Просмотр содержимого документа
«Р/р "Наша страна" ДО / Б.С.Ү. " Без тарихта эзлебез" ДУ»
Туган (татар) теленнән ачык дәрес.
Уздыру вакыты: 14.05.2020 (25 мин)
Класс: 9
Тема: Р/р “ Наша история” ДО/ Б.С.Ү. “Без тарихта эзлебез” ДУ
Максат: 1. Җиңүнең 75 еллык юбилеена авылдашларыбыз турында, сугыш ветераннары, тыл ветераннары турында мәгълүмат туплау. Видеоязмалар, сочинениеләр әзерләү. Укучыларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү. Туган илгә, Ватанга мәхәббәт тәрбияләү.
Җиһазлау: “Хәтер китабы” ( 494 бит, Яшел Үзән районы)
Дәрес барышы
Оештыру өлеше
II . Яңа тема.
Без тынычта ат кебек эшлибез,
Без сугышта арысландай көчлебез! ( Г.Тукай)
Әңгәмә кору.
-Күптән түгел генә без илебез белән Җиңүнең 75 еллыгын билгеләп үттек.. Бүген мин сезне “Таяну ноктасы” тапшыруына чакырам. Аның темасы: “ Без тарихта эзлебез”
1 нче сорау. Нәрсә соң ул тарих ?
Җавап: Тарих - ул үткәнебез, бүгенгесе һәм киләчәгебез
2 нче сорау. Илебез белән нинди бәйрәмне билгеләп үттек?
Җавап: Бөек Җиңүнең 75 еллыгын
3 нче сорау. Ничек итеп күңелгә кереп калды бу олы бәйрәм?
Җавап: “Үлемсез полкка” материал тупладык; якташ геройларыбыз турында чыгышлар ясадык; “Шаян ТВ” каналына рәсемнәр ясадык, шигырьләр сөйләдек.
4 нче сорау. Ә сез Ачасыр авылыннан ничә кеше сугышка киткән? Аларның язмышлары турында нәрсә әйтә аласыз?
Җавап: Бөек Ватан сугышына авылдан 378 кеше киткән булса, 242 кеше әйләнеп кайткан. Кайсы бөтнләй гарип, кайсының кулы юк, кайсының аягы юк. Авылда бер гаиләдән 3 бертуган чыгып киткән гаиләне беләм. ( Салахутдинов Ярхам, Ибраһим, Әкрам) Өчесе дә сугыш кырында ятып кала.
5 нче сорау. Монда таяну ноктасы нәрсә булырга мөмкин?
1 нче укучы. Тарихны һәрвакыт өйрәнеп торырга, онытмаска кирәк.
2 нче укучы. Тарихи романнарны укып, халкыбызның тарихын тирәнрәк үзләштерергә.
3 нче укучы. Әби – бабаларыбызның нәсел җепләрен онытмаска һәм буыннан - буынга тапшыра барырга тиешбез.
Укытучы : Республикакүләм уздырыла торган “Минем шәҗәрәмдә Бөек Ватан сугышы еллары” конкурсына 8 нче класс укучысы Миңнуллина Алия үзенең бабасы турында язып җибәрде. Шулай ук 8 нче класс укучысы Тухбатуллин Эдуард тыл ветераны турында язып җибәрде. Беркайчан да җир йөзендә сугышлар булмасын!
III Йомгаклу. Өй эше. Сочинение язарга