СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Поурочные разработки уроков родного (татарского) языка в 1 классе

Нажмите, чтобы узнать подробности

Поурочные разработки уроков родного (татарского) языка в 1 классе. Алифба в 1 классе

Просмотр содержимого документа
«Поурочные разработки уроков родного (татарского) языка в 1 классе»

4 дәрес Әлифба

Тема. Сөйләм. Җөмлә

Максат: Сөйләм һәм җөмлә турында беренче төшенчә белән таныштыру.

Җөмләләрне дөрес язу күнекмәләре формалаштыру.

Укучыларның сөйләм телләрен, хәтерләрен, игътибарлылыкларын, фикерләрен дәлиллләргә өйрәнү күнекмәләрен үстерү.

Укучыларда тырышлык, мөстәкыйльлек, сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләү.

Дәрес барышы.

I. Оештыру өлеше.

Исәнмесез, укучылар!

Исәнмесез, саумысыз!

Хәерле иртә, балалар!

Имин үтсен көнегез.

Кәефләрегез ничек соң?

- Кояшлы иртә кебек.

Ана телен, туган телне

Өйрәнергә дип килдек.

- Әйе, укучылар, чыннан да, бүген көн искиткеч матур, кояшлы, тыныч. Һава саф һәм чиста. Һәм без сезнең белән шушындый гүзәл көндә ана телебез – татар теленнән белемнәребезне тагын да ныгытырбыз, тирәнәйтербез.

Укучылар, безнең бүгенге дәресебез дә гади генә түгел. Без сезнең белән Әминә һәм Әмиргә ияреп китап йортына сәяхәтебезне дәвам итәбез. Урман хуҗаларына ярдәм итәргә сез бүген әзерме?

Ә сәяхәт итәргә бүген нәрсә ярдәм итәр икән, табышмакның җавабын тапсагыз, белерсез. Слайд №1

1 нче бирем

Табышмак :

Уф-пуф итәр,

Сулышы кабыныр.

Уфтанса да алып китәр,

Барыр җиреңә җитәр.

(Поезд)

2 нче бирем.

Фонетик күнегү. (Хәрәкәтләр белән)

Поезд бара - дың-дың-дың,

Тәгәрмәчләр – чың –чың-чың,

Поезд тауга менә - пуф-пуф-пуф,

Ничек ардык – уф-уф-уф,

Поезд таудан төшә - дың-дың-дың, чың-чың-чың,

Станциягә җиттек – ш-ш-ш, ш-ш-ш.


II. Актуальләштерү.

Матур язу Сызыклар, элмәкләр язу.

2. Китаптагы рәсемнәр буенча әңгәмә.


III. Яңа материал өстендә эш.

1 нче бирем. Сүзләрне чагыштыру. Кайсы яктагы сүзләрдә әйтергә теләгән уй тәмамланмаган? Кайсы яктагы сүзләр тәмамланган уйны белдерә?

Әни шар Әни шар алды.

Чыршы урманда Чыршы урманда үсә.

Салкын кыш Салкын кыш килде.

Нәтиҗә ясау: Җөмлә тәмамланган уйны белдерә.

Физкультминутка

2 нче бирем. Рәсемнәргә карата җөмләләр төзү.

Нәтиҗә: Иң кечкенә җөмлә бер сүздән тора.

Физкультминутка. Күзләр өчен күнегүләр. “Кар бөртекләре биюе”

III. Өйрәнгәннәрне ныгыту күнегүләре.

Саф һавада хәрәкәтле уеннар” әңгәмә. “Шалкан” әкиятенә карата җөмләләр төзү.


IV. Дәресне йомгаклау.

Дәрестә нәрсә белдек? Нинди нәтиҗәләр ясадык?




Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!