Мүксыманнар бүлеге, төзелешендәге һәм яшәешендәге үзенчәлекләр.
Дәреснең максаты:- яшел һәм сфагнум мүкләре мисалында мүксыманнарның
үзенчәлекләрен ачыкларга (таралуы, яшәү шартлары, туклануы,
үрчүе)
- аларның суүсемнәр белән чагыштырганда катлаулануы;
- мүксыманнарны танып -белү күнекмәләрен ныгыту.
Җиһазлар: күке җитене, сфагнум (торф мүге) һәм башка мүкләрнең гербарие, микроскоплар, таблица, суүсемнәр төшерелгән рәсем.
Дәрес барышы.
I. Кабатлау.
а) Схемадагы сораулар урынына җаваплар язарга:
Тукымалар
( ясалгы япма, үткәргеч, механик, секретор, төп)
б) Вегетатив органнарны языгыз : ( сабак, яфрак, тамыр)
в) Репродуктив органнарга нәрсәләр керә? ( спорангий, чәчәкләр, җимешләр)
г) Сорау билгесе урынына тиешле җавапларны яз:
? (югары төзелешле үсемлекләр)
? ?(споралылар һәм орлыклылар)
? ? ? ? ? ?
(мүксыманнар, плаунсыманнар, наратбашсыманнар, абагасыманнар, ачык орлыклылар, ябык орлыклылар)
II. Яңа материалны өйрәнү.
А) Укытучы: " 1919 ел. Гражданнар сугышы бара. Олонец губернасындагы бер авылда сугышчылар өйләргә урнашкан. Яралылар күп. Бинтлар, мамык, йод җитешми. Искеләрен юып бәйлиләр, киемнәрне ертып файдаланалар. Бинтны беркайдан да табып булмый.
Врач яралыларга берничек тә ярдәм итә алмагач, өйдән чыгып моңсу гына тирә-якка күз салды. Авыл кырыеннан гына сазлык башлана иде. Ул ачу белән кар астыннан тырпаеп торган түмгәккә типте һәм шул вакытта сискәнеп китте...»
Әйдәгез, уйлыйк әле, врач нәрсә күргән?( укучыларның җаваплары)
Без бүген менә шул турыда сөйләшербез.
Б) Мүксыманнар югары төзелешле үсемлекләрнең аерымланган һәм эволюцион яктан тукталып калган тармагы. Алар 350 млн. ел элек псилофитлардан килеп чыккан.
Алар тәбәнәк, күпьеллык үсемлекләр, тамырлары юк. Дымлы тирәлектә үсәргә җайлашканнар. Мүкләрнең тәнендә төп, үткәргеч, механик, туплаучы, япма тукымаларны күрергә мөмкин. Туфракка ризоидлар ярдәмендә берегә. Мүксыманнарның үзенчәлекле билгесе:
- җенси буын- яфраклы сабактан торучы һәм җенес күзәнәкләрен ( гаметаларны) барлыкка китерүче гаметофит, споралар өлгертүче спорофитка караганда, яхшырак үсеш алган.
1. а) Күке җитене.( укучылар 52 нче биттән күке җитене турында укып чыгалар.)
б) Укытучының таблица ярдәмендә сөйләме.
2. а) Сфагнум мүкләре, (торф мүге)( 53 нче биттән укучылар үзләре таныша)
III. Лаборатор эш.
"Күке җитене белән торф мүген чагыштыру."
Чагыштыру өчен сораулар | Мүкләрнең исеме |
Күке җитене | Торф мүге |
1 .Үсү урыны нинди | Ылыслы урманда һәм сазлыкларда | Бик дымлы җирдә, гадәттә суга күмелеп утыра |
2.Яфракларының һәм сабакларының төсе нинди? | | |
З.Ризоидлары бармы? | Бар | Юк |
4.Үрчү үзенчәлеге. | Споралар ярдәмендә һәм сабак кисәкләре ярдәмендә | Споралар һәм вегетатив үрчү |
5.Споралар ясалу урыны. | Тартмачык | Тартмачык |
б.Хуҗалыктагы әһәмияте. | Сулыкларда һәм урманнарда дым саклагыч булып тора | Торф ятмалары барлыкка китерә. Ул ягулык, ашлама, терлек астына җәю өчен кулланыла. Прессланганы төзелеш материалы булып хезмәт итә. |
IV. Белемнәрне актуальләштерү.
Төрле авырлыктагы сораулар булган карточкалар белән эш.
1) Башка үсемлекләрдән мүкләр аерыла:
а) аларның күзәнәкләрендә фотосинтез бара.
б) органнары һәм тукымалары юк,
в) тамырлары туфракка тирәнгә китә,
г) сабак очларында споралар җитлегә торган тартмачыклары ясала.
2.Күке җитененнән аермалы буларак торф мүгенең яфраклары аксыл.Бу нәрсә белән бәйле?
Күке җитене һәм торф мүге үсемлекләрнең башка бүлекләреннән нәрсә белән аерыла?
Киптерелгән мүк ( сфагнум) авыл җирендә, төзелештә, терлек астына җәяр өчен һәм төрле җирдә стеналарны, түшәмнәрне җылыту өчен кулланыла. Аның нинди үзлеге аркасында бу мөмкин?
5. Кайбер сазлыкларда бик күптән бүрәнәләрдән салынган юллар, борынгы кешеләрнең калдыкларын , урта гасыр рыцарьларын табып алалар. Бу табылдыкларның яхшы сакланышы нәрсә белән бәйле?
6.Күп мүкпәр сазлыкларда үсә. Алар яшәү тирәлегенә ничек тәэсир итәләр? Ни өчен сфагнум мүге урманның сазлануына китерә диләр?
7. Торф авыл хуҗалыгында ашлама итеп кулланыла. Аңпатыгыз, ни өчен?
8. Урманда, үзәнлерәк юеш урыннарда сфагнум мүге очрый. Ни өчен бу урыннар
сазлана башлый? Ни өчен бу урыннарда яшь агачлар үсеп чыкмый, үскәне дә үлә?
9. Мүкләр - борынгы гади төзелешле үсемлекләр. Галимнәр аны псилофиттан килеп
чыккан дип уйлыйлар.Ни өчен псилофитлар үлгән, ә мүкләр җир шарында таралган?
10. Элегрәк сазлыклар файдасыз, аларны киптерергә кирәк дигән фикер өстенлек
иткән. Ә хәзер сазлыкларны сакларга кирәклеге әйтелә. Аңлатыгыз, ни өчен? Ни өчен
сазлыкларны киптерү елгадагы суның кимүенә дә китерергә мөмкин?
V. Өй эше.