Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы
Татарстан Республикасы
Арча муниципаль районы
муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
“Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе”нең
югары категорияле башлангыч класслар укытучысы
Фазуллина Гашия Заһретдин кызының
1-4 нче класслар өчен
дәрестән тыш эшчәнлекнең
эш программасы проекты
“Оригами-тылсымлы дөнья”



Аңлатма язуы
Мәгариф өлкәсендә эзлекле үзгәрешләр барган хәзерге чорда сыйфатлы белем бирү зур әһәмияткә ия. Замана безнең алга яңа, тагын да катлаулырак, колачлырак бурычлар куя. Бүгенге көн укучысы фикер йөртергә сәләтле, инициативалы һәм мөстәкыйль булырга, уңайлы чишелеш юлларын таба белергә, алдан нәтиҗәне күрә һәм фаразлый белергә тиеш. Шул очракта гына без көндәшлеккә сәләтле шәхес тәрбияли алачакбыз. Әлеге максатларны тормышка ашыру иҗади сәләтле шәхес тәрбияләүгә этәргеч бирә..Оригами сәнгатен укучыларга өйрәтү ни өчен кирәк? Аның актуальлеге нидән гыйбәрәт? Ул укучыларда югарыда әйтелгән сыйфатларны тәрбияләргә ярдәм итә. Оригами күзаллауны, хәтерне, иҗади һәм эзләнү сәләтен үстерә, кул чукларын ныгыта, игътибарлылыкны арттыра, үз-үзеңә ышаныч тудыра; төп геометрик төшенчәләр белән таныштыра;инструкцияләргә нигезләнеп эшләргә өйрәтә;коммуникатив сәләтне үстерә, әхлаклы шәхес тәрбияли;күзәтүчәнлекне, эстетик зәвык, мөстәкыйльлекне үстерә, төгәллеккә өйрәтә.
Бу программа балалар белән озак еллар эшләү тәҗрибәмне уртаклашу да булып тора. “Оригами-тылсымлы дөнья” программасы башлангыч класс укучылары өчен төзелде. Ул 4 елга исәпләнгән. Барысы - 135 сәгать. 1 нче класста- 33 сәгать, 2 нче класста -34 сәгать, 3 нче класста-34сәгать, 4 класста -34 сәгать. Шөгыль атнага 1 тапкыр үткәрелә.
Программа үтелгән материалны ел саен кабатлауны һәм “гадидән-катлаулыга” принцибын күздә тотып төзелде. Һәр бирем балаларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып бирелде. Бу исә балаларда үз-үзләренә ышаныч тудыра һәм биремне үти алуларына ярдәм итә..
Программада эш төрләре гел үзгәреп тора . Укучылар башта гади фигуралар иҗат итәләр. Аннан соң композицияләр төзиләр, әкиятләр иҗат итәләр, коллектив эшләр башкаралар, конкурсларда катнашалар, күргәзмәләр оештыралар. Бу эшләрне уңышлы башкару программаны алга таба да тырышып үзләштерүгә этәргеч бирә.
Программаны үзләштерүнең төп бурычы булып, укучыларның уйлап табу һәм иҗади сәләтләрен үстерү, кызыксынуларын арттыру, үзара ярдәмләшеп эшләргә өйрәтү тора.
Дәрестән тыш эшчәнлек программасын үзләштерү буенча
планлаштырыла торган нәтиҗәләр
Программа ахырына тиешләр: |
белергә | эшли белергә |
оригами нәрсә ул? | дөрес төстәге кәгазьне сайлый; |
оригами сәнгатенең килеп чыгышы турында; | кәгазь битендә үлчәнешне тамгалый; |
төп бөкләү алымнарын; | схема һәм технологик картаны куллана; |
эш өчен кирәкле инструментларның исемнәрен һәм кулланылышларын; | эш кораллары һәм кайчыны куллана; |
бөкләү алымнарын һәм аларның исемнәрен; | эшләнмәләрне “җыя” ; |
эш дәвамында кирәк булган барлык куркынычсызлык кагыйдәләрен; | әзер эшләрдән композиция төзи; |
матур,сәнгатьле итеп уенчыкны бизи; |
үрнәк һәм үзе ясаган эшне анализлый. |
Тематик план 1 нче сыйныф (33 сәгать)
№ п/п | Шөгыльнең темасы | Сәгать саны |
теория | практика | барысы |
1. | Оригами белән танышу | 1 | | 1 |
2. | Квадрат-оригаминың төп фигурасы | 1 | 3 | 4 |
3. | «Өчпочмак» база формасы | 1 | 4 | 5 |
4. | «Очырткыч» база формасы | 1 | 4 | 5 |
5. | «Икеләтелгән өчпочмак» » база формасы | 1 | 3 | 4 |
6. | «Икеләтелгән квадрат» » база формасы | | 3 | 3 |
7. | «Конверт» » база формасы | | 3 | 3 |
8. | 8 март бәйрәменә чәчәкләр | 1 | 2 | 3 |
9. | Алда-җәй! | | 2 | 2 |
10. | Йомгаклау.Күргәзмә оештыру. | 1 | 2 | 3 |
| Барысы: | 7 | 26 | 33 |
2 нче сыйныф (34 сәгать)
№ п/п | Шөгыльнең темасы | Сәгать саны |
теория | практика | барысы |
1. | Кереш шөгыль. Укучыларның белемнәрен диагностикалау. | 1 | 1 | 2 |
2. | Гади база формалары | | 2 | 2 |
3. | Көзге композицияләр | | 2 | 2 |
4. | «Өчпочмак» база формасы | | 3 | 3 |
5. | «Очырткыч» база формасы | | 2 | 2 |
6. | «Икеләтелгән өчпочмак» база формасы | | 2 | 2 |
7. | «Икеләтелгән квадрат» база формасы | | 3 | 3 |
8. | «Конверт» база формасы | | 3 | 3 |
9. | Яңа база формалары. «Балык» база формасы | 1 | 3 | 4 |
10. | «Ишек» база формасы | 1 | 3 | 4 |
11. | 8нче Мартка котлау открыткасы | | 3 | 3 |
12. | Йомгаклау | 1 | 1 | 2 |
13. | Күргәзмә эшләрен бизәү,урнаштыру | | 2 | 2 |
| Барысы: | 4 | 30 | 34 |
3 нче сыйныф (34 сәгать)
№ п/п | Шөгыльнең темасы | Сәгать саны |
теория | практика | барысы |
1. | Кереш шөгыль | 1 | | 1 |
2. | Укучыларның белемнәрен диагностикалау | | 1 | 1 |
3. | Кәгазьнең тылсымлы әверелеше | | 5 | 5 |
4. | Модульле оригами | 1 | 4 | 5 |
5. | Бәйрәм өстәлен бизәүдә оригами куллану | 1 | 5 | 6 |
6. | Оригами кулланып открыткалар | | 1 | 1 |
7. | 8 нче Март бәйрәменә күләмле чәчәкләр | | 3 | 3 |
8. | Оригами - почта! | | 3 | 3 |
9. | «Өй» база формасы | | 2 | 2 |
10. | Алда-җәй! | | 3 | 3 |
11. | Йомгаклау | 1 | 1 | 2 |
12. | Күргәзмәгә эшләр урнаштыру | | 2 | 2 |
| Барысы: | 4 | 30 | 34 |
4нче сыйныф (34 сәгать)
№ п/п | Шөгыльнең темасы | Сәгать саны |
теория | практика | барысы |
1. | Кереш. | 1 | 1 | 2 |
2. | Оригами интернетта | 1 | 2 | 3 |
3. | Бөрмәле эшләнмәләр (изделия из склад-ки) | | 4 | 4 |
4. | «Катамаран» база формасы | 1 | 4 | 5 |
5. | Яңа ел уенчыклары | | 4 | 4 |
6. | «Кош» база формасы | | 4 | 4 |
7. | Ваза һәм чәчәкләр | | 4 | 4 |
8. | «Бака» база формасы | | 2 | 2 |
9. | Иҗади эшләр | | 2 | 2 |
10. | Йомгаклау | 1 | 1 | 2 |
11. | Күргәзмә оештыру | | 2 | 2 |
| Барысы: | 4 | 30 | 34 |
Программа эчтәлеге
1 класс (33 сәгать)
№ п/п | Тематик планлаштыру | Сәгать саны | Укучы эшчәнлеге | Универсаль уку гамәлләре формалаштыру мөмкинлекләре |
1 | Оригами сәнгате белән таныштыру. | 1 сәг. | Кәгазьнең төрләре,үзлекләре һәм аны эшкәртү өчен кирәк булган эш кораллары белән танышу.Куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлату. | Танып-белү - танып-белү максатын билгеләү; Шәхси -укуның дәлилләре; Коммуникатив -сораулар куелышы; -үз фикереңне тулы һәм төгәл итеп әйтү; Регулятив -максатка ышану; -үз-үзеңә ышану; |
2 | Квадрат – оригаминың төп формасы | 4 сәг. | “База формалары” төшенчә-сен бирү.Турыпочмаклы кәгазь-дән квадрат төзү (ике ысул). Оригами өлкәсендәге шартлы билгеләр белән таныштыру. Бөкләү ысулын күрсәткән техно-логик карта белән эш. | Танып-белү -билге-символларны уку; -кирәкле информация туплау,бәйләнешле сөйләм төзеп,фикереңне әйтү; Коммуникатив -сорауларны куя белү; - үз фикереңне тулы һәм төгәл итеп әйтү; Регулятив - максатка ышану; - үз-үзеңне ихтыяр буенча көйләү; Шәхси - үзбилгеләмә; |
3 | «Өчпочмак» база формасы | 5 сәг. | Чәчәк. Төлке һәм эт . Яхта һәм пароход. Стакан. Песнәк һәм карабүрек. «Кошлар урманда» композициясен төзү. | Танып-белү -кирәкле информацияне туплау; - билге-символларны белү - модельләштерү; -эзләнүле һәм иҗади характердагы проблема-ларны чишү юлларын мөстәкыйль табу. Коммуникатив - сораулар куелышы; - үз фикереңне тулы һәм төгәл итеп әйтү; Регулятив - максатка ышану; - планлаштыру һәм прогнозлау; - контроль; - коррекцияләү; Шәхси - әхлакый-этик бәяләү; - мәгънә төзелеше; |
4 | «Очырткыч» база формасы | 5 сәг. | Куян һәм эт баласы. Тавык һәм әтәч. Ябалак. Әкияти кошлар. Композиция «Йорт кошлары». |
5 | «Икеләтелгән өчпочмак» база формасы | 4 сәг. | Балык һәм күбәләк. Корт. Лилия.
|
6 | «Икеләтелгән квадрат» база формасы | 3 сәг. | Бака. Яхта. Композиция «Утрауда».
|
7 | «Конверт»база формасы | 3 сәг. | Пароход һәм су асты көймәсе. Композиция «Диңгездә». |
8 | 8нче мартка -чәчәкләр
| 3 сәг. | 8 март –Халыкара хатын-кызлар көне. Чәчәкләр турында легендалар(Нәркиз, абаганың сихри чәчәге). Өйрәнелгән база формалары ярдәмендә чәчәкләр ясау.Котлау открыткалары, композицияләр төзү | Танып-белү - эзләнүле һәм иҗади характердагы проблема-ларны чишү юлларын мөстәкыйль табу. - кирәкле информацияләрне туплау; Коммуникатив - сораулар куелышы - үз фикереңне тулы һәм төгәл итеп әйтү; Регулятив - планлаштыру һәм прогнозлау; -тикшерү; - коррекцияләү; Шәхси - әхлакый-этик бәя бирү; |
9 | Алда – җәй! | 2 сәг. | Паруслы көймә. Композиция«Диңгездә».
| Танып-белү - танып-белү максатын билгеләү; - логик фикерләү чылбырын төзү; Коммуникатив - сораулар куелышы; - иптәшенең үз-үзен тотышы белән идарә итү,фикерне әйтә белү; Регулятив - максатка ышану; - прогнозлау; - контроль и коррекцияләү; Шәхси - әхлакый-этик бәяләү; |
10 | Йомгаклау.Күр- гәзмә оештыру. | 3сәг. | Еллык эшкә йомгак.Әңгәмә: «Без нәрсәгә өйрәндек?» Ел буе эшләнгән эшләрдән күргәзмә.Иң яхшы эшләргә конкурс. Грамоталар,Мактау кәгазьләре тапшыру
| Танып-белү - танып-белү максатын билгеләү; - логик фикерләү чылбырын төзү; Коммуникатив - үз фикереңне тулы һәм төгәл итеп әйтү; Регулятив -максатка ышану; - бәяләү Шәхси - үзбилгеләмә; |
Программа эчтәлеге
2 класс (34 сәгать)
№ п/п | Шөгыльнең темасы | Сәгать саны | Укучы эшчәнлеге | Универсаль уку гамәлләре формалаштыру мөмкинлекләре |
1 | Кереш | 2 сәг. | Эшчәнлекнең максат һәм бурычлары белән танышу. Куркынычсызлык кагыйдәләре. Программа үзләштерүнең нәтиҗәләре .Диагностик картаны тутыру. | Танып-белү - танып-белү максатын билгеләү; Шәхси - укуның дәлилләре; - мәгънә төзелеше Коммуникатив - сораулар куелышы; - контроль, бәяләү; Регулятив - планлаштыру; -прогнозлау; - үз-үзеңне ихтыяр буенча көйләү; |
2 | Гади база формалары | 3 сәг. | Шартлы билгеләр һәм бөкләү үзлекләрен кабатлау.База формаларын искә төшерү. Шартлы билгеләрне сызу, база формаларын ясау.
| Танып-белү - билге-символлар; - модельләштерү; - анализ; Шәхси - укуның дәлилләре; - мәгънә төзелеше Коммуникатив - сораулар куелышы; - планлаштыру; Регулятив - максатка ышану; - үз-үзеңне ихтыяр буенча көйләү; |
3 | Көзге композицияләр | 2 сәг. | Кыр һәм бакча чәчәкләре (ромашка, кыңгырау).Чәчәкләрне бөкләү. Композиция төзү. | Танып-белү - кирәкле информацияләрне туплау; - логик фикерләү чылбырын төзү; - эзләнүле һәм иҗади характердагы проблема-ларны чишү юлларын мөстәкыйль табу. Шәхси - укуның дәлилләре; - мәгънә төзелеше Коммуникатив - сораулар куелышы; - планлаштыру; - контроль и коррекцияләү; Регулятив - максатка ышану; - үз-үзеңне ихтыяр буенча көйләү; |
4 | «Өчпочмак» база формасы | 3 сәг. | Болдырлы өй. Верандалы өй. Агачлар һәм чирәм | Танып-белү 12 - танып-белү максатын билгеләү; - кирәкле информацияләрне туплау; - билге-символлар; - - логик фикерләү чылбырын төзү; Шәхси - укуның дәлилләре; - әхлакый-этик бәяләү; Коммуникатив - планлаштыру; - сораулар куелышы; - контроль, бәяләү; Регулятив - планлаштыру; - прогнозлау; - контроль, бәяләү; - үз-үзеңне ихтыяр буенча көйләү; |
5 | «Очырткыч» база формасы | 2 сәг. | Аккошлар (2 ысул). Үрдәк һәм үрдәк бәбиләре.
|
6 | «Икеләтелгән өчпочмак» база формасы | 2 сәг. | Балык. |
7 | «Икеләтелгән квадрат» база формасы | 3 сәг. | Алтын балык. Кысла. Композиция «Аквариум». |
8 | «Конверт» база формасы | 2 сәг. | Балык-күбәләк. Суүсемнәр һәм ташлар. Аквариумны бизәү. |
9 | «Балык» база формасы | 4 сәг. | Аккош. Пингвин (2 ысул). Композиция «Пингвиннар боз өстендә». |
10 | «Ишек» база формасы | 4 сәг. | Тычкан һәм дуңгыз баласы. Сөтлебикә. Композиция «Авылда». |
11 | нче Март бәйрәменә котлау открыткасы | 3 сәг. | Котлау открыткасы эшләү. Конкурс «Мин әниемне яратам». | Танып-белү - эзләнүле һәм иҗади характердагы проблема-ларны чишү юлларын мөстәкыйль табу. . - танып-белү максатын билгеләү; Коммуникатив - сораулар куелышы; - үз фикереңне төгәл әйтү; Регулятив - прогнозлау; - контроль; - коррекцияләү; Шәхси -әхлакый-этик бәяләү; |
12 | Йомгаклау.Күр- гәзмә оештыру. | 2 сәг. | Күбәләкләр . Еллык эшкә йомгак ясау. Барлык ясалган эшләнмәләрдән күргәзмә. | Танып-белү - танып-белү максатын билгеләү; - логик фикерләү чылбырын төзү; Коммуникатив - үз фикереңне тулы һәм төгәл итеп әйтү; Регулятив - максатка ышану; - бәяләү; Шәхси - үзбилгеләмә; |
Программа эчтәлеге 3 класс (34 сәгать)
№ п/п | Шөгыльнең темасы | Сәгать саны | Укучы эшчәнлеге | Универсаль уку гамәлләре формалаштыру мөмкинлекләре |
1 | Кереш | 2 сәг. | Оригами сәнгатенең үсеш та-рихы. Кереш диагностика | Танып-белү - танып-белү максатын билгеләү; - кирәкле информацияләрне туплау; Шәхси - укуның дәлилләре; Коммуникатив - сөйләм төзү, сорау кую; Регулятив - максатка ышану; - прогнозлау; |
2 | Кәгазьнең тыл-сымлы әверелеше | 5 сәг. | Китап кыстыргычы. Тартмалар. Бүләкләр ясау һәм бизәү .
| Танып-белү - танып-белү максатын билгеләү; - кирәкле информацияләрне туплау; -эзләнүле һәм иҗади характердагы проблема-ларны чишү юлларын мөстәкыйль табу; Шәхси - укуның дәлилләре; Коммуникатив - сөйләм төзү, сорау кую; - иптәшенең үз-үзен тотышы белән идарә итү,фикерне әйтә белү; Регулятив - максатка ышану; - прогнозлау; |
3 | Модульле оригами | 5 сәг. | Бертөрле детальләрдән җыел-ган эшләнмәләр. Чыршы өчен муенса. Яңа ел бизәкләре –4, 8 һәм 16 модульдән торган йолдыз. Яңа ел открыткасы «Бизәлгән чыршы ботагы».
| Танып-белү - модельләштерү; - танып-белү максатын билгеләү; - кирәкле информацияләрне туплау; Шәхси - укуның дәлилләре; - әхлакый-этик бәяләү; Коммуникатив - сөйләм төзү, сорау кую; - иптәшенең үз-үзен тотышы белән идарә итү,фикерне әйтә белү; Регулятив - максатка ышану; - контроль и коррекцияләү; - үз-үзеңне ихтыяр буенча көйләү; |
4. | Бәйрәм өстәлен бизәүдә оригами куллану | 5 сәг. | Аралашу кагыйдәсе. Чакыру һәм котлау открыткала-рын ясау. Салфеткалар, стакан, тартма һәм ваза. Практик шөгыль: Бәйрәм өстәлен бизәү. | Танып-белү - танып-белү максатын билгеләү; - кирәкле информацияләрне туплау; - эзләнүле һәм иҗади характердагы проблема-ларны чишү юлларын мөстәкыйль табу; - анализ һәм синтез; Шәхси - укуның дәлилләре; Коммуникатив - сөйләм төзү, сорау кую; - иптәшенең үз-үзен тотышы белән идарә итү,фикерне әйтә белү; Регулятив - максатка ышану; - планлаштыру; - прогнозлау; |
5. | Оригами кул-ланып открыт-калар | 1 сәг. | Открыткалар ясау. |
6. | 8 нче Март бәйрәменә күләм-ле чәчәкләр | 3 сәг. | Өйрәнелгән база формаларын кулланып,чәчәкләр ясау. Композицияләр төзү,бәйрәм открыткаларын бизәү. Күләмле чәчәкләр(тюльпан, кыңгырау), ваза. |
7. | Оригами – почта | 3 сәг. | Өчпочмаклы солдат хаты, Туры почмаклы хат . Инглиз хаты. Оригиналь конверт |
8. | «Өй» база формасы | 2 сәг. | Яңа база формасы белән танышу. Пилотка һәм башлык яау. | Танып-белү - танып-белү максатын билгеләү; - логик фикерләү чылбырын төзү; Коммуникатив - сораулар куелышы; - иптәшенең үз-үзен тотышы белән идарә итү,фикерне әйтә белү; Регулятив - максатка ышану; - прогнозлау; - контроль и коррекцияләү; Шәхси - әхлакый-этик бәяләү; |
9. | Алда-җәй ! | 3 сәг. | Самолетлар һәм хәрби само-лётлар ясау. “Ярышлар” композиция |
10. | Йомгаклау | 2 сәг. | Оригами ысулы белән “Терем-кәй” әкиятенә иллюстрация | Танып-белү - танып-белү максатын билгеләү; - логик фикерләү чылбырын төзү; Коммуникатив - үз фикереңне тулы һәм төгәл итеп әйтү; Регулятив - максатка ышану; - бәяләү; Шәхси - үзбилгеләмә; |
11. | Күргәзмәгә эшләр урнаштыру | 2 сәг. | Тематик күргәзмәләр: «Урман аланында», «Без Яңа елны каршылыйбыз», «Әниемә-чәчәкләр». |
Программа эчтәлеге 4 класс (34 сәгать)
№ п/п | Шөгыльнең темасы | Сәгать саны | Укучы эшчәнлеге | Универсаль уку гамәлләре формалаштыру мөмкинлекләре |
1. | Кереш | 2 сәг. | Хезмәтне саклау буенча әңгәмәләр. Диагностикалау. | Танып-белү - танып-белү максатын билгеләү; -логик фикерләү чылбырын төзү; Шәхси - мәгънә төзелеше Коммуникатив - сораулар куелышы; Регулятив - контроль һәм бәяләү; |
2. | Оригами интернетта | 3 сәг. | http://sch139.5ballov.ru/origami/ – сайт Омского центра оригами. http://www.origami.ru – сайт Московского центра оригами. «Travel to Oriland» – сайт Екатерины и Юрия Шумаковых «Путешествие по стране оригами». Компьютерные презентации. | Танып-белү - танып-белү максатын билгеләү; - кирәкле информацияләрне туплау; Коммуникатив - сораулар куелышы; - планлаштыру; Регулятив - прогнозлау; - үз-үзеңне ихтыяр буенча көйләү; Шәхси - әхлакый-этик бәяләү; |
3. | Бөрмәле эшлән-мәләр (изделия из складки) | 4 сәг. | Гвоздика. Роза. Декоратив композиция. Кытай вазасы. | Танып-белү - танып-белү максатын билгеләү; -логик фикерләү чылбырын төзү; Коммуникатив - сораулар куелышы; - иптәшенең үз-үзен тотышы белән идарә итү,фикерне әйтә белү; Регулятив - максатка ышану; - прогнозлау; - контроль и коррекцияләү; Шәхси - әхлакый-этик бәяләү; |
4. | «Катамаран» база формасы | 5 сәг. | «Катамаран» база формасы белән танышу. Модульле оригами. Китап кыстыргычлары.-Модульләрдән орнамент. Кусудама. | Танып-белү - танып-белү максатын билгеләү; - анализ, синтез, классификацияләү; Шәхси - укуның дәлилләре; Коммуникатив - сөйләм төзү, сорау кую; - иптәшенең үз-үзен тотышы белән идарә итү,фикерне әйтә белү; Регулятив - максатка ышану; - прогнозлау; |
5. | Яңа ел уенчыклары | 4 сәг. | Бертөрле 8 модульдән йолдыз. Ике төстәге йолдыз. Күләмле чыршы. Конструкторлаштыру. | Танып-белү - модельләштерү; - анализ, синтез, классификацияләү; - билге-символлар; Шәхси - укуның дәлилләре; Коммуникатив - сөйләм төзү, сорау кую; - иптәшенең үз-үзен тотышы белән идарә итү,фикерне әйтә белү Регулятив - максатка ышану; - прогнозлау; |
6. | «Кош» база формасы | 4 сәг. | «Кош» база формасы белән танышу. Оядагы торна. Япон торнасы. Канат кагучы торна. Ваза «Пар торналар». | Танып-белү - танып-белү максатын билгеләү; -анализ, синтез, классификацияләү; Шәхси - укуның дәлилләре; Коммуникатив - сөйләм төзү, сорау кую; - иптәшенең үз-үзен тотышы белән идарә итү,фикерне әйтә белү; Регулятив - максатка ышану; - прогнозлау; |
7. | Чәчәкләр һәм ваза | 4 сәг. | Астра. Космея. Яфраклы крокус . Фуксия. Күләмле нәркиз. Чәчәк өчен биек ваза. | - танып-белү максатын билгеләү; - эзләнүле һәм иҗади характердагы проблема-ларны чишү юлларын мөстәкыйль табу; - логик фикерләү чылбырын төзү; Шәхси -укуның дәлилләре; Коммуникатив -сөйләм төзү, сорау кую; - иптәшенең үз-үзен тотышы белән идарә итү,фикерне әйтә белү; Регулятив - планлаштыру; - прогнозлау; |
8. | «Бака» база формасы | 2 сәг. | «Бака» база формасы белән танышу. Күләмлә чәчәк ирис. |
9. | Иҗади эшләр | 2 сәг. | Композиция «Чәчәк букеты». Күләмле композиция «Минем бакчам». |
10. | Йомгаклау | 2 сәг. | Сочинение-эссе «Оригами безнең тормышта». Эшләрне анализлау. | Танып-белү - исбатлау; - логик фикерләү чылбырын төзү; Коммуникатив - үз фикереңне тулы һәм төгәл итеп әйтү; Регулятив - бәяләү һәм коррекцияләү; Шәхси -үзбилгеләмә; - мәгънә төзелеше |
11. | Күргәзмә оештыру. | 2 сәг. | Тематик күргәзмәләр. Бертөрле детальләрдән модель-ләштерү. |
Кулланылган әдәбият 1. Афонькина, Е. Ю, Афонькин, С. Ю. Всё об оригами . Справочник. 2005.
2. Афонькина, Е. Ю, Афонькин, С. Ю. Игрушки из бумаги 1997.
3. Афонькина, Е. Ю, Афонькин, С. Ю. Игры и фокусы с бумагой 1994
4. Афонькина, Е. Ю, Афонькин, С. Ю. Собаки и коты – бумажные хвосты 1995
5. Афонькина, Е. Ю, Афонькин, С. Ю. Цветущий сад оригами 1995
6. Богатеева, З.А. Чудесные поделки из бумаги. Книга для воспитателей детского сада и родителей. М. Просвещение, 1999
7. Выгонов,В.В. Я иду на урок. Начальная школа. Трудовое обучение. Поделки и модели. Книга для учителя М.: Первое сентября, 2002.
8. Долженко, Г.И. 100 оригами. Книга для воспитателей детского сада, учителей начальной школы и родителей Ярославль: Академия холдинг, 2007.
9. Коротеев, И.А. Оригами для малышей. Книга для воспитателей детского сада и родителей .М.: Просвещение: АО Учебная литература, 1996.
10. Сержантова, Т. Б. 366 моделей оригами .Книга для воспитателей детского сада, учителей начальной школы и родителей М.: Айрис-пресс, 2006
11. Сержантова, Т. Б. 100 праздничных моделей оригами. Книга для воспитателей детского сада, учителей начальной школы и родителей/. М.: Айрис-пресс, 2007
12. Соколова, С.В. Игрушки и забавы. Оригами. Книга для родителей, Нева, 2007
13. Соколова, С.В. Игрушки – оригамушки. Книга для родителей 2001
14. Соколова, С.В. Театр оригами. Теремок . Книга для воспитателей детского сада, учителей начальной школы и родителей ,Нева, 2005
15. http://sch139.5ballov.ru/origami/ – сайт Омского центра оригами.
16. http://www.origami.ru – сайт Московского центра оригами.
17. «Travel to Oriland» – сайт Екатерины и Юрия Шумаковых «Путешествие по стране оригами». Компьютерные презентации.
18. Афонькина, Е. Ю, Афонькин, С. Ю. Уроки оригами в школе и дома.Экспериментальный учебник для начальной школы ,1999
19. Черенкова, Е.Ф. Оригами для малышей. 200 простейших моделей