СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Проект эшчәнлеге "Татар милли баш киеме - түбәтәй бизәү"

Нажмите, чтобы узнать подробности

Башлангыч сыйныф укучылары өчен кызыклы проект 

Просмотр содержимого документа
«Проект эшчәнлеге "Татар милли баш киеме - түбәтәй бизәү"»

Проект эше.

1. Тема: “Татар милли баш киеме - түбәтәй бизәү”

2. Теманың актуальлеге: “Үткәнен белмәгәннең – киләчәге юк”,- диелә татар халык мәкалендә. Әби-бабаларыбызның мәдәни ядкәрләре булган милли бизәкләр белән якыннан танышу аша кече яшьтәге укучыларга эстетик тәрбия бирү бүгенге көндә актуаль булып кала

2. Проектның төре: танып-белү, иҗади

3. Үтәлү вакыты: 1 ай.

4. Проектның максаты: милли бизәкләрнең әхлакый кыйммәтен куллану аша башлангыч сыйныф укучыларында татар халкының сәнгатенә, мәдәниятнең бай тарихына кызыксыну уяту, милли үзаң тәрбияләү.

5. Проектның бурычлары:

1) Татар халык бизәкләре турындагы белемнәрне арттыру, системага салу.

2) Рәсем ясау күнекмәләрен үстерү, иҗади карашны киңәйтү, милли киемнәрнең исемнәрен, бизәлешләрен сөйләмдә әйтүне активлаштыру.

3) Бизәкләрдә элементларның һәм төсләрнең гармонияле берләшүе аша эстетик зәвык тәрбияләү.

Катнашучылар:

–укучылар;

– ата-аналар;

– музей җитәкчесе.

6. Кулланылган материаллар:

– чигүләр, рәсемнәр

- берничә төрле түбәтәй

- чулпы

7. Көтелгән нәтиҗәләр:

-Укучыларның татар халык бизәкләрен танып белүләренә ирешү;

-Буыннан-буынга күчеп килгән милли ядкәрьләргә карата кызыксыну булдыру, милли үзаң тәрбияләү.





 

 

Проектны планлаштыру һәм оештыру

Үткәрелгән чара

Максат

Җаваплы

Вакыт

1 Этап: Әзерлек этабы

1

Укучылар белән әңгәмә “Халкыбызның күңел бизәкләре”

Милли бизәкләрнең үзләренә генә хас булган билгеләрен ачыклау

Сыйныф җитәкчесе

1 сәгать

2

Әңгәмә: “Минем гаиләмдә нинди милли киемнәр күзәтелә”

Борынгылардан калган милли ядкәрләрне күзәтү, сөйләм телен үстерү

Сыйныф җитәкчесе, әти-әниләр

1 атна

Проектның төп өлеше буенча эшләү

1

Укучылар белән милли бизәкләр төшерелгән рәсемнәр карау

Укучыларда милли бизәкләр чигелгән өс/баш киемнәренә карата соклану хисе уяту.

Сыйныф җитәкчесе

1 сәгать

2

Дәресләрдә милли ядкәрләрне куллану

Халык ядкәрләре белән таныштыруны дәвам итү

Укытучы

3 атна

3.

Тәрбияви элемент буларак татар халык уеннарын уйнату

Уеннар аша балаларның сөйләмен, иҗади күзаллауларын үстерү, милли рух тәрбияләү.

Сыйныф җитәкчесе

3 атна

4

Мәктәп музеенда булган милли байлыклар белән таныштыру

Халкыбызның милли байлыгы белән кызыксыну хисе тәрбияләү

Музей җитәкчесе, сыйныф җитәкчесе

1 сәгать

5

23 нче февраль – Ватанны саклаучылар көненә багышлап катыргыдан эшләнгән түбәтәй макетын бизәү.

Укучыларны милли бизәкләр төшерергә өйрәтү

Сыйныф җитәкчесе

2 сәгать

Йомгаклау этабы

1

Газета-журналларда милли үзаң тәрбияләү максатыннан оештырылган конкурсларда катнашу

Халыкның тормышын, көнкүрешен тирәнтен өйрәнү, борынгы йолаларыбызга хөрмәт хисе тәрбияләү

Әти-әниләр, сыйныф җитәкчесе

4 атна