Урок татарского языка в 6 классе
Провела учитель татарского языка и литературы МБОУ « Кочкуровская СОШ» Узбякова Альфия Кетдюсовна
Тема : Рәвеш дәрәҗәләре
Максат: 1) “Рәвеш ” темасы буенча укучыларның белем һәм
күнекмәләрен системага салу;
2) Укучыларга рәвеш дәрәҗәләренең сыйфат дәрәҗәләреннән аермасын аңлату;
3) Гаиләдә ата- анага хөрмәт тәрбияләү.
Җиһазлау: компьютер, башваткыч чишү өчен таблица; тарату материаллары-
карточкалар, гаилә турында рәсемнәр.
Дәрес барышы
I. Ориентлашу һәм уңай мотивлар булдыру этабы.
Исәнләшү
- Исәнмесез, кадерле укучылар! Бер-беребезгә елмаешып исәнләшәбез.
II. Кабатлау
1. Нинди сүз төркеме дәрәҗә белдерә?
2. Ул сүз төркемендә нинди дәрәҗәләр бар?
3. Башваткыч чишү.
- Бу башваткычны дөрес итеп чишкән очракта, урта баганада барыбыз өчен дә бик кадерле сүз килеп чыгар.
а) кичә түгел; (бүген)
ә) тау шикелле; (таудай)
б) еш түгел; (сирәк)
в) алай түгел; (болай)
г) кызу түгел ;(әкрен)
б ү г е н
т а у д а й
с и р ә к
б о л а й
ә к р е н
- Укучылар, сез тапкан сүзләр кайсы сүз төркеменә карый?
(рәвеш)
(Кайбер рәвешләр, сыйфатлар кебек үк, чагыштыру (тиз — тизрәк, сирәк — сирәгрәк) һәм артыклык (иң югары, өр-яңадан) дәрәҗәләрендә килә алалар)
III. Текст буенча эшләү
1)Текстны укыгыз,
2)эчтәлеген текстка якын итеп сөйләгез. Аңа исем куегыз.
3) Рәвешләрне табып, аларның ясалышын, мәгънә буенча төрен билгеләгез. Кайсы рәвешләрнең чагыштыру яки артыклык дәрәҗәсендә килүләрен әйтегез.
Һәр укучы алдында текст
Кышкы каникул вакыты иде. Беркөнне Наил, үзе ясаган чаңгыга басып, япа-ялгыз чыгып китте. Күперне узды, каланча чатына җитте, тыкрыкка борылды, басу капкасы янында азрак тукталып торды. Аны да үтте, басуга чыгып китте. Ә үзе япа-ялгыз, җитмәсә тагын көн кичкә авышып бара, нык кына буранлап та тора иде.
Станция юлында аңа аркасына рюкзак аскан, кулына кечерәк чемодан тоткан тиз-тиз атлап килүче солдат очрады. Икесе дә туктап калдылар.
— Бу — алда күренә торган авыл — Мүкле-күл авылымы?— дип сорады солдат, малайны башыннан-аягынача күздән үткәреп.
— Мүкле-күл түгел, безнең авыл,— дип җавап кайтарды Наил. Әзрәк егетләрчә селкенеп алды.
IV. Рәвешләрне башта — чагыштыру, аннан соң артыклык дәрәҗәсенә куеп языгыз. Алдагы бишесен файдаланып, җөмләләр төзегез.
Югары, элек, аз, шәп, әкрен, ерак, якын, түбән, озак, соң, ары.
V. Физкультминут
Матур сүзләр уйладык
Ял итәргә туктадык.
Җилкәләрне турайттык,
Тирән итеп суладык,
Башны як-якка бордык,
Чүгәләдек һәм тордык,
Бер урында йөгердек,
Аннары соң сикердек.
VI. Картинадан файдаланып, «Сабантуйда» темасына кечкенә күләмле инша языгыз. Эшегездә сыйфат һәм рәвеш дәрәҗәләрен файдаланыгыз.
VII. Карточкалар буенча эш.
Карточка №1
Мисаллар белән танышып, рәвеш белән сыйфатларны табыгыз. Аларны үзләре ачыклап килгән сүзләр белән парлап язып алыгыз, дәрәҗәләренә аңлатма бирегез.
1. Тып-тын калып торабыз. Йолдыз апа сүз алды. Ул көр тавыш белән матур итеп, кычкырып сөйли. Нәкъ дәрестәге кебек. Ак якасы, кара чәче, ап-ак йөзе, зәңгәрсу күзләре — барсы да бик таныш. Ул безне лагерьдагы кагыйдәләр белән таныштырды. (Р. Низамов) 2. Көмештәй чыңлап торган тавышы белән ул кызарып баеган кояшка зәңгәр күзләрен тиз генә төшереп алды да ашыгыбрак атлавын белде. Чиләге көндезгедән зуррак та, авыррак та булып, аны бер кулыннан икенчесенә бик еш күчерә-күчерә янтаеп атларга туры килсә дә, кыз бер генә минутка тукталып тормады: әйтерсең лә аның аяклары җиргә тияр-тимәс биеклектә очыртып илтә иде. (3. Нури) 3. Кинәт мәйданның дүрт ягында флаглар күренде. Хөсәен артында басып торучы кара тутлы эшче, якындагыларны сискәндереп, иң өскә зур кызыл флаг күтәрде. Май җилендә салмак кына җилфердәп, кызыл комач шәүләсеI.
Карточка №2
Текстны укыгыз. Рәвешләрне табыгыз. Биредә кулланылган чагыштыру дәрәҗәсендәге рәвешләрне төп һәм артыклык дәрәҗәләренә куеп языгыз. Алар мәгънәне үзгәртмиләрме?
Шулай бөтен йорт, һәммә кеше, кызуланып, озату эше белән кайнашып йөргәндә, өйдән Нурый карт чыкты. Чәчләре, сакаллары ныграк агарганнар. Биттәге җыерчыклары тирәнрәк төшеп киткәннәр дә бик ешайганнар. Бөтен йөз авыр тормышның ахырында килеп баскан көенечләр белән тагын да куырылган, тагын да ныграк кипкән. Картның күзләре бөтенләй төссезләнеп, төпкәрәк китеп, катып туктаганнар.
VIII.
- Укучылар, рәвеш темасы буенча белгәннәрегезне искә төшердек, хәзер тест ярдәмендә тикшерәбез. Дәфтәрләргә тест дип яздыгыз. Эшлибез.
1. Рәвеш нәрсәне белдерә
а) предметның билгесен
ә) эш-хәлнең билгесен
б) эш-хәл, хәрәкәтне белдерә.
2. Рәвеш нинди сорауларга җавап бирә
а) ничек? Кайчан? Кайда? Күпме?
ә) нинди? Кайсы? Ничек? Кая?
Б) күпме? Нәрсәне? Кая? Нишләгәч?
3.Рәвешләрнең ничә төркемчәсе бар?
а) дүрт
ә)алты
б) җиде
4. Рәвешләрнең үзләренә генә хас нинди билгесе бар?
а) зат-сан белән төрләнә
ә) исемләшә
б) төрләнми торган сүз төркеме
5. Төзелешен ягыннан нинди рәвешләр була?
а) тамыр, ясалма, парлы
ә) кыскартылма, ясалма, тамыр
б)тамыр, ясалма, кушма, парлы, тезмә
6. Бу рәвешләрнең төркемчәләре нинди?
Былтыр, байтак, чәчәктәй, ерак, юклы, тиз
а) вакыт, күләм-чама, охшату-чагыштыру, урын, сәбәп-максат, саф
ә) саф, күләм-чама, вакыт, охшану-чагыштыру, сәбәп-максат, урын
б) күләм-чама, урын, вакыт, сәбәп-максат, күләм-чама, вакыт, охшану-чагыштыру, сәбәп-максат, урын
б) күләм-чама, урын, вакыт, сәбәп-максат, охшату- чагыштыру, саф.
7. Бирелгән рәвешләрнең ясалышлары ягыннан нинди рәвешләр булуын ачыкларга
Бервакыт, иртә-кич, күз ачып йомганчы, көмештәй, кинәт
а) тамыр, парлы, тезмә, кушма, ясалма
ә) кушма, парлы, тезмә, ясалма, тамыр
б) кушма, парлы, тезмә, тамыр, ясалма.
Дөрес җаваплар Бәяләү
1-ә хатасыз эш - “5” ле
2-а 2 хата- “4” ле
3-ә 3 хата – “3” ле
4-б
5-б
6-а
7-ә
IX. Йомгаклау
Билге кую
- Укучылар, рәвешләрне ни өчен өйрәнәбез, көндәлек тормышта аралашканда рәвешләр кирәкме? Рәвешнеө нинди дәрәҗәләре бар?
Көтелгән җавап:
- Кирәк. Рәвешләрнең бәйләнешле сөйләм төзүдә әһәмияте зур. Алар фикеребезне тулыландыра, матурайта. Рәвешнең чагыштыру һәм артыклык дәрәҗәсе бар.
Өй эше:
Сыйфат һәм рәвешләр кулланып әбиегезгә хат языгыз.
Рәвешләрне кулланып “Безнең гаилә” дигән шигырь иҗат итеп карагыз.