СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Научно-исследовательская работа "Суровая реальность в произведениях Аяза Гилязова"

Категория: Литература

Нажмите, чтобы узнать подробности

Научно- исследовательская работа на татарском языке о суровой реальности в произведениях Аяза Гилязова. С этой работой ездили в посёлок Джалиль.

Просмотр содержимого документа
«Научно-исследовательская работа "Суровая реальность в произведениях Аяза Гилязова"»

ТАССРның, РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Республикасының халык язучысы, Габдулла Тукай, М.Горький исемендәге Дәүләт бүләкләре лауреаты АЯЗ ГЫЙЛӘҖЕВнең тууына 90 ел тулуга багышланган республикакүләм Аяз Гыйләҗев укулары







Фәнни-тикшерү эше:

Аяз Гыйләҗев әсәрләрендә кырыс чынбарлык



Эшне башкарды: Мингулова Алина Марсель кызы

Сыйныф: 7 Фәнни җитәкче: 1 категорияле

башлангыч сыйныфлар укытучысы Кузина Фәридә Дөлфәт кызы.

Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы “Салагыш урта гомуми белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе.







2018

  1. Кереш.

“Аяз Гыйләҗевның беренче әсәрләрендә үк анык сиземләнгән язу манерасы – кырыс реализм, халыкчан образларга бай җор тел һәм үзенчәлекле сурәтләү алымнары, кайсы чор турында һәм нинди темага язса да, кеше шәхесенең катлаулы рухи дөньясын, эш-гамәлләрен анализлау – А.Гыйләҗев иҗат эшчәнлегенең төп асылын, идея-эстетик юнәлешен тәшкил иткән сыйфатлар.

Тематик яктан А.Гыйләҗевның күпчелек повестьлары авыл тормышына багышланган. Аларда кичәге һәм бүгенге авыл, аның гади кешеләре гәүдәләндерелә...”

Укытучыбыз Фәридә Дөлфәт кызы, язучы турында өченче сыйныфта ук шушы сүзләр белән таныштырды. Инде быел, Венера Рифкать кызы да шушы сүзләрне кабатлагач, миндә кызыксыну хисе уянды. Чыннан да Аяз Гыйләҗевның әсәрләре чын авыл тормышын сурәтлиме, язу манерасы кырыс реализм дип әйтү дөрес булырмы?

Теманың актуальлеге. Авыл тормышы, андагы чынбарлык хәзерге көндә бик актуаль. Авылларның бетүе, яшьләрнең шәһәргә китүе, мәктәп-бакчаларның ябылуы, авыл кешеләре арасындагы начар мөнәсәбәтләр, җәйге чорда су проблемасы безнең тормышыбызда көн дә очрый. Шуңа күрә мин Аяз Гыйләҗев әсәрләрендә авылдагы кырыс чынбарлык белән танышырга булдым.

Тикшеренү эшенең максаты: Аяз Гыйләҗевнең тормышы, әсәрләре белән танышуны һәм үз алдыма куйган сорауларга җавап бирүне без үзебезгә максат итеп куйдык. Максатыбызны тормышка ашыру өчен эшебезнең бурычларын да билгеләдек:

  1. Аяз Гыйләҗев тормышы, иҗаты турында чыганаклар туплау;

  2. Аяз Гыйләҗевның берничә әсәре белән якыннан танышу;

  3. Әсәрләрдән хәзерге көн проблемаларын, чынбарлыкны табу.

Эш барышында кулланылган метод- алымнар: эзләнү, чыганаклар анализы, синтез, нәтиҗә ясау.

Хезмәтебезнең тикшерү объекты- Аяз Гыйләҗевның авыл тормышы сурәтләнгән әсәрләре.

Эшнең структурасы. Фәнни эшебез кереш, төп өлеш, йомгаклау һәм кулланылган әдәбят исемлегеннән тора.







































  1. Төп өлеш.

Прозаик һәм драматург Аяз Мирсәет улы Гыйләҗев 1928 елның 17 гыйнварында Татарстанның Сарман районы Чукмарлы авылында укытучы гаиләсендә туган. Бала чагы һәм мәктәп еллары Зәй районының Югары Баграж авылында уза. Авыл мәктәбенең тугызынчы сыйныфын тәмамлагач, унынчы сыйныфны Сарман урта мәктәбендә укый.

1948- 1950 елларда ул- Казан дәүләт университеты студенты. Аңа да шәхес культының газапларын татырга туры килә. 1950 елның мартыннан башлап 1955 елның августына кадәр Казахстанда тоткынлыкта була. Казанга кайткач, университетта укуын дәвам итә.

1957 елның мартыннан 1961 елның августына кадәр А.Гыйләҗев матбугат эшендә: “Чаян” һәм “Азат хатын” (хәзер “Сөембикә”) журналлары редакцияләрендә әдәби хезмәткәр, “Совет әдәбияты” (“Казан утлары”) журналында проза бүлеге мөхәррире вазифаларын үти.

1961-1963 елларда Мәскәүдә СССР Язучылар союзы каршындагы Югары әдәби курсларда укып кайтканнан бирле Аяз Гыйләҗев, язучы- профессилнал сыйфатында, әдәби иҗат эше белән шөгыльләнә.

Аяз Гыйләҗев 2002 елның 13 мартында вафат булды.

Аяз Гыйләҗевнең башлангыч иҗат тәҗрибәләре студентлык чорына карый. Ләкин аның иҗат эшчәнлеге 1956 елдан башлана дияргә була.

Беренче әсәрләрендә үк анык сиземләнгән язу манерасы – кырыс реализм, халыкчан образларга бай җор тел һәм үзенчәлекле сурәтләү алымнары, кайсы чор турында һәм нинди темага язса да, кеше шәхесенең катлаулы рухи дөньясын, эш-гамәлләрен анализлау – А.Гыйләҗев иҗат эшчәнлегенең төп асылын, идея-эстетик юнәлешен тәшкил иткән сыйфатлар.

"Өч аршин җир" (1962 ел), "Зәй энҗеләре" (1963 ел), "Урталыкта"(1969 ел), "Язгы кәрваннар"(1972 ел), "Мәхәббәт һәм нәфрәт турында хикәят" (1973 ел), "Җомга көн кич белән" (1979 ел), "Әтәч менгән читәнгә" (1979 ел-1980 ел) әсәрләре белән Аяз Гыйләҗев үзен повестьлар остасы итеп танытты.

Тематик яктан А.Гыйләҗевның күпчелек повестьлары авыл тормышына багышланган. Аларда кичәге һәм бүгенге авыл, аның гади кешеләре гәүдәләндерелә. Аяз Гыйләҗев – ике дистәдән артык драма әсәре авторы да. Аларның күбесе республика театрлары репертуарына кертелгән.

Соңгы елларда А.Гыйләҗев роман жанрында иҗат итүгә күп көч куйган. Аның "Балта кем кулында" (роман), "Йәгез, бер дога!" (роман- хатирә) кебек зур күләмле әсәрләре дә дөнья күргән.

Әдәбиятны һәм театр сәнгатен үстерүдәге хезмәтләре өчен аңа 1978 елда  Татарстанның, ә 1985 елда  РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исемнәр бирелә. Ул – М.Горький исемендәге премия лауреаты да. 

Татар әдәбиятын үстерүгә зур өлеш керткәне өчен 1993 елда, Татарстан Республикасы Президенты Указы нигезендә, Аяз Гыйләҗевкә Татарстан Республикасының халык язучысы дигән мактаулы исем бирелде.

"Җомга көн кич белән" һәм "Әтәч менгән читәнгә" повестьлары өчен А.Гыйләҗев 1983 елда Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек булган.

Шушы ике әсәреннән “Әтәч менгән читәнгә әсәре” мине аеруча кызыксындырды. Исеменнән үк авыл тормышы турында язылган әсәр икәнен аңладым һәм сорауларыма җавапны повестьта эзләп карарга булдым.

Аяз Гыйләҗевның “ Әтәч менгән читәнгә” әсәрендә ике күрше арасында булган каршылык турында сөйләнелә, чынбарлык тормыш сурәтләнә. Әсәр Гәрәйхан кушаматлы әтәчнең читәнгә менүе белән башланып китә. Һәм кинәт аяз күктә яшьнәгән яшен сыман, муенын сузган, йоннарын кабартып, кычкырырга гына әзерләнгән әтәч, читән башыннан егылып төшә. Моңа кем генә гаепле соң? Ә гаепле кеше- Зәйтүн. Ул Гәрәйханны көнләшкәнгә күрә бәреп төшерә. Аларның үз әтәчләре бик мескен була. Җитмәсә тагын кышкы салкында аның кикриге дә өшегән була әле. Ә Әнәсләрнең әтәчләре гайрәтле, көчле, матур йонлы була. Егылып төшкән әтәчне яклап Әнәс Зәйтүнгә кычкыра һәм берсеннән берсен уздырып кычкырыша башлыйлар. Шушы сүз көрәшен Хәйретдин карт күзәтә. Әтәч егылып төшкәннән соң, кош-кортның тавыш куптаруларын Хәйретдин ага бер дә яхшыга юрамый. Һәм бу нәкъ шулай булып чыга да.

Элегрәк тату яшәгән, бер-берсенә кунакка йөрешкән, кайгы-шатлыкларын бергәләшеп уртаклашкан гаиләләр арасында көнчелек җиле кагыла. Югыйсә бит Гөлбикә белән Гөлмәрьям, Сәләхетдин белән Мирфатыйхлар укыган чакларыннан бирле дуслар булалар. Мәхәббәт хатларын да кызлар икесе бергә дус егетләргә атап язалар, килен булып төшкәч тә, алар бар кешеләрне көнләштереп яшиләр. Ә хәзер нәрсә булган соң, аларга кем тату гына яшәргә комачаулый?

Бу ике гаилә арасында дошманлык юктан гына башлана. Берзаман Сәләхетдиннәр бишекле мотоцикл сатып алалар. Шул мотоциклга төялешеп, алар Сабан туена төшәләр. Мирфатыйхлар моны күреп,аптырашта калалар,Гөлмәрьям гел Сәләхетдиннәрне генә күзәтә башлый. Аның бик нык ачуы килә, чөнки Сәләхетдиннәр Мирфатыйхлар белән киңәшләшмиләр. Моны Гөлмәрьям үзләрен хөрмәт итмәү, якын дуска санамау дип кабул итә, икенче көнне үк кибеттән көзгеле шкаф кайтарта Гөлмәрьям, ә Гөлбикә ике көзгелесен алып кайта. Китә шуннан узыша-узыша әйбер ташу. Әйберләре арта барган саен, көнчелек тә арта һәм кешеләрнең кадере кими. Кешеләр байлык колына әйләнәләр. Ике күрше арасына дошманлык кереп урнаша. Нәтиҗәсе бик начар була.Ике күрше егетләр машина ярышында бик күп җәрәхәтләр алалар. Мирфатыйх белән Сәләхетдин дә үзара сугыш оештыралар. Һәм Сәләхетдиннең кулы сына. Хастаханәгә килгәч, аларга бик күңелсез хәбәр җиткерәләр: “Хәйретдин карт бик нык чирләп китә һәм үзен яңа зиратка күмәргә васыять әйтә”.

Әтәч егылып төшкәннән соң, кош-кортның тавыш куптаруларын Хәйретдин ага бер дә яхшыга юрамый. Кеше гомеенә язган кайгы- хәсрәтнең барысын да кичергән Хәйретдин агай әдәплелеге, акчага-малга кызыкмавы, чисталык-пөхтәлек яратуы белән аерылып тора. Язкилдедә үз йорты да калмаган Хәйретдин агай уйга кала. Кая бара бу тормыш-зиратлар ишелә, су буенда кеше башлары аунап ята, кешеләр кыска гына арада танымаслык булып үзгәрделәр. Шуңа күрә дә инде Хәйретдин карт үзен яңа зиратка күмәргә куша. Ә халыкта шундый ышану яши, янәсе, яңа зиратка беренче булып кем күмелә, шул кеше үзе артыннан туганнарын да ияртә икән.

Сәләхетдин белән Мирфатыйх Хәйретдин картның васыятен ишеткәч, уйга калалар. Чөнки алар икесе дә аның туганы булалар һәм, ниһаять, аңнарына киләләр,үзара да туган икәнлекләрен исләренә төшерәләр.

Тормышның гадел тәртибе бар- акыл, тәҗрибә туплаган өлкән буын үзеннән соң килүчеләрне акылсызлык, тәүфыйксызлык упкынына төшермичә саклап тора. Бу хакыйкать Аяз Гыйләҗев әсәрләрендә якты бер моң булып яши. ”Әтәч менгән читәнгә” повестенда да өлкән буын кешесе Хәйретдин карт Мирфатыйх һәм Сәләхетдиннәр гаиләләре арасындагы дошманлыкка нокта куя.

Аяз Гыйләҗев “Әтәч менгән читәнгә” повестенда күршеләр проблемасын, авыл тормышын чагылдыра. Кайсы гына шәһәрдә, нинди генә авылда яшәсәң дә, безнең белән янәшә һәрвакыт күршеләр булачак. Алар безгә бик кирәк, мәсәлән, ипиең беткән икән ди, ә кибет бикле булса, бик рәхәтләнеп үзеңнең күршеңә кереп сорап тора аласың. Иң якын күршеләрне элек ут күршеләр дигәннәр.Бу төшенчә безгә инде борынгыдан килә. Чөнки элекке заманда шырпылар булмаган, ә утны чакматашлар белән тергезә торган булганнар. Учактагы утны сүндермәскә тырышканнар. Сүнсә, күршеләренә кереп күмер алып чыга торган булганнар, шуңа күрә үзләренең иң якын күршеләрен ут күрше дип атаганнар.

Күршеләр булгач, инде аларның төрлесе була. Бик яхшылары, усал, явызлары, көнчеләре, акыллы һәм кеше хәлен аңлый торганнары. Шәһәр җирендә яшәсәң, үз күршеләреңнең кем икәнен дә белмәскә мөмкинсең, ә авыл җирендә алай түгел. Авылда кешеләр күршеләрен генә түгел, барлык авыл халкын, аның җиде буын бабасын да беләләр. Әгәр синең күршең белән мөнәсәбәтең яхшы икән, ул үзе бер җан рәхәте. Син аңа кереп кич утырып чыга, күңелеңне борчыган проблемаларыңны сөйли аласың. Ләкин күршеләр арасында низаг килеп чыгып, аларның мөнәсәбәтләре бозылырга да мөмкин. Шуннан алар бик җиңел генә дошманлашырга да булдыралар, я булмаса, киресенчә берсенең улы икенче күршенең кызына өйләнеп, алар туганлашып китәргә дә мөмкиннәр.

Элек күршеләр, шулай да, тату яшәгәннәрдер. Авылларда да кешеләр күмәкләшеп яшәгәннәр, бер-берсенә булышканнар, берсе өчен берсе утка керергә әзер торганнар, ә хәзер һәр кеше үзе өчен генә яши. Көнчелек кешеләр арасын боза, бер күршене икенчесенә каршы котырта. Кайбер кешеләр юк кына нәрсә өчен дә тавыш куптарырга, сугыш башларга әзер торалар. Кешеләр инде бик күптәннән шулай ерткычларча яшиләр.

Телевизор, машиналар, төрле затлы әйберләрнең модасы чыккан заманда кешеләр берсеннән- берсе уздырып, шул әйберләрне ташый башладылар. Кирәксә дә, кирәкмәсә дә алып кайталар.Күршеләр белән күршеләр, хәтта туганнар да бер-берсеннән читләшә башладылар. Алай гына да түгел, дошманлашалар да.

Әсәр чын тормышның бер моделе кебек төзелгән. Персонажлар сөйләме шактый тупас, авторның сөйләме дә кырыс, усал.















3.Йомгаклау

Аяз Гыйләҗев әсәрләрендә кырыс чынбарлык сурәтләнә. 1980 елда язылган “ Әтәч менгән читәнгә” повестенда да хәзерге көн өчен дә актуаль булган проблемалар күтәрелгән – күршеләр мөнәсәбәте, яшьләрнең шәһәргә тартылуы, өлкән буын кешеләренә тиешле хөрмәт булмау.

Димәк, Аяз Гыйләҗевның әсәрләре чын авыл тормышын сурәтли, язу манерасы кырыс реализм дип әйтү дөрес булыр. Без төп максатыбызга ирештек- язучының әсәрләреннән куелган сорауларга җавап таптык.

Ни өчен Аяз Гыйләҗев үз әсәрләрендә авыл тормышын, аның гади кешеләрен сурәтли? Минемчә, язучының туган- үскән җире авыл булганга күрә, аңа авыл тормышы бик якын була. Язучыга авыл тормышын үз күзләре белән күрергә, аның авырлыкларын һәм кыенлыкларын үз җилкәсендә татырга туры килгән һәм шунлыктан аның кечкенәдән күзәтүләр нәтиҗәсендә борчыган сораулары булгандыр. Шуңа күрә, Аяз Гыйләҗев үз әсәрләрендә үзенең сорауларына җавап эзләп, үз авылы кешеләренә эчке тавышы белән эндәшә сыман.

Укый башлауга ук авторның күзгә бәрелеп торган ирониясенә, геройларын үчек­ләгәндәй сөйләү тонына, манерасына игътибар итәсең. Шуңа күрә аның үткен теленә эләккән күренешләр, хәлләр, яшәү рәвешләре, принциплар һәм, әлбәттә, геройлар аеруча игъти­барны тарта, истә кала.

Әсәрдә аеруча, күршеләр арасындагы мөнәсәбәт күзгә ташлана. Бүген дә без дошманлашып яшәүче күршеләрне күзәтә алабыз. Бу бик җитди проблема. Шушы авыр заманда кешеләр бер-берсенә ярдәм итешеп, булышып яшәсәләр, ничек әйбәт булыр иде.









4. Кулланылган әдәбият

1. Әдәбият. Татар урта гомуми белем бирү мәктәбе. 11 сыйныфы өчен дәреслек/ А.Г. Әхмәдуллин, Ф.Г. Галимуллин,Т.Н. Галиуллин һ.б.- 3 басма.-Казан: Мәгариф, 2005.-399 б.

2. Әсәрләр, дүрт томда. 3-том: Повестьлар. Роман.-Казан: Татар.кит.нәшр., 1994.- 567 бит.

3. ВикипедиЯ (https://tt.wikipedia.org/wiki/Аяз_Гыйләҗев)

4. Гыйләҗев, Аяз. Әтәч менгән читәнгә: повестьлар / А. Гыйләҗев; кереш сүз авт. М. Хәбетдинова. – Казан : Татар. кит. нәшр., 2012. – 431 б.