СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Җиңү бәйрәме өчен рәхмәт сезгә, ветераннар!.. (Рус мәктәбененең татар төркемендә әдәби уку дәресе. II сыйныф)

Категория: Прочее

Нажмите, чтобы узнать подробности

Рус мәктәбенең татар төркемендә әдәби уку дәресе. II сыйныф.

 

Просмотр содержимого документа
«Җиңү бәйрәме өчен рәхмәт сезгә, ветераннар!.. (Рус мәктәбененең татар төркемендә әдәби уку дәресе. II сыйныф)»

Җиңү бәйрәме өчен рәхмәт сезгә, ветераннар!..

(Рус мәктәбененең татар төркемендә әдәби уку дәресе. II сыйныф)


Филия Галәветдинова, Баулыдагы 7нче урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы


Дәрес төре: Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру дәресе

Максат:

  1. Р.Корбанның “Җиңү бәйрәме”, Х.Халиковның Рәхмәт сезгә, ветераннар!” шигырьләрен укып анализлау.

  2. Иҗади фикерләү сәләтен, эмоциональлек, сәнгатьле уку күнекмәләре үстерү өчен шартлар тудыру.

  3. Бөек Ватан сугышы ветераннарына карата хөрмәт хисләре тәрбияләүне дәвам итү.

Дидактик әсбаплар:

Укытучы өчен- презентация, физминутка ясау өчен аудиоязма.

Укучылар өчен - 2 нче сыйныф. «Әдәби уку» дәреслеге (авторлары: Ф.Ш. Гарифуллина, И.Х. Мияссарова), биремле карточкалар.

Универсаль эшчәнлек төрләре:

шәхси: эшчәнлеккә әзерлек, эш урыныңны әзерләү, үз фикереңне башкаларга җиткерә белү, башкаларны игътибар белән тыңлау;

регулятив: максат кую; контроль, төзәтмә кертү; алган белемнәрне аңлап барлау һәм үзләштерәсе белемнәрнең сыйфатының дәрәҗәсен билгеләү, планлаштыру, прогноз ясау;

коммуникатив: үз фикереңне төгәл һәм тулы итеп әйтә белү; укытучының һәм укучыларның үз иптәшләре белән укыту планында хезмәттәшлеге, хезмәттәшеңнең үз-үзен тотышын контрольда тоту, төзәтмә кертү, аны бәяләү, сораулар кую;

танып белү: сөйләмне аңлап төзи белү, рефлексия чаралары һәм шартлары;

уку эшчәнлеген оештыру- парларда, күмәкләп, үзлектән эшләү.

Дәрес барышы.

Эшчәнлеккә әзерлек. Максат - дәрескә әзерлекне тикшерү.

1. Уңай психологик халәт тудыру

- Исәнмесез, балалар! Хәлләрегез ничек? Кәефләрегез ничек?

- Алия, сора әле партадашыңнан, аның хәлләре әйбәт микән?

-Лилия, алдыңда утырган укучыга хәерле иртә телә әле. (Парларда эш).

-Димәк, барыбызның да хәлләре әйбәт икән, кәефләребез дә слайдттагы нурларын балкытып торган кояш шикелле якты икән. Мин барыбызга да хәерле иртә телим һәм дәресебезне башлап җибәрик.

2. Дежур укучы белән әңгәмә.

3. Һава торышы турында әңгәмә. Диалогик сөйләм үстерү. Парлап эшләү.

-Без сезнең белән “Яз килә” бүлеген өйрәнүне дәвам итәбез. Ә ”Яз“ темасы белән бәйле нинди сүзләрне беләбез инде? (“РЕЛЛИ РОБИН” структурасын куллану. Укучылар карточкаларда язылган сүзләрне парларда чиратлашып кабатлыйлар, бер-берсеннән тәрҗемәсен сорыйлар.)

-Бүген көн нинди?

-Инсаф, партадашыңнан сора әле, бүген кояш чыкканмы?

-Аделина, партадашыңнан сора әле, тамчы тамамы?

-Рамил, партадашыңнан сора әле, тышта җил исәме?

4. Монологик сөйләм (1 укучы һава торышы турында сөйләп бирә)

Белемнәрне актуальләштерү. Максат - өйрәнгәннәрне кабатлау, ныгыту.

1. Сүзлек сүзләренең үзләштерелүен тикшерү.

2. Өй эшенә бирелгән әсәрне уку. (Үзбәя).

2. Презентация карау (1-11нче слайдлар).

3. Дәресебезнең кунагы - 10нчы сыйныф укучысы Галиева Гүзәлиянең үзе язган шигырьләрен тыңлау:

Яшәгез сез, Ветераннар!” шигыре

Күркәм синең исемнәрең,

Хуш исле чәчәкләрең.

Һәр җәйне дә шау гөлләргә

Күмелә урамнарың.

Син аяк баскан җирем,

Монда бар туганнарым.

Кая барсам, сагынып кайтам,

Баулым минем – туган ягым.

Сыгылмадың бер дә син

Авыр сугыш чорында.

Җырлыйбыз 70 ел дан

Батыр халкың турында.

Бу сугышта бөтен кеше

Дошман белән көрәшкәннәр.

Сабыр итеп, кайгы күреп,

Җиңү көнен көткәннәр.

Яшәгез сез, Ветераннар!!!

Якты, тыныч тормышта!

Озын гомерле булып,

Безнең кадер – хөрмәттә!

Бөек Җиңүгә – 70 ел” шигыре

Бөек Җиңү алып килгән

Кыюлар батырлыгы.

Ә бит менә җитмеш ел бездә

Дөньялар тынычлыгы.

Рәхмәт сиңа, батыр сугышчы,

Әлеге Җиңү өчен!

Рәхмәт сүзләре сиңа, илем,

Тып-тыныч тормыш өчен!

Елмаеп, көлеп яшибез без,

Һәр көн аткан таңнарда.

Көйлибез, биибез, җырлыйбыз

Зәңгәрсу һаваларда.

Баш иябез синең алда гел

Их, сугыш ветераны!

Ихтирамыбызны кабул ит,

Илебез каһарманы!!!

Уку максатын кую һәм уку мәсьәләсен адымлап чишү

-Димәк, бүгенге дәрестә без нәрсә турында әсәрләр укырбыз? (Бөек Ватан сугышы, Җиңү бәйрәме турында)

2. Җиңү бәйрәме турында ниләр беләсез? (Төркемнәрдә эш)

3. Сүзлек эше: җуймый хәтердән, буыннан-буыннарга, дан, тар-мар итеп.

4. Шагыйр Р.Корбан турында кыскача мәгълүмат бирү. (12-14нче слайдар)

4. Р.Корбанның “Җиңү бәйрәме” шигырен укытучы укуы.

- Шигырьдән Җиңү бәйрәме турында нәрсәләр белдек? (Укып күрсәтәләр)

- Шигырьне без ничек укырга тиеш? (Сәнгатьле итеп)

- Әйе, ә сәнгатьле уку өчен без кирәкле сүзләрне логик басым белән, тиешле урыннарда дөрес паузалар ясап укырга тиеш.

5. Сәнгатьле уку өстендә эш.

6. Күзләр өчен физминутка (14-18нче слайдлар)

Беренчел ныгыту

1. Шигырь эчтәлеге буенча фикер алышу.

-Тексттан тәрҗемәне табыгыз: всей страной, каждый год, празднуем, нашу Родину, прошло много лет.

-Шигырьне ничек укыйбыз? (Тантаналы итеп)

-Безнең Ватаныбызга фашистлар нинди максат белән һөҗүм иткәннәр? Шул юлларны табып укыгыз.

-Безнең солдатлар явыз дошманны нишләткән? (Дошманны тар-мар итеп, илебезгә җиңү китергәннәр)

2. Физминутка.

3. Х.Халиковның турындагы рус телендәге биографик мәгълүматны татарча әйтү. (19нчы слайд)

Эталон буенча үз-үзеңне мөстәкыйль тикшерү эшчәнлеге

1. Х.ХаликовРәхмәт сезгә, ветераннар!”шигырен укытучы укуы.

- Карандашлар алып, логик басымны һәм паузаларны куеп барыгыз.

2. Укучыларның сәнгатьле укырга әзерләнүе.

-Кем сәнгатьле итеп укып күрсәтә? (Укучылар укуы. Бер-береңне бәяләү. Үзбәя бирү.)

3.Ситуатив биремнәр. “Ничек әйтерсез?” уены.

-Как скажешь о том, что твой дед - ветеран Великой Отечественной войны.

-Как скажешь о том, что 9 мая мы празднуем День Победы.

-Как скажешь, что ты любишь свою Родину.

Рефлексия. Бәяләү.

- Нинди бәйрәм турында сөйләштек? Дәрестә үзегез өчен нинди яңа мәгълүмат алдыгыз?

- Кем дәрестә бөтен нәрсәне дә аңладым, дип уйлый?

- Нинди сүзләрне әле өйдә тагын кабатларга, әйбәт итеп үзләштерергә кирәк дип уйлыйсыз?

- Нәрсәләрне аңлап бетермәдек дип уйлыйсыз?

- Дәрес сезгә ошадымы?

Өй эше бирү

Сайлап алу өчен биремнәр:

1. 64нче биттәге сорауларга җавап бирергә.

2. Җиңү бәйрәме турында реферат язарга.