Просмотр содержимого документа
«Папка передвижка " Без - коррупциягә каршы"»
Без - коррупциягә каршы.
Покупающие власть за деньги привыкают извлекать из нее прибыль. (Аристотель)
Дәрәҗәне сатып алган кеше аннан табыш алуны гадәткә кертә (Аристотель)
Коррупция-ришвәт алу яки бирү юлы белән теләгеңә ирешү. Дәүләтчелек булган җирдә коррупция булмый кала алмый. Чөнки һәр дәүләттә чиновниклар бар. Ә коррупция – ул чиновниклар чире. Аны дәвалау бик авырдыр , күрәсең. Дәүләтләр бу чир белән күп гасырлар буе көрәшкән. Ләкин нәтиҗәсе генә бик күренми. Шулай да кайбер дәүләтләр уңышка ирешкән дияргә мөмкин. Тик безнең дәүләт түгел. Киресенчә, ришвәтчелек(коррупция) бездә киңрәк колач ала бара.
Бик күпләр коррупцияне авыру белән чагыштыралар.
Һәр авыруның килеп чыгуының үз сәбәпләре бар һәм аларны дәваларга кирәк
Ә коррупциянең сәбәпләре нидә икән?
Коррупциянең сәбәпләре:
-Дәүләт хезмәткәрләренең түбән хезмәт хакы алу.
-Законнарны белмәү
-Җиңел юл белән керем алу теләге
-Вазифаи затларның еш алмашынуы
-Илдәге икътисади тотрыксызлык
-Коррупциянең гадәткә әверелүе
-Халыкның яшәү дәрәҗәсенең түбән булуы
-Гражданлык җәмгыяте институтларының үсеше түбән дәрәҗәдә булу

Эшчәнлек даирәсенә бәйле юнәлештә коррупция түбәндәге формаларда чагыла:
Шантаж – шантажланучыдан, нинди дә булса файда күрү өчен, ул сер итеп сакларга теләгән мәгълүматны кемгәдер җиткерү белән куркыту.
Коррупция – икътисади даирәдә дәүләт органнарында эшләүчеләрнең җинаятьчел система белән кушылуы, шулай ук сәяси һәм иҗтимагый эшлеклеләрнең, дәүләт чиновникларының сатылуы.
Бюрократия: 1)Югары чиновниклар аппараты; 2) административ буталчыклыкка һәм формальлеккә нигезләнгән идарә системасы.
Ришвәт – кемнеңдер үз файдасына законсыз гамәл кылган өчен вазыйфаи затка түләве яки бүләк бирүе.
Рэкет – җинаятьчел элементларның, рэкетирларның законсыз, шантаж һәм куркыту юлы белән эшмәкәрләрдән акча таләп итүе.

Халык әйтсә хак әйтә…
Түбәндәге әйтем-мәкальләр нинди мәгънәгә ия?
«Майламасаң китмәссең,
теләгеңә җитмәссең» – ришвәт бирү
«Кул кулны юа,
ике кул битне юа» – кемнедер сатып алуны
планлаштырган төркем
эшчәнлеге
«Кеше кулы белән
утлы күмер тоту» – белә торып кемнедер үз
файдаңа закон боздыру
«Казна кәҗәсенең
койрыгыннан
тотып торсаң –
тун тегәрлек
тиресе булыр» – дәүләт милкен урлауга карата.

Коррупция белән көрәшне үз-үзеңнән башларга кирәк
һәм шуны ук башкалардан да таләп итәргә.
Көрәшнең уңышлы булуы хакимият тармакларының үзара килешеп эшләвеннән, аларның җәмгыятьне сәламәтләндерү процессына җаваплы каравыннан тора. Коррупциячел хокук бозуларның барлык чагылышына да тиз арада җавап бирергә һәм гадел җәза билгеләргә кирәк.

Тәрбияче: Асылгариева А.А.
2017