СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Пищеварительная система.Норма питания.

Категория: Биология

Нажмите, чтобы узнать подробности

Разработка урока была признана лучшей статьёй журнала "Магариф" в 2004 году.

Просмотр содержимого документа
«Пищеварительная система.Норма питания.»



Ашкайнату системасы.

(Гомумиләштерү дәресе.)

Дәреснең максаты:

1.Укучыларның фикерләү сәләтен үстергәндә төп төшенчәне аерып алу күнекмәләрен, иҗади сәләтләрен ныгыту;

2.Яңа мәгълүмати технологияләр куллану аша биология фәненә кызыксыну уяту;

3.Укучыларның үз сәламәтлекләренә сакчыл караш тәрбияләү, сәламәт яшәү рәвеше алып бару күнекмәләрен үстерү.

Җиһазлар. Проекцион экран, ноутбук, таблица, карточкалар.


Дәрес барышы.

I. Оештыру моменты.

Укытучы:

-Укучылар, без “Ашкайнату системасы” бүлеген өйрәнеп бетердек. Шуңа күрә бүген шушы теманы кабатлап, барлык өйрәнгәннәрне ныгытып үтәргә тиешбез. Мин сезгә берничә проблемалы сорау тәкъдим итәм:

1.Без ни өчен ашыйбыз? Әйдәгез, кызыклы гына бер тәҗрибә аша шушы сорауга җавап табып карыйк әле.

Үлчәүгә тимер читлеккә урнаштырылган тычкан куелган һәм герләр белән тигезләштергәннәр. Хайван читлек эчендә актив хәрәкәтләнә, аның өчен күп энергия сарыф итә. Тәҗрибә башланып, 20-30 минут үтүгә үлчәүнең тычкан булган ягы өскә күтәрелә. Моны ничек аңлатырга?

( Укучыларның җаваплары тыңлана. Тычкан актив хәрәкәтләнгәндә энергия сарыф итә, ә энергия аның туклыклы матдәләр таркалганда барлыкка килә)

2.Борынгы заманда колбиләүчеләр үзләренә коллар сатып алганда аларның тешләрен тикшерә торган булганнар. Ни өчен? ( тешләре сау коллар яхшы ашаганнар һәм яхшы эшләгәннәр)

3.Борынгы Һиндстанда “дөге белән сынау” уздырганнар. Гаепләнүченең гаеплеме, гаепсезме икәнен судта билгеләү өчен, аңа коры дөге ашата торган булганнар. Әгәр ул аны ашый икән, ул гаепсез, ашый алмаса- гаепле булган. Сез моны ничек аңлатыр идегез? ( гаепле кеше куркып калачак һәм аның селәгәй бүленеп чыгу рефлексы тоткарланачак, ул дөгене ашый алмаячак)

4.Күп итеп ризык ашарга күнеккән кешеләрнең ашказаны артык зурая, мускуллары көчсезләнә. Бу үз чиратында ашкайнатуга да кире йогынты ясый. Ни өчен? (Ашказанының мускуллары көчсезләнү азыкның ашкайнату сыекчалары белән начар болгануына китерә һәм азык ашказанында, ашказаныннан эчәклеккә акрын хәрәкәт итә)

5.Тынлы оркестрда эшләгән музыкант, эшеннән азат ителгәч, коллегаларына үч итеп, аларның чыгышлары вакытында залга керә, сәхнәгә якын килеп лимон ашый башлый. Музыкантлар селәгәй күп бүленеп чыгудан уйный алмыйлар. Ни өчен? ( Күрү анализаторы аша аларның селәгәй бүленеп чыгу рефлексы тормышка аша. Лимон ашаганда селәгәй бизләре күп итеп сыекча бүлеп чыгара)

6.Ни өчен борыч, горчица, дарчин, ак әнис, канәфер, лавр яфрагы, әнисне ашкайнатуга булыша дип саныйлар? ( Бу тәмләткечләр тәэсирендә ашкайнату сыекчалары күбрәк бүленеп чыга)

7.Ике эткә дә ваба вибрионнары белән зараланган ит ашатканнар. Ләкин берсенең ашатыр алдыннан ашказанын юдырганнар. Ул эт чирләгән һәм үлгән, ә икенчесе исән калган. Ни өчен? ( Ашказаны сыекчасы составындагы кислота авыру кузгатучы организмнарны үтерә)

II. Дәреснең төп өлеше.

-Укучылар, без хәзер бергәләп сәяхәткә кузгалачакбыз. Һәрберебез үзен туклыклы матдәнең бер кисәкчеге итеп хис итсен. Безнең сәяхәт вакытында тукталышлар булыр, әйдәгез шул тукталышларны табыйк әле һәм исемнәрен хәтергә төшерик.








1 — авыз куышлыгы;

2 — йоткылык;

3 — үңәч;

4 — ашказаны;

5 — нечкә эчәк;

6 — юан эчәк.

7 — селәгәй бизләре;

8 — бавыр (яшел төстә күрсәтелгән

үт куыгы белән);

9 — ашказаны асты бизе






-Укытучы: Без сезнең белән беренче тукталышта. “ Авыз куышлыгы”. Шуңа күрә сораулар һәм биремнәр авыз куышлыгына кагылышлы булачак.

1.Рәсемгә карап саннар белән нәрсәләр билгеләнгәнне әйтеп чыгыгыз әле.



1.Эмаль

2.Дентин

3.Пульпа ( теш үзәге, теш йомшагы)

4.Аңкау.

5.Нервлар

6.Теш тамыры

7.Кан тамыры

8.Теш тамыры урнашкан оя

9.Кан тамырлары

10.Тамыры

11.Муентык

12.Коронка





2.Сорауларга җавапларны әйтеп чыгабыз.

-ни өчен ипине яки бәрәңгене озак чәйнәгәндә авыз эчендә татлы тәм сизә башлыйбыз? (глюкоза барлыкка килә)

-һәр казналыкта ничә кискеч теш? (4)

-тешнең коронкасы нәрсә белән капланган? (эмаль)

-авыз куышлыгыннан ашказанына тоташкан көпшә ничек атала? (үңәч)

-селәгәй белән чылатылган, чәйнәлгән азык нәрсә аша уза? (йоткылык)

-нәрсәләр турында сүз бара: ипи, сөт, яшелчәләр ---...?, аксымнар, майлар, углеводлар .. -?

( азык продуктлары, туклыклы матдәләр)

-селәгәй ферментлары ярдәмендә крахмал нәрсәгә таркала? (глюкоза)

- тешнең цементка охшаш тыгыз матдәсе - ? (дентин)

-аның составында азыкны зарарсызландыручы матдә бар...............................(селәгәй)

-тешнең йомшак матдәсе.............................. (пульпа)

-селәгәй составында углеводларны таркатучы нинди ферментлар бар?(мальтаза, птиалин)

- авыз куышлыгында нинди тирәлек? (аз селтеле)

3.Авыз куышлыгында азыкның үзгәрүен сурәтләгән төшенчәләрне атагыз.

А)Азык селәгәй ярдәмендә чылатыла.

Б)Азык ваклана.

В)Тешләр ярдәмендә чәйнәлә.

Г)Майлар таркала.

Д)Азыкның тәмен, температурасын тоябыз.

Е)Аксымнар таркала.

Ж)Углеводлар таркала.

(А,Б,В,Д,Ж)

-Укытучы: “Укучылар, без сезнең белән икенче тукталышка җиттек. “.Ашказаны.”

Кайсысы артык? Аңлатырга.

1.Авыз куышлыгы, ашказаны, бөерләр, бавыр. (бөерләр ашкайнату системасына керми)

2.Бөер өсте бизе, бавыр, ашказаны асты бизе.( бөер өсте бизе ашкайнату бизләренә керми)

3.Ашказанында ашкайнату, йоткылыкта ашкайнату, эчәклектә ашкайнату.(йоткылыкта ашкайнату бармый)


Пар төшенчәләрне гомумиләштерүче аңлатмаларны әйтергә.

1.Авыз, ашказаны.....................(куышлыклар)

2.Ипи, сөт...........................( азык продуктлары)

3.Углевод, аксым, май ....................( катлаулы туклыклы матдәләр)

4. Аминокислота, глюкоза...........(чагыштырмача гади туклыклы матдәләр)

5.Ашказаны җәрәхәте, бавыр циррозы.................. (ашкайнату системасы авырулары)


Парларын табарга һәм функциясен әйтергә:

Ферментлар:

А)птиалин һәм мальтаза (авыз куышлыгы –углеводларны таркатуда катнашалар)

Б)пепсин (ашказаны – аксымнарга тәэсир итүче фермент)

В)липаза (нечкә эчәклек –майларны таркатуда катнаша)

Г)трипсин (нечкә эчәклек-аксымнарны таркатучы)

Д)амилаза (нечкә эчәклек –углеводларны таркатучы)

Е)лизоцим(авыз куышлыгы- микробларны үтерүче)


Һәр сан нәрсәне аңлата?

А) 32- тешләр

Б) 3 литр- ашказанының күләме

В) 1,5 кг- бавырның авырлыгы

Г) 5-6 м-нечкә эчәклекнең озынлыгы

Д) 3 группа- туклыклы матдәләр


-Ә хәзер безгә әзрәк ял итеп алырга кирәк, чөнки барасы юлыбыз ерак һәм авыр булачак. Безнең алда нечкә эчәклек. Аның озынлыгы белгәнегезчә 5-6м, стеналары төкчәләр белән капланган. Физкултьминутта мин сезгә әйткән җөмлә дөрес булса –өскә күтәреп, дөрес булмаса – алга куеп кул чабабыз.

Нечкә эчәклекнең башы- уникеилле эчәк.

Селәгәй бизе-иң зур биз.

Үт сыекчасы үт куыгында ясала.

Тешләр азыкны механик эшкәртү өчен кирәк.

Кешедә 33 теш.

Акыл тешләре 30 яшьтә чыга.

Ә хәзер дөрес җавапка башны алга-артка, дөрес булмаса-янга селкибез.

Ашкайнату системасында иң озыны- үңәч.

Ашказаныннан соң эчәклек башлана.

Ашкайнату органнары составына шома мускул тукымасы керә.

Селәгәй бизләре-эчке секреция бизләренә керә.

Дөрес әйтсәм –чүгәләргә, ялгыш булса- торырга.

Аппендикс –кирәкмәс орган.

Үңәч буенча азык ашказанына эләгә.

Майлар авыз куышлыгында таркала.

Аксымнар, майлар, углеводлар – туклыклы матдәләр.


- Укытучы: “Алдагы тукталыш “Нечкә эчәклек”. Укучылар, сез бирелгән сорауларга җавапларны язасыз һәм тапшырасыз”.

1.Алар барысы 32. (тешләр)

2.Анда хлорид кислотасы бүленеп чыга. ( ашказаны)

3.Ашказаныннан соң килә торган эчәклек бүлеге. (уникеилле)

4.Организмда органик матдәләрнең эшкәртелүен тизләтүче матдәләр. (ферментлар)

5.Ашказанында пепсин тәэсирендә эшкәртелүче матдә. (аксым)

6.Аңа ашказаны асты һәм бавырдан каналлар тоташа. (уникеилле эчәк)

7.Алар аминокислоталардан тора. (аксымнар)

8.Ашказанында нинди тирәлек? (әче)

9.Бу кислота ашказаны сыекчасындагы ферментларны активлаштыра. (хлорид кислотасы)

10.Кариес вакытында бозыла (эмаль)

11.Бу бүлектә алкоголь, су һәм глюкоза канга сеңә. (ашказаны)

12.Уникеилле эчәклектә нинди тирәлек? (селтеле)

13.Нечкә эчәклек стеналарындагы микроскопик чыгынтылар. (төкчәләр)

14.Ул ашказанындагы азыкны зарарсызландыра. (кислота)

15.Ашказанында азык нинди температурада гына кайнатыла.(36-37)

16.Азыкның исенә һәм төсенә карап ашказанында бүленеп чыгучы сыекча. (аппетит сыекчасы)

17.Алар эчәклектә лимфага сеңә. (глицерин һәм май кислотасы)

18.Трипсин тарката торган матдә. (аксым)

19.Бу бүлектә К һәм В группасы витаминнары ясала.(юан эчәк)

20.Аларны липаза тарката. (майлар)

21.Бу бүлектә туклыклы матләләрнең сеңүе бара. (нечкә эчәклек)

22.Анда ашкайнату үзәге урнашкан. (озынча ми)

23.Аминокислоталар һәм глюкоза сеңә.. (кан)

24.Сукыр эчәкнең җитәрлек үсеш алмаган өлеше (аппендикс)

25.Ашкайнатуны өйрәнгән галим. ( И.П. Павлов)

26.Аксымнарны таркатучы ашказаны асты ферменты. (трипсин)

27.Бу бүлектә тизәк формалаша. (юан эчәк)

28.Ул майны вак тамчыларга ваклый. (үт сыекчасы)

29.Анда глюкоза гликогенга әйләнеп запаслана. (бавыр)

30.Ашкайнату каналының иң озын бүлеге. (нечкә эчәклек)

31.Анда тәм тою рецепторлары урнашкан (тел)

32.Организмда киртә функциясен үти. (бавыр)

33.Майларны таркатучы фермент (липаза)

-Укытучы: “Менә тагын бер тукталышка җиттек”. Ул “Юан эчәк” дип атала.

Безгә ашкайнату системасы гигиенасы турында искә алып китәргә кирәк. Түбәндә ашкайнату системасындагы чирләр санап кителгән. Аларның сәбәпләре нәрсәдә соң?

А.Кариес Е.Гастрит

Б.Дизентерия Ж.Аппетит булмау

В.Холера (ваба) З.Ашказаны җәрәхәте

Г.Суалчан авырулары И.Бавыр циррозы.

Д.Симерү

1.Инфекцион авырулар (Б,В,)

2.Аның чыганагы булып пешереп һәм кыздырып җитмәгән ит, балык тора. (Г)

3.Чыганагы – пычрак куллар, су, азык, савыт-саба. (Б,В,Г,)

4.Авыз куышлыгы гигенасын бозганда күзәтелә. )

5.Туклану гигиенасын бозганда күзәтелә (Д,Е,З)

6.Өстәлне начар бизәү нәтиҗәсе (Ж)

7.Тәмәке тарту һәм алкоголь куллану нәтиҗәсендә килеп чыга.(А,Е,Ж,З,И)

8.Хәрәкәт җитәрлек булмаганда (гиподинамия) (Д)


Проблемалы хәлләрдә нәрсә эшләргә?

- Укытучы: 1.“Азык продуктлары сатып алганда ни өчен без аларның эшләнү турындагы мәгълүматларына игътибар итәбез?” ( аларның саклану вакыты үтмәвенә инанабыз)

2. “Әгәр бозылган азыкны ялгыш куллансаң нәрсә була? “(агуланасың)

3. “Әгәр чыннан да агулансаң, нәрсә эшләргә?” ( косу рефлексы булдырырга, аның өчен берничә стакан җылы су эчеп тел төбен уңайлы әйбер белән тынычсызларга)

4. “Ни өчен барлык азыкны да чи килеш ашарга ярамый? Мәсәлән балык, ит.( балыкта, иттә суалчан личинкалары булырга мөмкин)

5. “Чебеннәр белән көрәшергә кирәкме?” ( кирәк, чөнки алар төрле эчәк авыруларын китереп чыгаручыларны күчерүчеләр булып торалар)


- Укытучы: “Укучылар, безнең сәяхәт алга таба дәвам итә алмый, чөнки без ялгыш сукыр эчәккә эләккәнбез, безгә кире кайтырга кирәк. Ләкин кире кайту өчен без бәхетле билет алырга тиеш. Җавап бирә алган укучы кире кайта, җавап бирмәгәннәргә иптәшләрегез булыша ала.

А)Ни өчен ашказаны күләмле һәм төкчәләрсез, ә нечкә эчәклек –озын һәм төкчәләр белән капланган? ( ашаганнан соң азык ашказанына күпләп эләгә, болгана, эшкәртелә, ә нечкә эчәклектә туклыклы матдәләрнең канга һәм лимфага сеңүе дә күзәтелә)

Б)Углеводлар нинди матдәләргә һәм ашкайнату каналының кайсы бүлегендә таркала?( глюкозага, авыз куышлыгында, ашказанында, нечкә эчәклектә)

В)Ни өчен венага керткән сөт кешенең үлеменә китерә, ә ашкайнату системасы аша узганда ул зарарсызга әйләнә? ( чөнки ашкайнату системасында ул чагыштырмача гади матдәләргә таркала)

Г) Без баш торганда азыкны йотсак та, аска иелеп чишмәдән су эчсәк тә алар ашказанына эләгә. Бу күренешне аңлатыгыз. ( үңәч мускулларының перистальтикасы аркасында)


III. -Укытучы: “Менә, укучылар, без сезнең белән материалны кабатладык. Әйдәгез хәзер....үзебезне томанлы Альбион яр буйларында итеп хис итик. Иртәнге Лондонның салкын урамы. Без полицейский участогының полиция комиссары мистер Бортоломью кабинетында.

Беренче күренеш.Инспетор Дрейк керә.

Дрейк.Хәерле иртә, комиссар.

Комиссар. Хәерле иртә, инспектор.

Инспектор.Комиссар, мин сезгә карап гаҗәпләнәм, ничек шулай үзегезне яхшы формада тота аласыз. Сез һәрвакыт төз, җиңел гәүдәле. Бу сезнең серме?

Комиссар.Бернинди дә сер юк, бары тик дөрес уйланылган туклану һәм физкультура. Ләкин мин сезне аның өчен чакырмадым. Сез бүгенге газетаны укыдыгызмы? (газета суза). Анда шәһәрдәге шактый танылган мистер Бабингтонның үлеме турында язылган.

Инспектор. Ә мистер Бабингтон нәрсәдән үлгән соң?

Комиссар. Нәрсәдер, ашказаны-эчәк белән бәйле, мин бик аңлап бетермим. Сез аның тол хатыны белән сөйләшеп карагыз әле.

Инспектор. Сез аннан шикләнәсезме?

Комиссар. Шул, шул. Без бары тик шикләнә генә алабыз. Аңа карата безнең бернинди дә гаепләрлек дәлилләребез юк, ире врачлар карамагында хастаханәдә үлгән. Ләкин сез иң кирәклесен белмисез: мистер Бабингтон миссис Синтиянең өченче ире. Аның барлык ирләре дә хәлле кешеләр булган һәм барысы да бер төрле үк симптомнар белән үлгәннәр. Тагын шунысы кызыклы, алар үләр алдыннан барысы да үз мөлкәтләрен миссис Синтиягә яздырганнар, ул хәзер бик бай хатын. Инспектор, сез минем белән килешерсез, әгәр бу бер ир белән булса –мөмкин, икенчесе үлә икән- фаҗигале туры килү, ә инде өченчесе дә үлә икән- бу закончалык. Барыгыз, инспектор, сез тол хатын белән сөйләшегез. Тик ул сезгә әллә ни әйтмәс тә инде.

Икенче күренеш. Инспектор Дрейк һәм миссис Синтия бүлмәдә.

Синтия. Хәерле көн, инспектор. Мин сез очрашырга үтенгәч, әзрәк гаҗәпләнгән идем. Утырыгыз, чәй эчәсезме?

Инспектор.Хәерле көн, миссис Синтия. Рәхмәт, каршы килмим.

Синтия. Нинди йомышыгыз төште, инспектор?

Инспектор.Мин сезгә турысын әйтәм, минем килү ирегезнең үлеме белән бәйле. Әйтегез әле, ни өчен сезнең ирләрегез озак яшәми һәм үләр алдыннан барлык мөлкәтләрен сезгә атап калдыралар?

Синтия. Сезнең турыдан соравыгыз яхшы. Үзем турында әзрәк сөйләп китим әле. Мин кечкенәдән кухняда булыштым, “Төрле халыкларның ризыклары” китабын өйрәндем, үземнең кафены ачмакчы идем. Ләкин ирем миңа акчаны бик аз бирә иде. Шуңа күрә мин икенче юлны сайладым.Мин аңа ашау культы оештырдым. Ул эштән кайтуга берсеннән –берсе тәмлерәк ризыклар пешереп тора башладым. Ирем әкренләп тазарды, төрле авырулары сизелә башлады, төнлә йокысызлыктан интекте. Больницага салгач та мин аңа тәмле ризыкларны ташуны туктатмадым. Минем аның турында шулай кайгыртуымны күреп ул үзенең бар байлыгын минем исемгә яздыртты.

Икенче һәм өченче ирләрем дә нәк шундый булдылар.

Инспектор. Нинди әкрен һәм тәмле итеп әзерләнгән үлем. Сез аларны бер дә кызганмадыгызмы?

Синтия. Кызганмадыммы? Нинди ахмаклык! Сез беләсезме, борынгы греклар: “Комсыз үзенә каберне тешләре белән казый”- дип әйткән.

Укытучы: “Укучылар, Артур Хейли хикәясе буенча күрсәтелгән шушы күренештән без үзебезгә дөрес туклану принципларын таба алабыз.

1.Туклану чамалы булырга тиеш. (Артык күп ашау симерүгә китерә).

2.Бер үк вакытта ашарга кирәк. (Бу вакытта ашкайнату сыекчалары бүленеп чыгу рефлексы барлыкка килә. Йокларга 2сәг. кала ашарга ярамый.)

3.Яхшы сыйфатлы азык кына кулланырга кирәк.

4.Аппетит белән ашарга (бу вакытта азыкның тәме, өстәлгә матурлап бирелүе зур роль уйный).

5.Көн дәвамында 4 тапкыр ашау мәслихәт.

6.Азык төрле-төрле булырга тиеш.

Укытучы: “ Кайбер бөек кешеләрнең туклануга кагылышлы фикерләрен әйтеп китәсем килә:

а) Америка галиме Гервинг Фишер озак еллар шушы өлкәдә эшләгән. Аның әйтүе буенча- кеше көн дәвамында 7 тапкыр ашарга тиеш.

б) Кеше организмының биоритмикасы буенча белгеч академик Ф.И.Комаров “5 тапкыр туклану ул безнең ашказаны өчен 5 ле” дигән.

в) Абуль Фараден “Эшкәртелмичә калган азык бу кешенең үзен ашый” дигән.

г) “Нәрсә ашаганыңны әйтсәм, мин синең кем икәнеңне әйтермен” (А.С.Пушкин).

д) Борынгы греклар:”Күп ашаучы үзенә каберне тешләре белән казый” дигәннәр.

Бу дәресне танылган бер диетолог сүзләре белән тәмамлыйсым килә. Ул: “Дөрес тукланучы кешеләрнең бер буыны кешелекне коткарып калачак һәм авырулар шулкадәр сирәк күренеш булып калачак ки: бу чирләргә кешеләр гадәттән тыш бер нәрсә итеп караячаклар” дигән.



Кулланылган әдәбият:

1. “Биология. Первое сентября» №5,7,8. 2011г.



Шәйхетдинов Илшат Рафаилович

Мамадыш районы Көек-Ерыкса урта гомумбелем бирү мәктәбенең

югары категорияле биология укытучысы