МБОУ « Малосуньская общая общеобразовательная школа» Мамадышского муниципального района РТ
Название проектной работы:
«Туган ягым чишмәләре»
Направление: экология
Работу выполнили:
Галиуллин Мухамеднур, Галиева Гульназ,
члены экологического кружка «Юный эколог»
Руководитель кружка:
Мухаметзянов Р.Ф.
Эзлэну эшенен бурычы:
- Авылым чишмәләренең экологик торышын өйрәнү.
Эзлэну эшенен максаты:
- Авылым чишмәләренен тарихы турында материаллар туплау.
- Чишмә суларының органолептик күрсәткечләрен ачыклау.
- М ә кт ә пт ә х ә м балалар бакчасында, суның табигый байлык икәнен аңлату, чишмәләргә сак караш т ә рбиял ә у.
- Авыл халкының игътибарын экологияне яхшыртуга юнəлдерү.
- Ташландык х ә лдэге чишм ә л ә рне торгызу эшен пропагандалау х ә м ремонтлау эшл ә рендэ катнашу.
Проект эшенең объекты:
Проект эшчәнлеген тормышка ашыру формалары:
- сораштырулар үткәрү;
- экскурсияләргә бару;
- өлкән буын вәкилләре белән очрашулар үткәрү;
- фотоматериаллар әзерләү;
- архивлар белән эшләу.
Туган авылым - Кече Сон
Челтер- челтер итеп агып киткән,
Дөнья буйлап киткән саф килеш.
Анда килеп намаз укыганнар
Мосафирлар дога кылганнар.
Чишмә башы - изге урын диеп
Тәсбих әйтеп торган урманнар.
Г. Афзал, "Чишмә башы”
… Бер эсседән качып, бер суыктан,
Кыргыйлыктан җаннар көйгәндәр
Тау астыннан чишмә тибеп чыккан,
Бер яхшылык булсын дигәндәр.
Тау итәген ярып чишмә типкән,
Салкын гына суы саф көмеш
“ Зират асты” чишмәсе
“ Солтан” чишмәсе
“ Габдулла” чишмәсе
“ Игезәклэр” чишмәсе
“ Чучия” чишмәсе
“ Мәчет асты” чишмәсе
“ Салиха” чишмәсе
“ Иван” чишмәсе
“ Саз” чишмәсе
“ Солтан” чишмәсе
Кече Сонда яши торган аксакалларнын сөйләвенә караганда, авыл бу урынга 350 еллар элек күчкән. Аңа кадәр авыл Сон елгасы буйлап бер чакрым тирәсе өстәрәк урнашкан була. Яңа урынга беренче булып Солтан исемле кеше бик матур чишмә буена килеп урнашкан. Шуңа күрә авыл уртасындагы искиткеч тәмле сулы көчле чишмә «Солтан чишмәсе» дип атала. Чишмә, авыл уртасындагы текә яр итәгеннән челтерәп агып чыга. Аның суы, авыл уртасыннан узып, Сон елгасына барып тоташа.
«Мәчет асты» чишмәсе
Элек безнең авылда мәдрәсә булган. Бу мәдрәсәгә бик күп авыллардан шәкертләр килеп укыган. Шәкертләр мәдрәсәдән ерак түгел бер чишмәгә төшеп су эчә торган булганнар. Бу чишмәне, 1801 елда Шарифулла исемле кеше, уйсу җирдән саркып чыккан кайнавыкны күреп, улак куя һәм аккан суын Сон елгасына кушылырлык итеп эшли. Таудан чишмәгә төшә торган сукмакка таштан баскычлар ясаганнар. Мәдрәсәдән, заманнар үтү белән, мәчет ясыйлар. Шушы мәчет хөрмәтенә чишмәне «Мәчет асты чишмәсе» дип атыйлар.
«Саз» чишмәсе
Дәмин атлы кеше, авылның элекке урыныннан яңа урынга күчеп утыргач та, үзләреннән ерак түгел – сазлыкта, бер кайнавыкка тап була. Ул аны казып чистарткан һәм кабыктан улак ясап куйган. Чишмә сазлыктан чыгу сәбәпле аның суыннан саз тәме килә. Шулай итеп чишмә «Саз чишмәсе» дип йөртелә башлый. Чишмәнең суы көчле, мул һәм шулай ук бик каты. Сыйфаты ягыннан уңай дип табылмаса да хуҗалыкта, көнкүрештә ул чишмәнең роле зур.
“ Зират асты “чишмәсе
«Зират асты чишмәсе» дә «Изге чишмә» дип санала. Ул зират астыннан узып, калкулык кырыеннан саркып чыга. Чишмәне иң элек Госаметдин исемле кеше куреп, аны яхшы итеп буралап куя. Аның суы бик мул булмаса да, ул үзенең тәмлелеге һәм шифалыгы белән күп кешегә дәва бирә.
“ Зират асты” чишмәсе
Элек - электән авыл халкы, бу чишмәнең суы йомшак дип, чәйгә суны шуннан алып кайтканнар. Эссе көннәрдә юлчылар чишмәнең тәмле суын эчеп сусауларын басканнар, тәннәренә сихәт алганнар. Жирле халык аны «Тарлау чишмәсе» дип тә йөртә. Хәзерге вакытта, чишмә яхшы итеп ремонтланды .
“ Чүчия” чишмәсе
Элекке заманда, билгесез бер татар ханы, үзенең гаскәре белән тау аша үтеп барганда, аның Чучия исемле кызы улеп кала. Тау шушы кыз хөрмәтенә «Чүче тавы» дип атала башлый. «Чүче тавы» ның итәгендә, бер чишмә бар. Чишмәдән ерак түгел бер каен үсеп утыра. Бу Чучия исемле кызны шушы каен төбенә җирлиләр. Бу чишмәне «Чүчия чишмәсе» дип атаганнар. Ә бераздан соң чишмә «Изгеләр чишмәсе» дип үзгәртелә.
“ Габдулла” һәм “Салиха” чишмәләре
«Салиха» чишмәсе, Сон елгасының сул ягында, «Чүче тавы»ннан агып чыга. «Салиха чишмәсе» елгага якын урнашкан. Елга яры буенда, көчле кайнавык булып, агып тора .
Шуннан ерак түгел, «Габдулла чишмәсе» ага. Чишмә көтү китә торган юл буена урнашкан. Кызганычка каршы бу чишмәләргә улак куелмаган.
“ Игезәкләр “чишмәсе
Авылыбыз башта «Кирәмәт тавы» буена урнашкан була. Анда дурт хуҗалык яшәгән. Шунда челтерәп ага торган , сап-салкын сулы ике чишмә бар. Бу чишмәләрне «Игезәклэр чишмәсе» дип атаганнар. Тау буенда, тирләп - пешеп печән чапканда, җир җиләкләре җыйганда, чишмәләрнең суы бигрәк тәмле, сусаганны баса.
«Иван» чишмэсе Авылның төньяк - көнбатышындагы урманда, Иван исемле up урман каравылчысы булып эшләгән. Ул бер чишмәгә юлыккан. Аңа улак урнаштырган, чистартып торган. Чишмә елга буена урнашкан. Ул елганы, «Иван елгасы» дип атап йөртәләр. Һәр җәйдә, Иван елгасы буена, авыл халкы печән чабарга һәм җиләк җыярга йөри. Эсседә, чишмәсеннэн су эчеп, сусауларын басалар.
Йомгаклау
Безнең киләчәгебез - узебезнең кулларда. Тирә ягыбызны, табигатебезне яратыйк. Чишмәләр һәм сулыкларыбызны саклыйк. Чишмәләр кипсә - тереклек бетәчәк, җан ияләре юкка чыгачак, табигатьнең бөтенлеге җимереләчәк. Моңа юл куелырга тиеш түгел !
Тикшерү эшлəреннəн чыгып без, түбəндəге нəтиҗəгə килдек:
- чишмәлэрне чистартып, чуп - чарлардан арындырыйк хэм кабат пычранудан саклыйк;
- чишмэлэрне торгызуда, ремонтлауда катнашыйк;
- яшь буынга сунын ин зур табигый байлык икэнлеген анлатыйк;
Саф сулы чишмәләр чылтырар,
Саф һава аллатыр битләрне.
Болында чәчәкләр үсәрләр,
Бергәләп сакларбыз җиркәйне!!!
Кулланылган әдәбият һәм чыганаклар
- Ф. Гарипова. “Авыллар һәм калалар тарихы”.
- Авылда һәм авылдан читтә яшәүче өлкән буын кешеләренен сөйләмнәре.
- Сон авыл жирлеге архивында сакланып калган материалларны өйрәнү.
- Авыл музеенда үзебезнең темага кагылышлы материаллар белән танышу, музей җитәкчеләреннән өстәмә материаллар алу.
- Интернет чыганаклары.
Игътибарыгыз өчен
рәхмәт !