СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Научно-практическая работа "Китап - минем тормышымда"

Нажмите, чтобы узнать подробности

Секция : «Быстрее в мысли, ярче в слове»

Направление: Лингвистика.Родные языки.

Китап - минем тормышымда

Просмотр содержимого документа
«Научно-практическая работа "Китап - минем тормышымда"»

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение

средняя общеобразовательная средняя школа №1 г.Туймазы

муниципального района Туймазинский район Республики Башкортостан











Секция : «Быстрее в мысли, ярче в слове»

Направление: Лингвистика.Родные языки.

Китап - минем тормышымда















Автор: Харисова Алинда ,11класс

Научный руководитель: Сахабутдинова

Зилия Мусавировна, учитель татарского

языка и литературы.



г.Туймазы

2018г.

Эчтәлеге

Кереш ___________________________________________________________3

I бүлек.

I 1.Нәрсә ул китап?______________________________________________4

I 2.Китапның кеше тормышындагы роле _________________________5

I бүлеккә йомгаклау________________________________________________5

II бүлек.

II 1.Минем тормышымда - китап.__________________________________7

II 2.Бөек шәхесләрнең китап турындагы фикерләре ___________________8

II бүлеккә йомгаклау_______________________________________________9

Йомгаклау ___________________________________________________10

Әдәбият исемлеге ______________________________________________12

Тезарус_______________________________________________________13

Кушымталар__________________________________________________12

























Кереш.

Без гыйльми тикшерү эшебезне кеше тормышында әһәмиятле урын тоткан китапка, китап укуга багышладык. Нәрсә соң ул китап? Китап – нинди дә булса текстны эченә алган, битләре билгеле бер тәртиптә бергә җыйналып төпләнгән басма әсәр , дөрес фикер тупланган авторитетлы чыганак.

Билгеле, китап - кешенең дусты, киңәшчесе. Кеше үзен борчыган сорауларны китаптан эзли.

Тема актуаль, чөнки хәзерге вакытта укучылар арасында әдәби китап уку кимеде. Һәм бу мәсьәләгә тукталу , минемчә, кирәкле эш.

Без гыйльми эшебездә бөек кешеләрнең китап турындагы фикерләрен, аерым шәхесләрнең тормышында китапның ролен өйрәнүне максат итеп куйдык.Максатка бәйле рәвештә аерым бурычлар да калкып чыга. Алар түбәндәгеләр:

-хәзерге вакытта балалар тормышында китап укуга йогынты ясау;

-китап укуга балаларның карашы белән танышу;

Тикшеренү объекты: минем тормышымда китапның роле.

Тикшеренү предметы: китаплар, аларның әһәмияте.














I бүлек

Кеше уйлап тапкан меңәрләгән ачышлар арасында аеруча бер могҗизалысы китаптыр ул , могаен. Нәрсә соң ул китап? Китап – нинди дә булса текстны эченә алган, битләре билгеле бер тәртиптә бергә җыйналып төпләнгән басма әсәр , дөрес фикер тупланган авторитетлы чыганак. [1-7,312 ]

Китап кешенең акыл һәм күңел дөньясын кимсетмичә гасырлардан гасырларга алып килүче һәм киләчәккә илтүче уңалмас рухи хәзинәләр казанышы ул.

Синең алдыңда китап.Ул әле өр-яңа, бик матур, шундый серле. Аның битләрен ачкач, ниндидер серле дөньяга эләгерсең төсле.Сакланып кына битен ачасың һәм сихри тирәнлеккә кереп китәсең. Китап синең дустыңа, сердәшчеңә әйләнә. Китап безне белем иленә, бәхет дөньясына алып керүче. “Бәхетне юлдан эзләмә, белемнән эзлә”, - ди халык.Чынлап та , китап – кешенең дусты, киңәшчесе. Кеше үзен борчыган сорауларга җавапны да китаплардан ала. Китап кешене алга, яктыга, эзләнүләргә этәрә, гаделсезлеккә, начарлыкка каршы көрәшергә, матурлыкны таный белергә өйрәтә. Шуңа күрә дә М.Шолохов : “Китапны чын күңелдән яратыгыз! Ул сезгә якын дустыгыз гына түгел, бәлки соңгы гомерегезгәчә ышанычлы юлдаш та” – дигән. [1-1,204]

Китапларда язылган батырлыклар кешеләрне канатландыра. Ә инде гыйбрәтле вакыйгалар сиңа тормышта дөрес юл сайларга ярдәм итә. Язучыларның китапларда язган акыллы киңәшләре, бер буыннан икенче буынга васыять булып күчә. А.Герцен : “Китап – бер буынның икенче буынга рухи васыяте”-дигән. Ә инде Н.К.Крупская китап турында : “Китап – бәхеткә һәм бөеклеккә баруда кешелек тарафыннан тудырылган барлык могҗизаларың иң бөеге”- дигән.[1-1,205]

Ватан сугышының иң авыр минутларында да китап совет сугышчыларының иң якын һәм аерылмас дусты булган.Сугыш берничә минутка туктап торган арада да кемнәрдер китап укып тынычланган. Азга гына булса да икенче уйларга чумган.

Менә бер мисал: 1941 нче елның ахыры.Госпитальдә яраланган солдатлар өстәлеп кенә тора. Боларның бөтен теләкләре : тиз генә терелеп яңадан фронтка китү. Кешенең рухи матурлыгы авырлыклар эчендә ачыла бит. Көзнең бер явымлы көнендә авыр яралы солдатлар кабул ителә. Шуларның берсен чишендергәндә, кесәсеннән ике китап табалар. Аларның берсе М.Горькийның хикәяләр җыентыгы, икенчесе татар телендә сайланма әсәрләр җыентыгы була.Җыентык инде пулялар белән тишелгән, алар тирәсендә сизелер-сизелмәс кан таплары да күренеп тора.Ул ,аңына килгәч, беренче чиратта китапларының кайдалыгын сорый.Башка әйберләре аны кызыксындырмый.

Миргазиян Юнысның “Тозлы җил” повестендә төп герой Габдрахман авариягә очрап хастаханәгә керә һәм болай ди :

-Очар кошлар белән бер биеклектә йөрү бәхетен югалту, янган сөякләр сызлавыннан көчлерәк булып йөрәкне әрнеткән чакта,китап миңа ярдәмгә килде. Китап белән киңәшеп тә, серләшеп тә була.Ул мине төшенкелеккә бирелмәскә өйрәтте.Китап дөньядагы күп нәрсәнең серен ачты.

[ 9-18]

“Алтын җирдән табыла, акыл китаптан”, - ди халык. Дөрес әйтелгән. Менә безнең мәктәп китапханәсе бар.Әгәр андагы китапларны укып чыксаң, күпме яңалык беләсең.Үзеңне кызыксындырган сорауларга җавап табасың.

Безнең өебездә дә кечкенә генә китапханәбез бар. Анда Г.Әпсәләмовның “Ак чәчәкләр” повесте, Зифа Кадыйрованың “Сагынырсың мин булмам” повесте, Таһир Таһировның “Галия” повесте, Дания Нәгыйм белән Рөстәм Нәбиевның “Бөртекләп җыелган гомер”дигән повесте бар.Билгеле, болардан башка да китаплар бар. Ләкин болары мин укыганнары.





I бүлек буенча йомгаклау.

Минем уйлавымча,чыннан да китап кеше тормышында зур роль уйный.Китап кешенең дусты гына түгел ,ә киңәшчесе дә. Китап кешене дөрес фикер йөртергә,яхшыны начардан аерырга, гадел булырга, тормышта дөрес юл табарга өйрәтә. Шуңа да китаплар белемне тирәнәйтүдә кешенең иң ышанычлы дуслары.Барлык чорларның,барлык халыкларның китапларында мавыктыргыч акыл, тапкырлык һәм яхшылык байлыгы сибелгән.Матур китаплар – гаҗәеп нәрсәләр күренәчәк көзге,аулактагы сердәш, ялгызлыкта иптәш, көчсезлектә ярдәмче, хәсрәтләрдә шатлык китерүче, фикерләрне нурландыручы, үткән заманнарның хәлләрен сөйләп торучы,тарихны хикәят итүче, хакы очсыз, файдасы бик күп.Шуның өчен китап алганда саранланмагыз.Китаплардан аерылмагыз.

Якын дус.

Бар минем дускаем,

Иң якын сердәшем,

Һәр җирдә, һәр эштә

Киңәшчем, иптәшем.

Өйрәтә ул миңа

Бар фәнне, телләрне,

Юк аның белмәгән

Сәнгате,һөнәре.

Укыган ,эшләгән,

Ял иткән чагымда

Һәрвакыт диярлек

Ул минем янымда.

Күргәнен, белгәнен-

Барын да аңлата

Көлдерә, җырлата,

Уйлата,уята.

Син аның беләмсең?

Кем соң ул? Уйлап тап!

Иң якын дускаем ,

Ул – китап.




II 1. Бүлек.

Минем тормышымда – китап.

Минем тормышымны китаптан башка күз алдына китереп тә булмыйдыр. Чыннан да мин китаплар укырга яратам. Алардан ниндидидер күңел тынычлыгы алам.Ниндидер чишелмәгән мәсьәләләр чишелеп куя. Бәләкәй чагымда әнием укыган әкиятләрне йотлыгып тыңлый торган идем. Минем бала чагым авылда үтте. Шуңа күрә гел татарча әкиятләр укый идек. Андагы геройларның яхшы яклары күңелгә сеңеп калган. Әле күптән түгел үзебезнең Башкортстан республикасының Чакмагыш районында туып үскән Рөстәмнең фаҗигале язмышы, тормыш сукмаклары турында язылган “Бөртекләп җыелган гомер ”дигән китабын укып чыктым. Бер укый башласаң, укып бетмичә туктап булмый торган китап. Бер мизгелдә хыяллары челпәрәмә килгән егет тормыш авырлыклары каршында туктап калмый. Хәтта плитә астында калганда да үлем белән көрәшә. Беренче чиратта әти-әнисен , яратып, күз атып йөргән кызын уйлый. Бу якты дөньядан китәсе килми. Иптәшләренә көч бирергә тырыша. Аларны ничек тә тынычландырырга уйлый. Ләкин ,кызганычка каршы, күп иптәшләре үлеп кала. Аңардагы ихтыяр көче, түземлелек, саф мәхәббәт хисләре күп кешеләрне таң калдырырлык. Шул якты хисләр аңа авырлыклар белән көрәшергә көч бирә. Шулай ук бу әсәрдә гаиләнең роле дә азсызыкланып үтә. Әти-әнисе уллары хакына вакытлыча Мәскәү шәһәренә күченеп килә.Хәтта әтисе урам себерүче булып эшкә урнаша. Үги әнисенең үз баласыдай аны караулары – барысы да зур ярдәм була. Яратып йөргән кызының шушы авыр вакытта ташламавы, киресенчә, аңа көч-куәт бирүе дә авырлыкларны җиңеп чыгарга ярдәм итә.Бу әсәрне укыган чакта тамакка төер тыгыла, күздән мөлдерәп яшьләр ага. Ничек шундый китапны укымыйсың инде. Ә бит кул-аяклары исән булып та үз гомерләрен заяга үткәрүчеләр бик күп. Мин бу китапны менә шундый кешеләргә укытыр идем. Бәлки, үз тормышлары турында азрак булса да уйланырлар иде, үз гомерләрен бушка уздырмыйча, нәрсә дә булса эшләрләр иде.Бу китапны хәтта иптәшләремә дә тәкъдим иттем. Сыйныфташларымның икесе укып чыкты.Аларны шушы әсәрләрне укыта алуыма мин бик шатмын.Аларга да бик охшаган.Кызганыч шунысы:шәһәр җирендә туып үскән сыйныфташларым татарча китапларны бик аз укый.

Шулай ук Зифа Кадыйрованың “Сагынырсың мин булмам” дигән әсәрен әнием белән бергә укып чыктык. Бу әсәр безгә, яшь буынга , дөрес тәрбия бирә дип уйлыйм. Бигрәк тә яшь кызларның мәхәббәт хисләренә бирелеп ялгыш адымнар ясавы күз уңында тотыла. Мондый чакта акыл белән эш итәргә кирәктер ул. Бәлки, акыл белән бәйле дә түгелдер. Әсәрдәге төп героиня Сөмбел шундый акыллы. Ләкин ул да яшьлек хисләренә бирелеп зур хата ясый бит. Сөмбел, Байрас образлары кешелеклелек, тугрылык, ярдәмчеллек, сафлык сыйфатлары белән сугарылган. Бу әсәрдә гаилә кыйммәтләре, сафлык алгы сызыкка куела. Һәр кешенең үзе кылган эшләргә җаваплы карашы, үз хатасын аңлавы бурыч итеп куелгандыр да . Чынлап та, Булат үз хатасын аңлый.Энесе белән Сөмбелнең акыллы киңәшләре ярдәмендә ул улы белән аралашып яши.Сөмбелнең киң күңеллелеге аңа шундый мөмкинчелек бирә.

Мин тәрбияви китаплар укырга яратам. Мондый китапларны укып чыкканнан соң берничә көн шуның хисе белән янып йөрисең, фикер йөртәсең, уйланасың, нәтиҗә ясыйсың. Китаплар укып акыл туплыйсың.


II 2. Бүлек.

Бөек шәхесләрнең китап турындагы фикерләре.

Мин бу эшемне башкарганда күп кенә энциклопедик белешмәләрдән, мәкальләрдән , әйтемнәрдән акыллы фикерләр эзләдем.Алар чынында бик күпләр.Аларны язып бетү мөмкин дә түгел. Галимме ул, язучымы ул, әллә фикер иясеме – аларның фикерләре уртак та, дөрес тә.Мин сезгә шуларның берничәсен тәкъдим итәм. Аларны бөек шыгыйребез Г.Тукай сүзләреннән башлыйсым килә. Менә алар:


Һич тә күңелем ачылмаслык эчем пошса,

Үз-үземне күралмыйча рухым төшсә...

Шул вакытта мин кулыма китап алам,

Аның изге сәхифәләрен актарам.

Габдулла Тукай

Укып барган һәрбер юлым, һәрбер сүзем була минем юл күрсәтүче йолдызым.

ГабдуллаТукай

Китап – тормыш көзгесе,

Китап –бөек тәрбияче.

Габдулла.Тукай



А.Герцен : “Китап – бер буынның икенче буынга рухи васыяте,”-дигән. Ә инде Н.К.Крупская китап турында : “Китап – бәхеткә һәм бөеклеккә баруда кешелек тарафыннан тудырылган барлык могҗизаларың иң бөеге,”- дигән.

Бал корты чәчәктән бал таба

Балалар китаптан тәм таба.

Нәкый Исәнбәт

Тел дигән дәрья бар,төбендә

энҗе-мәрңҗән бар,

Белгәннәр чумып алыр,

Белмәгәннәр коры калыр.

Ф.Сәфиуллина

.

Китап –заманыбыз, тормышыбыз.

В.Белинский

Үзенең бәхетенә һәм киләчәк куәтенә бару юлында кешелек тудырган барлык могҗизаларның иң катлаулысы һәм бөеге, мөгаен,китаптыр...китап безнең өчен җансыз бушлык дөньясыннан хәрәкәтчән тормыш дөньясына карый торган тәрәзә.

А.М.Горький

Китап минем кулымда, сердәшем ул барыр юлымда.

С.Хәким

Дөньяда китап дошманнары булган кебек, китап дуслары да, хәтта диванадай аңа гашыйклары да бардыр.

Ризаитдин Фәхретдин

Кеше уйлап тапкан меңәрләгән ачышлар арасында аеруча бер могҗизалысы китаптыр ул , могаен. Китап кешенең акыл һәм күңел дөньясын кимсетмичә гасырлардан гасырларга алып килүче һәм киләчәккә илтүче уңалмас рухи хәзинәләр казанышы ул.

Гәйсә Хөсәенов

Мин китап укыганда миңа китап тере кебек тоела, минем белән сөйләшкән кебек була.

Джонатан Свифт

Ауган илләр, ауган дәүләтләр,

Юкка чыккан азмы шәһәрләр.

Ауган алтын,мәрмәр биналар,

Ә китаплар исән калганнар.

Мәкъсүд Сөндекле

Якын дусларыбыз китап,

Ул яссы юллар ача,

Без күрәбез китаплардан

Дөньяны еллар аша.

Сафуан Әлибай.

Книги меняют людей,а это процесс долгий и незаметный.

Э.И.Эренбург

Читать всего совсем не нужно, читать нужно только то, что отвечает на возникшие в душе вопросы.

Л.Толстой

Ваше любимое занятие?

-Рыться в книгах.

К.Маркс

Китап укып елый алганнарның

Күңелендә булмый каралык.

Мөдәррис Әгъләм

Авыр вакытта һич хыянәт итмәс, яхшы иптәш, зирәк акыллы киңәшче, тугры дус булырдай чыннан-чын могҗизаи хәзинә бит ул китап.Янә килеп, китапның тәҗрибәле ата, мәрхәмәтле ана, уңган тәрбияче, әйбәт укытучы икәнен беләсез.

Әмир Гәрәев

Дөньяда акыллы һәм бай буласың килсә, китап укы, китаптан аерылма, шунда бәхет табырсың.

Нурмөхәммәт Йомрани

[1-2,466]


II бүлек буенча йомгаклау.

Әмир Гәрәев сүзләре белән әйтсәк, авыр вакытта һич хыянәт итмәс, яхшы иптәш, зирәк акыллы киңәшче, тугры дус булырдай чыннан-чын могҗизаи хәзинә бит ул китап. Янә килеп, китапның тәҗрибәле ата, мәрхәмәтле ана, уңган тәрбияче, әйбәт укытучы икәнен беләбез. Китап безне тәрбияли, киңәш бирә. Минем тормышымда да китап зур урын алып тора. Ни өчен дисезме? Чөнки мин китаплар укырга яратам. Алардан кирәкле киңәш алырга тырышам. Әдәби әсәрне укып чыкканнан уңай, тискәре якларын анализлыйсың. Үзең өчен ниндидер нәтиҗә ясыйсың. Авыр чакларыңда күңелеңне тынычландырасың. Сибгать Хәким сүзләре белән әйтсәк, китап минем кулымда, сердәшем ул барыр юлымда.Үз гомерендә кулына китап алып укымаган кешеләр дә бардыр. Мин андыйларны кызганам.Бу очракта Н.Новиков сүзләре искә төшә : “ Многие говорят, что никогда не пью вина или кофе; а есть и такие, кой с холодным духом и без всякого зазрения говорят: я никогда не читаю; так для чего же не говорить им и того: я безумец, я никогда не рассуждаю?» Тагын Кадим Аралбай сүзләрен әйтеп үтсәң урынлы булыр:

Китап – адәм өчен бер гаҗәеп дөнья,

Аның хакын белмәгәннәр аңа чуммый.

Чумды икән ул дөньяга – мәңге туймый

Яшәрсең, ди,хисләрдән хич аерылмый.

Тормышта яхшы китаплар укымыйча торып тормышны өйрәнеп тә булмыйдыр.

Йомгаклау

Китап уку кешенең йөзенә нур, күңеленә шатлык китерә.Мин дә китап укыганнан соң шатлык хисләре кичерәм. Аның геройлары белән бергә янам, көям,шатланам. Шул әсәрнең эчендә кайныйм. Укыган саен укыйсы килә.Гөлфия Юнысованың шигырь юллары белән әйтсәк :

Син бит ,китап,

Тормышка юл

Күрсәткән дә!

Син бит, китап,

Киләчәккә нур

Сипкән дә!

Чынлап та акыллы, тәрбияле буласың килсә китап укырга кирәк.Шул чакта

бәхетле дә булырсың.Нәрсә соң ул яхшы китап уку? Ул үткән заманның яхшы кешеләре белән сөйләшү дигән сүз. Китап кешелек тудырган барлык могҗизаларның иң бөеге. Китап битен ачу белән ниндидер серле дөньяга күчәсең. Сихри тирәнлек сине үзенә тарта. Дөньяңны онытып кереп чумасың. Китап сиңа белем генә биреп калмый, синең сердәшеңә әйләнә.”Учитесь и читайте. Читайте книги серъезные. Жизнь сделает остальное”,-дигән Ф.Достоевский. Хак сүзләр.Тормыш бар нәрсәне үз урынына куя.Мин эчтәлекле, акыллы китаплар укырга тырышам. Акыллы кешеләрнең киңәшләре тормышны җиңеләйткән кебек тоела.Шулай ук рухи байлыгым да арта.Авыр вакытларда да кешеләр китап алырга тырышкан. М.Әмирнең “Матурлык” хикәясендәге Бәдретдин искә төшә. Хәерчелеге көчле булса да тиенләп җыйган акчасына китаплар ала.Уку теләге шулкадәр көчле була.

Хәзерге вакытта яшьләр арасында китап уку кимеде.Ләкин олы яшьтәге кешеләр китапхәнәгә йөриләр, китаплар укыйлар. Бар кеше дә гыйлемле булырга тели. Ә гыйлемнең икмәге китап түгелмени? Билгеле,китап укымый торып гыйлемле булып булмый.

Тезарус


Без гыйльми тикшерү эшебезне кеше тормышында әһәмиятле урын тоткан китапка, китап укуга багышладык. Нәрсә соң ул китап? Китап – нинди дә булса текстны эченә алган, битләре билгеле бер тәртиптә бергә җыйналып төпләнгән басма әсәр , дөрес фикер тупланган авторитетлы чыганак.

Билгеле, китап - кешенең дусты, киңәшчесе. Кеше үзен борчыган сорауларны китаптан эзли.

Тема актуаль, чөнки хәзерге вакытта укучылар арасында әдәби китап уку кимеде. Һәм бу мәсьәләгә тукталу , минемчә, кирәкле эш.

Без гыйльми эшебездә бөек кешеләрнең китап турындагы фикерләрен, аерым шәхесләрнең тормышында китапның ролен өйрәнүне максат итеп куйдык.Максатка бәйле рәвештә аерым бурычлар да калкып чыга. Алар түбәндәгеләр:

-хәзерге вакытта балалар тормышында китап укуга йогынты ясау;

-китап укуга балаларның карашы белән танышу;

Тикшеренү объекты: минем тормышымда китапның роле.

Тикшеренү предметы: китаплар, аларның әһәмияте.


Китап уку кешенең йөзенә нур, күңеленә шатлык китерә.Мин дә китап укыганнан соң шатлык хисләре кичерәм. Аның геройлары белән бергә янам, көям,шатланам. Шул әсәрнең эчендә кайныйм. Укыган саен укыйсы килә.Гөлфия Юнысованың шигырь юллары белән әйтсәк :

Син бит ,китап,

Тормышка юл

Күрсәткән дә!

Син бит, китап,

Киләчәккә нур

Сипкән дә!

Чынлап та акыллы, тәрбияле буласың килсә китап укырга кирәк.Шул чакта

бәхетле дә булырсың.Нәрсә соң ул яхшы китап уку? Ул үткән заманның яхшы кешеләре белән сөйләшү дигән сүз. Китап кешелек тудырган барлык могҗизаларның иң бөеге. Китап битен ачу белән ниндидер серле дөньяга күчәсең. Сихри тирәнлек сине үзенә тарта. Дөньяңны онытып кереп чумасың. Китап сиңа белем генә биреп калмый, синең сердәшеңә әйләнә.”Учитесь и читайте. Читайте книги серъезные. Жизнь сделает остальное”,-дигән Ф.Достоевский. Хак сүзләр.Тормыш бар нәрсәне үз урынына куя.Мин эчтәлекле, акыллы китаплар укырга тырышам. Акыллы кешеләрнең киңәшләре тормышны җиңеләйткән кебек тоела.Шулай ук рухи байлыгым да арта.Авыр вакытларда да кешеләр китап алырга тырышкан. М.Әмирнең “Матурлык” хикәясендәге Бәдретдин искә төшә. Хәерчелеге көчле булса да, тиенләп җыйган акчасына китаплар ала.Уку теләге шулкадәр көчле була.

Хәзерге вакытта яшьләр арасында китап уку кимеде.Ләкин олы яшьтәге кешеләр китапхәнәгә йөриләр, китаплар укыйлар. Бар кеше дә гыйлемле булырга тели. Ә гыйлемнең икмәге китап түгелмени? Билгеле,китап укымый торып гыйлемле булып булмый.

















Кулланылган әдәбият


1.Воробьев С.Н. “В мире мудрых мыслей”./Уфа.Баш.книга издат./-2004, 206-210 б.

2.Давтян А.О. “В мире мудрых мыслей”./С.-Петербург “Олла –Пресс”/ -2000,466 б.

3.Дания Нәгыйм, Рөстәм Нәбиев “Бөртекләп җыелган гомер”./Казан:”Ак бүре”/-2018

4.З.Кадыйрова “Сагынырсың мин булмам”./Казан/-2015

5.Мәкальләр китабы./Китап /-2007, 224б.

6.Мурзакаев Ф. “Фәһемле фикерләр дөньясында”./Уфа /-2003,86 б.

7.Татар теленең аңлатмалы сүзлеге./Китап/- 2004 , 312б.

8.Энциклопедия “Мудрость тысячилетий”./Москва“Олла-Пресс “/-2001, 314б.

9.М.Юныс “Тозлы җил”/Казан/ -83б.

























Кушымталар



Укып барган һәрбер юлым, һәрбер сүзем була минем юл күрсәтүче йолдызым.

Габдулла Тукай

Китап – кешенең хәтере, юлдашы, киңәшчесе, ярдәмчесе, укытучысы.Китапсыз халык- тарихсыз халыкка әйләнгән, ә тарихын оныткан халыкның киләчәге өзелгән.

Нурихан Фәттах

Ап – ачык тор һәрвакытта, әй китап, баксам сиңа,

Чын, асыл нигезле җирдән белемнәр бир миңа.

Шәехзада Бабич

Дөньяда гыйлемнән ләззәтле шир (арыслан) юк, гыйлемнең икмәге китаптыр.

Мөхәммәтсәлим Өметбаев.

Тормышны өйрәнү бик киң төшенчә. Яхшы китаплар уку шулай ук тормышны өйрәнү ул.

Габит Садыйков

Всякая книга должна, раз она, так сказать , появилась на свет, дать ответ на такой вопрос: что ты, книга, можешь дать мне.. моему уму , моему чувству, моей жизни, борьбе, которую я веду, работе, которую я делаю или намерен делать..

П.Павленко

Есть только одно средство стать культурным человеком – чтение.

А.Моруа

Величайшее сокровище – хорошая библиотека.

В.Белинский

Нельзя держать книги запертыми, точно в тюрьме,они должны непременно переходить из библиотеки в память.

Петрарка










Тезис


Без гыйльми тикшерү эшебезне кеше тормышында әһәмиятле урын тоткан китапка, китап укуга багышладык. Нәрсә соң ул китап? Китап – нинди дә булса текстны эченә алган, битләре билгеле бер тәртиптә бергә җыйналып төпләнгән басма әсәр , дөрес фикер тупланган авторитетлы чыганак.

Билгеле, китап - кешенең дусты, киңәшчесе. Кеше үзен борчыган сорауларны китаптан эзли.

Тема актуаль, чөнки хәзерге вакытта укучылар арасында әдәби китап уку кимеде. Һәм бу мәсьәләгә тукталу , минемчә, кирәкле эш.

Без гыйльми эшебездә бөек кешеләрнең китап турындагы фикерләрен, аерым шәхесләрнең тормышында китапның ролен өйрәнүне максат итеп куйдык.Максатка бәйле рәвештә аерым бурычлар да калкып чыга. Алар түбәндәгеләр:

-хәзерге вакытта балалар тормышында китап укуга йогынты ясау;

-китап укуга балаларның карашы белән танышу;

Тикшеренү объекты: минем тормышымда китапның роле.

Тикшеренү предметы: китаплар, аларның әһәмияте.

Минем тормышымны китаптан башка күз алдына китереп тә булмыйдыр. Чыннан да мин китаплар укырга яратам. Алардан ниндидидер күңел тынычлыгы алам.Ниндидер чишелмәгән мәсьәләләр чишелеп куя. Бәләкәй чагымда әнием укыган әкиятләрне йотлыгып тыңлый торган идем. Минем балачагым авылда үтте. Шуңа күрә гел татарча әкиятләр укый идек. Андагы геройларның яхшы яклары күңелгә сеңеп калган. Әле күптән түгел үзебезнең Башкортстан республикасының Чакмагыш районында туып үскән Рөстәмнең фаҗигале язмышы, тормыш сукмаклары турында язылган “Бөртекләп җыелган гомер ”дигән китабын укып чыктым. Бер укый башласаң, укып бетмичә туктап булмый торган китап. Бер мизгелдә хыяллары челпәрәмә килгән егет тормыш авырлыклары каршында туктап калмый. Хәтта плитә астында калганда да үлем белән көрәшә. Беренче чиратта әти-әнисен , яратып, күз атып йөргән кызын уйлый. Бу якты дөньядан китәсе килми. Иптәшләренә көч бирергә тырыша. Аларны ничек тә тынычландырырга уйлый. Ләкин ,кызганычка каршы, күп иптәшләре үлеп кала. Аңардагы ихтыяр көче, түземлелек, саф мәхәббәт хисләре күп кешеләрне таң калдырырлык. Шул якты хисләр аңа авырлыклар белән көрәшергә көч бирә. Шулай ук бу әсәрдә гаиләнең роле дә азсызыкланып үтә. Әти-әнисе уллары хакына вакытлыча Мәскәү шәһәренә күченеп килә.Хәтта әтисе урам себерүче булып эшкә урнаша. Үги әнисенең үз баласыдай аны караулары – барысы да зур ярдәм була. Яратып йөргән кызының шушы авыр вакытта ташламавы, киресенчә, аңа көч-куәт бирүе дә авырлыкларны җиңеп чыгарга ярдәм итә.Бу әсәрне укыган чакта тамакка төер тыгыла, күздән мөлдерәп яшьләр ага. Ничек шундый китапны укымыйсың инде. Ә бит кул-аяклары исән булып та үз гомерләрен заяга үткәрүчеләр бик күп. Мин бу китапны менә шундый кешеләргә укытыр идем. Бәлки, үз тормышлары турында азрак булса да уйланырлар иде, үз гомерләрен бушка уздырмыйча, нәрсә дә булса эшләрләр иде.Бу китапны хәтта иптәшләремә дә тәкъдим иттем. Сыйныфташларымның икесе укып чыкты.Аларны шушы әсәрләрне укыта алуыма мин бик шатмын.Аларга да бик охшаган.Кызганыч шунысы:шәһәр җирендә туып үскән сыйныфташларым татарча китапларны бик аз укый.

Шулай ук Зифа Кадыйрованың “Сагынырсың мин булмам” дигән әсәрен әнием белән бергә укып чыктык. Бу әсәр безгә, яшь буынга , дөрес тәрбия бирә дип уйлыйм. Бигрәк тә яшь кызларның мәхәббәт хисләренә бирелеп ялгыш адымнар ясавы күз уңында тотыла. Мондый чакта акыл белән эш итәргә кирәктер ул. Бәлки, акыл белән бәйле дә түгелдер. Әсәрдәге төп героиня Сөмбел шундый акыллы. Ләкин ул да яшьлек хисләренә бирелеп зур хата ясый бит. Сөмбел, Байрас образлары кешелеклелек, тугрылык, ярдәмчеллек, сафлык сыйфатлары белән сугарылган. Бу әсәрдә гаилә кыйммәтләре, сафлык алгы сызыкка куела. Һәр кешенең үзе кылган эшләргә җаваплы карашы, үз хатасын аңлавы бурыч итеп куелгандыр да . Чынлап та, Булат үз хатасын аңлый.Энесе белән Сөмбелнең акыллы киңәшләре ярдәмендә ул улы белән аралашып яши.Сөмбелнең киң күңеллелеге аңа шундый мөмкинчелек бирә.

Мин тәрбияви китаплар укырга яратам. Мондый китапларны укып чыкканнан соң берничә көн шуның хисе белән янып йөрисең, фикер йөртәсең, уйланасың, нәтиҗә ясыйсың. Китаплар укып акыл туплыйсың.

Кадим Аралбай сүзләрен әйтеп үтсәң урынлы булыр:

Китап – адәм өчен бер гаҗәеп дөнья,

Аның хакын белмәгәннәр аңа чуммый.

Чумды икән ул дөньяга – мәңге туймый

Яшәрсең, ди,хисләрдән хич аерылмый.