Бүген Интернетны кулланучылар арасында укучылардан кала сан ягыннан иң күбе – мөгаен, укытучылардыр. Укытучылар мәктәптә белем бирү өчен мәгълүмат эзләүдән кала, үз сайтлары аша үзләренең хезмәтләрен башкаларга җиткезә һәм уртаклаша.
Укытучы һөнәре – иҗади һөнәрләрнең берсе бит ул. Мәктәптә үткән бер көн дә, бер дәрес тә, бер чара да берсенә-берсе охшамаган.
Укытучының шәхси сайты һәрвакыт үсештә, һәрвакыт эзләнүдә булырга ярдәм итә. Һөнәренә дә, укыткан фәненә дә, укучыларына, алар белән эш алымнарына да башка күзлектән карарга этәргеч бирә.
Интернетта сайт тоту вакытны күп ала. Төгәл һәм сабыр булуны таләп итә торган шөгыль. Шулай булса да, сайт – укытучының эшендә ярдәмче, һөнәри яктан үсәргә ярдәм итүче, эшкә стимул бирүче чыганак.
Укытучы сайты кемнәр өчен төзелә соң?
Сайт – ул билгеле бер аудитория өчен төзелгән Интернет продукт.
Иң беренче чиратта укучылар. Укучыларны сайтта нәрсә кызыксындыра соң?
- Кызыклы уеннар;
- Олимпиадалар һәм бәйгеләр турында мәгълүмат;
- Төрле типтагы биремнәрне чишү алымнары;
- ГИА һәм ЕГЭга әзерлек;
- Төрле өстәмә мәгълүматлар;
- Сайтта үткәрелүче онлайн-тестлар;
- Үзләренең иҗади эшләрен күрү;
- Иң яхшы укучылар исемлегендә үзләренең исеме барлыгын күрү һ.б.
2. Укучыларның әти-әниләре.
Аларны укытучының шәхси сайтында ниләр кызыксындыра соң?
- Үз балаларының иҗади эшләрен күрү;
- Үз баласының уңышлары белән танышу;
- Фотоальбомнар;
- Балага өйдә ничек ярдәм итәргә?
- Фән буенча мәктәп, район күләмендә үткәрелгән бәйге, бәйрәмнәр турында яңалыклар һ.б.
- Сайт функциясе булган очракта укытучы белән аралашу.
3. Методик берләшмә җитәкчеләре һәм фән укутучылары.
- Тәҗрибә уртаклашу;
- Методик һәм дидактик әдәбият карау;
- МКТ(мәгълүмати-коммуникатив технология) кулланып төзелгән дәрес эшкәртмәләре;
- Семинарлар өчен чыгышлар;
- Портфолио.
4. Мәгариф бүлеге.
- Методик, дидактик материаллар карау;
- Семинарларда чыгышлар;
- Укытучы эшчәнлеген күзәтү.
5. Очраклы кулланучы.
- Сайтның эчтәлеге.
БЕЗ СЕЗНЕҢ БЕЛӘН ЮГАРЫДА УКЫТУЧЫ САЙТЫНЫҢ БИЛГЕЛЕ БЕР АУДИТОРИЯ ӨЧЕН ТӨЗҮ СТРУКТУРАСЫН САНАП ЧЫКТЫК.
Сайт төрләре.
1. Сайт-визитка.
Укытучы имиджын күрсәтүче уңайлы сайт. Әлеге төр сайтта укытучы турында төп мәгълүматлар бирелә. Эш стажы, эш алымнары, педагогик хезмәтләре өчен мактау кәгазъләре һ.б. урнаштырыла. Укытучыга эшкә алуда резюме төзү өчен ярдәм итә.
Мондый сайтка мисал булып рус теле укытучысы Крутова Елена Викторовна сайты тора. Төп бүлекләре: Төп бит, Визитка, Портфолио, Фотоальбом, Кунак бүлмәсе, Кире элемтә.
2. Сайт-портфолио.
Сайт-портфолио түбәндәге бүлекләрне үз эченә ала. Укытучы турында тулы мәгълүмат, белеме, хезмәт стажы, белем күтәрү курслары, бүләкләре, грамоталар, рәхмәт хатлары.
Шулай ук әлеге төр сайтта укытучының эшчәнлек нәтиҗәләре, фәнни-методик эшләре, педагогик эшчәнлеккә карата презентацияләр, фән буенча укытучының дәрестән тыш эшчәнлеге урын ала.
3. Фәнни сайт.
Укытучының фәнни сайтында үз фәненә кагылышлы (видео, аудио, мультимедиа) материаллар урын ала. Сайтның структурасы билгеле бер фән юнәлешендә яки класслы-дәресле система буенча билгеләнә. Мондый типтагы сайтларда укытучыга дәресләргә әзерләнү өчен уку материаллары гына урнаштырылмыйча аларны күчермәләп алу мөмкинлеге дә тудырыла.
Мондый сайтка яхшы мисал булып биология укытучысының сайты тора.
4. Укытучы-укучыга сайты.
Әлеге төр сайтлар укучыга сайт битләре аша зачетларга, контроль эшләргә, бәйгеләргә өстәмә әзерләнү өчен мөмкинлек бирә. Сайтта фән буенча өстәмә кызыклы материаллар белән бер рәттән ЦОР-ларга сылтамалар, видеоязмалар, презентацияләр урнаштырыла.
Әлеге төр сайтка мисал булып инглиз теле укытучысы Ахматнабиева Гульшат Шайнуровнаның шәхси сайты тора. Соңгы елларда зур тизлек белән үсүче Интернет челтәрен укытучыларыбыз үзләренең педагогик һәм методик осталыгын үстерүдә, белемен күтәрүдә, тәҗрибә алмашуда, ата – аналар бедән эшләүдә, дәрес һәм сыйныфтан тыш чараларны әзерләү һәм үткәрүдә оста кулланалар. Татар теле укытучыларының шәхси сайтлары уңышлы эшләп килә. Методик берләшмәнең үз сайты тиз арада иң популяр сайтлар арасына керде. Укытучылар онлайн технологияләрне дәрес барышында, укучыларның проект эшләрен оештыруда кулланалар.
Сайт ясаучыларга киңәшләр
Сайт ясау бик катлаулы һәм четерекле эш. Әлеге мәкаләбездә сезгә сайт ясау буенча кайбер киңәшләребезне тәкъдим итәбез. Игътибар! Әлеге мәкаләне укып Сез Интернет челтәренең татар өлешен ныгытуга алынуыгызны дәлиллисез!
Сайт ясауны берничә этапка бүлеп карыйк.
I этап. Әзерлек этабы.
Әлеге этапта нинди әзерлек эшләрен алып барырга кирәк соң?
1. Сезгә сайт ни өчен кирәк? Әлеге сайттан сез нәрсә көтәсез? Ул сезгә нинди файда китерер (рухи яктан, психологик яктан, идеология ягыннан, финанс ягыннан һ.б.)? Сез сайтыгызны ясап бетергәннән соң ук, 1 елдан, 3 елдан, 5 елдан, 10 елдан ниндирәк итеп күз алдына китерәсез? Бу сорауларга җавап бирү өчен кулыгызга кәгазь һәм каләм алыгыз, фикерләрегезне язып чыгыгыз. Язып чыкканнан соң каршыгызга куегыз да укып чыгыгыз. Сез әлеге җаваплардан канәгатьме? Сезгә сайт чынлап та кирәкме? Аллага тапшырып тотынасызмы? Алайса икенче пунктка күчеп мәкаләбезне укуны дәвам итә аласыз.
2. Сайтыгызның нинди булачагын күз алдына китерегез. Ул нинди пунктлардан торыр? Сайтта нинди бүлекләр булыр? Сайтка нинди исем бирәсез? Анда иң күп кабатланыла торган нинди сүзләр булыр? Кәгазь битенә әлеге сайт исемен, әлеге бүлекләрнең исемнәрен, иң еш очраячак сүзләрне язып чыгыгыз.
3. Эзләү системасы кулланып (Google, Яndex һ.б.) сайтыгызда иң еш кабатланаячак 1-2 сүз буенча интернетта кимендә 15-20 сайт белән танышып чыгыгыз. Аларның дизайнына, андагы бүлекләргә, аның техник ясалышына, мөмкинлекләренә игътибар итегез. Арасында иң ошаганнарын Сайланма (Избранное) буларак өстәп куя да аласыз. Билгеле бер дәрәҗәдә сез әлеге сайтларның көндәше булачаксыз. Сезгә әлеге сайтлар янында үз сайтыгызның уникальлеген билгеләргә, булачак өстенлекләрен ачыкларга кирәк. Әгәр бу өстенлекләр булмаса, сезнең сайт алар янында югалып калыр, көндәшлеккә сәләте булмас һәм кулланучылар сезнең сайтны урап узарлар. Бу темага интернетта әллә ни мәгълүмат юк икән - бик яхшы. Димәк, Интернет челтәре сезнең ресурска мохтаҗ! Сайтларны гизеп чыкканнан соң үзегезнең язылган мәгълүматны яңартыгыз һәм тулыландырыгыз.
4. Бер зур гына кәгазь битенә сайтның төп битенең булачак рәсемен яисә схемасын ясап карагыз. Схемада моннан алда язган структураны билгеләгез. Сайтның калган битләре нинди булачагын күзаллагыз.
5. Схеманы/рәсемне сызуны тәмамлаганнан соң аңа игътибар белән тагын бер кат күз ташлагыз. Бу - билгеле бер дәрәҗәдә ясалачак сайтка техник бирем (әлеге сез ясаган схема һәм кайбер өстәмә мәгълүмат буенча төрле компанияләр сезгә сайтны ясап бирә алалар). Ничек? Яхшымы схемадагы идея? Чынлап та андый сайтны ясарга кулыгыздан килерме? Үзегез ясый алырсызмы, әллә ярдәм итәрдәй танышларыгыз бармы? Бу этапта безгә - Җаваплылыгы чикләнгән "Белем.ру" җәмгыятенә, яисә башка бер компаниягә мөрәҗәгать итә аласыз. Әлбәттә, бу хезмәт түләүле, төрле компания аны төрле сыйфатта, төрле срокларда, төрле бәягә ясап бирә ала. Әгәр сезнең бу өлкәдә махсус белемегез булмаса, алар ясаган дәрәҗәдә сайт булдыру өчен бик күп вакытыгыз китәргә мөмкин. Тиз арада сыйфатлы проектны ясауга бер генә оешма да алынмаячак. 2-3 көндә сайтыгыз әзер булыр, дигән "осталарга" шик белән карагыз. Бу реаль эш түгел.
6. Котлыйм! Сез сайтны ясауга үзегез алынырга булдыгыз. Бик хуп! Беренчедән, интернет челтәрендә тагын бер шәхес артты. Интернетны яуларга алынгансыз икән - димәк, сез көчле һәм акыллы шәхес! Икенчедән, сез үсеш этабына бастыгыз. Сайт ясаган вакытта алынган белемнәр Сезгә бары тик уңышлар гына алып киләчәк. Өченчедән, сайт өстендә эш алып барып, Сез үзегез өстендә дә эшлисез. Нидер барып чыкмаган вакытларыгыз да булыр. Андый вакытларда үзегезне кулга алып юлдан яңадан алга атлый алган кешене тәрбияләү - үзегезнең кулда гына булачак!
7. Сайт ясау өчен бу өлкәдә белемнәр кирәк. Иң беренче чиратта бу - HTML (Hypertext Markup Language), CSS (Cascading Style Sheets). Икенчедән - Adobe Photoshop яисә башка бер шундый график редактор белән эшләү осталыгы. Әлеге темаларга интернет челтәрендә электрон китаплар шактый күп, шуңа да һәркем үзенә уңайлысын табып укый ала. Бу белемнәр сайтны narod.ru, ucoz.ru кебек бушлай сайт ясау урыннарында ясаган очракта да файдалы булыр. Web-программист булу өчен PHP, ASP яисә башка шундый web-программалау телен һәм MySQL кебегрәк мәгълүмат базасы белән идарә итү системасын якыннан белергә кирәк булыр.
8. Сайтыгызны narod.ru, ucoz.ru кебек бушлай сайт ясау урыннарында ясарга исәпләсәгез, бу этапта, әлеге системага кереп, андагы дәреслекләрне укырга күчә аласыз.
9. Сайтны кулдан да язып утырып була, моның өчен инде әзер махсус платформалар (CMS - Content Management System) да бар. Бушлай платформалар арасында NUKE, XOOPS, Nucleus, Mambo, Plone, Joomla, Drupal, Rumba, Jimdo һ.б. "движоклар" бар. Әлеге платформаларның кайбер модульләре түләүле булырга мөмкин. Сайт ясауның бу юлын сайласагыз, әлеге этапта сайлап алган платформа буенча укуыгызны/танышуны дәвам итәргә кирәк.
10. Сайтта домен исемен сайларга кирәк. Ягъни кулланучылар сезнең сайтка нинди адрес буенча керерләр? Әлеге мәсьәлә дә бик мөһим. Сайт адресы мөмкин булган кадәр җиңел истә калырга һәм матур яңгырарга тиеш.
Әзерлек этабы шуның белән тәмам. Якын арада II этапны тулысынча язып чыгарбыз, кулланучыларыбыз белән сайт төзүнең кайбер төп моментларына тукталырбыз.