Просмотр содержимого документа
«Организация внеклассной деятельности младших школьников на основе исследовательской деятельности и проектной технологии»
Эзләнү методы һәм проект технологиясе нигезендә дәрестән тыш эшчәнлекне оештыру
Салагыш урта гомуми
белем бирү мәктәбенең
башлангыч сыйныфлар укытучысы
Кузина Фәридә Дөлфәт кызы
Дәрестән тыш эшчәнлек- дәрес кысаларына бикләнмәгән, әмма шул ук вакытта балаларның белемен дә, зиһенен дә үстерә торган, аларның гамәли шөгыльләренә, зәвыкларына, сәләт мөмкинлекләренә уңай тәэсир иткән, әлеге файдалы чараларның һәммәсен ял һәм төрле уеннар белән бергә бик тә оста бәйли алган тәрбияви юнәлешнең бер алымы. Дәрестән тыш эшләр максатчанлык, фәннилек, системалылык, эзлеклелек, укучыларның яшь һәм индивидуаль үзенчәлекләрен исәпкә алу, балаларның мөстәкыйльлелеге һәм иҗади активлыгы, тормыш белән бәйлелек принципларына нигезләнеп оештырылырга тиеш. Бу принципларны тормышка ашыру өчен укытучының эшчәнлегендә проект технологиясе кулланылырга тиеш дип саныйм.
Проект эшчәнлегенең төрләре
- Мәгълүмат проекты- аудиториягә тәкъдим итү максатыннан нинди дә булса объект турында мәгълүмат җыю, аны анализлау, гомумиләштерү .
- Структурадагы тикшеренү проекты фәнни тикшеренүне хәтерләтә. Ул теманың актуальлеген нигезләү, тикшеренү бурычларын билгеләү, гипотезаны алга таба тикшерү, алынган нәтиҗәләр буенча фикер алышу теманың актуальлеген үз эченә ала. Фәнни ысуллар кулланыла: эксперимент, модельләштерү, социологик сораштыру .
- Иҗади проект нәтиҗәләрне оештыруга, бизәлешенә мөмкин кадәр ирекле һәм традицион булмаган якын килүне күздә тота, бу театрлаштыру, спорт уеннары, сынлы яки декоратив-гамәли сәнгать әсәрләре булырга мөмкин.
- Төрләр берләшергә дә мөмкиннәр.
Туган якны өйрәнү
проектлары
“ Туган җиребезне
саклыйбыз!”
«Праздник урожая» («Сөмбелә”)
“ Алар илгә Җиңү алып кайтты!”
- Конкурс чтецов «Во имя мира
“ Алар илгә Җиңү алып кайтты! “ проект эше
кысаларында
шигырь конкурсы
“ Җирдә тынычлык хакына”.
«Без-
татар балалары!»
- «Без- татар балалары!» проектын тормышка ашыру юллары:
- 1.Татар халкының мәдәнияте, тарихы, йолалары, гореф-гадәтләре турындагы матур әдәбият аша танышу
- 2.Туган якны өйрәнү музеена сәяхәт
- 3.”Гаилә бәхете – балада”- гаилә белән бәйрәмнәр оештыру
- 4. “Нәсел агачы”н төзү
- 5.Әти-әниләр, дәү әниләр белән элекке уеннарны, җырларны барлау, халык авыз-иҗатын өйрәнү, авыл халкы өчен концерт оештыру.
Туган якны өйрәнү музеенда
“ Гаилә бәхете- балада!”
“ Нәсел агачы”
Гомумән, проект методы - баланың интеллектын, иҗади сәләтен, логик фикерләвен үстерүдә, кызыксынучанлыгын арттыруда нәтиҗәле алымнарның берсе.
Проект эшчәнлегенең этаплары:
- Проект исеме:
- Максаты:
- Бурычлары:
- Эшне башкару этаплары:
- Нәтиҗәләр:
- Безнең ачышларыбыз:
- Сораулар.