Җилләрдә чыңнар көмеш чыңнар.
Зал бәйрәмчә бизәлә. Укучыларның мәктәп елларындагы чагылдырган фотостенд әзерләнә.
Алып баручы. Хәерле көн. Хөрмәтле кунаклар һәм әти-әниләр, укытучылар һәм укучылар. Буген безнең өчен дә, сезнең өчен дә иң тантаналы һәм истәлекле көннәрнең берсе. Безнең чыгарылыш сыйныф укучылары өчен сонгы кыңгырау яңгыраячак. Соңгы кыңгырау ул урта мәктәпне тәмамалап , зур тормышка, олы дөньяга юл алган егетләр һәм кызларны алдагы көннәрнең гаҗәеп матур да тынгысыз да, сокландыргыч та . авыр да булуын искәртеп тора кебек. Бу- мәктәпне тәмамлап китүчеләрнең хушлашу авазы да. Менә безнең унберенчеләр. (Исемлек укыла. Бу вакытта “Мәктәп еллары” җыры Зөлфия Минһаҗева репертуарыннан язмада башкарыла)
1 нче укучы.
Колачың җәй, тормыш,
Киңрәк җәй.
Сиңа килә бүген үсмерләр,
Гомер буе безнең корыч сафлар
Юлларыңнан җырлап үтсеннәр.
Эле җырлар алар басуларда,
Заводларда, диңгез төбендә.
Елмай тормыш,
Яшьлек балкып торсын
Синең иркен, аяз күгеңдә.
Язларыңнан чыккан ташкын кебек,
Илем, җырым, халкым өчен дә,
Туар көннең якты нуры булып,
Шаулап, гөрләп, яңа көч килә.
Елмай, тормыш!
Шушы изге хисләр
Маяк булып юлга үрелсен,
Елмай, тормыш,
Сине данлар өчен
Яңа яшьлек әйтер үз сүзен.
Алып баручы. Хөрмәтле 9 сыйныф укучылары. Сез мәктәптә 9 ел уку дәвамында меңнәрчә тапкыр кыңгырау авазы ишеттегез. Ә бүген яңгырый торганы берсенә дә охшамаган. Аның тавышы моңлы да, ямансу да, шатлыклы да. Чөнки ул сезнең тәүге тапкыр зур тормышка басугызны хәбәр итә. Әмма кайда гына булсагыз да, туган җирегезне, туган йортыгызны, мәктәбегезне онытмагыз. Күңелегездә калачак хисләр шуны исегезгә төшереп торсын.
2 нчеукучы.
Шук кызчыктай уйнап,болыннардан
Ромашкалар җыйдым бер кочак.
Яланаяк басып яр читенә
Кулын болгый миңа сабый чак
Чәчәкләргә карап уйга калдым,
Нигә алар болай моңсулар?
Шаян чишмәдән дә су сорап куйдым:
-Кая ага икән бу сулар?
Балачагым, җәйге йомшак җилдәй,
Битләремне назлап сөясең,
Шаян гына хушлашасың үзең .
Син –Дәү булдым ич, китәм,- диясең
3 укучы.
Мәктәбемә илтер юллар буйлап
Бала булып килә узасым.
Еллар үткәч килә:”-Исәнме!”- дип
Балачакка кулым сузасым.
Эх, балачак үткән сукмаклардан
Яланаяк йөгереп үтәргә.
Бар дөньяны онытып, сабый булып,
Күбәләкләр куып китәргә.
Бала чакта зурлар дөньясында
Сайлар өчен юллар җитәрлек.
Тик еракта калган сабый чакта
Таптым юллар килеп җитәрлек.
4 нче укучы
Әти-әнием белән җитәкләшеп беренче тапкыр мәктәпкә килдем. Нинди бәхетле, шатлыклы, эйтеп бетергесез куанычлы көн иде бу!. Мәктәп бусагасын атлаганда шатлык, куаныч хисләре белән беррәттән, күңелемне дулкынлану, курку хисләре дә биләп алган иде. Күрәсең кечкенә балага бу зур һәм таныш булмаган мәктәп чит булып тоелгандыр. Белем сукмагыннан акрынлап бара торгач, кире кайтмас 9 көз,9 кыш,9 яз айлары үтеп, күңелебездә онытылмас хатирә булып калдылар.
5 нче укучы.
Укытучы язгы кояш кебек,
Күңелемне назлап җылыта.
Авыр чакта ярдәм кулы суза
Сабыр сүзе белән юата.
Ихлас рәхмәтемне әйтер өчен
Каян табыйм икән сүзләрен.
Менә бүген чәчәк бәйләмен
Бирәм аңа ин-иң гүзәлен
(Укытучыларга чәчәк бәйләмнәре тапшырыла)
Класс җитәкчесе:
Сөенечле моңлы чагым-
Таралыгыз, кайгыларым!
Әнә ничек канат кага,
Юлга чыга балаларым.
Шатлыклары -йөзләрендә
Моң бар, ләкин күзләрендә,
Саубуллашу җиңел түгел
Сизә аны үзләре дә.
Алларында әле рәшә.
Сез чыгасы олы юлдан
Инде күпме меңнәр узган?!
Ялгышмагыз, адашмагыз
Танымыйча вак җаннарны...
Түкми-чәчми шатлыкларны
Каршылагыз ал таңнарны!
(Ата-аналар чыгышы. “Сез иң гүзәл кеше икәнсез” җыры, Ф. Яруллин шигыре, Ә.Хәйретдинов көе)
6 нчы укучы.
Ашыгабыз, һаман ашыгабыз
Ни көткәнен белми һичкем дә.
Сезнең юллар вакыт кулында гел,
Сезнең юллар язмыш иркендә.
Хәерле юл, Сезгә, укучылар!
Максатларга барып җитегез!
Ашкынган гомер юлларында
Язмышларны узып китегез!
Якты юлда гомер өзелмәсен
Хәерле юл сезгә, хәерле!
Бәхет үзе түгел, җирдә бәхет
Эзләүчеләр безгә кадерле!
7 нче укучы
Атлап кердем мәктәп бусагасын
Букчаларым көчкә күтәреп.
Каршы алдың безне, укытучым,
Елмаеп та, сынап, үзәтеп
Такталарга язган җөмләләрең
Белем булып безгә керделәр...
Каләменә карап тора идек:
Бәлки куяр яхшы билгеләр.
Безгә авыр булган минутларда,
Ярдәм кулы сузып син килдең,
Ихтирамга лаек иң сөекле
Укытучым минем син идең
Тормыш юлларымда искә төшә
Укытучым якты йөзләрең
Иң хәсрәтсез булган икән,
Мәктәп елы, шуны белмәдем.
1нче укучы
Шәкертләрнең һәр “бишле”се өчен
Аннан бигрәк үзе сөенә.
Бала язмышының борчулары
Ияреп кайта кичен өенә.
Төшләренә керә аның мәктәп .
Укучылар белән сөйләшә...
Изге җан дип ничек атамыйсың!
Тик изгелек җирдә өләшә
Соңгы сулышкача сабыйларга
Абый, апа булып кала ул.
Сентябрьнең берен көтеп ала –
Мәктәп яшендәге бала ул!
(“Укытучыма” җыры яңгырый. Э. Мөэминова сүзләре. И.Хисамов көе.)
2 нче укучы
Омтылабыз уй һәм йөрәкләрен
Баетырга һәрбер баланың
Ләззәт тапсын киләчәктә эштән
Илгә бирсен көч һәм акылын.
Юк моннан да бөегрәк максат
Моннан мөһим, изге хезмәт юк.
Бар байлыгын биреп балаларга
Кеше күңелен бизи педагог.
Шавы булып алтын яфракларның,
Зәңгәрлеге булып һаваның,
Тагын килде бәйрәм!
Матурлыкта тиңе юк аның.
Кеше булып калу өчен дөньяның матурлыгын, тормышның михнәтен, күңелнең сафлыгын намусның пакълеген аңларга өйрәтүче, ярый әле СЕЗ җар хөрмәтле укытучыларыбыз!
(“Кыңгыраулы мәктәп еллары” җыры яңгырый. Ш.Галиев шигыре, Р.Хәсәнов көе )
1 класста укыткан укытучы:
Дәреснең һәр секундын
Хәзерләп куясың да,
Кыңгырау чыңлап уята
Җиде төн уртасында
Кыңгыраудан кыңгырауга
Яшим мин дәресемдә
Мизгелне бүлеп җиткерәм
Баланың һәрберсенә
Хәрефне хәрефкә кушып,
Иҗекне ялгап иҗек
Әйтерсең, вак сәйләннәрдән
Бизәкләр ясым, чигеп.
Кыңгыраудан кыңгырауга
Һай алтын мизгелләрем.
Гомерләр узып киткән бит,
Ә үзем шуны сизмәгәнмен.
3 нче укучы.
Укытучым! Сез минем тормышымның якты хатирәсе. Әлбәттә, һәркем аңа урын түрдән билгеләгән. Төн йокыларын йокламыйча, укучыларым, дип өзгәләнүче тәүлекнең һәр мизгелен нарасыйларын уйлап үткәрүче, яшь буынның әхлак-әдәбе сез ул, хөрмәтле укытучым. Уйларымны укыган кебек, күзләремә карыйсыз.Укытучым, күпме сездә сабырлык һәм түземлелек: кирәк вакытта мактап, кирәк чакта әрләп,үгет-нәсихәтегезне безгә сеңдердегез. Авыр мизгелләрдә ярдәмче дә, хаталар ясаганда төзәтүче дә сез идегез. Кабат сезгә карыйм. Карашыгызда халкыбызга хас түземлелек, ягымлылык, мөлаемлылык, шул ук вакытта таләпчәнлек тә үз урынын алган. Яшьлегезнең гүзәл мизгеле, хакыйкәтнең узе сез- кадерле укытучым.
Сезнең күз арашыгызда Кол Гали, Каюм Насыйри, Әбүгалисинәләр, Фирүзәләр аңы. Укытучыларыбыз безне уйларыбыз белән үткән заманнаярга сәяхәт иттерәләр, бүгенге көн белән таныштырлар, киләчәгебез турында хыялланырга өйрәтәләр. Бездә якты тойгылар тәрбиялиләр, олыны олы, кечене кече итәргә, изгелек, мәрхәмәтлек, кеше сорамаганда да аңа яхшылык эшләргә әзер торырга, тормыштагы матурлыкны күрергә һәм шуның өчен көрәшергә чакыралар, туган җиребезгә, табигатебезгә мәхәббәт уяталар.
4 нче укучы
Туган мәктәп!- гомерләрнгең язы,
Юллыйм сиңа кайнар дога- сәлам.
“Тәүге изге сүземне миндә яз”,- дип
Тоттыргансың кулга дәфтәр- каләм.
Бу дөньяда күпме һөнәр белсәк,
Мәктәп салган аның нигез ташын.
Кешелекнең акыл ияләре
Тик Хезмәткә ияләр шул башын..
5нче укучы
Укытучы, сердәш, киңәшче Сез
Һәрвакыт гадел,түзем дә
Иң хөрмәтле, матур кеше булып
Калдыгыз Сез күңел түремдә.
Таң җилләре искән минутларда,
Көн туганда якты нур булып,
Йөрәгемнең җылы рәхмәтләре
Барып җитсен җыр булып.
(җыр яңгырый)
6 нчы укучы
1 сыйныф укучыларына вәсиять
Үзегезгә вәсиять итәм
Милләтем әлифбасын
Киләчәккә алып барсын,
Күрсәтсен ул Милләтебез кыйбласын.
Көрәшегез, чигенмәгез, кол булмагыз
7нче укучы
Рәхмәтләрне күпме әйтсәк тә,
Аз булыр күк сезнең хөрмәткә.
Аяз булсын күңел күкләрегез
Без калабыз шушы теләктә.
Гомерегез яшьнәү-күкрәү кебек.
Ходай бирссен сезгә сабырлык,
Безгә кылган ссезнең изгелек
Озын-озын юллар ярырлык.
Таң җилләре искән минутларда,
Көн туганда якты нур булып.
Йөрәгемнең җылы рәхмәтләре
Барып җитсен сезгә җыр булып.
1 нче укучы
Күңелләрдә очкын, ялкын,
Йөрәкләргә учак яктың,
Беренче мөгалимем.
Күңелем тәрәзәләрен кактың.
Саф чишмәләр булып актың
Беренче мөгалимем.
Син галим дә, җырчы да.
Син рәссам, тылсымчы да
Беренче мөгалимем.
Сәяхәтче син, сынчы да,
Син үзең укучы да
Беренче мөгалимем.
Белем дигән дәрья кичтек,
Бергә үстек, бергә күчтек
Беренче мөгалимем.
Якты көннәр кояшы син,
Гомерләрнең юл башы син,
Беренче мөгалимем.
Балачакның күзе син
Сабыйлыкның үзе син
Беренче мөгалимем.
Гадиләрнең гадие син,
Мәктәптәге әнием син,
Беренче мөгалимем.
2 нче укучы
Сезгә телим саулык, озын гомер
Шәхси бәхет, дөнья рәхтен
Шәкертләрнең тырыш и нсафлысын
Яхшы гамәл, ходай рәхмәтен.
3нче укучы
Ак кәгазьдәй сабый күңеленә
Язмышларны башлап яздыгыз,
Өмет тулы күпме күзләргә сез
Яшәү чаткылары салдыгыз.
4нче укучы
Кайгыртып гел кеше кайгыларын,
Безнең янәшәдә яшисез.
Ходай сезгә озын гомер бирсен,
Рәхмәт сезгә чын-чын Кеше сез.
5нче укучы
Киң күңелегз өчен укытучылар
Зур кояшка сезне тиңлибез.
Шатлык белән тулы, куанчлы
Озын гомер сезгә телибез.
6 нчы укучы
Сез укытучылар- безнең өчен Кояш,
Сездән нурлар алып яшибез.
Сез булганда арта шатлыгыбыз
Өметебез, яшәү көчебез.
7 нче укучы
Дәресемнең соңгы көне
Моңсу мизгелләр.
Өстәлемдә энҗе чәчәк,
Ап-ак сиреньнәр.
Олы юлга хәер-дога-
Соңгы кыңгырау
Чыгарылыш сыйныф укучысы Нуртдинов Илдан Ришат улы, Хуҗина Диләрә Рафис кызы, Гатиятуллин Булат Илсур улы, Юлдашев Рөстәм Руслан улы.
Язмыш белән шаярмагыз
Үзегезне сатмагыз.
Батыр булып, көчле булып,
Кеше исемен аклагыз.
Көрәш барсын, беләк талсын.
Кеше гомере кыска,
Үлмәсен яшәү авазы,
Җиһан торсын гел тере.
Туры әйткән, ярып әйткән,
Дөреслеккә өйрәткән,
Менә дигән егетләрне
Җиз иләктән иләткән.
Үзегез булып калыгыз.
Мәхәббәттә, нәфрәттә.
Көрәшә белмәүчеләрдән
Тормыш ике түләтә.
Көч җитмәсә көрәшергә,
Яшермәгез, әйтегез,
Гаеп итмәс аңлаучылар,
Бармаклар түгел тигез.
Ләкин арзан абруй өчен
Үзегезне сатмагыз.
Үткәннәрне онытмыйча,
Киләчәккә атлагыз.
Сыйныф җитәкчесе Гайнетдинов М.С. Шәрләрәмә . Май, 2015 ел
(“Саубуллашу вальсы” яңгырый. М.Имашев көе, С.Сөләйманова сүзләре)
Алып баручы
Кыңгыраулар белән мәктәп көтә,
Кыңгыраулар хәбәр китерә.
Кыңгыраулар киләчәккә дәшә,
Үткәннәрне искә төшерә.
Көмеш кыңгыраулау була,
Кыңгыраулар була җиз чыңлы.
Кайчагында алар җыр тарата.
Кайчагында алар бик моңлы.
Соңгы кыңгырау яңгырый.
(Әдәби музыкаль композициядә Рәдис Кәбиров, Разил Вәлиев, Госман Садә, Гөлназ Дәүләтгәрәева, Гәрәй Рәхим, Габбас Әхмәтҗанов һ.б. авторларның шигырьләре файдаланылды.)
Өстәмә шигырьләр
Ялгыз калып уйга калырга?
Киләчәктә мине ниләр көтә
Кем булырга? Кая барырга?
Балачактан ничек аерылырга?
Юллар кая алып китәрләр?
Язмыш ишекләре ачылырмы?
Анда мине кемнәр көтәрләр?
Дуслар белән ничек саубуллашыйм?
Күкрәгемдә яна мең сорау.
Сөенермен, әллә көенермен
Яңгыраганда соңгы кыңгырау?
Соруларга җавап табармынмы?
Тормыш мең сорамас, бер сорар
Балачактан моңсу аваз булып,
Чыңлар инде чыңлар кыңгырау
ххххххххххххххххххххххххх
Ясыймын басым
Үзегезгз васиять итәм
Милләтем әлифбасын
Сезләрне ул
Киләчәккә алып барсын
Әйтеп торсын
Милләтебез кыйбласын.
Көрәшсәгез, татар халкы гөл буласын,
Чигенсәгез, кол буласын
Ясыймын басым
Сез киткәч тә, татар халкы китми калсын
Әлифбасы бетми торсын
Кояш кеби,
Сүнми торсын
хххххххххххххххххххххххххххххххххххх
Балаларга теләк.
Тыныч дөняда яшәгез,
Милләтләр балалары
Сез бит безнең илебезнең
Алтын баганалары
Сез күрмәгез сугышларны ,
Чернобыльне күрмәгез,
Ачлык, юклык, дигән сүзне
Ишетмәгез, белмәгез.
Ххххххххххххххххххххххх
Соңгы кыңгырау яңгырый бүген,
Яңа юл яра гомер агышы
Соңгы кыңгырау-әнкәй догасы,
Изге юл тели аның тавышы
Мәктәп елларын онытмыйк, дуслар,
Туган оясын онытмый кошлар,
Соңгы кыңгырау, еракта калып,
Еллар узгач та, колакта чыңлар.
Әйдә, дуслар, абый-апаларны
Тормыш юлына озатыйк.
Истәлеккә, хәерле юл теләп,
Көмеш кыңгырауны чыңлатыйк.