Актуальләштерү | Узган дәрестә алган белемнәрне кабатлау.( тест) Бүген дәрестә без сезнең белән бик мөһим, иң кирәкле тема турында сөйләшәчәкбез. Планетабызда иң гаҗәп табигый объектларның берсе. Кайбер кешеләр аны терек табигатькә, кайберләре терек булмаган табигатькә кертә. Кемдер аның бик кадерли, ә кемдер юк. Нәрсә икәнен без сезнең белән хәзер белербез. “Могҗизалы хәзинә” турында сөйләү. Җирдә “Могҗизалы хәзинә” бар. Шул сандыкка яз көне бер капчык ашлык салсаң, ә көз көне егерме капчык аласың. Бер чиләк бәрәңге салсаң, хәзинәдән ул егермегә әйләнә. Кечкенә генә орлыктан зур кыярлар, редискалар, помидорлар, кишерләр барлыкка килә. -Укучылар нинди хәзинә турында сүз бара? - Дөрес, туфрак. - Димәк дәреснең темасы нинди була? | Укучылар тест биремнәрен башкаралар Игътибар белән укытучыны тыңлыйлар Укытучы белән теләктәшлек итәләр -Туфрак турында -Туфрак |
Яңа материалны үзләштерү ( проблемалы мәсьәләләрне чишү, логик фикерләү эзлеклелеген булдыру) Проблемалы сорау | -Дәфтәрләрегезне ачыгыз, число,бүгенге дәрес темасын язып куегыз. - Иң беренче әйдәгез эле сорауга җавап бирик. -Нәрсә соң ул туфрак? Туфрак – җирнең өске уңдырышлы катламы. -Туфрак нинди була? (Уңдырышлы.) -Уңдырышлылык – -Нәрсә ул гумус (черемә)? Дәреслектән табыгыз, дәфтәргә язып куябыз. Безнең әйләнә- тирәбезнеңуңайлы булуы туфракның чисталыгына бәйле. Без бит үсемлекләрнең җимешләре белән тукланабыз, чип- чиста сулар эчәбез, чиста һава сулыйбыз.Болар барысы да туфрак белән бәйләнгән. -Укучылар, сез ничек уйлыйсыз, туфракны өйрәнү кирәкме? -Ни өчен? -19 гасырда туфрак белеме дигән фән үсеш ала. Менә шул фәнгә кем нигез салды икән, шуны дәреслекнең 183 битеннән укып белик әле. ( Докучаев) | Дәрес темасын язалар. Терминны дәфтәрләренә язып куялар.Туфрак – җирнең өске уңдырышлы катламы.Терминны дәфтәргә язып куялар Черемә ( гумус)-Тамырлар, микроорганизмнар, суалчаннар, бөҗәк личинкалары күп була. Гумус ясала. Гумус кара төстә. -Әйе, кирәк. Үсемлекләр туфракка, ә туфрак үсемлекләргә бәйле. Дәреслектән табып укыйлар. |
Материалны беренчел ныгыту (тәҗрибә ясау) | Укучылар төркемнәргә бүленү. 1.Ә хәзер туфракның төзелешен ачыклыйк. Сезнең алдыгызда тәҗрибә уздыру өчен приборлар. Эшне башлаганчы инструктаж белән танышыйк.(туфраклы кул белән күзләргә тотынмаска, сак эш итәргә) 1 .(төркем)Сулы стаканга балчык кисәге салырга . Нәрсә күрәсез? Кереш сүзләр: һава куыклары, һава, су табы, су, балчык, ком,үсемлек һәм хайван калдыклары. Җавап. Без сулы стакан алдык, шуңа балчык кисәге салдык. Балчыктан һава куыклары чыкты. Нәтиҗә. Туфракта һава бар. 2.(төркем) Кәгазь алып, аңа туфрак салыгыз. Икенче кәгазь белән каплап , өстенә басыгыз.Туфракны кабат савытка бушатыгыз. Нәрсә күзәтелде? Кереш сүзләр: һава куыклары, һава, су табы, су, балчык, ком,үсемлек һәм хайван калдыклары. Җавап. Кәгазь алып, аңа туфрак салыгыз. Икенче кәгазь белән каплап , өстенә басыгыз. Кәгазьдә су табы барлыкка килде. Нәтиҗә. Туфракта су бар. 1.(төркем) Савыт белән туфрак алыгыз, аны лупа аша карагыз.Нәрсә күрдегез? Кереш сүзләр: һава куыклары, һава, су табы, су, балчык, ком,үсемлек һәм хайван калдыклары. Җавап.Савыт белән туфрак алдык, аны лупа аша карадык. Нәтиҗә. Туфракта, балчык, ком, үсемлек, хайван калдыклары бар. 2.(төркем) Сулы стакан алыгыз, аңа туфрак кисәге салыгыз һәм болгатыгыз. Тонганын көтегез. Утырманы карагыз, нәрсәләр күрдегез? Кереш сүзләр: һава куыклары, һава, су табы, су, балчык, ком,үсемлек һәм хайван калдыклары. Җавап.Сулы стакан алдык, аңа туфрак кисәге салдык һәм болгаттык. Тонганын көттек. Стакан төбендә ком, балчык, ә өстә төрле үсемлек калдыклары йөзә. Нәтиҗә.Туфракта ком, балчык, үсемлек , хайван калдыклары бар. | Төркемнәргә бүленәләр. Инструктаж алалар. Укучылар төркемнәрдә тәҗрибәне башкаралар. Җавап. Без сулы стакан алдык, шуңа балчык кисәге салдык. Балчыктан һава куыклары чыкты. Нәтиҗә. Туфракта һава бар. Җавап. Без сулы стакан алдык, шуңа балчык кисәге салдык. Балчыктан һава куыклары чыкты. Нәтиҗә. Туфракта һава бар. Җавап. Савыт белән туфрак алдык, аны лупа аша карадык. Нәтиҗә. Туфракта, балчык, ком, үсемлек, хайван калдыклары бар. Җавап. Сулы стакан алдык, аңа туфрак кисәге салдык һәм болгаттык. Тонганын көттек. Стакан төбендә ком, балчык, ә өстә төрле үсемлек калдыклары йөзә. Нәтиҗә. Туфракта ком, балчык, үсемлек , хайван калдыклары бар. |