Просмотр содержимого документа
«Презентация: "Татарстан"»
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ Яшәсен, үссен Мул Татарстан! Туган илебезгә, Туган илгә дан! Бу җырны җырлый Татарлар, руслар. Без барыбыз да Мәңгелек дуслар. (Җ. Тәрҗеманов)
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ
Мәйданы - 68000 кв.км. 43 районы бар. Өслегенең 16%-ын урманнар били. Мәйданын 4 зур елга кисеп үтә: Идел, Чулман, Нократ, Агыйдел. Халкының 49% - татар, 43% - рус, 7%- чуваш, 1%- башка милләт.
Д әүләт символлары
ФЛАГ
Дәүләт флагы – кабул ителгән зурлыктагы һәм төстәге гадәттә герблы, эмблемалы, бер ягы таякка яки шнурга беркетелгән тукыма кисәге
Татарстан флагы 1991 нче елның ноябрендә кабул ителде. Татарстан флагы өч өлештән тора. Югары өлеше – яшел, асты кызыл, ә уртада тар гына ак тасма сузылган. Һәр төснең үз мәгънәсе бар.
Кызыл төс – кояш, ут төсе, борынгы бабаларыбызда бу төс көч, күәт һәм яшәү билгесе булган;
яшел төс – туган җиребез, табигатебез матурлыгы һәм яшәү, яшьлек билгесе,
ак төс – пакьлек, намус һәм тынычлык – иминлек символы. Татарстан дәүләт флагының авторы – Тавил Хаҗиәхмәтов.
ГЕРБ
Дәүләт гербы – аерым бер дәүләтнең, өлкә яки шәһәрнең байракларында, акча һәм мөһерләренә ясалган тамгасы, дәүләт билгесе, махсус эмблемасы
1992 нче елның февралендә
Татарстан гербы кабул ителде.
Татарстан Республикасының Дәүләт гербында кызыл кояш җирлегенә ак барс сурәтләнгән. Барс байлыкны һәм халыкның көчен белдерә.
Аның тырнаклары һәм тешләре үткен; уң аягы бераз күтәрелгән. Димәк, ул һәркемне яклый һәм саклый ала.
Барсның уң ягында калкан. Аңа кашкарый чәчәге рәсеме төшерелгән. Калкан иминлекне белдерә, ә чәчәк – озын гомерне. Яшел боҗра эчендә алтын белән җиребезнең уңдырышлылыгын раслаучы татар орнамент чигелгән.
Аста "Татарстан” сүзен укыйбыз.
Гербның авторлары – Назыйм Ханзафаров һәм Риф Фәхретдинов.
ГИМН Дәүләт гимны – дәүләт яки аерым сыйныфның бердәмлеге символы итеп кабул ителгән тантаналы җыр, мәдхия
- Татарстанның Дәүләт гимнына музыканы күренекле композитор Рөстәм Яхин язган. Сүзләре Рамазан Байтимеровныкы.
- Гимн 74 секунд яңгырый.
- 1993 нче елның июлендә кабул ителгән.
Президенты Республики Татарстан
Татар әдәбиятында зур урын тоткан язучылар
- Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Абдулла Алиш, Галимҗан Ибраһимов, Гаяз Исхакый, Фатих Әмирхан, Һади Такташ, Хәсән Туфан
- Якташ язучыларыбыз:Марсел ь Галиев,
Илдус Гыйләҗев, Нур Галиев, Флера Гыйззәтуллина, Гөлсирин Гобәйдуллина,
Җырчыларыбыз
- Илһам Шакиров, Римма Ибраһимова, Салават, Айдар Галимов
Республикадагы ш әһәрләр
Лениногорск
Мамадыш
Менделеевск
Минзәлә
Норлат
Тәтеш
Түбән Кама
Чистай
Яр Чаллы
Яшел Үзән
Азнакай
Алабуга
Әгерҗе
Әлмәт
Баулы
Болгар
Бөгелмә
Буа
Зәй
Казан (башкала)
Белемн әрне тикшерү!
- Татарстаннын флагы нинди төсл әрдән тора?
- Татарстан гербында нәрсә сүрәтләнгән?
- Татарстан гимын кем язган?
- Татарстан Республикасының шәһәрләрен яз.
- Яма эш. Дөрес кушымчалар куеп , дәфтәренә күчереп яз.
1)Мин Татарстан... яшим. 2)Татарстан... үз флагы , гербы һәм гимны бар. 3)Татарстан – купмилләт... дәүләт. 4)Татарстан... мул сулы елгалар..., калын урманнар..., җир асты байлыклар... бик күп.
Иң матур җир - туган җир ул, Онытма моны, бала.