АҢЛАТМА ЯЗУЫ
Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды:
2 нче сыйныфлар өчен татар теленнән эш программасы Россия Федерациясендәге һәм Татарстан Республикасындагы мәгарифкә кагылышлы хокукый-норматив актларга һәм федераль дәүләт стандартларына нигезләнеп төзелде:
1. Россия Федерациясенең “Мәгариф турында”гы Законы (Федеральный закон от 29.12.2012 273-ФЗ “Об образовании в Российской Федерации”).
2. “Татарстан Республикасының халык телләре турында” Законы (Закон Республики Татарстан от 08.07.1992 № 1560-XII (ред. от 03.03.2012г.) “О государственных языках Республики Татарстан и других языках в Республике Татарстан”).
3. Төп гомуми белем бирүнең Федераль дәүләт белем бирү стандарты (Россия Мәгариф һәм Фән министрлыгында 2010 нчы елның 17 нче декабрь боерыгы 1897 нче номер белән расланган, РФ Юстиция Министрлыгында 19644 нче регистрацион номеры белән 2011нче елның 1 нче февралендә теркәлгән).
4. МБББУ “Иске Кәшер урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең укыту планына нигезләнеп төзелде.
Ул дүртьеллык башлангыч татар мәктәбенең 4 нче сыйныфы өчен төзелгән һәм Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы рөхсәте белән басылган. «Татар теле » дәреслеге белән тәэмин ителгән. Автор: Р.Х.Ягъфәрова, Р.Ә.Асылгәрәева– Казан: Мәгариф, 2010.
Программа атнага 3 сәгатьтән, елга 102 сәгать итеп төзелде.
Тематик план, укыту планы нигезендә, 4 нче сыйныфта атнага 3 сәгать исәбеннән программа материалын 102 сәгатькә бүлеп төзелде, бәйләнешле сөйләм үстерү сәгатьләре кертелде.
Бәйрәм көннәргә туры килгән дәресләр программа материалын берләштерү хисабына үтәлә.
Киңәйтелгән тематик планның әчтәлеген мәктәптә үзләштерелергә, камилләштерелергә тиешле гомүмкүнекмәләр, татар теле курсы буенча махсус белем һәм кунекмәләр тәшкил итә.
Тел дәресләре балаларны халкыбызның рухи- әхлакый идеалларына китерергә, аларда югары сөйләм культурасы формалаштырырга, иҗади сәләтләрен үстерергә, мөстәкыйль уйларга һәм эшләргә өйрәтергә тиеш.
Укытуның эчтәлеге һәм методикасы түбәндәге бурычларны хәл итүгә юнәлтелә:
- укучыларда сөйләм эшчәнлегенең барлык үрләрен үстерү һәм телне аралашу чарасы буларак барлык ситуацияләрдә кулланырга өйрәтү;
- аралашу һәм танып белү чарасы булган телне аңлы үзләштерүгә ирешү;
- балаларны текст, китап белән эш итү алымнарына өйрәтү;
- коммуникатив сөйләм осталыгы һәм иҗади сәләт арасында бәйләнеш булдыру;
- укучыларның образлы, логик фикерләвен үстерү, аларда аралашу культурасы күнекмәләрен тәрбияләү.
Укыту процессын оештыру формалары:
индивидуаль, фронталь, класс белән
Йомгаклау аттестациясе формалары:
Контроль диктант;
Мөстәкыйль эш;
тест.
зачет
Укыту югарылыгы – базовый.
Укыту программасынын реализация срогы-1 уку елы
4 нче сыйныф ахырына универсаль уку гамәлләре формалаштыру программасын үзләштерү буенча планлаштырыла торган нәтиҗәләр
Башлангыч гомуми белем бирү баскычында татар теле фәнен өйрәнү нәтиҗәсендә укучыларда белем алу осталыгы нигезе буларак танып белү, коммуникатив, регулятив һәм шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре формалашачак.
Танып белү универсаль уку гамәлләре
Укучылар өйрәнәчәк:
• мөһим бәйләнешләрне аерып чыгару нигезендә кагыйдә формалаштырырга;
• күнегүләрне мөстәкыйл эшләү алымнарын үзләштерергә;
• тәкъдим ителгән план буенча телдән аңлатырга;
• материаль объект, таблица, рәсем, схемалар, сүзлекләр кулланырга;
• бирелгән алгоритм буенча күнегүләр башкарырга;
• фикерләүдә логик чылбыр төзергә;
• уку мәсьәләләрен модельләштерүдә билгеләр (символлар) кулланырга.
Укучылар өйрәнергә мөмкинлек алачак:
• интернетны кулланып, мәгълүмат эзләргә;
• мөстәкыйль рәвештә нигезләмә һәм критерийлар сайлап, чагыштыру, сериация һәм классификация башкарырга;
• сәбәпле-нәтиҗәле мөнәсәбәтләр урнаштыруны үз эченә алган логик хикәяләү тө-зергә.
Коммуникатив универсаль уку гамәлләре
Укучылар өйрәнәчәк:
• партадаш күрше белән яисә төркемдә хезмәттәшлек итәргә;
• нинди дә булса предмет яисә объектка төрле карашлар булу мөмкинлеген аңларга;
• килешергә һәм уртак эшчәнлектә гомуми чишелешкә килергә;
• сораулар формалаштырырга.
Укучылар өйрәнергә мөмкинлек алачак:
• сораулар ярдәмендә партнердан өстәмә мәгълүмат алырга;
• монолог төзергә.
Регулятив универсаль уку гамәлләре
Укучылар өйрәнәчәк:
• таблица буенча кагыйдәнең дөреслеген тикшерегә;
• гамәлләрне таләп ителгән вакытта башларга һәм тәмамларга;
• кагыйдә, инструкцияләрне истә тотарга һәм шуларга ияреп гамәлләр кылырга;
• максатка кагылышсыз гамәлләрдән тыелырга;
• сәбәпле-нәтиҗәле бәйләнешләр урнаштырырга.
Укучылар өйрәнергә мөмкинлек алачак:
• партадаш күршең белән хезмәттәшлектә яңа уку мәсьәләләрен куярга;
• уку эшчәнлегенең үзең өчен әһәмиятен, мәгънәсен һәм сарыф ителгән вакытны, көчне бәяләргә;
• ирешеләчәк нәтиҗәне алдан фаразларга;
• яңа уку мәсьәләсен чишүгә керешкәнче үз мөмкинлекләреңне мөстәкыйль бәяләргә.
Шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре
Укучыларда формалашачак:
• татар теле фәненә танып белү кызыксынуы;
• дәреслек геройларына һәм партадаш күршеңә ярдәм итү инициативасы;
• үз уңышларың/уңышсызлыкларыңның сәбәпләре турында фикер йөртү;
• нормалардан тайпылышны күрү;
ШУУГ- шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре
РУУГ- регулятив универсаль уку гамәлләре
ТБУУГ- танып белү универсаль уку гамәлләре
КУУГ- коммуникатив универсаль уку гамәлләр
Үзләштерелергә яки камилләштерелергә тиешле махсус белем һәм күнекмәләр
-Сөйләм сүзләрдән тора. Билгеле бер мәгънәгә ия булган аваз яки авазлар тезмәсе сүз дип атала.
- сүзләрдәге орфограммаларны таба, аларның язылышын кагыйдәләргә нигезләнеп аңлата белү;
-үтелгән орфограммалар кергән 75-80 үзле текстны хатасыз, каллиграфик итеп күчереп һәм ишетеп, тиңдәш кисәкләр янында тыныш билгеләрен дөрес куеп язу;
-дөнья, болыт тибындагы сүзләргә фонетик анализ ясау;
-сүзләрне төзелешләре ягыннан тикшерү;
-кушма һәм парлы сүзләрне билгеләү;
- сүзләрне сүз төркеме булу ягыннан тикшерү;
-сыйфатның дәрәҗәләрен аеру;
-фигыльнең зат-сан,заманын күрсәтү;
- тиңдәш кисәкле җөмләгә синтаксик анализ ясау;
- тиңдәш кисәкле җөмләне сөйләмдә куллану;
-текстның темасын, төп фикерен билгеләү;
-текстның планын төзү;
-текстларның төрләрен аера белү;
-тасвирлау , фикер йөртү элементлары кергә 90-95 сүзле хикәяне изложение итеп язу; -хикәяләү характерындагы сочинение язу.
Матур язу
Хәрефләрнең дөрес язылышын, аларның сүзләрдә рациональ тоташтырылуын үзләштерү, камилләштерү.
Язу тизлеген үстерү.
Татар теленнән 4 нче сыйныфта бәйләнешле сөйләм үстерү сәгатьләре:
Контроль диктант ( 75-80 сүз)
Сүзлек диктанты – 12-15 сүз
Контроль күчереп язу (45-50 сүз)
Изложение (70-70 сүз)
Сочинение (фикер йөртү элементларын кертеп, әзер план буенча , 70 -85 сүз)
Эш кәгазьләре (Хат язу )
Бәйләнешле сөйләм үстерү
-Диалогик (монологик) сөйләм үстерү
-Хаталар өстендә эш
-Хикәя язу
Йомгаклау контроль язма эшләрнең сан ягыннан нормасы
Контроль эш төрләре | I яртыеллык | 2 яртыеллык |
Кереш контроль эш(тест). | 1 | |
Грамматик биремле диктант | 3 | 3 |
Күчереп язу | 1 | 1 |
Изложение | 1 | 1 |
Тематик план
№ | Бүлек исеме | Сәгать саны |
1 | 3 нче сыйныфта үткәннәрне кабатлау.Сүз. Авазлар һәм хәрефләр.Иҗек. | 16 |
2 | Сүз төзелеше һәм сүз ясалышы | 12 |
3 | Сүз төркемнәре | 54 |
4 | Җөмлә | 11 |
5 | Бәйләнешле сөйләм | 9 |
| Барлыгы | 102 |
Татар теле фәне курсының темалары эчтәлеге
Сүз. Авазлар һәм хәрефләр. Иҗек. (16 сәгать)
Авазлар һәм хәрефләр. сузык һәм тартык авазлар. Калын һәм нечкә сузыклар һәм аларның хәрефләре. Э, о, ө, е, ю, я хәрефләренең
сүздә дөрес язу кагыйдәләре. Иҗекләр. Сүзләрне иҗекләргә бүлү.Сүзгә аваз-хәреф анализы.
Яңгырау һәм саңгырау тартык авазлар. Парлы тартык авазлар. Парсыз тартык авазлар. Сүздә й, в, к, г, м, л, н, ң, х, һ хәрефләрен язу
һәм дөрес уку. Сүзләрдә янәшә килгән бертөрле аваз хәрефләрен төшереп калдырмыйча язу.
Калынлык, нечкәлек һәм аеру билгеләре буларак ъ, ь хәрефләре булган сүзләрне дөрес уку һәм язу.
Алфавит. Алфавитны белүнең әһәмияте.
Сүзнең лексик мәгънәсе.Күп мәгънәле сүзләр.Синоним, антоним, омоним. Искергән, яңа сүзләр.
Сүз төзелеше һәм сүз ясалышы (12 сәгать)
Сүз ясалышы. Тамыр, ясалма кушма, парлы сүзләр. Аларның ясалышы язылышы.Алынма сүзләр.Сүз төзелешенә анализ ясау.
Сүз төркемнәре (54 сәгать)
Исем, килеш белән төрләнеше.
Фигыль, төркемчәләре, зат-сан белән төрләнеше.
Сыйфат, дәрәҗәләре, дәрәҗә формаларының ясалышы, язылышы.
Алмашлык, килеш белән төрләнеше, дөрес язылышы.Бәйлекләр белән килүе.Җөмләдәге роле.
Кисәкчә, сөйләмдәге роле, дөрес язылышы.
Бәйлек, сөйләмдәге роле, дөрес язылышы.
Җөмлә ( 11 сәгать)
Җөмләнең баш, иярчен кисәкләре. Гади җөмлә, тезмә кушма җөмлә.
Тиңдәш кисәкләр, теркәгечләр,алар янында тыныш билгеләре.
Сүтезмә, сүтезмәдә сүзләр бәйләнеше.
Бәйләнешле сөйләм ( 9 сәгать)
Текст. Тексттагы терәк сүзләрне аерып күрсәтү. Текстны кисәкләргә бүлү.
Текстларның төрләре.Текстларның эчтәлеген тулысынча, кыскартып сөйләү.
Укучыларньң белеменә, эш осталыгына һәм күнекмәләренә таләпләр.
Укучылар белергә тиеш:
-кушма һәм парлы сүз; тамыр һәм ясалма сүз;
-сүз төркемнәре: исем, сыйфат, фигыль, зат алмашлыклары, кисәкчә,бәйлек;
-җөмлә кисәкләренең тиңдәшләнеп килүе.
Укучылар башкара алырга тиеш:
-сүзләрдәге орфограммаларны таба, аларның язылышын кагыйдәләргә нигезләнеп аңлата белү;
-үтелгән орфограммалар кергән 75-80 үзле текстны хатасыз, каллиграфик итеп күчереп һәм ишетеп, тиңдәш кисәкләр янында тыныш билгеләрен дөрес куеп язу;
-дөнья, болыт тибындагы сүзләргә фонетик анализ ясау;
-сүзләрне төзелешләре ягыннан тикшерү;
-кушма һәм парлы сүзләрне билгеләү;
- сүзләрне сүз төркеме булу ягыннан тикшерү;
-сыйфатның дәрәҗәләрен аеру;
-фигыльнең зат-сан,заманын күрсәтү;
- тиңдәш кисәкле җөмләгә синтаксик анализ ясау;
- тиңдәш кисәкле җөмләне сөйләмдә куллану;
-текстның темасын, төп фикерен билгеләү;
-текстның планын төзү;
-текстларның төрләрен аера белү;
-тасвирлау , фикер йөртү элементлары кергә 90-95 сүзле хикәяне изложение итеп язу; -хикәяләү характерындагы сочинение язу.
Укучыларның белем, осталык һәм күнекмәләрен язмача тикшерү һәм бәяләү.
1 нче сыйныфта белем, осталык, күнекмәләргә агымдагы тикшерү уздырыла. Грамотага өйрәтү чорында баш һәм юл хәрефләрне, иҗекләрне, гади структуралы сүзләрне әйтеп, сүзләрне һәм күләме ягыннан кечкенә җөмләләрне язма һәм басма шрифтлы тексттан күчереп яздырырга мөмкин.
Уку елы азагында контрольэш итеп басма шрифтлы текстны күчереп яздырырга мөмкин.
2-4 нче сыйныфларда контроль эшләр (агымдагы һәм йомгаклау) гадәттә грамматик биремле диктант(күчереп язу) формасында уздырыла. Грамматик бирем сүз һәм җөмләләрне өлешчә яки тулысынча тикшерүдән тора. Диктант һәм грамматик бирем өчен аерым билгеләр куела.
Язма контроль эшләрнең саны һәм төрләре программаның әһәмиятле сораулары яисә укучыларның белем, осталык һәм күнекмәләрен зур булмаган бер тулы тема буенча тикшерү кирәклеге белән билгеләнә.
Гомуми йомгаклау контроль эшләре программаның аеруча мөһим темаларын үткәч, уку чирегенең, яртыеллыгының, елның азагында үткәреләләр һәм укучының барлык темалар буенча әзерлеген тикшерәләр.
Диктант(күчереп язу) өчен бәйләнешле текстлардан файдалану максатка туры килә. Текстлар хәзерге әдәби тел нормаларына туры килергә, тәрбияви һәм белем бирү рәвешендә, эчтәлеге һәм төзелеше ягыннан укучыларга аңлаешлы булырга тиеш.
Диктант өчен уртача авырлыктагы текст алына, анда элек һәм яңа гына өйрәнелгән кагыйдәләргә орфограммалар булырга тиеш. Әгәр диктант текстына кагыйдәсе өйрәнелмәгән сүзләр яки тыныш билгеләре очраса, алар тактада языла яисә укытучы тарафыннан ачык итеп әйтелә.
Сыйныф | Чирек |
| 1 чирек | 2чирек | 3 чирек | 4 чирек |
2 | 25 сүз | 30 сүз | 35сүз | 40 сүз |
3 | 45 сүз | 50 сүз | 55 сүз | 60 сүз |
4 | 65 сүз | 70 сүз | 75 сүз | 80 сүз |
4 классларда эш түбәндәгечә бәяләнә:
“5” - хаталар һәм тәзәтүләр юк, эш пөхтә, ачык язылган. Язу каллиграфия таләпләренә туры килә. Каллиграфия таләпләреннән бер генә чигенеш яки бер төзәтү булырга мөмкин(төшеп калган хәрефне өстәү яки төгәл язылмаган хәрефне төзәтү һ.б.).
“4” - диктантта 2 орфографик, 1 пунктуацион хата яисә 1 орфографик, 2 пунктуацион хата. Эш пөхтә башкарылган, ләкин каллиграфия таләпләре үтәлмәгән. Шуңа өстәп , берәр “5” билгесендә күзәтелгән төзәтүләр булырга мөмкин.
“3” - диктантта 3 тән 5кә хәтле орфографик хата ( 3 орфографик, 2 пунктуацион яисә 5 орфографик һәм 1 пунктуацион хата). Эш җиренә җиткереп башкарылмаган,каллиграфия нормаларыннан җитди тайпылышлар. Төрле характердагы төзәтүләр булырга мөмкин.
“2” - диктантта 6-7 орфографик хата. Эш тырышып башкарылмаган, каллиграфия нормалары үтәлмәгән.
Грамматик биремнәрне тикшерү һәм бәяләү:
“5” - биремнәр хатасыз үтәлгән, кагыйдәләрнең һәм билгеләмәләрнең аңлы үзләштерелгәнлеге күренә, алар мөстәкыйль кулланылган
“4” - кагыйдәләр һәм билгеләмәләр аңлы үзләштерелгән, биремнәрне үтәгәндә кулланылган.
“3” - бплгеле күләмдә өйрәнелгән материал үзләштерелгән, биремнәрнең яртысыннан азрагы дөрес үтәлгән.
“2” - материалның начар үзләштерелгәнлегекүренә, грамматик биремнәрнең күбесе үтәлмәгән.
Сүзлек диктантлары да контроль эш рәвешендә үткәрелергә мөмкин. Диктант материалы итеп язылышы үзләштерелергә тиешлепрограммада күрсәтелгән сүзләр алына. Күләме – 2 нче сыйныф – 8-10 сүз, 3 нче сыйныф – 10-12 сүз, 4 нче сыйныф – 12-15 сүз.
Бәяләү нормалары:
“5” - хатасыз эш.
“4” - 1 хата, 1 төзәтү.
“3” - 2 хата, 1 төзәтү.
“2” - 3-4 хата.
Укучыларның бәйләнешле язма сөйләм күнекмәләрен өйрәтү рәвешендәге изложениеләр һәм сочинениеләр ярдәмендә тикшереп була. Алар 1 сәгать дәвамында башкарыла. Контроль эш итеп изложение 3 нче сыйныфның
азагында 1 тапкыр, 4 нче сыйныфта 2 тапкыр уздырыла.
Изложение текстының күләме һәр сыйныф өчен күрсәтелгән диктант тексты күләменнән 15-20 сүзгә артык булырга тиеш.
Сочинение күләме 3-4 сыйныфларда 0,5 - 1 биткә кадәр; бу якынча 3 сыйныфта 9 – 10 җөмлә (50-60 сүзләп). 4 нче сыйныфта 11-12 җөмлә(70-80 сүз).
Сочинениеләрнең темасы балаларның тормыш тәҗрибәсенә, мәнфәгатенә якын, сүзлек составы һәм төзелеше ягыннан укучылар башкара алырлык булырга тиеш.
2-4 сыйныфларда изложение һәм сочинение өчен 1 билге куела. Хаталар исәбе диктанттагы кебек алып барыла. Аларның эчтәлек һәм сөйләм ягыннан оештырылуы түбәндәгечә тикшерелә:
Кирәге булмаган фактлар кертү, текстның өлешләре арасында бәйләнеш булмау, җөмләләрнең бер-бер артлы уңышсыз төзелүе, бер үк сүзне кирәксезгә кабатлау, сүзне тиеш булмаган мәгънәдә куллану.
Иҗади эшләр түбәндәгечә бәяләнә:
“5” - автор текстын дөрес һәм эзлекле итеп чагылдыру (изложениедә), теманы логик эзлеклелектә ачып бирү, фактик хаталарның булмавы, сүзлекнең бай булуы һәм эшнең сөйләм ягыннан дөрес оештырылуы. 1 сөйләм төгәлсезлеге булырга мөмкин. Өйрәнелгән кагыдәләргә орфографик һәм пунктуацион хаталар юк, 1-2 төзәтү бар.
“4” - автор тексты җитәрлек дәрәҗәдә тулы бирелгән(изложениедә), тема ачылган , ләкин эчтәлек биргәндә, сизелмәслек кенә булса да, эзлеклелек бозылган. Тулаем алганда сөйләм , шул текстның эчтәлегендә, төзелешендә 3 төгәлсезлек , 2 орфографик , 1 пунктуацион хата , 1-2 төзәтү булырга мөмкин.
“3” - автор текстыннан бераз читкә китү күзәтелә(изложениедә), темадан читкә тайпылыш, нигездә дөрес, тик эчтәлекне язганда эзлеклелек юк, 2-3 җөмлә дөрес төзелмәгән, сүзлек ярлы.
“2” - эчтәлек бирелмәгән, җөмләләрдә эзлеклелек юк, сүзлек ярлы.
Татар теленнән тематик планлаштыру
№ |
Бүлек | Темалар | Дәрес тибы |
Сәг. саны. | Планлаштырылган нәтиҗәләр предметлы | Шәхсиятле һәм метапредметлы (УУГ формалаштыру) | Үткәрү вакыты |
план | факт |
1 | 3 нче сыйныфта үткәннәрне кабатлау
| Сүз. Сүзнең мәгънәсе. Сүзнең мәгънәсе.(лексик мәгънә) | Яңа белем үзләштерү | 1 | Сөйләм сүзләрдән тора. Билгеле бер мәгънәгә ия булган аваз яки авазлар тезмәсе сүз дип атала. | ШУУГ: белү-белмәү чикләрен чамалау ТБУУГ:төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру, әйтелеш һәм язылышка караган орфограммаларны куллану, сүзләрне иҗеккә бүлү, юлдан-юлга күчерү“Аңлатмалы сүзлек”, “Дөрес яз” “Дөрес әйт”сүзлеге белән эш КУУГ: күршең белән хезмәттәшлек итү РУУГ: гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау | 1.09 | |
2 | Сүзлекләрнең төрләре һәм әһәмияте | Яңа белем үзләштерү | 1 | Телнең байлыгы төрле сүзлекләрдә теркәлә.Аңлатмалы, орфографик, татарча-русча һ.б сүзлекләр була. Сүзлекләр белән эшләү күнекмәсе формалаштыру. | 2.09 | |
3-4 | Бер hәм күп мәгънәле сүзләр. | Яңа белем үзләштерү | 2 | Бер hәм күпмәгънәле сүзләр була. | 4.09 8.09 | |
5-6 | Сүзнең туры hәм күчерелмә мәгънәсе | Яңа белем үзләштерү | 2 | Сүзнең туры мәгънәсе предмет яки күренешнең төп билгесен атый, күчерелмә мәгънәсе предмет, күренешнең охшашлыгы, уртак үзенчәлеге булу нигезендә барлыкка килә. | ТБУУГ: Аңлатмалы сүзлек белән эш | 9.09 11.09 | |
7 | Синонимнар, антонимнар, омонимнар. | Яңа белем үзләштерү | 1 | Синонимнар, антонимнар, омонимнар. | ТБУУГ:сүзлек белән эшли; алынма сүзләрне, синоним, антоним исем, сыйфат фигыльләрне, омонимнарны текстта таный һәм сөйләмдә куллана; сүзнең төп һәм күчерелмә мәгънәләрен билгели | 15.09 | |
8 | Искергән hәм яңа сүзләр. | Яңа белем үзләштерү. Белемнәрне тикшерү | 1 | Телнең сүзлек составы даими үзгәреп тора.Фәнгә, техникага, көнкүрештәге үзгәрешләргә бәйле рәвештә , кайбер сүзләр кулланыштан төшеп кала яки сирәк кулланыла Шулай ук яңа сүзләр дә барлыкка килә. | ТБУУГ:сүзлек белән эшли; алынма сүзләрне, синоним, антоним исем, сыйфат фигыльләрне, омонимнарны текстта таный һәм сөйләмдә куллана; сүзнең төп һәм күчерелмә мәгънәләрен билгели | 16.09 | |
9 | Кереш контроль диктант. | Белемнәрне тикшерү | 1 | | ШУУГ: үз мөмкинлекләреңне, белү-белмәү чикләрен чамалау ШУУГ: үз уңышларың/ уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү | 18.09 | |
10 | Хаталар өстендә эш. Авазлар һәм хәрефләр. Аваз hәм хәреф. Сузык hәм тартык авазлар. | Кабатлау | 1 | Татар телендә авазлар ике төркемгә бүленә: сузык, тартык. Сузык авазлар калын һәм нечкә була.Тартык авазлар яңгырау һәм саңгырау була. Иҗек-әйтелешнең иң кечкенә берәмлеге.Сузыклар- иҗек ясаучы авазлар.Алфавит. Татар телендә в, к, г хәрефләре ике төрле аваз белдерә. Сүзләр юлдан юлга иҗекләргә бүленгән урыннан күчерелә. | ШУУГ: дәреслек геройларына ярдәм итүдә танып-белү инициативасы күрсәтү КУУГ: күршең белән хезмәттәшлек итү ТБУУГ: фәнни әдәбият белән эшли , үзеңнең күзәтүләреңне язмача билгели белү | 22.09 | |
11 | Иҗек.Дифтонг. Төшенчә бирү. | Кабатлау | 1 | 23.09 | |
12 | Алфавит. | Кабатлау | 1 | 25.09 | |
13 | В, к, г хәрефләре, аларның авазлары | Кабатлау | 1 | 29.09 | |
14 | Сүзләрне юлдан юлга күчерү. | Кабатлау | 1 | 30.09 | |
15 | Сүз төзелеше һәм сүз ясалышы | Сүзнең мәгънәле кисәкләре Тамыр hәм кушымча. | Яңа белем үзләштерү | 1 | Тамыр сүзнең төп мәгънәсен белдерә.Күп вакытта сүз тамар һәм кушымчадан тора. | КУУГ: сүзләрнең тамырын һәм кушымчасын билгели, әйтелешенә карап тиешле кушымча ялгый; тамырдаш сүзләр табу РУУГ: кагыйдә, алгоритм ярдәмендә бирем үтәлешенең дөреслеген тикшерү | 2.10 | |
16 | Кушымча төрләре. | Яңа белем үзләштерү | 1 | Ясагыч, мөнәсәбәт белдерүче (төрләндергеч); калын ,нечкә кушымчалар була. | КУУГ:күршең белән хезмәттәшлек итү ТБУУГ: ясагыч һәм бәйләгеч кушымчаларны; тамыр, кушма, парлы сүзләрнең ясалышын, кушымчаларны кисәкчәләрдән аера белергә сүз ясагыч кушымчаларны аера | 6.10 | |
17 | Тамырдаш сүзләр. | Яңа белем үзләштерү | 1 | Бер тамырдан ясалган сүзләр тамырдаш сүзләр дип атала.Аларда мәгънә бәйләнеше саклана. | КУУГ:күршең белән хезмәттәшлек итү ТБУУГ: ясагыч һәм бәйләгеч кушымчаларны; тамыр, кушма, парлы сүзләрнең ясалышын, кушымчаларны кисәкчәләрдән аера белергә сүз ясагыч кушымчаларны аера | 7.10 | |
18 | Тамыр hәм ясалма сүзләр. | Яңа белем үзләштерү | 1 | Тамыр hәм ясалма сүзләр була. | КУУГ:күршең белән хезмәттәшлек итү ТБУУГ: ясагыч һәм бәйләгеч кушымчаларны; тамыр, кушма, парлы сүзләрнең ясалышын, кушымчаларны кисәкчәләрдән аера белергә сүз ясагыч кушымчаларны аера | 9.10 | |
19 - 20 | Кушма сүзләр. Кушма сүзләрне язуга күнегүләр. | Яңа белем үзләштерү | 2 | Кушма сүзләр ике тамыр кушылып ясала, бер күренешнең исемен белдерә. Кушма сүзләрне дөрес язу. | КУУГ:күршең белән хезмәттәшлек итү ТБУУГ: ясагыч һәм бәйләгеч кушымчаларны; тамыр, кушма, парлы сүзләрнең ясалышын, кушымчаларны кисәкчәләрдән аера белергә сүз ясагыч кушымчаларны аера | 13.10 14.10 | |
21 | Парлы сүзләр. Парлы сүзләрне язуга күнегүләр. Контроль эш(тест). | Яңа белем үзләштерү | 1 | Парлы сүзләр ике тамырдан тора, бер мәгънә белдерә, сызыкча аша языла.Парлы сүзләрнең ясалу ысулларын үзләштерү, куллану күнекмәсе формалаштыру. | КУУГ:күршең белән хезмәттәшлек итү ТБУУГ: ясагыч һәм бәйләгеч кушымчаларны; тамыр, кушма, парлы сүзләрнең ясалышын, кушымчаларны кисәкчәләрдән аера белергә сүз ясагыч кушымчаларны аера | 16.10 | |
22 | Парлы сүзләр. Парлы сүзләрне язуга күнегүләр. | Яңа белем үзләштерү. Белемнәрен тикшерү. | 1 | Парлы сүзләрнең ясалу ысулларын үзләштерү, куллану күнекмәсе формалаштыру | КУУГ:күршең белән хезмәттәшлек итү ТБУУГ: ясагыч һәм бәйләгеч кушымчаларны; тамыр, кушма, парлы сүзләрнең ясалышын, кушымчаларны кисәкчәләрдән аера белергә сүз ясагыч кушымчаларны аера | 20.10 | |
23-24 | Тезмә сүзләр. Парлы ,кушма сүзләрне язуга күнегүләр. | Яңа белем үзләштерү | 2 | Тезмә сүзләр ике яки берничә сүз тезелеп ясала, бер мәгънә белдерә. | ТБУУГ: сүзләрне төзелеше ягыннан тикшерү, кушымчаның төрен билгели; тамыр, ясалма, кушма, парлы сүзләрне, тезмә сүзләрне аерып күрсәтә, сөйләмдә куллана, дөрес яза төрләндергеч һәм сүз ясагыч кушымчаларны аеру РУУГ: кагыйдә ярдәмендә бирем үтәлешенең дөреслеген тикшерү | 21.10 23.10 | |
25 | “Сүз төзелеше. Сүз ясалышы”темалары буенча аңлатмалы диктант. | Белемнәрне тикшерү | 1 | | ТБУУГ: сүзләрне төзелеше ягыннан тикшерү, кушымчаның төрен билгели; тамыр, ясалма, кушма, парлы сүзләрне, тезмә сүзләрне аерып күрсәтә, сөйләмдә куллана, дөрес яза төрләндергеч һәм сүз ясагыч кушымчаларны аеру РУУГ: кагыйдә ярдәмендә бирем үтәлешенең дөреслеген тикшерү | 27.10 | |
26 | | Хаталар өстендә эш.Парлы, кушма сүзләрне язуга күнегүләр. | Ныгыту | 1 | | ТБУУГ: сүзләрне төзелеше ягыннан тикшерү, кушымчаның төрен билгели; тамыр, ясалма, кушма, парлы сүзләрне, тезмә сүзләрне аерып күрсәтә, сөйләмдә куллана, дөрес яза төрләндергеч һәм сүз ясагыч кушымчаларны аеру РУУГ: кагыйдә ярдәмендә бирем үтәлешенең дөреслеген тикшерү | 28.10 | |
27-28 |
Сүз төркемнәре
| Исем. Ялгызлык hәм уртаклык исемнәр. Аларның язылышы.. | Яңа белем үзләштерү | 2 | Исемнәр ике төркемгә бүленә: ялгызлык, уртаклык исемнәр.Ялгызлык исемнәр һәрвакыт баш хәрефтән языла. | РУУГ: кагыйдә, таблица ярдәмендә бирем үтәлешенең дөреслеген тикшерү КУУГ: сораулар ярдәмендә партнердан өстәмә мәгълүмат алу ТБУУГ:төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру ШУУГ: үз мөмкинлекләреңне, белү-белмәү чикләрен чамалау | 30.10 10.11 | |
| |
29 | Берлек hәм күплек сандагы исемнәр. | Яңа белем үзләштерү | 1 | Берлек сандагы исемнәр тамырдан гына тора, күплек санда –лар, -ләр, -нар, -нәр кушымчалары ялгана. | 11.11 | |
30 | Исемнәрнең килеш белән төрләнеше. | Яңа белем үзләштерү | 1 | Татар телендә 6 килеш бар.Җөмлә төзү өчен, исемне килеш кушымчалары ярдәмендә башка сүзләр белән бәйләргә кирәк. | 13.11 | |
31 | “Сүз төркемнәре” темасына иҗади язма эш. Изложение. | | 1 | | РУУГ: гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау | 17.11 | |
32 | Хаталар өстендә эш. Исемнең килеш белән төрләнеше. | Яңа белем үзләштерү | 1 | | РУУГ: гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау | 18.11 | |
33 | Баш килеше. | Яңа белем үзләштерү | 1 | Баш килештәге исем кем? Нәрсә? сорауларына җавап бирә. Гадәттә баш килештәге исем җөмләнең иясе була. | РУУГ: гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау | 20.11 | |
34 | Иялек килеше. | Яңа белем үзләштерү | 1 | Иялек килеше предметның башка бер предметка ия булуын белдерә.Иялек килешендәге исемнәр кемнең? нәрсәнең? сорауларына җавап бирә. | РУУГ: кагыйдә, таблица ярдәмендә бирем үтәлешенең дөреслеген тикшерү КУУГ: сораулар ярдәмендә партнердан өстәмә мәгълүмат алу ТБУУГ:төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру ШУУГ: үз мөмкинлекләреңне, белү-белмәү чикләрен чамалау | 24.11 | |
35 | Юнәлеш килеше. | Яңа белем үзләштерү | 1 | Юнәлеш килешендәге исемнәр кемгә? нәрсәгә? сорауларына җавап бирә | 25.11 | |
36 | Төшем килеше. | Яңа белем үзләштерү | 1 | Төшем килешендәге исемнәр кемне? нәрсәне? сорауларына җавап бирә. | 27.11 | |
37 | Чыгыш килеше. | Яңа белем үзләштерү | 1 | Чыгыш килешендәге исемнәр кемнән? нәрсәдән? кайдан? сорауларына җавап бирә. | 1.12 | |
38 | Урын - вакыт килеше. | Яңа белем үзләштерү | 1 | Урын - вакыт килешендәге кемдә? нәрсәдә? кайда? сорауларына җавап бирә. | 2.12 | |
39 | Исемнәрнең килеш белән төрләнеше.Ныгыту. | Яңа белем үзләштерү | 1 | Исемнәрне килеш белән төрләндерү, исемнәрнең килешен билгеләү күнекмәсе формалаштыру. | 4.12 | |
40 | Күплек сандагы исемнәрнең килеш белән төрләнеше.. | Яңа белем үзләштерү | 1 | Күплек сандагы исемнәр сузык авазларга һәм яңгырау тартыкларга беткән берлек сандагы исемнәр кебек төрләнәләр. | РУУГ: кагыйдә, таблица ярдәмендә бирем үтәлешенең дөреслеген тикшерү КУУГ: сораулар ярдәмендә партнердан өстәмә мәгълүмат алу ТБУУГ:төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру ШУУГ: үз мөмкинлекләреңне, белү-белмәү чикләрен чамалау | 8.12 | |
41 | “Предметны белдерә торган сүзләр” темасы буенча контроль диктант. | Белемнәрне тикшерү |
1 | .. | ШУУГ: үз мөмкинлекләреңне, белү-белмәү чикләрен чамалау ШУУГ: үз уңышларың/ уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү | 9.12 | |
42 | “Исем” темасын кабатлау Хаталар өстендә эш. Тестлар. | Ныгыту Хаталар өстендә эш. | 1 | | ШУУГ: үз мөмкинлекләреңне, белү-белмәү чикләрен чамалау ШУУГ: үз уңышларың/ уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү | 11.12 | |
43-44 | Фигыль һәм аның төркемнәре. | Яңа белем үзләштерү | 2 | Фигыль нишли? Нишләде? Нишләр? сорауларына җавап бирә.Предметның эшен, хәрәкәтен, хәлен белдерә.Заман белән төрләнә. | ШУУГ: белү-белмәү чикләрен чамалау ТБУУГ:төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру КУУГ: күршең белән хезмәттәшлек итү РУУГ: кагыйдә, инструкцияләрне истә тотарга һәм шуларга ияреп гамәлләр кылырга; КУУГ: күршең белән хезмәттәшлек итү | 15.12 16.12 | |
45 | Фигыль төркемчәләре. | Яңа белем үзләштерү | 1 | Фигыльләр төркемчәләргә бүленә.: хикәя, боерык фигыльләр. | | 18.12 | |
46 | Боерык фигыль һәм аның мәгънәсе. | Яңа белем үзләштерү | 1 | Боерык фигыльләр эш кушуны, үтенү, өндәү, боеру, чакыруны белдерә.Юклык төре –ма, -мә кушымчалары ярдәмендә ясала. | ТБУУГ: Үтенеч, киңәш бирү, тыю, рөхсәт сорау, кисәтү формаларын итагатле итеп белдерү чараларын дөрес куллану таблицалар кулланып биремнәрне үтәү РУУГ: кагыйдә, инструкцияләрне истә тотарга һәм шуларга ияреп гамәлләр кылырга; | 22.12 | |
47 | II чиреккә контроль диктант. “Кышкы йокы”. | Белемнәрне тикшерү | | | 23.12 | |
48 | Хаталар өстендә эш.Хикәя фигыль һәм аның заманнары.. | Яңа белем үзләштерү | 1 | Хикәя фигыль эш яки хәлнең сөйләү вакытыннан алда, сөйләү вакытында, сөйләү вакытыннан соң үтәлү-үтәлмәвен белдерә. | . ШУУГ: белү-белмәү чикләрен чамалау ТБУУГ:төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру КУУГ: күршең белән хезмәттәшлек итү РУУГ: кагыйдә, инструкцияләрне истә тотарга һәм шуларга ияреп гамәлләр кылырга; КУУГ: күршең белән хезмәттәшлек итү | 25.12 | |
49-50 | Хәзерге заман хикәя фигыль. | Яңа белем үзләштерү | 2 | Хәзерге заман хикәя фигыль сөйләү вакыты белән туры килә торган эш яки хәлне белдерә. | 12.01 13.01 | |
51 -52 | Үткән заман хикәя фигыль. | Яңа белем үзләштерү | 2 | Үткән заман хикәя фигыль сөйләгән вакытка кадәр үтәлгән яки үтәлмәгән эшне белдерә. | 15.01 19.01 | |
53-54 | Киләчәк заман хикәя фигыль | Яңа белем үзләштерү | 2 | Киләчәк заман хикәя фигыль сөйләү вакытыннан соң булачак эш яки хәлне белдерә. | ШУУГ: үз мөмкинлекләреңне, белү-белмәү чикләрен чамалау ШУУГ: үз уңышларың/ уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү РУУГ: гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау | 20.01 22.01 | |
55-56 | Хикәя фигыльнең юклык формасы. | Яңа белем үзләштерү | 2 | Юклыкта фигыльләр үтәлмәгән эш яки хәлне эштән тыюны белдерә. | ШУУГ: үз мөмкинлекләреңне, белү-белмәү чикләрен чамалау ШУУГ: үз уңышларың/ уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү РУУГ: гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау | 26.01 27.01 | |
57 | “Фигыль”темасы буенча контроль диктант. | Белемнәрне тикшерү | 1 | | ШУУГ: үз мөмкинлекләреңне, белү-белмәү чикләрен чамалау ШУУГ: үз уңышларың/ уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү РУУГ: гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау | 29.01 | |
58 | Үткәннәрне ныгыту.Тест. Хаталар өстендә эш. | Ныгыту Хаталар өстендә эш. | 1 | | ШУУГ: үз мөмкинлекләреңне, белү-белмәү чикләрен чамалау ШУУГ: үз уңышларың/ уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү РУУГ: гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау | 2.02 | |
59 | Үткәннәрне ныгыту.Тест. | Ныгыту | 1 | | ШУУГ: үз мөмкинлекләреңне, белү-белмәү чикләрен чамалау ШУУГ: үз уңышларың/ уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү РУУГ: гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау | 3.02 | |
60 | Сыйфат, сораулары, җөмләдәге роле.. | Яңа белем үзләштерү | 1 | Сыйфат предметның билгесен белдерә, нинди? Кайсы? Кайдагы? сорауларына җавап бирә.Җөмләдә аергыч, хәбәр булып кил . | ТБУУГ: төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру КУУГ: партадаш күршең белән хезмәттәшлек | 5.02 | |
61 | Сыйфат дәрәҗәләре. | Яңа белем үзләштерү | 1 | Татар телендә 4 сыйфат дәрәҗәсе бар: төп, чагыштыру, артыклык, кимлек. | ТБУУГ: төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру КУУГ: партадаш күршең белән хезмәттәшлек | 9.02 | |
62 | Төп дәрәҗәдәге сыйфатлар. | Яңа белем үзләштерү | 1 | Төп дәрәҗәдәге сыйфатлар предметның төп билгесен белдерә. | ТБУУГ: төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру КУУГ: партадаш күршең белән хезмәттәшлек | 10.02 | |
63 | Чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфатлар. | Яңа белем үзләштерү | 1 | Чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфатлар бер предметтагы билгенең икенче предметтагы шундый ук билгегә караганда чагыштырмача артыграк булуын белдерә. | ТБУУГ: төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру КУУГ: партадаш күршең белән хезмәттәшлек | 12.02 | |
64 | Артыклык дәрәҗәсендәге сыйфатлар. | Яңа белем үзләштерү | 1 | Артыклык дәрәҗәсендәге сыйфатлар бер предметтагы билгенең икенче предметтагы шундый ук билгегә караганда бик нык артык икәнлеген белдерә. | ТБУУГ: төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру КУУГ: партадаш күршең белән хезмәттәшлек | 16.02 | |
65 | Кимлек дәрәҗәсендәге сыйфатлар. | Яңа белем үзләштерү | 1 | Кимлек дәрәҗәсендәге сыйфатлар предмет билгесенең гадәттәгедән кимрәк булуын белдерә. | ТБУУГ: төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру КУУГ: партадаш күршең белән хезмәттәшлек | 17.02 | |
66 | “Сыйфат”.Үткәннәрне ныгыту.Тест | Ныгыту | 1 | | ШУУГ: үз мөмкинлекләреңне, белү-белмәү чикләрен чамалау ШУУГ: үз уңышларың/ уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү РУУГ: гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау | 19.02 | |
67 | “Сыйфат” темасы буенча контроль күчереп язу. | Белемнәрне тикшерү | 1 | | 23.02 | |
68-70 | Алмашлык. Зат алмашлыклары | Яңа белем үзләштерү | 3 | Алмашлык. Зат алмашлыклары сөйләмдә исемнәрне алмаштыра. | ТБУУГ: Зат алмашлыкларының җөмләләрне бер-берсенә бәйләүдәге ролен, 1 нче, 2 нче, 3 нче зат алмашлыкларын сөйләшүдә катнашучыларга мөнәсәбәтле рәвештә төркемли,1 нче зат –сөйләүче үзе,2 нче зат –әңгәмәдәш, 3 зат – әңгәмәдә катнашмаучы икәнен. Алмашлыкларның берлек һәм күплек формаларын, аларның килеш һәм тартым белән төрләнәшен | 24.02 26.02 | |
71-72 | Зат алмашлыкларының ки-лешләр белән төрләнеше. | Яңа белем үзләштерү | 2 | Зат алмашлыклары исемнәр кебек үк ки-лешләр белән төрләнәләр. | 1.03 2.03 | |
73 | “Ямьле яз килә” темасына инша. | Бәйләнешле сөйләм үстерү. | 1 | | ТБУУГ:шәхси тәҗрибәгә, сюжетлы картинага таянып (алдан әзерлек белән), хикәя төзеп яза; өйрәнелгән тыныш билгеләрен куя | 4.03 | |
74-75 | Хаталар өстендә эш. Бәйлекләр hәм бәйлек сүзләр. | Яңа белем үзләштерү | 2 | Бәйлекләр hәм бәйлек сүзләр җөмләдә сүзләрне бер-берсенә бәйләү өчен хезмәт итәләр.Аларның мәгънәсен аңлатып булмый, алар, кушымчалар кебек, үзләреннән алда килгән сүз белән тыгыз бәйләнештә карала. | ТБУУГ:бәйлекне таный, сөйләмдә куллана һәм дөрес яза | 8.03 9.03 | |
76-77 | Кисәкчә. Аларның сөйләмдәге роле, аерым сүз булуы. | Яңа белем үзләштерү | 2 | Аерым сүзләр белән янәшә килеп, аларга көчәйтү, чикләү, тизлек, раслау,сорау төсмере бирә торган сүзләр кисәкчә дип атала.Алар күп очракта аерым языла. | ТБУУГ: кисәкчәләрне кушымчадан аера, таный, калын һәм нечкә әйтелешне билгели, дөрес яза, сөйләмдә куллана РУУГ: гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау | 11.03 15.03 16.03 | |
78 | Кисәкчә. Аларның сөйләмдәге роле, аерым сүз булуы. | Яңа белем үзләштерү | 1 | Аерым сүзләр белән янәшә килеп, аларга көчәйтү, чикләү, тизлек, раслау,сорау төсмере бирә торган сүзләр кисәкчә дип атала.Алар күп очракта аерым языла. | ТБУУГ: кисәкчәләрне кушымчадан аера, таный, калын һәм нечкә әйтелешне билгели, дөрес яза, сөйләмдә куллана РУУГ: гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау | 16.03 | |
79 | ”Сүз төркемнәре темасы буенча”контроль диктант. | Белемнәрне тикшерү |
1 | | ШУУГ: үз мөмкинлекләреңне, белү-белмәү чикләрен чамалау ШУУГ: үз уңышларың/ уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү РУУГ: гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау | 18.03 | |
80 | Хаталар өстендә эш.”Сүз төркемнәре” темасын кабатлау. | Ныгыту | 1 | | 30.03 | |
81 |
Җөмлә
| Җөмләнең баш hәм иярчен кисәкләре | Яңа белем үзләштерү | 1 | Ия белән хәбәр - җөмләнең баш кисәкләре.Баш кисәкләрне төрле яклап ачыклап килгән сүзләр иярчен кисәкләр дип атала. | ТБУУГ: төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру ТБУУГ: җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләрен таба, аера, язуда билгели, җөмләдәге сүзләр бәйләнешен ачыклый -җөмләнең тиңдәш кисәкләрен һәм тиңдәш кисәкләрнең узара санау интонациясен, теркәгечләр ярдәмендә бәйләнешен -тиңдәш ияле һәм тиңдәш хәбәрле җөмләләрне таба -эндәш сүзләр һәм алар янында тыныш билгеләрен куя -гади һәм кушма җөмләләрне аера КУУГ: тормыш тәҗрибәсен куллану | 1.04 | |
82 | Гади hәм кушма җөмлә. | Яңа белем үзләштерү | 1 | Бер генә җөмләдән торган җөмлә гади җөмлә була.Ике яки берничә җөмләдән торган җөмлә кушма җөмлә була. | 5.04 | |
83 | Тиңдәш ияләр, тиңдәш. хәбәрләр. | Яңа белем үзләштерү | 1 | Җөмләдә бер иягә караган берничә хәбәр һәм бер хәбәргә караган берничә ия , иярчен кисәк булырга мөмкин.Алар тиңдәш ияләр, хәбәрләр, тиңдәш иярчен кисәкләр дип атала. | 6.04 | |
84 | Тиңдәш иярчен кисәкләр | Яңа белем үзләштерү | 1 | 8.04 | |
85 | “Тиңдәш кисәкләр” темасын ныгыту, күнегүләр эшләү. | Ныгыту | 1 | ТБУУГ: төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру ТБУУГ: җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләрен таба, аера, язуда билгели, җөмләдәге сүзләр бәйләнешен ачыклый -җөмләнең тиңдәш кисәкләрен һәм тиңдәш кисәкләрнең узара санау интонациясен, теркәгечләр ярдәмендә бәйләнешен -тиңдәш ияле һәм тиңдәш хәбәрле җөмләләрне таба -эндәш сүзләр һәм алар янында тыныш билгеләрен куя -гади һәм кушма җөмләләрне аера КУУГ: тормыш тәҗрибәсен куллану | 12.04 | |
86-87 | Тиңдәш кисәкләр арасында hәм, ә, ләкин, әмма сүзләре. | Яңа белем үзләштерү | 2 | | 13.04 15.04 | |
88 | Тиңдәш кисәкләр арасында hәм, ә, ләкин, әмма сүзләре. | Яңа белем үзләштерү | 1 | | 19.04 | |
89-90 | Сүзтезмә. Сүзтезмәдә сүзләр бәйләнеше. | Яңа белем үзләштерү | 2 | Сүзтезмә ике мөстәкыйль мәгънәле сүзнең үзара бәйләнешкә керүеннән барлыкка килә. Сүзтезмә ияртүче һәм иярүче кисәктән тора. | 20.04 22.04 | |
91 | “Җөмлә” темасына карата контроль күчереп язу. | Белемнәрне тикшерү | 1 | | ТБУУГ: үтелгән орфограммалар кергән текстны, тиешле тыныш билгеләрен куеп, диктант итеп яза | 26.04 | |
92-93 |
Бәйләнешле сөйләм
| Текст, текстның өлешләре. Тема. План төзү.. | Кабатлау | 2 | Берничә җөмләдән торган, мәгънә ягыннан бер-берсенә бәйләнгән сөләм текст була.Текстлар 3 төргә бүленә: хикәяләү, тасвирлау, фикер йөртү текстлары. | ТБУУГ: текстның темасын һәм төп фикерен билгели, мәгънәле кисәкләргә, өлешләргә бүлә, кызыл юлны сайлый, текстка исем куя, төрләрен аера, планын төзи, сюжетлы картинага таянып хикәяләр төзи КУУГ: күршең белән хезмәттәшлек итү РУУГ: гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау | 27.04 29.04 | |
94-95 | Текст төрләре. Хикәяләү, тасвирлау, фикер йөртү текстлары. | Яңа белем үзләштерү | 2 | 3.05 4.05 | |
96 | Текст төрләре. Хикәяләү, тасвирлау, фикер йөртү текстлары. | Яңа белем үзләштерү | 1 | | | 6.05 | |
97 | Контроль изложение. | Белемнәрне тикшерү | 1 | | РУУГ: үтелгән орфограммалар кергән текстны, тиешле тыныш билгеләрен куеп, изложение итеп итеп яза | 10.05 | |
98 | Үткәннәрне кабатлау. Күнегүләр эшләү. | Кабатлау | 1 | | ТБУУГ: үтелгән орфограммалар кергән текстны, тиешле тыныш билгеләрен куеп, диктант итеп яза | 11.05 | |
99 | Еллык контроль диктант | Белемнәрне тикшерү | 1 | | ТБУУГ: үтелгән орфограммалар кергән текстны, тиешле тыныш билгеләрен куеп, диктант итеп яза | 13.05 | |
100-101 | Ел буенча алган белемнәргә йомгак ясау, ныгыту. | Ныгыту | 2 | | ТБУУГ: алган белемнәрне мөстәкыйль куллана текстның темасын һәм төп фикерен билгели, мәгънәле кисәкләргә, өлешләргә бүлә, кызыл юлны сайлый, текстка исем куя, төрләрен аера, планын төзи, сюжетлы картинага таянып хикәяләр төзи | 17.05 18.05 | |
100-102 | | Ел буенча алган белемнәргә йомгак ясау, ныгыту. | Ныгыту | 1 | | ТБУУГ: алган белемнәрне мөстәкыйль куллана текстның темасын һәм төп фикерен билгели, мәгънәле кисәкләргә, өлешләргә бүлә, кызыл юлны сайлый, текстка исем куя, төрләрен аера, планын төзи, сюжетлы картинага таянып хикәяләр төзи | 20.05 | |
Әдәбият:
Р.Г. Ягъфәрова, Р.Ә.Асылгәрәева. Татар теле 4 нче сыйныф (2 кисәктә), Казан “Мәгариф” нәшрияты, 2010.
М.Җ.Ахиярова, И.Х.Мияссарова, Ф.Ш.Гарифуллина . Татар теленнән иҗади сочинениеләр һәм изложениеләр язарга өйрәтү. 1-4 нче сыйныфларда эшләүче укытучылар өчен методик кулланма. Казан: Мәгариф, 2009.
М.Х.Хәсәнова, Л.И.Галиева, С.С. Мөхәммәтшина, Т.Н.Садыйкова. Татар теленнән диктантлар: Дүртьеллык башл. татар мәкт.1-4 сыйныфлары өчен. Казан: Мәгариф, 2006.
Абдрахимова Я.Х. Татар теленнән диктантлар: Дүртьеллык башлангыч татар мәктәпләренең 1 – 4 нче сыйныфлары өчен. Казан: Мәгариф, 2009.
5. Программа: «Башлангыч гомуми белем бирү программалары 1 – 4 сыйныфлары өчен, татар теле, 4 сыйныф» автор: Р.Х. Ягъфәрова, Казан. «Мәгариф» нәшрияты. 2010
Электрон ресурслар.
http://www.edu.ru/db/portal/sites/res_page.htm
https://edu.tatar.ru/school/j
http://pedsovet.su/load/160-1-0-14689
http://www.proshkolu.ru/user/gulmuh76/file/531561/
http://www.zavuch.info/methodlib/