Яз бәйрәме – Нәүрүз
Максат: милли бәйрәмебез-«Нәүрүз»хакында мәгълүмат бирү; милли гореф-гадәтләребез аркылы балаларда әхлакый сыйфатлар тәрбияләү.
1аб.-Исәнмесез,саумысез бәйрәм кунаклары!Укытучылар,укучылар,килгән кунаклар!Һәммәгезне дә «Нәүрүз» тамашасына чакырабыз.Рәхим итегез!
2аб.-Бәйрәмебезгә керешкәнче,искә төшерик әле:нәрсә соң ул Нәүрүз?
-Яз бәйрәме!
-Яңа ел!
-Дуслык бәйрәме!
-Кышны озату бәйрәме! Һ.б.
2аб. 21нче март-яз фасылының төн белән көн тигезләшкән көне.Иске календарь буенча Яңа ел бәйрәме.Һәрбер илдә бу бәйрәм төрлечә аталган.Аны японнар – “риссон”,кытайлар – “чуньцзе”, славяннар - “масленница”,төрки халыклар – “нәүрүз”,фарсылар – “яңа ел “дип атаганнар.
3аб.Бәйрәм итүнең гореф-гадәтләре,йолалары буыннан – буынгакүчеп,безнең заманнарга хәтле килеп җиткән.Бәйрәмдә бер-береңне татлы ризык белән сыйлау -төп кагыйдәләрнең берсе булган.Бу- тормыш гел шулай баллы булсын,дигәнне аңлаткан.Тормыш гөлләр гөлләр кебек күркәм булсын дип,чәчәкләр бүләк иткәннәр. Уңыш яхшы булсын дип,бер-берсенә су сибешеп уйнаганнар.Бу көнне буй-буй итеп,7 төрле кыяк үсемлек утыртканнар.Аларның ничек үсүенә карап,булачак уңыш турында фикер йөрткәннәр.
4аб. Идел буе татарлары Нәүрүзне чәчүгә чыгар алдыннан бәйрәм иткәннәр.Карга боткасы-Нәүрүзнең бер өлеше булып тора.Аны икенче төрле “Дәрә”,яки “Зәрә боткасы” дип йөртәләр.
1аб. Көн әйтәдер – мин озын!
Төн әйтәдер – мин озын!
Күктә кояш көлеп тора-
Икебез дә бер бүген!
2аб. Көн кояшка авыша,
Төн авыша – аена.
Көн һәм төн әйтә икән:
“Әйе,икебез дә бер бүген”.
3аб.Көн һәм төн тигез булган,
Язы да килеп җиткән.
Бәрәкәтле булсын язлар,
Нәүрүз-мөбарәкбад!
4аб.Бу көнне балалар өйдән-өйгә кереп,сый-хөрмәт җыеп йөриләр,нәүрүз әйтәләр.Соңыннан бергәләшеп,уеннар оештыралар,бәйрәм итәләр. Әнә, нәүрүзчеләр үзләре дә килә бугай...Каршы алыйк әле үзләрен...
Укучы.
Ач,ишегең,керәбез
Хәер – дога кылабыз.
Аш-сый көтеп торабыз
Нәүрүз котлы булсын!
1нче укучы
Яшегез җитсен йөзгә,
Малыгыз артсын көзгә.
Мал-туарыгыз артсын,
Игеннәрегез уңсын,
Күкәй кебек тук булсын,-
Нәүрүз котлы булсын!
2нче укучы.
Табакка кабак кирәк,
Май,күкәй,калак кирәк.
Күмәчен дә кызганма,
Озак яшә,сызланма.
3нче укучы.
Безнең сүзләр шул сезгә:
Ни булса да бир безгә,
Юкса,үпкә зур сезгә,
Нәүрүз- мөбарәкбад!
4нче укучы.
Бәйрәм хакы буш булмас,
Юкса,эшең уң булмас.
Бирмәенчә котылмас,
Нәүрүз-мөбарәкбад!
5нче укучы.
Табакка да май булды,
Хуҗа яхшы бай булды,
Яз килергә җай булды,
Нәүрүз – мөбарәк булсын!
Табын түгәрәк булсын!
“Шома бас”җыры җырлана
Уйнат,уйнат гармуныңны.
Авазлары чыңласын.
“Нәүрүз” бәйрәменең җырын
Бөтен халык тыңласын.
Эх,күңел ачабыз,
Ничек шома басабыз.
Әйдә,әйдә катырак бас,
Биегәнне күрсеннәр.
Баскан җирдән ут чыгара
Безнең кызлар,дисеннәр.
Эх, күңел ачабыз,
Ничек шома басабыз.
1аб. Дусларым,бәйрәмебез бик күңелле бара,ә аның төп кунагы- Нәүрүзбикә- юк бит әле.Укучылар,нәүрүз әйтеп,кунагыбызны чакырыйк.
Укучы:
Ни әйтерсең үзләрен:
Сайрап тора сүзләре,
Былбыл дию үзләрен,
Нәүрүз мөбарәкбад!
Укучы:
Мәгънә бардыр сүзләрдә,
Әйтим- белең сезләр дә,-
Бәйрәм килде безләргә
Нәүрүз мөбарәкбад!
Укучы:
Сайрамаган, кош булмас,
Кошларга һич иш булмас.
Болар кеби һич булмас,
Нәүрүз мөбарәкбад!
Укучы:
Кыш китте,яз килде,
Үрдәк белән каз килде.
Былбылдан хәбәр килде-
Нәүрүз мөбарәк булсын!
Укучы:
Абзый,эшең уң булсын,
Теләгеңә юш булсын,
Күңелләрең хуш булсын,
Нәүрүз мөбарәк булсын!
Укучы:
Нәүрүз хакы биш алтын,
Бирсәң ярар ике алтын.
Карама ялтын-йолтын,
Нәүрүз мөбарәк булсын!
Укучы:
Нәүрүз әйттек без сезгә,
Хакын бирегез безгә.
Яшегез җитсен йөзгә,
Малыгыз артсын көзгә
Нәүрүз мөбарәк булсын!
Нәүрүзбикә:
Ишетәм,ишетәм,дусларым,
Нәүрүз әйттегез миңа.
Килдем котларга сезне-
Нәүрүз мөбарәк булсын!
Барысы бергә: Нәүрүз мөбарәк булсын!
Нәүрүзбикә:
Исәнмесез,дусларым!
Рәхмәт сезгә,каршы алдыгыз!
Инде белмәгәннәр, танышып калыгыз.
Исемем минем- Нәүрүз!
Мин бәхет таратучы,
Җир йөзендә бар нәрсәне
Өзелеп яратучы.
Үз илемдә,үз телемдә,үз җиремдә
Бәйрәм белән котлыйм сезне.
Илебезнең,елыбызның
Имин булсын һәр көне!
Инде...мине тыңлагыз:
Моңаеп утырмагыз,
Биегез дә җырлагыз,
Нәүрүз мөбарәк булсын!
“Яз җитә” җыры башкарыла
Кояш көлеп карый безгә,
Күзхләр чагыла.
Елгалардан бозлар ага
Диңгез ярына.
Яз,яз,яз җитә.
Тәрәзәне ачтылар.
Тып-тып-тып итә,
Эре-эре тамчылар.
Агачка кунып,чычыклар,
Чыелдашалар.
Яшькелт – кара сыерчыклар,
Әй,җырлашалар.
Яз, яз,яз җитә.
Тәрәзәне ачтылар.
Тып-тып-тып итә,
Эре-эре тамчылар.
Тиздән шаулап,яфрак ярыр
Озын ак каен.
Ал чәчәкләр алып килер
Безгә май ае.
Яз,яз,яз җитә.
Тәрәзәне ачтылар.
Тып-тып-тып итә,
Эре-эре тамчылар.
Нәүрүзбикә. –Афәрин,укучылар!Җырлый беләсез икән!Ә мәкальләр беләсезме?Тикшереп карыйк әле...Мин мәкальләрне. Яртысын әйтәм,ә сез дәвамын табыгыз.
-Кем эшләми,... шул ашамый.
-Ялкау утырып йоклый,... ятып ашый.
Теле барның,... иле бар.
Белемле үлмәс,... белемсез көн күрмәс.
Тырышкан табар,... ташка кадак кагар.
Нәүрүзбикә. Бик яхшы,укучылар.Мәкальләрне беләсез икән...Хәзер,әйдәгез,Яз турындагы шигырьләргә күчик.Яз фасылы турыда шигырьләр беләсезме икән...
(укучылар яз турында шигырьләр укыйлар)
Һәр сыйныфка өй эше итеп, яз фасылы турыда шигырьләр ятларга кушылган була.
Уеннар уйнала.
АБ.
Булдырдыгыз,укучылар.Афәрин!
Җырларыбыз юлдаш булсын,
Юлдаш булсын,яңгырап торсын.
Эшләрегез уңнан булсын,
Илебезне бизәп торсын.
Нәүрүзбикә.
Кояә,чык,чык,чык,
Тәти кашык бирермен.
Тәти кашык базарда
Ботка пешкән казанда.
Батыр карны елак ит,
Җылың белән кунак ит.
Кояш керә.
Укучы:
Кояш,кояш,син биектә,
Бар дөньяны күрәсең.
Әйтче, иң матур җир кайда?
Син бит инде беләсең.
Кояш:
Әйе,беләм.Тыңлап тор:
Иң матур җир – Туган җир ул,
Иң матур тел – туган тел ул,
Онытма шуны,бала!
АБ.
Алдагы көннәрегездә,
Телибез зур уңышлар!
Муллыкта,тыныч тормышта
Хезмәт итегез,дуслар!
“Нәүрүз”җыры җырлана.