Иж-Бубый авылы мәдәният йортында урнашкан авыл китапханәсенең ишекләре бикләнеп тормый. Төрле яшьтәге кешеләр, үз мәнфәгатьләрен, кызыксынуларын канәгатьләндерер өчен шунда киләләр. Без- мәктәп балаларының да яраткан урыны ул - авыл китапханәсе.
Җәмгыять интернет, телевизор, телефон, планшет белән “сихерләнгән” чорда , “Китапханә-серле дөнья ” проектына нигезләнеп , балаларны тылсымлы китап дөньясына алып керү, китап укуга кызыксыну уяту иң актуаль проблема булып тора.
Просмотр содержимого документа
«Проект эшенә презентация"Китапханә- серле дөнья"»
“ Китапханә-серле дөнья ”
Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы
муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе Бертуган Бубилар
исемендәге Иж-Бубый гомуми урта белем бирү мәктәбе.
Мусин Рузиль Фаиз улы
Корепанова Азелия Юрий кызы
Сыйныф: 4
Проектның максаты:
Аз укый һәм укырга яратмый торган, китапханәдән читләшкән укучыларны китап укырга тарту,
зур кызыксыну формалаштыру.
Китап укуның кызыклы, файдалы һәм кирәкле шөгыль булуын җиткерү.
Проектның бурычлары: - балаларның игътибарын китап-журналлар, матур әдәбият белән кызыксынуга юнәлтү; - укучыларның китапханә турындагы күзаллауларын камилләштерү; - өйдә китапханә булдыруга омтылыш тәрбияләү ; - китап укуның файдалы якларын ачу.
Гипотеза: Әгәр мәктәбебездә китап уку яхшы гадәткә кереп китсә, укучыларның белем дәрәҗәләре югарырак күтәрелер, рухи байлыклары артыр .
Проектның әһәмияте, актуальлелеге: Җәмгыять интернет, телевизор, телефон, планшет белән “сихерләнгән” чорда , “Китапханә-серле дөнья ” проектына нигезләнеп , балаларны тылсымлы китап дөньясына алып керү, китап укуга кызыксыну уяту иң актуаль проблема булып тора.
Этаплар
Эшнең эчтәлеге
I этап – хәзерлек
Вакыт
- Проектның планын төзү.
II этап – үзәк (практик).
Февраль
III этап – төгәлләү.
-Китап укуның кирәклеге турында сөйләшү, бәхәсләшү.
-Сорашу үткәрү.
-Китаплар патшалыгы китапханә белән танышу.
Проектны үтәү чорында
– Проектның үтәлешен күрсәтә торган нәтиҗәләрне туплау.
– Проект эшләү, презентация ясау.
май
- Чыгышка әзерләнү.
- Китаплар уку, конференция үткәрү.
- Китапханә планына нигезләнгән чараларда катнашу.
Проектны тормышка ашыру этаплары
Эшне башлаганчы, без сораштыру үткәрдек:
Нәтиҗәсе:
1. Китапханәгә йөрисезме?
-Азмы-күпме, бар да йөри.
2. Ничек еш китап аласыз?
Кирәген тапмыйм :3%
Сирәк кенә:39%
Айга бер:23%
Ешрак:35%
Безнең
авыл китапханәсе.
Китапханә ишеген
ачу белән үзеңнең
серле дөньяга
эләгүеңне тоясың-
сине ,елмаешып,
әкият геройлары
каршы ала.
Китапханә җитәкчесе
Мусина Рафисә Рәшит
кызы һәр кешене якты
йөз, яхшы сүз белән
каршы ала.
Китап, кирәкле мәгълүмат
сайлаганда файдалы
киңәшләрен бирә .
Мәглүмати стендлар-
китапханәнең эше
белән таныштыра
Китап табу өчен
каталогтан
файдаланабыз:
авторын белсәгез,
алфавитлы каталог
ярдәм итәр.
Тема буенча эзләсәгез-
системалы каталог
ярдәм итәр.
Китапханә туган
илебезгә багышланган күргәзмә - стендлардан
башлана
Туган авылыбызга
багышланган
күргәзмә
төп урынны алып
тора.
Язучылар турындагы
күргәзмәләр
яңа китаплар,
истәлекле даталар
белән таныштыра.
Энциклопедия,
тематик
почмаклар,
яңа китаплар
безгә гел
ярдәмгә
килә ала.
Рәт-рәт итеп төзелгән китаплар сезне ерак илләргә алып китәрләр , биек
күкләргә менгерерләр , күп нәрсәләрнең серенә төшенергә ярдәм итәрләр.
Ә болары безгә- нәни укучыларга.
Китапханәдә без:
Рәсем ясыйбыз
Түгәрәктә шөгыльләнәбез
Матурмы!?
Әкиятләр карыйбыз
Кызыгасызмы!?
Бу тылсымлы йортка
өлкәннәр дә яратып йөри.
Белем иленә
рәхим итегез!