өй эшен тикшерик. Бер-берегезгә үзегезнең сорауларыгызны бирегез.

(бала-бала сорау-җавап,чылбыр рәвешендә)

-Бик яхшы, укучылар. Өй эшләрен дөрес эшләгәнсез.

IV. Яңа тема.

- Без бүген «Безнең шәһәр» темасын өйрәнүне дәвам итәбез.

Димага безнең шәһәр турында сөйлибез.

А для этого нам нужно вспомнить правило.-

6 нчы слайд Кая? Кайда? Кайдан? сорулары

Кагыйдәне искә төшерү.


7 – 9 нчы слайдлар.

-А сейчас, опираясь на это правило, поставим в словах окончания.


Тактада эш: 

Кая ?        Алабуга...        

Кайда ?    Алабуга...        

Кайдан?   Алабуга...       

(Сүзләргә кушымчалар куеп бару,русчага тәрҗемә. Җөмләләр төзү.)

-Бик күп эшләдегез. Әйдәгез ял итеп алыйк.

10 нчы слайд Физминут.

V. Яңа белем һәм күнекмәләрне формалаштыру.

Ситуатив күнегүләр эшләү.

-Бездә кунак бар. Аның исеме-Фәридә. Фәридә Казан шәһәреннән килгән. Әйдәгез аның белән танышабыз. Кем Фәридә белән танышырга тели?

11 нче слайд

(Укучылар Фәридә белән сөйләшәләр.)

-Исәнме, Фәридә.

-Исәнме, Кирилл.

-Син кайда яшисең?

-Мин Казанда яшим. Ә син кайда?

-Мин Алабугада яшим.

-Ә син кайсы урамда яшисең?

-Мин Мәрҗани урамында яшим.

-Ә син кайсы урамда торасың?

-Мин Г.Тукай урамында торам.


VI. Белемнәрне ныгыту.

- Балалар,Фәридә сезгә сораулар әзерләп килгән. Аның Алабуга турында беләсе килә.Ул Казанга кайткач, Димага Алабуга турында сөйләр.

12 нче слайд

(Укучылар Фәридәнең сорауларына җавап бирәләр.)

 VII. Монологик сөйләмне үстерү.

-Ә Кем Алабуга турында сөйләргә тели?

(Алабуга турында сөйләү.)


VIII. Йомгаклау.

Без бүген дәрестә нинди шәһәрләр турында сөйләштек?

  • Казан шәһәре турында сөйләштек.

  • Алабуга шәһәре турында сөйләштек.

  • Димәк, балалар, Алабуга нинди шәһәр?

  • Алабуга тарихи шәһәр. Алабуга чиста шәһәр.


  • Казан зур шәһәр,ә Алабуга кечкенә шәһәр.

  • Шәһәрдә музейлар, кибетләр бар.

  • Шәһәрдә автобуслар, таксилар йөри.

  • Алабугада 5, 9 катлы йортлар күп.

  • Урамнар киң, озын.

  • Алабуга матур шәһәр.

  • Сез Алабуганы яратасызмы?

  • Әйе, без Алабуганы яратабыз!


13 нче слайд

Өй эше: 39нчы бит, 10 нчы күнегү.

“Минем шәһәрем ” темасына хикәя языгыз.


Билге кую.