СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Проектная работа "Табигать буяулары"

Нажмите, чтобы узнать подробности

 

 

                               

Просмотр содержимого документа
«Проектная работа "Табигать буяулары"»






















“Табигатьнең тылсымлы буяулары”














Выполнила : Загриева Алия

Ученица 3 “А” класса

МБОУ “Тимершикская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района РТ”

Руководитель: Галимова Г.Х.,

учитель начальных классов





2019




Эчтәлек

1. Кереш...............................................................................................

2. Эзләнү эше темасы буенча әдәбиятны күзәтү...........................

3.Үткәрелгән тәҗрибәләр.................................................................

4. Кулланылган әдәбият....................................................................

5.Йомгаклау ......................................................................................

6.Кушымта...........................................................................................





















I. Кереш

Мин кечкенәдән үк рәсемнәр ясарга бик яратам. Шулай бер көнне рәсемнәр ясап утырганда минем уема , буяуларны ничек уйлап таптылар микән?,-дигән сорау туды. Хәзерге чорда химия өстенлек алса да,элек-электән үк кешеләр төрле төсләр иҗат иткәннәр бит.Менә шушы уйларым минем проект эшенең темасын билгеләргә сәбәпче булды да инде.Бу тема буенча эш алып бару миңа табигатьнең тагын бер серле ягын ачарга ярдәм итәр кебек тоелды.


Теманың актуальлеге:

Нәүрүз бәйрәменә һәм Сабантуй бәйрәмнәренә әнием ел саен суган кабыгы ярдәмендә йомыркалар буяды.Йомыркалар бик матур тәскә керде.Мин әниемнән:”Ә суган кабыгы ярдәмендә тукыманы буяп буламы?”-дип сорадым.Үзем үк өй шартларында тукыманы нәрсәләр белән буяп буласын ачыкларга карар иттем.Мин суган кабыгы белән генә чикләнмәдем,кызыл чөгендер,кофе бөртекләре һәм ромашка чәчәкләре алдым.


Максатым:

Табигый буяулар ярдәмендә төрле төсле тукымалар барлыкка китерү.


Бурычлар:

- Ромашка чәчәгеннән,кофе бөртегеннән,кызыл чөгендердән һәм суган кабыгыннан төрле төстәге буяулар әзерләү.

-Табигый буяулар ярдәмендә тукыманы буяп карау.

-Килеп чыккан нәтиҗәне анализлау.


Гипотеза:

Әгәр мин табигый буяулар итеп:

. суган кабыгын ;

. кызыл чөгендер согын ;

. кофе бөртекләрен ;

. ромашка чәчәкләрен

алсам,өй шартларында тукыманы төрле төсләргә буйый алачакмын.


Көтеләчәк нәтиҗә:

Өй шартларында табигый буяулар тукыманы түбәндәге төсләргә буяячак:

. суган кабыгы- куе-чия

.чөгендер согы-кызыл

. кофе бөртеге-аксыл-чия

. ромашка чәчәге-сары


Эш этаплары:

. теоретик өлеш

.практик эш (тәҗрибәләр )

. нәтиҗә һәм йомгаклау.

II. Эзләнү эше темасы буенча әдәбиятны күзәтү .

Халкыбызның милли бизәкләрен алып карасак, аларда күбрәк ачык төсләр өстенлек иткәнен күрербез.Кайдан алынган соң бу төсләр? Менә шушы сорауга җавап табу өчен мин әнием белән бу эшкә кагылышлы әдәбият белән таныштым,интернетта эзләндем.

Элек-электән үк безнең Әби-бабаларыбыз җепләр,тукымалар, тире буяу өчен төрле үсемлекләр файдаланганнар:

-яшел буяу ясау өчен- каен яфраклары, сөт үләне яфраклары;

-сары буяу ясарга-суган кабыгы, эт тигәнәге тамыры;

-зәңгәр буяуга-зәңгәр бүрәнкә чәчәк, күкчәчәк чәчәге;

-шәмәхә буяуга –кара бөрлегән җиләге(ежевика);

-кызыл буяуга-сары мәтрүшкә чәчәге;

- көрән буяу өчен –зирек кабыгы кулланылган.

Буяу алу өчен, вакланган үсемлекне, суга салганнар һәм куе утырым калганчы кайнатканнар.Табигый буяулар төсләре уңмау белән аерылып торганнар.


Димәк, табигый буяулар бик борынгы чорларда ук билгеле булган.Болар төрле чәчәкләрнең,яфракларның, җимешләрнең соклары.Алар төрлесе төрле ачык төсләр бирәләр.Аларны бакчада,болында,урманда үскән ,кул астында булган үләннәрдән,үсемлекләрдән ясаганнар.


III. Үткәрелгән тәҗрибәләр

Иң беренче эш итеп мин буялачак тукымаларны ,таплары калмасын дип, порошоклы җылы суда юдым.


Беренче тәҗрибә

Мин суган кабыгын 3-4 сәгатькә суга салып куйдым.Шуңа тукыманы салдым.10 минут кайнаттым.Төсен ныгыту өчен бераз тоз салдым.Судан тукыманы алырга миңа әнием ярдәм итте.Тукыманы киптердем.Әнием булышлыгында үтүк белән үтүкләдем.

Нәтиҗә:

Тукыма куе-сары төскә керде.


Икенче тәҗрибә:

Кызыл чөгендер суына тукыманы 1-2 сәгатькә салып куйдым.Төсен ныгыту өчен бераз тоз өстәдем.Тукыманы судан алдым,киптердем һәм үтүкләдем.

Нәтиҗә:

Тукыма ал төскә буялды.



Өченче тәҗрибә:

Кофе пешердем.Шуңа тукыманы салдым.10 минут кайнаттым.Төсен ныгыту өчен бераз тоз салдым.Тукыманы сыеклыктан алдым.Киптердем һәм үтүкләдем.

Нәтиҗә:

Тукыма аксыл-чия төскә керде.






Дүртенче тәҗрибә:

Ромашка чәчәкләрен кайнаттым.Шул суга тукыманы салдым.10 минут кайнаттым.Төсен ныгыту өчен бераз тоз салдым.Судан тукыманы алдым.Киптереп үтүкләдем.

Нәтиҗә:

Тукыма ачык-сары төскә керде.


IV. Йомгаклау

Тәҗрибәләрдән чыгып,мин шуңа ышандым: яшелчәләрдә, чәчәкләрдә, җимешләрдә дөрестән дә буяу пигментлары бар икән.Мин өй шартларында тукыманы төрле төсләргә буяуга ирештем,ләкин төсләр барсыныкы да туры килеп бетмәде.Нәтиҗә мин көткәнчә үк килеп чыкмады.



V.Кулланылган әдәбият


1. А.Дитрих «Почемучка». Москва 1991г.

2. www.teremoc.ru/index.php сайты материалы

3. «Знакомьтесь, макраме» - как это делается.




















Кушымта